#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Вакыт һәм кешеләр” китабы дөнья күрде

46-6Себер-татар мәдәният үзәгенең 30 еллык юбилеена багышлап чыгарылган “Вакыт һәм кешеләр” китабы дөнья күрде. Яңа гына табадан төшкән китап белән беренчеләрдән булып юбилейга килгән кунаклар таныштылар. Җыентыкта үзәктә хезмәт иткән кешеләрнең хатирәләре, бүгенге көндә эшләүче хезмәткәрләр турында мәгълүматлар тупланган. Очерклар җыентыгында өлкә газетабыз “Яңарыш”тан алынган мәкаләләр кертелгән, җирле шагыйрь-шагыйрәләребез Галия Абайдуллина, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Сөнгатулла Бекенин, Хәлил Вагайлының шигырьләре урын алган. Китап мәдәният үзәге архивыннан алынган фотолар белән...

Подробнее...

Футболчы татар егете Азат

46-4Малай чактан ук кем генә футбол уйнап үсми икән!? Исеме инглиз теленнән алынган командалы спорт уенының дәрәҗәсе бик югары. Быел гына илебездә үткән футбол буенча дөнья чемпионаты моны тагын бер кабат раслады. Уенчылар арасында татар фамилияләре дә очрый. Бу язмам исеме киләчәктә шул дөньякүләм югарылыктагы спортчылар арасында яңгырарга тиешле Азат Рузил улы Калиев турында.  

Азат – Төмән районының Индрәй авылы егете. Хәзер 11 класста укый. Шул ук вакытта өлкәнең “Төмән” футбол клубының өметле уенчысы. Ничек ирешкән соң ул бу җаваплы исемне алуга? Хәзер үзеннән сорап...

Подробнее...

Бәйрәм күңелле үтте

Халыклар бердәмлеге көне кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре авыл хакимиятенә караган татар авылларында төрле чаралар оештырдылар. Шуны әйтергә кирәк, әлеге бәйрәмне бик зурлап уздыру аның мәгънәсен күтәрә һәм ул елдан-ел популярлаша бара. Чөнки илебезнең үткәне, бүгенгесе белән горурлану, якты киләчәкә ышану төрле милләт халкын берләштереп, бербөтен халык - Россия халкы итә.

2 ноябрь көнне күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре китапханәче Асия Төлкебаева белән берлектә Күлавыл һәм Бумаер авылларында “Халык бердәмлеге көненең барлыкка килү тарихы” дигән темага...

Подробнее...

Тамашачы йөрәгенә ялкын салучылар

46-9“Ялкын” җыр ансамбле белән без Карбан авылында чик сакчысы Вилдан Тилмөхәммәтовка истәлек тактасы кую чарасында таныштык. Алар башкарган җырларны халык бик яратып тамаша кылды. Концерттан соң ансамбль җитәкчесе Миңсылу Арифулла кызы Тусумова белән очрашып, башкарган хезмәте белән таныштык. Ул: “Карбан авылы клубын 2015 елдан җитәклим. Бу эшкә керешүем очраклы рәвештә булса да, вазифамны бик яратып башкарам. Үзем гомер буе пешекче булып эшләдем, башта совхоз, аннары мәктәп ашханәсендә. Клубны ябарга карар кабул ителгәч, халык мине сорады.

Лаеклы ялда булсам да, авылдашларның...

Подробнее...

Өзелгән очыш

46-10Күптән түгел Төмән суднолар төзү заводы эшчеләре бик яхшы бүләк алдылар: “Комсомолец” торпеда катерының күчермәсен һәм җиһазланган ял паркы. Инде сугыш һәм хезмәт ветераннарына кайда ял итәргә урын бар. Шушы вакыйга күңелсез уйлануларга китерде. Судно җыючы Вәли Зәйнулла улы Мәүлекәев монда беркайчан килмәячәк. Энем Төмәннең 1нче һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, заводта берничә ай эшли. 19 яшьлек егетнең гомерен 1958 елны җинаятьчеләр өзә. Аларны күрше тулай торакка завод администрациясе урнаштыра.

Яшьләре буенча өлкән җинаятьчеләр егетләрне кыйныйлар, әйберләрен талыйлар, шунда...

Подробнее...

