#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Муса әйткәнчә

Мин, бик каты авырып, бер күземне югалттым. Икенчесенә дә ике тапкыр операция булды. Шуңа күрә мин бу истәлегемне бик авырлык белән язам. Дөресен әйткәндә, дәфтәр сызыкларын да күрмим.

Мин Муса Җәлил белән 1942 елның азагында, 1943 елның башында, Берлиннан бер 70 километр ераклыктагы Вустрау дигән лагерьда очраштым. Кайсы айда икәне төгәл хәтердә юк. Шулай ук аның Вустрауга кайсы лагерьдан килүен дә белмим.

Вустрауга килгәндә, Мусаның йөзе ябык, өстендә чиста итеп юылган гимнастерка, чалбар һәм шинель иде. Без аны башта танымадык, ягъни кем икәнен белмәдек. Ләкин бәхетсезлек бик тиз...

Подробнее...

Ерактагы якташыбыз

38-7Элеккеге фронтовик Мәсгут Хәким улы Мөхәммәтшинның бу фотосы 1947 елда төшерелгән. Бу вакытта офицер Мөхәммәтшин хәрби хезмәтен Баку шәһәрендә 1564 нче зенит-артиллерия полкында өлкән артиллерия технигы вазыйфасында дәвам итә. Аның полкы бирегә 1947 ел уртасында Көнбатыш Украинада урнашкан Львов шәһәреннән күчеп килә. Анда Мәсгут Хәким улы әйләнмәле күзәтү (круговой обзор) радиолокацион станциясен җитәкләде.

М.Х.Мөхәммәтшин 1925 елның 2 августында Вагай районының Олы Кундан авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе Хәким Ишмөхәммәт улы Мөхәммәтшин авылда беренчеләрдән булып оешкан колхозга...

Подробнее...

Зәйнетдиновлар

37-3Бүгенге язмам Вагай районы, Лаймы авылында Хәлисә Бикбулат кызы һәм Хәлит Зәйнетдин улы Зәйнетдиновларның күп балалы гаиләсендә туган Шәйхетдин, Зәйнетдин исемле балалары турында. Аталары Хәлит 4 кыз, 3 ир баласын ятим калдырып, 30-40 яшьләрендә вафат була. Ятим калган балаларның үсмер еллары совет власте урнашкан елларга туры килә. Зәйнетдин Хәлит улы Сәлиха Ибраһим кызы белән гаилә корып, яшәп китәләр. Колхозлашу чоры бара. Халык кырларда тырышып эшли, хайваннар асрый, балыкчылык белән шөгыльләнә. 1941 елны сугыш хәбәре килә. Бу коточкыч хәбәр сазлык эчендә урнашкан Кече Уват авылына да барып...

Подробнее...

Бер карасаң – туксан гына...

37-7Төмән шәһәре, Кырынкүл авылының абруйлы Ак әбие, Герой Яхиятдин Тачетдиновның энесе Хөснетдин Шәрап улының тормыш иптәше - тыл хезмәтчәне Мәлгыймә Мөхәммәтзариф кызы Тайчитдиновага 90 яшь тулды. Шушы зур, шатлыклы вакыйгага багышлап йортларында Коръән ашын уздырдылар. Коръән сүрәләрен дин әһелләре – Илгиз Минулин, Фәрит Сиразиев, Әхмәтгали Хәйруллин укыдылар.

52 нче мәктәп директоры, Кырынкүл микрорайоны территориаль иҗтимагый үзидарә әгъзасы Алевтина Манкаева юбилярны котлады, бүләк тапшырды, шулай ук Иске Зарека ветераннар советы рәисе Рәсимә Дәүләтшина өлкәннәр исеменнән тәбрикләде. Мәлгыймә...

Подробнее...

Хезмәттә узган гомер

37-690 яшенә чыккан Гөлминәвәр Гаппар кызы Сафина тормышка оптимист карашлы кеше. Ул эшләп туймаган әбиләрнең берсе дә. Өлкәнәйгән көнендә Тубыл шәһәрендә күпкатлы йортта яшәсә дә, әби ел саен язын йорт алдында төрле төстәге чәчкәләр утырта. Көзгә кадәр аның чәчәкләре өйне бизи. Үтеп баручылар әби янында туктап сөйләшәләр, хәлен белешәләр.

Хезмәт һәм тыл ветераны узган гомернең һич тә онытылмаган хатирәләрен яңартып, үткәннәрен сөйләде. Ул: “Мин Вагай районының Казанлы авылында тудым. Илгә зур кайгы китергән сугыш елларын онытып булмый. Ундүрт яшемнән Казанлы авылында колхозда төрле эшләр...

