#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Умырзая» җыр ансамбленә - 20 ел

39-4Музыка - ул тылсымчы, шатлык һәм илһам чыганагы. Нәкъ менә ул тормышыбызны якты хис-кичерешләр белән тулыландыра.

«Умырзая» вокал ансамбленә быел 20 ел булды. Менә инде егерме ел дәвамында, өйдәге барлык эшләрне дә кичектереп, коллективта катнашучылар репетицияләргә ашыга. «Умырзая» тамашачыларга татар күңеленең сагышы һәм шатлыгы, хәсрәт һәм соклануын күрсәтергә, татар халкының рухи бөеклеген аңлатырга тырыша. Ансамбль репертуары төрле: татар, рус халык җырлары, фольклор, патриотик, лирик җырлар, акапелла да башкаралар. Әлбәттә, татар халкының күңелле, дәртле җырлары һәм биюләре дә күп. Ансамбль әгъзалары...

Подробнее...

Нурлы булсын күңел көзләрегез

Менә инде сентябрь дә тәмамлана. Озакламый көзнең икенче ае – октябрь дә җиргә аяк басар. 1 октябрьдә Өлкәннәр көнен билгеләп үтәрбез. Картлык – ул кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә. Барыбыз өчен дә бу бәйрәм үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Ул - сугыш һәм хезмәт ветераннары, барлык өлкән буын кешеләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү көне.

Беренчедән, зур рәхмәтебезне сугыш елларында һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан, гомер буе хезмәттә кайнаган...

Подробнее...

«Бу юлы Казаннан 700 китап алып кайттык»

39-8Бу көннәрдә «Яшь буын» өлкә татар яшьләре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов Казан шәһәреннән татар китаплары алып кайтып, мәктәп һәм авыл китапханәләренә таратты. “Менә инде 5 ел рәттән Бөтендөнья татар Конгрессына мөрәҗәгать итеп, этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрне татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре, методик ярдәмлекләр һәм китапханәләрне матур әдәбият белән тәэмин итәбез. Быел, мәсәлән, 700 китап алып кайттым. Аларны районнардагы татар авылларына таратабыз.

Бу юлы Бөтендөнья татар Конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров белән Кырынкүлдә ачылган яңа...

Подробнее...

“Тамаша” “Уйнагыз, гармуннар”га барды

39-9Асланада эшләп килүче коллективыбыз күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча «Уйнагыз, гармуннар!” XXXV Республикакүләм халык иҗаты бәйрәмендә булып кайтты. Бу чара Татарстан Республикасы көне һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырылды.

Чын күңелдән биедек, җырладык, тәҗрибә уртаклаштык, дусларыбыз белән очраштык. Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән фольклор коллективлары өчен Казан шәһәре буенча мавыктыргыч экскурсия уздырдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең чыгыш вакытында татарстанлылар себер татарлары тормышын күзаллау мөмкинлегенә ия...

Подробнее...

«Әбием» проекты тәкъдим итә!

 

Россия Президенты грантын откан “Әбием” Ялуторовск һәм тирә-яктагы татар әбиләре өчен кызыклы, файдалы курслар оештыра.

«Тере акыл» нейростудиясендә нейропсихолог белән тулы бер цикл шөгыльләнәсең. Дәресләр 2 октябрьдән 25 декабрьгә кадәр җомга көннәрендә 10.00 сәгатьтән

11.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк.

«Барысын да белергә телим!» курсларында әбиләр компьютер грамоталылыгына өйрәнәчәкләр. Дәресләр атна саен сишәмбе көнне, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, 6 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр узачак.

Тагын да...

Подробнее...

