Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үткәннәрне искә төшереп

“Яңарыш”тагы “Биографиясе гади түгел” мәкаләне укыгач, туган авылым Ямбайда үткән балачагымны исемә төшердем. Авылыбызда агачтан ясалган зур ике катлы биш йорт бар иде. Бәлки, алар элекке байларның, меценатларның йортлары булгандыр. Шул йортларның берсендә 4-5 гаилә бергә яшәдек. Бер ягында аскы катта әтинең сеңлесе Кәшифә апа кызы Әлфия белән, өске катында әтинең энесе Кавый абый гаиләсе белән, икенче ягында Галиулла бабай белән Бибикә әби балалары, киленнәре, кызлары белән яшәделәр.

Аларның 4 кыз һәм 4 егет иде. Сугышка кадәр иң өлкәне Гатаулла абый Фәүзия апага өйләнеп, 2 егет, 1...

Подробнее...

Сокланырлык укытучы гомере

28-5Кеше гомерен үлчәүләргә салып үлчәмиләр, эшләгән гамәлләрен бизмәннәргә салып тикшермиләр. Гомер мизгелләре кеше хәтеренең тирән бер почмагында серле сандык кебек урын ала да, ак карлар булып чәчләргә куна, язмыш сукмаклары булып йөзләргә уела. Ничек яшәсәң дә, нинди эшләр кылсаң да, бер генә адәмне дә читләп үтми бу гомер дигәннәрең. Язмыш кеше юлларында кемнәр белән генә очраштырмый да, кемнәр белән генә аралаштырмый. Шуларның кайберләре онытылып юкка чыга, кайберләре үрнәк, тормыш девизы булып сине гомер буе озата бара.

Үзенең изге гамәлләре белән үрнәк күрсәтүче шундый кешеләрнең берсе, бүгенге көндә...

Подробнее...

4 гаилә яшәгән авылда да тавыш бирделәр

28-4Илдә барган коронавирус афәте сәбәпле, РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү үзенчәлекле рәвештә оештырылуы белән күңелләрдә озак сакланыр. Күп кеше җыелмасын, халыкка бер-берсеннән чир йокмасын өчен тавыш бирү 25 июньдә башланды. Тубыл районының сазъяк артында урнашкан кечкенә авылларда күчмә сайлау участоклары эшләде һәм урамнарда тавыш бирү оештырылды. Һава торышы һәм юл булмау сәбәпле килеп чыккан уңайсызлыкларга карамыйча, тавыш бирү чаралары авылларда да алдан билгеләнгән көндә һәм вакытында төгәл уздырылды.

30 июнь көнне Булашово авылы хакимият башлыгы Надежда Петровна Сафронова...

Подробнее...

Гомере юкка узмый

28-81 июль көнне «Җиңү вакыты» фестивален үткәргәннән соң, тыл фронтында катнашкан Юмашеваны Мөнифә Хөснетдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Яңа Александровка авылы башлыгы Владимир Репин сәламәтлек, озын гомер теләп Президент В. Путинның Котлау хатын, ә ветераннар оешмасы рәисе Надежда Атлина истәлекле бүләк тапшырдылар. Тәбрикләүләргә Ваңгы авылының ветераннар оешмасы рәисе Алия Иянова, китапханәче Гөлшат Карымова да кушылдылар, «Яңарыш» вокал төркеме концерт номерлары бүләк иттеләр.

Мөнифә Хөснетдин кызының балачагы һәм яшьлеге авыр сугыш елларында үткән, әтисе һәм олы...

Подробнее...

Җиңү алып кайтучы

28-9Ниязмөхәммәт Мәмәтулла улы Әшрәпов 1926 елның 20 августында Индәр авылында зур гаиләдә туа. Сугыш башланганда колхозда эшли һәм 1943 елның 10 ноябрендә фронтка алына. Автоматчы булып 114 укчылар дивизиясендә, 353 укчылар полкында хезмәт итә. Күп кешеләр арасында Дунай елгасын форсировать итүдә зур көч сала. Безнең бабабыз яралана, җиде ай Румыниядә Галац дигән шәһәрнең госпиталендә ята. “Бер көнне госпитальдә гауга чыгып китте, автоматтан ату тавышлар чыга, бу 1945 елның 9 маенда була. Табиблар, төзәлгән фронтовиклар арлы-бирле йөгерешәләр. Ә бу – салют булган! “Җиңү! Җиңү!” дип кычкырышалар. Берәү елый...

