#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кәеш авылына Елена Малышева килде

7-6Бу көннәрдә беренче каналда “Сәламәтлек” һәм “Яшәү - шәп!” телетапшыруларын алып баручы врач-терапевт, кардиолог, педагог, медицина фәннәре докторы, профессор Елена Малышева үзенең төшерү төркеме белән Төмән өлкәсендә командировкада булып кайтты.

Аларны Яркәү районы, Кәеш авылында 24 нче өлкә хастаханәсе (Яркәү авылы) һәм өлкә перинаталь үзәге табиблары ничек итеп көмәнле хатын-кызга өй шартларында операция ясап баласын кисеп алулары (кесарево сечение) һәм сабыйның гомерен саклап калулары, өлкә кардиоүзәк табибларының 4 тапкыр клиник үлем кичергән ирне үлемнән коткарулары турындагы уникаль хәлләр...

Подробнее...

Югалган солдатның исемен кайтарырга

Кызыл Армия сафларына алынган һәм сугыштан кайтмаган гражданнарның яртысы Хәтер китабында хәбәрсез югалганнар буларак билгеләнгән. Россиянең эзтабарлар отрядлары Калининградтан алып Курил утрауларына кадәр Хәтер вахтасын алып баралар. Хәзерге вакытка алар элек хәбәрсез югалган дип саналган 28 меңгә якын солдатның исемен кире кайтарганнар.

Бөек Ватан сугышы - ул безнең илне ачлыкка, демография, икътисад һәм башка өлкәләрдә күп кенә авыр нәтиҗәләргә китергән гаять зур кайгы. Тик мин аннан килгән иң төп проблема — хәбәрсез югалган миллионнарның язмышлары дип...

Подробнее...

Укытучы исемен горур саклаучы

6-4“Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе, 34 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы Рәхилә Янтимер кызы Уразаева белән, Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлеге студенты буларак, 1994 нче елда Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбенә дәүләт практикасын үтәргә барганда таныштым. Ул чакта апа үзенең төпле белеме, туган телебез, әдәбиятыбызга чын күңелдән гашыйк булуы, бар халәтеннән эшкә бирелеп, аны зур җаваплылык белән башкаруы гына түгел, үзенең сабырлыгы, тыйнаклыгы, эчкерсезлеге һәм намуслылыгы белән дә минем олы хөрмәтемне яулады. Апа белән икенче очрашуым да онытылмаслык якты...

Подробнее...

“Дан һәм Хәтер елы”на багышланган акция старт алды

5-7Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан игълан ителгән «Алар истәлеккә һәм данга лаек» проекты кысаларында Ялутор районының кече авылларында ел дәвамында сугыш чоры балаларын һәм хезмәт фронтында катнашучыларны өйләренә барып котлау акцияләре узачак.

“Дан һәм хәтер елы”ның беренче көннәрендә үзенең 80 яшен каршылаган Баязит Батыр улы Галеев Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләреннән котлаулар кабул итте. Бумаер авылында яшәүче юбилярны туган көне белән беренче булып авыл ветераннар советы оешмасы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова котлады. Аннары күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре җитәкчеләре Ильяс Бакиев белән...

Подробнее...

Укытучы язмышы

5-615 январьда безнең сөекле әниебез Фәрзәнә Фәиз кызы Ташбулатова 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Ул 1930 елда Төмән районы, Ямбай авылында Әбделфәиз һәм Фәүзия Сафаровлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Авыр Бөек Ватан сугышы еллары аның уку елларына туры килә: мәктәптә белем алу, Тубыл педагогия училищесында укытучы һөнәрен үзләштерү. Шул ук вакытта зурлар белән беррәттән колхоз эшләрендә катнаша.

Яшь укытучы хезмәтен юллама белән 1947 елда Курган өлкәсендә башлап җибәрә. Ерак Сафакүл районында эшләү дәверендә балаларны һәм олы яшьтәге абый-апаларны укыта, РОНО инспекторы һәм мәктәп мөдире...

Подробнее...

