#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Батыр чик сакчысына хәтер тактасы куелды

40-3Бу көннәрдә “Өлкә чик сакчылары ветераннары” иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән Яркәү районы, Карбан авылының мәктәп бинасы стенасына Вилдан Фәрит улы Тилмөхәммәтов истәлегенә мемориаль такта куелды. Ил батырларын данлау эшен “Өлкә чик сакчылары ветераннары” оешмасы 2009 елдан башлап җибәреп, бүгенге көндә илебез каршындагы бурычларын батырларча үтәгән 25 чик саклаучыга Хәтер тактасы булдырган. Оешма җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов әйтүенчә, тагын 6 такта үзенең вакытын көтә.

Моны алар якташларыбызның күрсәткән батырлыкларын онытмас өчен, аларны киләчәк буынга җиткереп, яшьләрне...

Подробнее...

Укытучыларым һәм классташларым

40-7Безгә, сугыш еллары балаларына, илебезнең сугыштан алган җәрәхәтләрен дәвалау чорында урта белем алырга туры килде. 1947нче елда карточка системасы бетерелүгә карамастан, илдә кием-салым, азык-төлек әле җитәрлек түгел иде. Мәктәпләрдә укучы балалар ачлы-туклы, икмәк тә чәй белән тамак туйдырып яшәделәр. 1950нче елларда илебездә урта мәктәпләр, шул исәптән Тубылда 15нче татар урта мәктәбе торгызылды. Анда Тубыл, Яркәү, Вагай, Уват, Байкал, Дубровна районнарыннан килеп укый башладылар. Ата-аналарның балаларын укытуга, яшьләрнең белем алуга омтылышлары зур иде.

Без укыткан...

Подробнее...

Тәрбияче – авыр һәм фидакарь хезмәт ул

40-6Тубыл районы, Лаемтамак авылында туып-үскән Гөлфия Тимергали кызы Абайдуллина мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесына укырга керә. Башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен алган яшь белгеч укытучы булып хезмәт юлын авылда башлый. Изге һөнәрләрнең берсен сайлаган яшь укытучы читтән торып Тубыл пединститутында югары белем ала. Язмыш җилләре шәһәргә китергән Гөлфия Тимергали кызы белән мин себер-татар мәдәният үзәгенең мәгариф бүлегендә эшли башлаган чорда таныштым. Кызганычка, хәзер бу бүлек кыскартылды. Шаулап-гөрләп шәһәр күләмендә балалар өчен төрле чаралар оештырыла иде.

Туган...

Подробнее...

Рәкыйп Ибраһимовны искә алу чарасында

39-319 сентябрь көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең камин залында якыннары, өлкә себер татар язучылары берлеге һәм үзәк хезмәткәрләре оештыруында үткән елның 14 сентябрендә бакый дөньяга күчкән эчке эшләр министрлыгы ветераны, җирле үзешчән шагыйрь Рәкыйп Ибраһимовны искә алу кичәсе узды. Миршат хәзрәт Ибраһимов мәрхүмнең рухына багышлап Коръән укып, дога кылды. Чараны татар телендә Зөлфинә Минибаева бик оста алып барды. Ул килгән кунакларны башта Рәкыйп Хәлиулла улының кыскача тормыш юлы белән таныштырды, аннары иҗатына анализ ясап, шигырьләрен укып ишеттерде һәм, әлбәттә, кунакларга...

Подробнее...

Укытучы язмышы

39-4Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай 15нче мәктәпкә йөргән чакларым.

Сумка тотып, сабак укырга, дип
Тубыл урамнардан атлавым.

Якты йөзле укытучылар каршы алды,
Өйрәттеләр белем серләрен.
Дуслар белән бергә өч ел укып,
Бик тиз узып китте көннәрем.

Үткән 2017 елда коммунистлар партиясенә 100 ел тулды, 2018 елның 29 октябрендә комсомолга 100 ел тула, 2018-2019 уку елында Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе 100 еллык юбилеен каршылый. Юбилейлар төрле: өлкә, шәһәр, район, авыл, гаилә юбилейлары була.