Подробнее...

Бурычын тулысынча үти

28-7Әбделхәтим Әбделалим улы Аитов - Бөек Ватан сугышы ветераны. Соңгы гомерен үзенең туган якларында ислам динебезне яңадан кайтаруда, хаксыз онытылган һәм югалтылган хак динебезнең йолаларын, гореф-гадәтләрен торгызуда, бигрәк тә 1980-1990 елларда бик зур өлеш керткән, чын күңелдән көрәшкән якташыбыз.

Ветеранның туганнары, балалары әтиләренең документларын, справкаларын бик хөрмәтләп саклап торалар. Берсендә (1988 ел) Тубыл шәһәре мәчете һәм Вагай районында дини эшләр алып барырга рөхсәт бирелүе әйтелә. Икенчесендә - Төмән өлкәсе дини идарәсе мөфтие Галимҗан Бикмулин (1994 ел, 8 август) имзалаганында...

Подробнее...

Хәбәрсез югалган солдат дәвамчылары

28-6Быел Бөек Җиңүнең олы юбилеен – 75 еллыгын бәйрәм итәбез. Алгы көннәрдә дә, еллар буе авыр хатирәләр онытылмас. Әтием Нурмөхәммәт Әбүбәкир улы Уразовның сугышка китүенә 79 ел тула. Мине һәрвакыт бер сорау борчый иде: ул Кече Уват авылына үз теләге белән барганмы? Үзеннән белеп калырга, миңа ул вакытта нибары 4 яшь кенә булган. Яши торгач, яшь тә олыгая башлагач, “Тюменская область сегодня” газетасыннан Тубылда архив барлыгын белдем. Сорап язгач, озакламый җавап килде.

1920 нче елларда Тубыл округына партия эше буенча наданлыкны бетерү өчен Татарстаннан Бәдретдин Гарифулла улы Гарифуллин эшкә килә...

Подробнее...

Безнең бердәмлегебез “Яңарыш”та

Өлкә татар газетасында 20 елга якын эшләгән еллар бер мизгел эчендә узып та киткәннәр. Яшәгән гомеремнең иң бәхетле, иң кызыклы, иң мәгънәле еллары. “Яңарыш”та эшли башлаганда миңа нибары 45 яшь кенә булган икән. Кеше гомеренең иң матур чагы. Азмы-күпме акыл туплап, тормыш тәҗрибәсен алган чор, дияр идем.

Саз як авылларының авыр тормышлары “Яңарыш” газетасына мәкаләләр яза башларга мәҗбүр итте. Үзгәртеп кору җилләренең үтеп кермәгән җире калмады, шулай ук сазъякларда җитди проблемалар башлануга, аларны чишү юлларын эзләп, газетабыз “Яңарыш”ка мөрәҗәгать иттек. Җан ачысы яңгырап торган...

Подробнее...

Искә алдылар

27-322 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Бу көнне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта безнең ил 27 миллионлап кешесен югалткан.

Бу көнне без сугыш кырларында батырларча һәлак булган, госпитальләрдә яралардан үлгән, концлагерьларда ятканнарның барысын да искә алабыз.

Мәңгелек хәтер һәм дан аларга!

Төмән районы, Шыкча авылында әлеге истәлекле датага битараф булмаганнар бүген мемориалга килеп, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар, шулай ук сугыш кырыннан кайтмаган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бөек Ватан сугышы елларында...

Подробнее...

Хәтер акцияләре уздырылды

27-2Кызганычка каршы, быел, пандемия сәбәпле, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, Хәтер һәм кайгы көнен дә онлайн форматта уздырырга туры килде. Шуңа карамастан, Россия халкы һәр чарада актив катнашып, тарихыбызга, киләчәгебезгә битараф түгеллекләрен дәлилләделәр.

Хәтер һәм кайгы көнендә Россиянең барлык төбәкләрендә төрле истәлекле чаралар оештырылды. Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә барлык оешмаларда бөтен эшчәнлек туктатылып торып, илебез халкы бер минут тынлыкка кушылды. Билгеле булганча, бу вакыт очраклы рәвештә сайланмаган.

Нәкъ 79 ел элек шул вакытта СССРның тышкы эшләр халык комиссары Вячеслав Молотов туры...

