#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һөнәри осталыкка омтылган “Илһам”

32-9“Илһам” бию ансамбленең иҗади тормышы вакыйгаларга бай. Коллектив уку елы һәм җәйге каникул вакытларында күп мәртәбә төрле бәйгеләрдә катнашты, җиңүләр яулады. Тубыллыларның яраткан “Илһам” бию ансамбленең җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдиновага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

- “Илһам” коллективы ”Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә “Иң яхшы фольклор коллективы” номинациясендә II урынга чыкты. Ата-бабалардан мирас булып калган себер татар халкының хәзинәсе белән биючеләрегезне, тамашачыларны таныштырасыз. Бу биюләрне яшьләр яратып өйрәнәләрме?

- “Илһам”...

Подробнее...

“Сабантуй – без бергә”

32-828 июль көнне Арткавыл авылында Тубыл районының 95 еллыгына багышланган “Сабантуй - без бергә” дип исемләнгән Авыл көнен уздырдылар.

Иртәнге сәгать алтыда бәйрәм үтәчәк мәйданны бизи башладылар, клуб янында музыка тавышы яңгырады.

12.00 сәгатьтә бәйрәм башланды, халык күп җыелды, илебезнең төрле почмакларында яшәүче иреклеләр һәр ел саен Сабантуйга ашкынып кайталар. Авылыбыз 1860нчы елда оеша, ә иске мәчетебез 1898нче елда төзелә.

Котлау сүзләре белән авыл хакимият башлыгы Сергей Зевакин, җирле үзидарә депутаты Гөлбара Юмашева чыгыш ясадылар. Наҗия апа Сиаутдинова Сабан туена...

Подробнее...

Авыл бәйрәме – Сабантуй!

32-7“Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.”

                                                    Фәнис Яруллин.

Архив материалларына караганда, 100 елга якын тарихы булган Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында авылдашлар, классташлар, чордашлар, кардәшләр белән очрашу бәйрәме...

Подробнее...

“Галия апа киңәшчебез иде”

31-11Бер көнне Төмән районының Индрәй поселогы китапханәсенә ветераннар советы активлары җыелдылар. Алар тәкъдиме белән озак еллар китапханәче булып эшләгән Галия апа Мәхмүтова хәтеренә оештырылды бу кичә. Галия Рәшит кызының балалары: Рушан, Руслан, Ләлә, оныклары, туганнары килделәр. Бу эштә гаиләсенә китапханәче Гөлнара Исмәгыйлова, авыл музее һәм ветераннар советы җитәкчесе Сөембикә Вәлишина ярдәм иттеләр. Фоторәсемнәрдән эчтәлекле, матур слайдлар әзерләнгән, өстәлне мул итеп сыйлар белән тутырганнар.

Фоторәсемнәр аша үткәннәрне хәтергә төшергәч, һәркайсы бергә эшләгән елларын күз...

Подробнее...

Ихтирамга лаеклы тыл хезмәтчәне

31-10Гүзәл табигатьле, бай тарихлы Тубылтора авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән Сәхипҗамал Өркәнетдин кызы Моратова 93 яшькә якынлашып килә. Әтисе Өркәнетдин Әпсәлам улы һәм әнисе Корманбикә апа тырыш, хезмәт сөйгән, хәлле кешеләр булалар. Күп балалы гаиләдә балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәләр. Күпләп мал асрыйлар, бакча утырталар. Колхозлар оешкач, атларын, сыерларын, сарыкларын аларга колхоз көтүенә бушатырга туры килә. Бу елларны Сәхипҗамал апа мәктәпкә укырга керә һәм өч классны тәмамлап, колхоз эшләрендә хезмәт юлын башлый.

Авыр чорга туры килә бу буын кешеләренең...

Подробнее...

Көрәштә батырлар җиңә

31-9Өлкәбездә татар милли көрәше серләрен озак еллардан бирле грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, Россия чемпионы, тәҗрибәле тренер Әбделхак Миннебаев төшендереп килә. Ул Төмәнгә 1998 елда килә. Шул елларда ук Европа чемпионын тәрбияли башлый. Александр Кислицин Антипинодагы олимпия резервындагы балалар спорт мәктәбендә тиз арада югары уңышлар яулый. Әбделхак Әбделгаяз улының олы малае да үз янына килә. Алар икәүләшеп бик күп спорт мастерларында көрәшкә мәхәббәт уятып, алга барырга өмет уяталар. “Мин өлкәдә татар көрәшенең дә үсүен телим. Озак еллардан бирле шәһәр татар мәдәният үзәгендә...