Гаепсездән гаеплеләр

45-5Ел саен 30 октябрь көнне, РФ президенты В.В.Путинның карары буенча, политик репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләнеп үтә.

Шул уңайдан Төмән районы, Ямбай-Турай авыллары халкы җыелышып, репрессиягә эләгеп, гаепсездән гаепле булган ата-бабаларын искә алдылар.

Ямбай музеенда экскурсияләрне алып баручы Венера Латыйпова, музей хезмәткәре Халидә Садыйкова бу эшне бик яхшы оештырганнар һәм алып баручылар да алар булдылар.

1999 елда Р.Гольдбергның “Книга расстрелянных” исемле китабы дөнья күрә. Шул китапка Төмән өлкәсендә яшәгән һәм репрессия корбаннары булган кешеләр исемлеге...

Подробнее...

Шыкча осталары ярыштылар

45-6“Ветераннарга хөрмәт белән” өлкә проекты кысаларында “Илһам”, “Альянс”, “Оптимист” иҗтимагый оешмалары, өлкә иҗтимагый палатасы, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Төмән районы һәм Шыкча авыл хакимиятләре оештыруында Шыкча авыл мәдәният йортында өлкәннәр өчен тагын бер бик күңелле чара уздырылды. Шыкча авыл советына кергән Явызбы, Талмы Криводаново, Пышма авылларыннан киенеп-ясанып килгән кунакларның күбесе күргәзмәгә куяр өчен кул эшләрен, пешергән тәмле ризыкларын китергәннәр иде. Аларны авыл мәдәният хезмәткәрләре гармун моңы, җыр-биюләр белән каршылап тордылар.

Бәйгедә...

Подробнее...

Мул уңыш белән сөендергән бәйге

45-7“Ветераннарның ишек алды (йорты)” өлкә күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашкан Фәүсия Маметова “Сарыклар һәм кәҗәләр тоту буенча иң яхшы хуҗалык” номинациясендә җиңү яулап диплом һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Маслово авылында яшәүче якташыбызның тырыш хезмәте беренче мәртәбә билгеләнми. Ул шатлыклы хәбәре белән уртаклашып: ”Президент фондының грантына оештырылган бәйгедә җиңүчеләрне Төмәннең “Нефтяник” мәдәният һәм сәнгать йортында тантаналы рәвештә бүләкләделәр. Монда өлкәбезнең төрле районнарыннан җыелган иллегә якын үз хуҗалыкларында хезмәт итеп уңышлар яулаган якташларыбыз тәҗрибәләре...

Подробнее...

Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем

Кайда гына йөрсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, ниләр генә уйласак та, балачак еллары сагындыра, искә төшә. Эссе көннәрдә Иртеш елгасында су коенган чаклар, урманга косык (эрбет чикләвеге) сугарга йөргән вакытлар, 5-6 чакрым ераклыкка җәяүләп барып, балан сындырып чүпләгән еллар артта калды.

Тормыш өермәсендә әйләнеп яшәгәндә ниләр генә кичермибез, ләкин түзмичә булмый, сынауларсыз тормышыбыз да бармый.

- Хәлең ничек? – дип сорасалар.

- Әйбәт, - дип тешемне кысып җавап кайтардым. Тормыш юлымда ниләр генә булмады, ләкин уфтанырга юллар куймадым. Чәйнәделәр, ялгызлыкта...

Подробнее...

Укытучы язмышы

Сүзем 40 елга якын балаларга мәгърифәт нурын чәчүче Маhинур Сәйфетдин кызы Әминова (Сияутдинова) турында булыр. Язмыш дигәнең адәм баласын кая гына ташламый...

Чыгышы белән Маhинур Сәйфетдин кызы Тубыл районының Арткавыл (Ирек) авылыннан. Сугыш чоры кешеләре, үзләре укый алмагач, балаларын гел белемгә өнди: татар халык әкиятләре, шигырьләр сөйләп, эшләгәндә җырлар җырлап, туган якка, телгә мәхәббәт уяталар.

Кечкенәдән аң-белемгә тартылган кыз башта авыл мәктәбен, аннары Тубыл шәhәренең 15 нче мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Татар теленә мәхәббәт, халкыбызның гореф-гадәтләрен...

