#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Кышкы моңнар” бәйгесе нәтиҗәле үтте

1-415 декабрь көнне Тубыл районы, Санникова урта мәктәбендә “Кышкы моңнар” муниципаль балалар бәйгесе узды. Быел ул Тубыл районының 95 еллыгына багышланды. Әлеге бәйге Тубыл районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Хәлим кызы Колмәмәтова инициативасы белән оештырылып, быел икенче мәртәбә үткәрелде. Үткән ел ул Ворогушино мәктәбендә шулай ук югары дәрәҗәдә узган иде. Бәйгенең максаты, төп бурычы турында Гүзәл Хәлим кызы: “Төп максаты, әлбәттә, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калу, үстерү, популярлаштыру; сәләтле балаларны...

Подробнее...

Туган авылым Ләңче

Туган авылым минем өчен нәрсә икәне турында көн саен уйламыйм. Ул - минем туган илем. Анда әти-әнием, туганнарым һәм дусларым. Безгә туган авылыбыз турында сочинение язарга бирелгәч, мин уйлана башладым. Нәрсәдән башларга? Үскән йортым, гаиләм, туганнарым, авылымның жәйге көндә яшеллеккә күмелгән урамнары күз алдына килеп бастылар, мин хәтта хуш исле үлән исен сизә башладым...

Тубыл районында бик күп авыллар урнашкан. Шуларның берсе минем туган җирем – Ләңче авылы. Мин шушы авылда тудым hәм яшим. Ләңче – бик матур авыл. Безнең өебез елга буенда урнашкан. Елгада күптөрле балыклар...

Подробнее...

Халкыбызның гореф-гадәтләре

Минем әнием Мәрьям Уразова авыл клубы мөдире вазифасын башкара. Аның бик катлаулы, җаваплы эш. Ул hәрбер бәйрәмгә төрле чаралар әзерли. Ә тормышта бәйрәм итү өчен сәбәпләр җитәрлек: Яңа ел, Нәүрүз, Сабантуй, Каз өмәсе, Җиңү көне hәм яшьләр өчен дискотекалар үткәрә.

Борын-борын заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәмнәр бар. Һәрберсенең үз вакыты, үз тәртибе. Яңа ел бәйрәме - Яңа елны каршы алу, Нәүрүз - яз бәйрәме. Ә безнең Вәчир авылында элек-электән килгән Балыкчылар көне уздырыла. Шул бәйрәмгә олысы-кечесе дә әзерләнә. Һәркем матур киемнәрен киеп, авылның билгеләнгән җиренә бәйрәм...

Подробнее...

Онытмагыз туган җирегезне

Дөньяда күп матур җирләр бар. Тик шул матур җирләр арасында иң матуры, иң кадерлесе - үземнең туган ягым дип уйлыйм. Мин горурланам авылымның бай табигате, зур, матур йортлары hәм хезмәт сөйгән тырыш кешеләре белән. Кайларда булсам да, авылым исемнән чыкмый, сагынып, гел уйлап йөримен.

Минем туган авылым зур түгел. Мин Нешшә авылында яшим. Авылыбызга нигез салучы турында әбием миңа сөйләгән иде. Бер заманны Ишмән бабай әллә нинди яланга килеп чыккан да, ул аның күңеленә ошаган hәм шуннан соң минем авылыма Нешшә дип исем кушканнар икән. Туган илем авырлыклар да, җиңеллекләр дә күргән. Мин...

Подробнее...

Киләчәге өчетле булсын

Йөрәгемә бик тә якын булган, җаныма җиңеллек бирә торган яраткан туган авылым бар. Ул - Тубыл шәhәренең төньягындагы сазлыклар, урманнар арасында урнашкан Вәчир авылы. Алымка елгасы авылны ике ярга бүлеп уза. Беркем белми Вәчир сүзенең нәрсә аңлатканын. Авыл картының сөйләвенчә, 16 нчы гасыр ахырында авылга бик зур бәла килә, бу чирдән бик күп халык үлә. Нишләргә белмәгән халык шәhәрдән мулла китерергә уйлый. Берничә кеше авылдан шәhәргә җәяүләп китәләр дә, бер ярым айдан соң мулла белән әйләнеп кайталар. Тик бер генә кеше, шул кеше халыкны җыеп Коръән ашы уздырырга һәм авылга “Вәчир” дип...

Подробнее...

Яратам сине Вәчирем

Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә нинди якын hәм кадерле бу сүзләр. Безнең hәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлары, челтерәп аккан йөгерек чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары, күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең...

Подробнее...

Себер татарларының үсеш стратегиясе турында

52-32018 елгы юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы алдында татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын куйды. “Стратегиядә дөньядагы 10 миллион татарның һәрберсенең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк”, - диде ул. Хәзер аны тормышка ашыру юнәлешендә эш алып барыла. Шул уңайдан узган түгәрәк өстәл артында: “Стратегия Татарстанның 100 еллыгына төбәлгән булырга тиеш, материалны узган гасырның 90 нчы еллар башыннан тупларга, аның өчен дөнья буйлап сибелгән татарларның мәнфәгатьләрен дә карарга кирәк.

Монда социологик аспект, халыкның фикере...

Подробнее...

Бу дөньяга тиккә килмәгән

52-2Тормыш иптәшем Ревал Айза улы Кәбировның юбилее уңаеннан аның турында җылы сүзләр генә әйтәсе килә.

Ревал 1934 елны Вагай районының Сала авылында туа. 1938 нче елны аның әтисен Яркәү районы, Ваңгы авылына мәктәп директоры итеп эшкә чакыралар. Ул гаиләсе белән анда күчә. 1941 елның 22 июнендә Айза Кәбиров фронтка китә. Ревалга ул вакыт - 7 яшь кенә була, бүтән ул әтисен күрми.