Подробнее...

Намуслы, кешелекле, ярдәмчел

30-4Җырда җырланган: “Авыл матур Таһир-Зөһрәләр белән,” – дигәндәй, мин үзебезнең авылда туып-үскән һәм шунда гомер кичерүче Альберт Мөхәммәтша улы Хәлидуллин турында язам. Төмән-Тарман рейслы автобусын йөртүче булып эшли ул. Халык аны яратып, кыскартып “Алик” дип тә дәшә. Ничә еллар эшләү дәверендә намуслы, кешелекле, ярдәмчел Альбертыбыз халык хөрмәтен яулады. Автобус тукталышы Эске авылы мәчете янында. Һәр көнен Альберт юл садакасы салудан башлый. Аның автобусны төгәл бер вакытта йөртүенә халык көлеп: “Аликның автобусына карап сәгатьне дөресләп була”, - ди.

Автобуста төрле характерлы...

Подробнее...

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре

30-3Төмән дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе доценты Асия Хәмит кызы Сәйфуллина 1948 елда туа. Сугыштан соң әти-әнисе Мурманск өлкәсенең Кандалакша шәһәрендә эшлиләр. Туган якка алар 1953 елда гына кайтып, Төмән шәһәрендә төпләнәләр. Асия Хәмит кызы биредә урта мәктәпне тәмамлап, Д.Менделеев исемендәге өлкә китапханәсенә эшкә урнаша. Шул ук вакытта ул читтән торып Тубыл мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга керә. Бу уку йортын бары “5”ле билгеләренә генә тәмамлагач, югары белемне Чиләбе мәдәният институтында ала. Баш библиограф - туган якны өйрәнүче вазифасын башкарган белгечне 1978 елда...

Подробнее...

Районының 95 еллыгына багышлап

30-5Түбән Тәүде районының 95 еллыгына багышлап районыбызның 17 авыл хакимияте үзара ярыш уздырдылар. Программада вокал, инструменталь, халык такмаклары, аерым дуэт белән җырлар башкару сорала иде. Безнең район күп милләтле, шуңа да ярышта төрле милләт кешеләренә үз халык җыр-такмакларын башкарырга рөхсәт ителде.

Бу ярышта “Саз” ансамбле дә катнашты һәм программабызда халкыбызның борынгы “Чәм-чирак” җырын җырладык. Бу җыр ярәшелгән кыз турында иде, без аны халкыбызның борынгы уен кораллары: думбра, кубыз һәм ятаганда уйнап, ярәшү-күчкә кодалар килүен ат тояклары, кыңгараулар тавышларын чыгарып...

Подробнее...

Милли интеллигенциянең мәктәп-тәрбиячесе

(Истәлекләрдән)

Мин, Гәүһәрә Сафи кызы Кутумова, 1923 елда туганмын, педагогик хезмәт ветераны, 1941 елгы чыгарылыш укучысы. Менә инде 100 ел 15нче урта мәктәп үзенең укучыларына белем һәм тормышка юллама бирә. Минем бу мәктәп турында иң яхшы истәлекләрем күңел түрләремдә саклана. 1935 елда Иштаман башлангыч мәктәбен тәмамлап, шәһәрнең 15нче мәктәбенә (ул вакытта җидееллык була) укырга килдем. Безне, берничә рус сүзен белгән ун яшьлек укучыларны, бик җылы каршы алдылар. Ул вакытны директор булып Мөхәммәтулла Нимаш улы Урамаев эшли иде, ә ике елдан соң аны Зыя Кашшаф улы Фассахов алыштыра...

Подробнее...