Хуҗайланда яңа мәктәп

38-4Тубыл районының Хуҗайлан авылында яңа модульле мәктәп ачу тантанасында район башлыгы Леонид Митрюшкин, мәктәп җитәкчесе Марина Быкова балаларны, укытучылар коллективын, ветеран укытучыларны һәм авыл халкын шатлыклы вакыйга белән котладылар. Полуяново урта мәктәбенең филиалы – Якуб Зәнкиев исемендәге башлангыч мәктәп мөдире Альбина Мөхәммәтдин кызы Азисова быел яңа уку елы башында Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Элек-электән Хуҗайлан мәктәбе Тубыл районында иң яхшы белем учакларының берсе булып санала. Я.Зәнкиев исемен йөрткән мәктәп...

Подробнее...

Мактаулы, кирәкле һөнәр иясе

38-3Укытучы! Бу һөнәр ияләрен һәркем хөрмәт белән телгә ала. Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Сөнгатулла кызы Ниязова бар көчен, тырышлыгын биреп эшләүче укытучы. Мөлаем йөзле укытучы апаларын укучылары яңа уку елында сагынып каршы алдылар. Катлаулы, мактаулы, кирәкле һөнәр иясе укучыларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар теленә мәхәббәт, кызыксыну уята. Замана белән бергә атлаган укытучының дәресләре кызыклы, иҗади, нәтиҗәле үтә.

Мөстәкыйль фикер йөртә белгән, тирән белемле укучылары белән ул Россия күләмендә үткән бәйгеләрдә, олимпидаларда...

Подробнее...

Киләчәге якты булсын

Төмән өлкәсендә нәшер ителә торган “Яңарыш” газетасы 30 ел дәвамында милләттәшләребезне чын мәгънәсендә татар рухында тәрбияләп тора. Аның кабатланмас үз язу рәвеше, үзенең эзлекле кыйбласы бар. Ул татар халкына хезмәт итә һәм башка милләтләр белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытучы ролен дә үти. Шул еллар эчендә «Яңарыш» газетасы үзенең битләрендә авыл, шәһәр халкы, хезмәт коллективлары, оешмалар, авыл хуҗалыгы, сәнгать, мәгариф, социаль өлкәдәге уңышлар һәм проблемалар турында сөйли, кыскасы, өлкә тормышын чагылдыра.

Язмаларның төп геройлары – халкыбызның киләчәген тәрбияләүче һәм...

Подробнее...

“Яңарыш”ка яңа уңышлар

Өлкә татарлары тарихында әһәмияткә лаек эз калдырган “Яңарыш” газетасының 30 еллык юбилей тантанасы котлы булсын! Ничә еллар дәверендә халкыбыз яшәешен ачыклап, гореф-гадәтләрен ныгытып, көнкүреш вакыйгаларын яктыртып торган абруйлы басма ул. Яраткан газетабыз битләре аша эчтәлекле яңалыклар белән танышып, бәллүр каләм ияләре, талантлы якташларыбыз иҗатларын укып, кызыксынып барабыз, алар белән горурланабыз.

Һәм дә “Яңарыш”ның заманадан калышмый алга баруы шулай ук бик җанландыра. Редакциядә күп еллар эшләгән, газета чыгаруга шактый көч куйган хөрмәтле җурналистларыбызга нык...

Подробнее...

Казанда безнекеләр җиңү яуладылар

38-8Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары 5-6 сентябрьдә Казан шәһәрендә 2 нче Россия чик сакчылары форум-слетында катнаштылар. Форум Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Россия федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәтенең 102 еллыгына багышланган иде. Анда барлыгы 53 иҗтимагый оешмадан 400дән артык сугыш хәрәкәтләре ветераны һәм запастагы чик сакчысы килгән. Төмән өлкәсе делегациясендәге 23 кеше төбәгебез данын яклыйлар.

Форумның тантаналы ачылышында күренекле шәхесләр: Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны, запастагы полковник Борис Кузнецов; Кандагарда әсирләр...

Подробнее...

Безнең авыл мулласы

38-9Хәзерге вакытта Яркәү районының Карбан (Кызылкаш) авылында мулла вазыйфасын әлеге торак пунктта яшәүче Ильяс Тимерали улы Ярмөхәммәтов башкара. Хатыны һәм ярдәмчесе - Хавия ханым аның янәшәсендә.