Ә менә филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры, укытучылар...

Подробнее...

Ямбай мәктәбе укучылары яза:

Минем әбием

Минем әби – иң кадерле кеше. Мин аны бик яратам. Әбием Фәгыйлә Касыйм кызы Хәлимованы әлеге матур бәйрәм белән котлыйсым килә. Ул 1942 елның 30 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. 7нче сыйныфны тәмамлап, 14 яшьтән фермада сыер савучы булып эшли. 1960 елда Төмәнгә вербовка буенча китә. Башта төзелештә эшли. 1974 елдан бирле тимер юлда юл монтеры, аннан бригадир була. Пенсиягә чыкканнан соң тагын ике ел хезмәт итә. “Хезмәт ветераны” исемен ала. Мин әбием белән горурланам, ул тыныч холыклы, ихтирамлы, гадел һәм түземле. Әбием мине һәрвакыт аңлый, бик тәмле итеп әзерли.

...

Подробнее...

Гомер мизгеленең матур бәйрәме

Кызык инде бу тормыш дигәнең, уйламаганда шаккатырып куя торган гадәте бар. Минем белән дә шулай булды. Көтмәгәндә, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина: “Ришат Сабирович белән Сезгә коляска (арба) алып барабыз”, - диюгә аптырап, каушап калдым. Картаеп, озак яшәү балаларыма бер мәшәкать булса, инде туган-кардәшкә, дус-ишләргә, милләтәшләремә дә мәшәкать китерер дип һич уйламаган идем, уңайсыз булып китте.

Килеп кергәч тә, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришат Сабир улы Зиганшин: “Бу олы эшләр хөрмәтле Хәнисә Алишина инициативасы белән эшләнде. Җаны...

Подробнее...

Абруйлы Ташбулатовлар токымыннан ул

37-5Бу көннәрдә Яркәү районы хакимият башлыгы Евгений Щукин үзенең урынбасары Любовь Полякова белән Сорокино авылына килеп озак еллар авыл хакимияте башлыгы вазифасын башкарып лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә авыл Думасы рәисе эшен алып баручы Хәмзә Хәким улы Ташбулатовны олуг юбилее белән котлап, аңа Рәхмәт хаты тапшырдылар. Бу шатлыклы вакыйганы уртаклашып, бәйрәм итәргә Ташбулатовларга туганнары, күрше-дуслары җыелдылар.

Хәмзә Хәким улы 1948 елда Тубыл районы, Күкрәнде авылында туа. Балыклы Йөгәр, Кәя күлләре, төрле җәнлекле куе урманнары, өелеп куйгандай нарат һәм саз җиләкле...

Подробнее...

Казанда әдәбиятчылар фестивалендә

37-6Казанда Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале үтте. Бу бәйрәм Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне уңаеннан тормышка ашырылды. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән 40лап тел вәкиле катнашты. Төмән өлкәсеннән себер татарлары вәкиле булып Россия халыклары әдәбияты антологиясен төзү советы әгъзасы Вәлимә Ташкалова һәм фольклорчы Екатерина Әхмәтҗанова бардылар. Бу турыда сөйләргә редакциябезгә Вәлимә Сәгыйт кызы үзе килде:

- Мәскәүдәге Россия халыклары әдәбияты антологиясен төзү советы барыбызны да Казанда очрашырга чакырды. Монда күп милләтләрнең шагыйрь, язучылары килгән...

Подробнее...

“Ватанга хезмәт итүдә 100 ел”

37-4Төмән өлкәсе хәрби комиссары Александр Моторин җитәкчелегендә запастагы офицерлар - Вилдан Кәримов һәм Сергей Волобуев Россия хәрби комиссариатларының 100 еллыгына “Ватанга хезмәт итүдә 100 ел” исемле китап бастырдылар. Бу басмада Төмән өлкәсе хәрби комиссариатының 100 еллык тарихы язылган. Авторлар китапны бастыруда зур ярдәм күрсәткән Дәүләт Думасы депутаты, “Ватанны саклау” региональ иҗтимагый оешма идарәсе рәисе Николай Брыкинга рәхмәтләрен белдерәләр.