Замана чире

Бүген тормышны гаджетлардан башка күз алдына да китереп булмый – моны барыбыз да аңлыйбыз. Электрон җиһазларның организмга, бигрәк тә бала организмына зыянлы икәнлеген дә беләбез. Әти-әнисендә, иптәшләрендә, телевизордагы геройлар кулында төрледән-төрле гаджет күреп үскән бала көннәрдән бер көнне үзе дә бу «уенчык»ны сорый. Бөтенләй бирми кала алмасак та, без баланы гаджетны куллану вакытын дөрес итеп билгеләргә өйрәтә алабыз. Башта электрон җиһазларның нинди зыяны барлыгын ачыклап китик.

Гаджетлар электромагнит нурланыш тарата. Ул нурланыш беренче чиратта баланың үзәк нерв системасын...

Подробнее...

“Күршедә кунакта” бәйрәме

29-3Иртәдән үк Аслана татар мәдәният үзәге каршындагы киң мәйданда күңелле көйләр яңгырый иде бу көнне. Тирә-якта төрле уеннар гөрли, бәйгеләр үтә, чыгыш ясаучылар тәбрикләүләрен ишеттерәләр. Урамда сатучылар тезелгән. Батутларда балалар күңел ача. Күршеләр һәм кунакчыллык бәйрәменә районның татарлар яшәгән 4 җирле идарәсеннән кунаклар килделәр: игенчеләр, хөрмәтле шәхесләр, иң яхшы иҗат коллективлары, спортчылар. Халкыбыз, спорт уеннарында катнашып, хәл җыйган арада һәркемне шунда ук учакта пешкән тәмле пылау белән сыйлыйлар.

Ялутор районының 95 еллыгына багышланган бу күркәм “Күршедә...

Подробнее...

Туган илем Сабан туенда

29-2Туган илем Сабан туен
Күреп кайттым мин быел.
Туган илем Сабан туен
Күрә алмадым утыз ел.

Чыннан да, туган илемдә оештырылган Сабантуйда булуыма шул кадәр гомер үтте. Быел Уралда, туган илемдәге басу кырыенда, күрше авылда Сабан туе оештырылганын белми генә, кунакка дип кайткан идек. Энем Җәмил: “Бүген күрше авылда Сабан туе була, күреп кайтасыгыз киләме?”, - дип әйтүенә, ирем Сабантуйларын бик тә яраткан кеше булганлыктан, рәхәтләнеп, шатланып риза булды. Әлбәттә, көн салкынча да, яңгыр да яугалап торгач, матур киемнәр киеп бара алмадык.

Сабантуйны безнең Березовка районындагы...

Подробнее...

Төгәллекне яратучы һөнәр иясе

29-4Быел Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге 30 еллыгын каршылый. Җырчы-биючеләре турында күп яздык. Нинди генә оешманы алсак та, бу юнәлешнең уңышлары бухгалтер хезмәте белән бәйле. Кеше күзенә бик күренеп тормаган, 30 елга якын бюджет сферасында бухгалтер булып эшләгән Алсу Кадер кызы Караметдинова турында үзәк җитәкчесе Гөлсинә Хәлил кызы Ташкеева: ”Бер генә дә оешма үзенең эшен бухгалтерсыз башкара алмый. Хезмәтенә җаваплы караган Алсу Кадер кызы вазифасын яратып, намус белән үти. Ул идарәчеләр белән сөйләшә белә, куелган сорауларга дөрес җавап бирә.

Отчет вакытларында эштән соң...

Подробнее...

Советлар чоры шәхесе

“Һәркемнең язмышы, киләчәге, алдагы тормыш юлы бу дөньяга килгән көнендә үк билгеле була”, - дигән фикер бар. Шуңа ышанасыбыз килә. Алма да, пешеп өлгергәч, агачыннан ерак төшми шул. Безнең әти-әни гаиләсендә олы яшьләргә җиткән биш баланың күбесе укытучы һөнәрен сайлап алганнар. Алай булмыйча ни, әти кышкы озын кичләрен, без әле кечкенә вакытта ук, мәктәптә дәресләр уку шикелле уеннар уйната иде. Әтиебез Абдулла Хисмәтулла улы һәм әниебез Әсхәбҗамал Нигъмәтулла кызы гомерләрен укытучылык эшенә багышлаганнар, бу дөньядан мәңгелеккә киткәнгә кадәр “Укытучы” исеменә тап төшермәделәр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836