Подробнее...

Сау бул, мәктәп!

27-415 нче июнь көнне барлык мәктәпләрдә 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларына тантаналы рәвештә аттестатлар тапшыру булып узды.

Тантанада чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар катнашты. Аттестатлар белән бергә күп кенә чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә мәктәп тормышында актив катнашканнары өчен грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан һәм аларның әти-әниләреннән ягымлы, зирәк һәм шул ук вакытта игътибарлы укытучылар адресына җылы сүзләр яңгырады. Балалар һәрвакыт янәшәләрендә булган әти-әниләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

Эх...

Подробнее...

Әбием язмышы

27-7Дөньяда барлык кеше үзенең нәсел-шәҗәрәләре турында уйлана башлый.

Хәкимә Әбделвәли кызы Капшанова (Карманова) 1904 нче елда Яркәү районы, Кәеш авылында Әбделвәли һәм Назбикә гаиләсендә туган. Зур, алты балалы гаиләдә иң өлкәннәре булгач, аңа өй хезмәте һәм кечкенә эне-сеңелләрен карарга туры килә. Әтиләре үз көче белән төзегән өйдә бер-берсен хөрмәт итеп бик тату гаилә булып яшиләр.

1925 елда Хәкимә Сибгатулла Хәйрулла улы Капшановка тормышка чыга.

Сибгатулла Хәйрулла улы белән Хәкимә Әбделвәли кызының өч балалары була: Такыйулла, Мәрвәр һәм Бөек Ватан сугышы алдыннан гына Зиннәтулла...

Подробнее...

Өлкәннәрне хөрмәтләделәр

27-8Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырылган мәдәни чаралар Лаемтамак авылында май, июнь айларында үткәрелеп барды. “Кызыл канәфер”, “Хәтер шәмнәре”, “Җиңү яулаганнарның хыяллары”, ”Хәтер һәм Кайгы көне” акцияләрендә күпчелек авыл халкы катнашты. Клуб җитәкчесе, чараларны оештыручы Вилдан Мәмәтгалиев авылдашлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Ул гармунда уйный, матур җырлый, үзе оста оештыручы да. Бу очрашулар өлкәннәрне яшьлек елларына алып кайта, яшьләрне, мәктәп укучыларын патриотик рухта тәрбияләүдә ярдәм итә. Лаемтамакта яшәүче 91 яшендәге Хәтифә Зәйнулла кызы Мәмәтгалиева илебездәге үзгәрешләрне, авыр...

Подробнее...

Һәркем өчен ачык мисал

26-4Быел Россия көне уңаеннан Аслана күчмә мәдәният комплексы “Бәлеш пешер һәм рәхмәт әйт” дип исемләнгән акция уздырды. Бу тәмле акциядә беренчеләрдән булып катнашырга Аслана урта мәктәбе ашханәсендә эшләүче Рәмзия Мөлекова бик шатланып ризалашты. Ул үзенең апа-сеңелләре белән бергә гаилә рецепты буенча хуш исле пирог әзерләде. Шушы адымы белән камыр ризыклары остасы - Рәмзия Шамил кызы җиребезгә тынычлык алып килгән, бөек илебезне саклаган кешеләргә рәхмәт әйтергә булды. Россия көнен бәйрәм итү кысаларында яшь кулинар үзенең тәмле бәлеше белән Калмаклар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әбделхәй...

Подробнее...

Социаль төзәтмәләр Россия гражданнарының хокукларын гарантияли

26-6Конституцияне үзгәртү - 2020 елның иң мөһим сәяси вакыйгасы. Россиялеләрнең 80 проценты төзәтмәләрне хуплады. 25 июньнән 1 июльгә кадәр илнең төп законына төзәтмәләр кертү турында Гомумроссия тавыш бирү узачак.

Вагай авылында яшәүче пенсионер Сәлиха Хәбибулла кызы Надеина РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча булачак тавыш бирү турында үз фикерен белдерде.

- Мин Россия Конституциясенә кертелгән төзәтмәләрне игътибар белән өйрәндем. Битараф кешеләр юк дип уйлыйм. Тормышыбызның сыйфаты тавыш бирү нәтиҗәләренә бәйле булачак. Илнең Төп Законында элек тә кешенең сүз ирегенә, хезмәткә, бушлай...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836