Подробнее...

Исәнмесез, хөрмәтле редакция!

37 нче санда бастырылган “Тыйнаклык кешене бизи” мәкаләсен зур хөрмәт белән укыдым. Безнең Бурбар урта мәктәбенең өлкән буын укытучыларын, бала, туганнарыннан тыш, искә алучылар булуына бик шатландым. Мәкаләнең авторы – Роза Зәйнулла кызы Хәкимова үзе дә тарих укытучысы, әниемнең коллегасы. Әнием Шәмсебану Хәмит кызы Әнвәрова-Алиева безнең арадан мәңгелек йортына киткәнгә 24 ел булды. Алар зур хөрмәткә лаек мөгаллимнәр иделәр.

Әнием зур гаиләдән, туганнары укытучылар, төрле мәктәпләрдә эшләделәр. Без 6 бала үстек. Мәктәптә яхшы укыдык. Абыем Нәгыйм дә укытучы иде. Шәүкәт абый...

Подробнее...

Бик күңелле ял иттек

Вагай районы, Юрмы авылында туып-үсеп, күршедәге Әшле авылы кызы Рәйсә Таштимер кызы белән үрнәк гаилә корып, үзләре кебек тырыш, максатчан ике бала үстереп 38 ел тату гомер кичергән һәм гаиләсендә чын хуҗа, сабыр холыклы, һәркемгә игътибарлы, ярдәмчел, кешелекле булуы белән якыннары, авылдашларының хөрмәтен яулаган Рәдиф Нәфыйкъ улы Сафиуллинга бу көннәрдә 60 яшь тулды. Яраткан әтиләрен сөендереп кызы һәм улы гаиләләре белән якын туганнарын Төмән шәһәрендәге кафега җыеп, бик зурлап туган көнен уздырдылар.

Юбилейны Талымхан авылында яшәп иҗат итүче, күренекле мәдәният...

Подробнее...

“СМИротворец-2018”

44-11Бу көннәрдә Төмәннең “Восток” кунакханәсендә милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне яктырту буенча “СМИротворец-Урал” Х Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы программасының мөһим компоненты булып федераль экспертлар катнашында семинар үткәрелде. Аны милләтара журналистика гильдиясе, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты оештырды. Семинарны РФ Президенты каршында милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет әгъзасы, милләтара журналистика гильдиясе президенты, NAZACCENT.RU порталының баш редакторы Маргарита Лянге алып...

Подробнее...

“Могҗиза-иҗади остаханә” фестивале уңышлы үтте

44-6Бу көннәрдә Ә.Аширбәков исемендәге Ямбай урта мәктәбендә “Могҗиза-иҗади остаханә” дип аталган фестиваль узды. Фестиваль кысаларында махсус рәвештә оештырылган ике күргәзмә кунакларның игътибарын үзләренә җәлеп итте. Беренче күргәзмәдә “Таң йолдызы” өлкә, район конкурсларында һәм регионара узган төрле иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган Черняевлар гаиләсенең табигый материаллардан ясалган иҗат җимешләре бирелгән иде.

Аларның кул эшләре белән танышканнан соң, кунаклар кызыксынып 6 “А” сыйныф укучысы Лиана Тузмөхәммәтованың рәсемнәреннән төзелгән “Тылсымлы пумала” күргәзмәсен...

Подробнее...

“Түгәрәк уен” журналы хезмәткәрләре кунакта

44-2Сентябрь аенда Тарман авылы халкы өчен күңелле һәм истәлекле очрашулар булды. Казан шәһәреннән “Түгәрәк уен” журналы хезмәткәрләре безнең авылга килергә теләкләре барлыгын белдергәч, без бик шатланып кабул иттек. Телефоннан ничек килү юлын сорагач, без: “Азапланып йөрмәгез, үзебез поезддан каршы алачакбыз”, - дигәч алар: “Юк, без автобуста, халык белән аралашып кайтыйк инде”, - дип теләкләрен белдерделәр.

Менә ул без көткән Төмән-Тарман рейслы автобусы - эче тулы халык, бала-чага. Кунак кызларыбыз көлә-көлә, менә халыкчан кайттык, диләр. Авылыбыз җиренә беренче аяк баскач, әйткән...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836