Күңелләргә җан җылысы өстәүчеләр

5-5“Өлкән буын” озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Ялутор районындагы кечкенә авылларның лаеклы кешеләрен өйләренә барып котлауларын дәвам итәләр. Бу турыда безгә күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте. Ул: “Без һәрвакыт юбилярларны олылавыбызны яңача үткәрергә тырышабыз, быел Яңа ел алдыннан өлкән буын кешеләренә бәйрәм кәефен аеруча бүләк итәсе килде. Чөнки Яңа ел – балалар да, өлкәннәр дә тылсымлы могҗизалар һәм бүләкләр көтә торган бәйрәм ул”, - дип сүзен башлады.

Беренче булып Кыш Бабай һәм әкият персонажлары Кулик авылында 45...

Подробнее...

Тубыллылар яңа елга планнар кордылар

4-5Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә узган утырышта шәһәр милли-мәдәни автономиясе әгъзалары, ветеран укытучылар оешмасыннан вәкилләр, “Заабрамка” үзидарә территориаль иҗтимагый оешмасы вәкиле Нина Мавлютова, Гөлфара Моратова, шәһәрнең тарихи мәчетеннән Фәннүр хәзрәт Казыймов, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, “Истоки” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлфия Петухова, мәктәп советы идарәсе җитәкчесе Эльвира Сәитова һәм әгъзалары узган елга нәтиҗә ясап, 2020 нче елга куелган планнары белән таныштырдылар,

Шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин кунакларны Яңа ел белән...

Подробнее...

Бәхетле әби

18 январь көнне Ялутор районы, Рауды авылында “Олы тогым” дип аталган зур бер мәҗлес үтте. Бу мәҗлес Гөлминур Әбдекәрим кызы Абдубаковага багышланды – аңа 90 яшь тулды.

Али Шигал улы белән табигатьнең иң матур кочагына кереп урнашкан Рауды авылында гаилә корып җибәрәләр. Үзләренә шатлык өстәп ир балалары Идрис туа. Хәзерге вакытта Идрис үзенең гаиләсе белән Абакан шәһәрендә яши, әнисенең хәлләрен телефон аша сорашып тора.

Гөлминур әби йорт эшләрен әле үзе алып бара, күрше туганнары Динара белән Венера да көн саен исән-саулыгын белешеп торалар.

Һәр ел саен җәйләрен әби үзенең...

Подробнее...

Авылдашым – данлыклы шәхес

4-4Туган авылыңнан ил күләмендә данлыклы шәхес чыгуына чын күңелдән шатланасың, горурланасың. Шушы авылдашың турында һәр мәгълүмат мөһим, кызыклы. Аның биографиясен, хезмәтен өйрәнәсең, башкаларга җиткерергә тырышасың.

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып-үскән, озак еллар Казанда яшәүче авылдаш - Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, гаять талантлы шагыйрь Шәүкәт Гаделша мәктәптә кемнәр белән укыды икән дип кызыксындым. Ниһаять, менә кулымда классы белән төшкән фоторәсем.

Укучыларның урта звенода укыган чакларыдыр, чөнки кайберләре пионер галстугы такканнар. Бу балаларга...

Подробнее...

“Себерлеләр – Ватаныбызның патриотлары”

Советлар Союзы маршалы Георгий Константинович Жуков бервакыт: «Себерлеләр - ул чын батыр совет сугышчылары, Ватаныбызның патриотлары, аның тугрылыклы уллары. Себерлеләр хәрәкәт иткән җирдә мин аларга йөкләнгән бурычны намус һәм сугышчан батырлык белән үтәүләренә ышанам. Бөек Ватан сугышы дәвамында ул шулай булды да», - дип әйткән булган.

Сталинград сугышы - Икенче бөтендөнья сугышының иң мөһим вакыйгаларының берсе булды. Курск дугасындагы хәрби хәрәкәтләр вакытында немец гаскәрләре стратегик инициативаларын тулысынча югалттылар. Бу сугышларда безнең якташларыбыз – Тубыл районы...

Подробнее...