Подробнее...

Син уфтанма, көзләр килә диеп...

Унберенче сентябрьдә Кече Уват авылында туып-үскән кадерле сеңелем Мәүлиха Салих кызы Рәхмәтуллинаның юбилейлы туган көне.

Гомер көзләренә аяк басасың бугай, сеңелкәем. Көзнең көннәре төрле була. Кайчакта пыскак яңгыр сибәли дә сибәли. Ә менә шундый чакларда яңгыр тамчылары булып хатирәләр коела. Караңгы һәм дымсу көндә ниндидер яктылык эзли күңел. Таба ул аны. Бу – гомернең мәңге кояшлы ягында калган балачак хатирәләре.

...Еракта авыл зираты күренә. Ә аннан бераз гына атласаң – Карурманыбыз. Кып-кызыл сусыл җиләкләре белән безне һәрвакыт үзенә тарта иде ул. Андагыдай биек, зур урман...

Подробнее...

Көзен агачларны кайсы вакытка кадәр утыртырга ярый?

Уңган бакчачылар көздән крыжовник, кара һәм кызыл карлыган, алмагач, слива, груша утыртып калдыра. Аларның нинди сортларына тукталырга соң?

Кибеткә барыр алдыннан бакча күршеләрегез белән күрешү җаен карагыз. Тиз үрчи торган кура җиләге, карлыган, балан һәм башка җимеш культураларының ботагын алардан гына да сорый аласыз. Шунда ук кайсы сортның яхшы бирүен, кайсысыннан канәгать булмаулары турында да сорашыгыз. Кибеттә исә сортлар бик күп төрле. Кайсысына тукталырга? Иң беренче эш итеп «суыкка чыдам», «корткычларга һәм авыруларга чыдам», «биек булып үсми», «эре җимешле» дигән язуларны...

Подробнее...

Корбан гаетенә багышланган концерт

34-1115 нче август көнне Корбан бәйрәменә багышланган концерт Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният һәм сәнгать үзәгенең концерт залында үтте. Бәйрәм сәхнәсеннән тамашачыларны узган Корбан гаете белән шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннүр Казыймов котлады. Ул яңгыравык, матур тавышы белән Коръәннән аятьләр әйтте. Аллаһыдан һәр мөселман кешесенә иман байлыгы, ризыклар, бәрәкәт сорады, һәркемебезнең гөнаһларын кичерсен дип теләкләрен юллады. Корбан гаете белән шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин тубыллыларны котлап дөньяга тынычлык, гаиләләргә иминлек теләде. Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева туган телебезне, мәдәниятебезне...

Подробнее...

Бәхетле, катлаулы язмышыма рәхмәтлемен

34-7Насыйбулла Хисмәтулла улы Моратбакиев Вагай районының Тубысы авылында туа, монда гомер кичерә. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуелса да, туксан яшендәге Насыйбулла бабай Бөек Җиңү көнен, Хәдичәсе белән гаилә корган, беренче төзегән яңа йортын, уллары, кызлары, оныклары, оныкчыклары туган көннәрне якты хисләр белән күз алдына китереп сөйли. Кайгы-хәсрәтләре дә онытылмый.

- Безнең буын кешеләренең язмышы катлаулы булса да, мин үземне бәхетле кешеләрнең берсе дип саныйм. Авырлыклардан курыкмадык, бирешмәдек. 1941 нче елны әтием Хисмәтулла Бөек Ватан сугышына китте. Сталинград...

Подробнее...

Бигәтендә дә бәйрәм үтте

34-9Авыл мәчетендә узган дини бәйрәмебезгә күрше Аромаш районы, Чумык авылыннан да милләттәшләребез килә. Бигәтендә узган чара турында Фәүзия апа Әбүбакирова: ”Мәчеткә бөтенесе бәйрәмчә, матур киенеп килгәннәр. Бигәтендә яшәүче якташларыбыз кунакчыл, ачык йөзле, ярдәмчелләр. Чумыктан килгән Фәрит хәзрәт Әбүбакиров азан әйтеп, авыл халкы белән бәйрәм намазын үткәрде. Ул үтемле сүзләр белән вәгазь әйтте, аннары Корбан бәйрәменең тарихын тәфсилләп сөйләде, Аллаһыдан һәркемебезнең гөнаһларын кичерүен, сәламәтлек, иман байлыгы сорады.