Китап искиткеч эчтәлекле, кызыклы. Авторлар шушы тарихи очеркта Россия Федерациясе оборона министрлыгының генераль штабы баш...

Подробнее...

Александр Моор о своей программе, экономике и первичной медицине

36-2До конца избирательной кампании по выборам губернатора Тюменской области осталось несколько дней. В преддверии этого события редакция газеты “Янарыш” взяла интервью у Александра Викторовича Моора, кандидата на должность губернатора. Поскольку за период избирательной кампании это интервью единственное, мы постарались сделать его обзорным.

Спрашивали о разных сферах деятельности, о личном и о рабочем, о том, что может быть интересно нашим читателям.

Александр Викторович, выборы губернатора происходят досрочно, в связи с уходом предыдущего губернатора Владимира...

Подробнее...

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә Корбан бәйрәме

36-32 сентябрь көнне өлкә мөселман Диния нәзарәте һәм Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге оештыруында мәдәният үзәгенең концертлар залында шәһәр Корбан бәйрәме зур әзерлек белән үтте. Чараны үзәкнең оста алып баручылары Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин татар һәм рус телендә алып бардылар. Җыелган халыкны бәйрәм белән котлап өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков чыгыш ясады һәм мөмкинлеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу ваҗиб (тиешле) гамәл саналуы турында вәгазь сөйләде.

Форсаттан файдаланып, мөфти Төмән районы, Муллаш авылы имамы Хәмзә...

Подробнее...

Тәмле балык шулпасы

36-5Тубыл районы, Абалак авылында “Уха-Царица” VI регионара балык шулпасы фестивале үтте. Әлеге чара кысаларында чуртаннан өчпочмаклар, баурсаклар, пилмән һәм башка төрле ризыклар әзерләү буенча мастер-класс оештырылды. Фестиваль көнне Абалакта 500 литр балык шулпасы пешерделәр. Иртән утызга якын балык тотучы осталыкларын күрсәттеләр. Алар арасында хатын-кызлар, балалар да бар иде. Тамашачылар, бәйрәм кунаклары балык шулпасы пешкәнче сувенирлар бизәделәр, ярминкәләрдә катнаштылар, күңелле ял иттеләр. Матур табигать кочагында, саф һавада аш-су осталары төрле милли ризыклар пешереп фестивальнең...

Подробнее...

Аркаим – борынгы һәм серле шәһәрлек

36-4Аркаим – 20 еллар элек җир астыннан казып чыгарылган борынгы шәһәрлек, Бүгенге көндә ул Уралдагы иң серле урыннарның берсе булып санала. Ул Чиләбе өлкәсендәге Зур Караганка елгасы буенда урнашкан. Кайбер тарихчылар фикеренчә, анда 4 000 ел элек йолдызлар картасы буенча төзелгән зур шәһәр булган. Һәм хәтта арий расасы биредә яралган, беренче борынгы обсерватория урнашкан булган дигән фикерләр дә бар. Бу җирлектә 1987 елдан бирле Чиләбе университеты тарафыннан археологик эзләнүләр алып барыла. Галимнәр исбатлавынча, Аркаим безнең эрага кадәр XVII-XVI гасырда барлыкка килгән. Төрки халык бу...

Подробнее...

Яңа мәчетләрдә азан яңгырады

35-823нче августта Тубыл районының Прииртышский поселогында күз явын алырлык зәвык белән төзелгән яңа мәчетне Себер энҗесе дип атадылар. Аллаһы йортын ярдәмчеләре белән Биктимер Азисов төзи. 2013нче елда беренче ташы куелган мәчетнең ачылу тантанасы быел Корбан гаете көннәренә туры килде. Шатлыклы вакыйганы уртаклашып Төмән, Тубыл, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе шәһәрләреннән килгән дин вәкилләре, Тубыл, Вагай районнарының татар авылларыннан мөселманнар һәм төрле милләт кешеләре җыелдылар. Чараны Коръән аятьләре белән Шәриф хәзрәт Боһартдинов башлаганнан соң, котлау-теләкләрен Россиянең...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836