“Халык хөрмәте” премиясен булдырган гади колхозчы егет

4-8Күптән түгел Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез Галия Төхвәтулла кызы Абайдуллинаны 80 яшьлек юбилеен шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә бик зурлап бәйрәм иткәннәре турында газетаның 2 нче санында язган идек. Хәтергә төшерсәк, анда Санниково авылыннан килгән Гүзәл һәм Шамил Колмәмәтовлар Галия апага “Халык хөрмәте” дигән премия тапшырдылар. Гади авыл кешеләре тарафыннан ясалган һәм һич тә көтелмәгән мондый бүләккә шагыйрәбез аеруча рәхмәтле булып, хәтта күзләрендә шатлык яшьләре дә күренде. Соңыннан Галия апа редакциягә шалтыратты.

Колмәмәтовлар гаиләсенә аерым рәхмәтен белдереп: “Бик...

Подробнее...

Кыш бабай сөт тапшыручыларны бүләкләде

3-3“Өч буын энергиясе” дип аталган өлкә мәгариф-мәдәният проекты кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы Яңа ел бәйрәме алдыннан Ялутор районындагы кечкенә татар авылларына тылсымлы, күңелле программа белән барып, чыршы тирәсендә җырлап-биеп, бүләкләр өләшеп зур бәйрәм үткәрделәр. Әлеге “Кыш бабайдан сюрприз” дип аталган акция Аслана авылында яшәүче эшмәкәр Зөфәр Аллаяровның матди ярдәме белән оештырылды. Беренче тукталыш – Кактамак авылында булды. Биредә Кыш бабай белән Кар кызы күтәренке кәеф, шатлык-сөенеч, бүләкләр һәм котлаулар белән авыл халкына онытылмаслык бәйрәм бүләк иттеләр.

“Аллаяров”...

Подробнее...

“Кулъязмасы дөнья күрде”

“Яңарыш” газетасы коллективын чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм. Кызларга һәм якыннарына иҗади уңышлар, бетмәс энергия, дәрт, сәламәтлек, иминлек телим. Кыска гына редакциягә эләгүем турында сөйлисем килә.

Җиңү бәйрәме алдыннан редактор Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтованың кыюсыз гына кабинетына атлап кердем. Кулымда әнием – Рәбига Сафиулла кызы Сагидуллинаның (Кәлимуллина) якташ Геройлар: Хәмит Ниатбаков белән Әнвәр Калиев турында кулъязмасы иде. Мәкалә Бөек Җиңүнең 40 еллык юбилеена язылган булган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында гаилә архивында ятып калган.

Алсу Мөхәммәтәмин...

Подробнее...

Тамашачыларына позитив энергия бүләк итүчеләр

3-5Узган елның соңгы көннәрендә Ялутор районы, Кактамак клубында Ильмира Сабирҗан кызы Гарипова җитәкчелегендә бик уңышлы эшләүче коллективлар, ел дәвамында башкарган хезмәтләренә йомгак ясап, отчет концерт куйдылар. Гадәт буенча, бу юлы да халык алардан түземсезлек белән кызыклы юмористик чыгышлар көтте. Чөнки алар ел саен тамашачыларын театральләштерелгән, бик уңай тәэсирләр бирүче тамашалар белән сөендерәләр. «Грация» бию төркеме дә һәрвакыт үзенең нәзакәтле, һинд, татар, заманча биюләре, театральләштерелгән костюмнардагы «Макарена» кебек шаян биюләре белән авылдашларын шаккатыралар.

Һәм, әлбәттә...

Подробнее...

Каникулларны күңелле уздырдылар

3-7Балаларның кышкы каникуллары вакытында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре “Кышкы шәһәрчектә - буыннар бергә” дип аталган күңелле чара уздырдылар. Әлеге мәдәни проектның максаты – Яңа ел бәйрәме көннәрендә кышкы уеннар оештырыр өчен һәркем ишегалдын уңайлы, матур итеп җиһазлап, боз һәм кар сыннары белән бизәү иде. Әлеге кыска вакытлы проектка старт Кулик авылында 4 январь көнне 11 сәгатьтә бирелде. Әкияти бизәлгән тау янында Таҗетдиновларның өч буын вәкилләре һәм авылдашлары Яңа ел тылсымын түземсезлек белән көттеләр һәм ак сакаллы Кыш бабайны көчле «ура» тавышлары белән...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836