Бәйрәм чарасында күп апалар, әбиләр, авыл халкы җыелышып бәйрәм...

Подробнее...

36 ел мәктәп мөдире вазифасында

33-4“Күлавылда очраган һәркем “Исәнмесез, абый!” - дип җылы итеп сәламлиләр аны. Ул – укытучы. Аның куллары, йөрәге аша авылда яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы үткән. Аны хөрмәт иттеләр. Ихсан Айтбай улы Хәлидуллинның беренче укучылары бүген әби һәм бабайлар инде”, - дип башлана Лилия апа Мөхәммәдиеваның 1985 елның 7 сентябрендә Ялутор районының “Ленин юлы” газетасында бастырылган мәкаләсе. “Яраткан эшенә 36 ел гомерен багышлады, - дип дәвам итә автор. – 1937 елда Аслана колхоз яшьләре мәктәбен (ШКМ) тәмамлагач, Тубыл педучилищесына укырга керә. 3 елдан соң диплом белән Кулик авылына килә.

Бер ай...

Подробнее...

Ил батыры белән очрашу

33-31980 елның 21 февралендә Төмән районы, Шыкча сигезьеллык мәктәбендә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исемен алган, Керчь һәм Төмән шәһәрләренең Мактаулы кешесе – Тамерлан Кәрим улы Ишмөхәммәтов белән күңелләрдә мәңге сакланырлык очрашу оештырылды.

Тиздән җитәчәк Советлар Армиясе һәм хәрби-диңгез флоты бәйрәменә әзерләнгән арада, укытучылар белән сөйләшеп, чарага Тимерлан Кәрим улын чакырырга булдык. Бәйрәмнәрдә аны Төмән университеты, медакадемия һәм башка югары уку йортларында оештырылган очрашуларга чакыруларын белгәнгә күрә, вакыт табып, килә алырмы икән дип...

Подробнее...

Мәктәп тарихының башлануы

33-12Өлкә күләмендә мәгарифкә Ялутор районы, Аслана мәктәбе керткән өлеш әйтеп бетергесез. 1955 елга кадәр өлкәбездә бердәнбер татарча белем бирә торган урта мәктәп булган ул. Анда укып чыгучылар арасында ил, дөнья буенча танылган кешеләр бар, бик күп милли кадрлар әзерләүгә нигез салды. Киләсе елга Аслана мәктәбе 100 еллыгын каршы алырга җыена, дип хәбәр итте анда озак еллар эшләүче Лилия апа Мөхәммәдиева. Һәм бу турыда газета битләрендә аерым рубрика булдыруыбызны үтенеп, материаллар белән тулы берничә дәфтәр бирде. Бу санда алар арасыннан мәктәп тарихына караган өлешен тәкъдим итәрбез.

Равил Каташовның...

Подробнее...

Комсомол - бөек эшләр үзәгендә булды

33-13Бу көннәрдә регионыбыз Төмән комсомолының 100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Шуны искәртеп үтик, өлкәдә комсомол оешмасы Ишим, Сургут, Тубыл, Төмән, Ялутор шәһәрләрендә беренче яшьләр берлеге төзелгәннән соң барлыкка килә. Әмма комсомол оешмаларының структуралары бары губерния территориясен колчакчылардан азат иткәннән соң гына формалаша. 1919 нчы елның 22 августында Төмән яшьләре утырышында революцион яшьләр коммунистлар берлеге әгъзасы булырга язылу игълан ителә. Һәм бу дата Төмән комсомолының барлыкка килгән көне дип билгеләнә. Ә инде 1920 нче елның март аенда узган революцион яшьләр-коммунистлар берлегенең 1...

Подробнее...

Сазъяк халкына фидакарь хезмәт

32-9Ерак сазлар артында урнашкан авылларда һәлакәткә эләккән кешеләргә, кинәт авыручыларга беренче (кан басымын үлчи, сулышын, пульсын тикшерә) медицина ярдәме күрсәтә, бала таптыра, авыр очракларда вертолет чакырта, вакытында прививкалар куя, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалый һәм башка бетмәс-төкәнмәс эшләрне башкара. Сүзебез 37 ел гомерен зур җаваплылык, ихтыяр көче, миһербанлык таләп иткән фельдшер-акушер хезмәтенә биргән, бүгенге көндә Төмәндә яшәүче милләттәшебез Хәлилә Ибраһимова турында.

Яңавылда урнашкан йортларының ишек алдында матур, нәфис гөлләр чәчәк аткан. Бакчада...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836