Халык өчен авыр еллар була. Алай да балачагын, яшьлеген һәм тормышын Ревал җылы хисләр белән генә искә ала. Аның сөйләгәннәрен тыңлап утыру үзе нигә тора! Бик кызыклы һәм мәгънәле тормыш юлын үткән...

Подробнее...

Яңа ел белән котлыйм

Хөрмәтле милләттәшләр, дуслар, туганнар!

Менә тагы сиздермичә генә 2018 нче ел да узып бара. Күптән сезне бәйрәмнәр, уңышлар белән котлый алмадым. Киң Көнбатыш себер җирендә телен, динен, гореф-гадәтләрен белеп, хөрмәт итеп, сакларга-өйрәтергә тырышып яшәп яткан татарлар өчен, ярый әле, бетмәс бәхеткә, күренекле шәхесебез – Азат Сәгыйтов (рух-җаны җәннәт түрендә булсын) күп көч куеп, тырышып булдырган һәм саклап калган милләт көзгесе – “Яңарыш”ыбыз бар. Анда безнең уй-фикерләр, теләкләр-өметләр, тормыш-көнкүрешләр, уңышлар-яңалыклар чагылыш табалар. Булган мөмкинлекләрдән файдаланып...

Подробнее...

“Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгесе узды

52-419 декабрь көнне Төмән шәһәренең “Себернең алтын капкасы” концертлар-бию залында өлкә татар Конгрессы һәм Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге оештыруында “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” регионара бәйгесенең финалы узды. Быел 11 тапкыр үткән бәйге тагын да төптән уйланылып, замана техник казанышларын оста кулланып, тамашага килә алмаганнар өчен “Вконтакте” социаль челтәрендә бәйгене туры эфирдан карарга мөмкинлек бирелде. Чараны үзәкнең оста алып баручылары Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин татар һәм рус телендә алып бардылар.

Шәһәр мәдәният үзәгендә тел, мәдәният, тарих, дин...

Подробнее...

Саф хисләр бүләк итүчеләр

51-2Бу көннәрдә Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының Зәңгәр залында татар мәдәният бүлеге оештыруында “Саф хисләр” дип исемләнгән бик матур концерт булып узды. Аны татар мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова алып барды. Тамашачыларны өлкәдә зур абруй казанып, чит регионнарда танылган, күптән түгел 30 еллык юбилеен каршылаган “Дуслык” (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров) халык җыр ансамбле җирле авторларның җырлары белән каршылады.

Сагыш-моңлы җырларны шулай ук күп дәрәҗәле урыннар яулаган, 20 ел сәхнәдән матур җырлары белән сөендерүче “Әхтәмүшки” халык җыр ансамбленең шаян...

Подробнее...

“Себер татарлары” китабының яңа томы чыкты

51-5“Хөрмәте якташлар, канкардәшләр, Казан кунаклары! Без бүген ноябрь аеның соңгы көннәрендә генә дөнья күргән, бөтен төрки дөньяны сокландырып гаҗәпкә калдырган китап белән танышу бәйрәменә җыелдык”, - дип кичәне башлады Мәдинә Уразмәтова. Китап, чынлап та, гаҗәпкә калдырырлык. “Себер татарлары. Рухи мәдәният җәүһәрләре. Себер татарлары фольклоры антологиясе. 4 нче том.

Музыкаль мирас” дип аталган бу күркәм хезмәтнең авторы - филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Халыкара лингвистлар җәмгыятенең...

Подробнее...

Традициягә әйләнгән бәйрәм

51-13Төмән районы, Индрәй авылы клубында 13 нче декабрь көнне “Ел уңышы” дип аталган зур тантана булып үтте. Бу әһәмиятле чарада авыл мәктәбе укучылары катнашында үтеп барган елга нәтиҗә ясалды. Мондый чара дүрт ел элек спортчыларны котлау белән башланса, быел өстәмә 2 номинация: мәгариф һәм мәдәният кушылды.

Әлеге матур бәйрәм Төмән өлкә Думасы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Николай Токарчук катнашында һәм ярдәмендә уздырылды.

Тантана башында авыл хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин һәм авыл думасы рәисе Рөстәм Арипов актив балаларны уңышлы ел белән котладылар һәм киләчәктә дә...

Подробнее...

Неправильное питание как фактор развития инсульта

51-10Из 10 признанных факторов риска, приводящих к острому нарушению мозгового кровообращения, половина тем или иным способом связаны с питанием человека. Такую непосредственную связь между пищевым рационом и развитием инсульта устанавливаем вместе с врачом – диетологом, к.м.н., доцентом кафедры госпитальной терапии ФБОУ ВО «Тюменский государственный медицинский университет» Сторожок Мариной Анатольевной.

Мы привыкли к тому, что наше питание часто случается на ходу, состоит из перекусов и в лучшем случае один раз в день мы имеем возможность полноценно поесть и, к сожалению...

Подробнее...

Нәселне белү ул – тарихны белү

50-3Төмән шәһәренең әдәби-туган якны өйрәнү үзәгендә өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме җитәкчелегендә яшь автор Фәрхәд Абдалим улы Шамурадовның “Бигәтен авылы тарихы” дигән китабының тәкъдим итү чарасы узды. Аны филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин себер татар телендә алып барды. Чара Бигәтен авылы халкы һәм аның тормышын чагылдырган видеоролик белән башланып китте. Аннары Максим Александр улы авторны җылы котлап, китапка кыскача аңлатма бирде: “Бигәтен авылы тарихына, халкына, ыруг-нәселләренә багышланган әлеге китап 6 бүлектән тора.

Бирегә 30дан артык нәсел...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836