Ильяс Тимерали улы күп балалы гаиләдә туа. Әнисе Мәүчидә Мәхмүт кызы (1924-2012) - тыл хезмәтчәне. «Герой-ана» исеменә лаек була. Ире белән бергә 11 бала тәрбияләп үстерәләр: Клариза, Асия, Таштимир, Марат, Мирсат, Рәйсә, Тәнзилә, Хәмзә, Ильяс, Вилдан, Илфат.

Әтисе Тимералый Кәрим улы Мөхәммәтов (1921-1981) - Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугыш башланганда армия сафларында хезмәт иткән була...

Подробнее...

Тавыш бирү актив узды

38-1013 сентябрь - бердәм тавыш бирү көнендә барлык Төмән районы авылларында Төмән муниципаль районы Думасына һәм авыл җирлекләре депутатларын сайладылар.

Төмән районы, Шыкча авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Геройлар вакыты” фестивале узды. Мәдәният йорты янында сәүдә рәтләре эшләде, пылау, бавырсак пешерделәр, күргәзмә-сату, концерт, кычкырып яттан сөйләү акциясе, сынлы сәнгать эшләре, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре, шулай ук уеннар һәм мастер–класслар оештырылды.

Шыкчада тавыш бирү актив узды. Сайлау участогында барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлгән иде...

Подробнее...

Бәйрәм белән!

37-9Хөрмәтле Алсу Мөхәммәтәмин кызы!

Фидакарь журналистлар, хезмәткәрләр!

Сезне “Яңарыш”ның чыгып килүенә 30 ел тулу уңаеннан тәбрик итәбез һәм Сезнең белән шатлык хисләре кичерәбез.

“Яңарыш”ка - 30 ел. Күңелләрдә горурлык уята торган, татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында гаять истәлекле вакыйга бу. Халкыбыз күңеленең көзгесенә әйләнгән бу милли газета битләрендә беренче көннән үк бөек чорга – яңару, демократияләштерү чорына керү көннәренең дулкынландыргыч вакыйгалары теркәлде, иң алдынгы фикерләр ачык һәм аңлаешлы төстә халыкка җиткерелде.

Газета беренче көннән үк милли...

Подробнее...

“Яңарыш”ка - 30 ел

37-19Без яраткан «Яңарыш» газетасын 30 еллык юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Уңышлар, озын гомер, хезмәткәрләренә, авторларына, укучыларына исәнлек-саулык, сәламәтлек телибез.

Сандугачлар сайрый, гөлләр үсә,
Газетабыз булган җирләрдә.
“Яңарыш”ның матур язмалары
Чәчәк ата шушы гөлләрдә.

Күкне бизи кояш, ай, йолдызлар,
Җирне бизи табигать, кешелек.
«Яңарыш»ны бизи тәрбиясе,
Халык рәхмәтләре, игелек.

Изге теләкләр белән Рәшидә ЗӘНКИЕВА,
балаларым, туганнарым, дусларым, Тубыл шәһәре.

Подробнее...

Юбилей алдыннан очрашулар

37-830 ел элек 15 сентябрьдә “Яңарыш” газетасының 1 нче саны дөнья күрә. Ватаныбызның, өлкәбезнең, милләттәшләребезнең барлык вакыйгаларына битараф калмаган бай тарихлы газетабызны юбилее белән котлаучылар үткәннәрне горурланып искә алдылар. Газетаның ышанычлы дусты, ярдәмчесе Әхтәм Хәмит улы Каюмовның истәлекләре, аның тормыш иптәше Раяна апаның котлау теләкләре газета укучыларыбызны үткәннәргә алып кайтыр, “Яңарыш”ның киләчәге өметле булганына ышаныч уятыр.

Әхтәм Хәмит улы әңгәмәбезне хатирәләре белән башлады. ”1980 нче елларның ахырында Төмән өлкәсендә татар хәрәкәте көчле...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836