#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәләтле егет белән очрашу

10-15Өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә беренче себертатар рэперы, «Себер татар радиосы «Төмән FM» исемле интернет-радио тапшыруы авторы һәм алып баручысы Рузил Бикинәев белән очрашу уздырылды. Чараны алып баручы “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова әңгәмә формасында оештырып, тамашачыларны Рузилнең кыскача тормыш юлы, башкарган эшләре, киләчәккә планнары белән таныштырды.

Рузил белән беренче танышканы турында ул: “Рузил мине мәзәкчеллеге, тормышка оптимистик карашта булуы, ташып торган энергиясе...

Подробнее...

Аккош мәхәббәте

Вагай районы, Кече Уват авылы. Күл янында яшәгәнгә, миңа аккошлар тормышы бик таныш. Язын-җәен сеңлем Венера белән күл янына аккошлар карарга барабыз. Көзен җылы якларга кайтуларын саубуллашып озатабыз. Үзләренчә сөйләшә-сөйләшә кайтырга җыеналар. Әкрен генә күл өстеннән күтәрелеп оча башлыйлар. Берсе кинәт борылып, күл өстенә килеп төшә дә, кыйгаклап, кычкыра-кычкыра озын күл буен әйләнеп чыга. Соңгарак иптәшләре артыннан очып китә. Хәзер күз алдыма килсә, әле дә күреп торам шикелле. Ул иптәшен югалткан булыр.

...Тормышта да ялгыз аккошка охшаган ирләр, хатыннар очрый. Бүгенге...

Подробнее...

Зәңгәр якут туйларын бәйрәм иттеләр

Ялутор районының 95 еллыгына багышланган “Юбилеең белән, туган районым” дигән проектын Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре бик теләп дөньяга ашыра башладылар. Алар әлеге проект буенча районның хөрмәтле кешеләре белән берничә кызыклы иҗади очрашу планлаштырганнар. Һәм 12 февраль көнне Бумаер авылында яшәүче Әнүзә һәм Миннеәхмәт Исхаковларны юбилейлы даталары һәм зәңгәр якут (сапфир) туйлары белән котладылар. Юбилярлар беренче очрашуларын искә төшергәндә, шул бәхетле мизгелләрне яңадан кичереп, күзләре «янып» торды. Үзенең 65 яшен бәйрәм итүче Миннеәхмәт Хучиәхмәт улы:

-...

Подробнее...

Илебез тарихында Сталинград сугышы

8-11Сталинград сугышында җиңүгә 75 ел тулуга багышланган чаралар Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә узды. Тамашачылар залы мәктәп укучылары һәм студентлар белән тулы иде. Чараны оештыручы һәм алып баручы Рузалия Корманалиева Бөек Ватан сугышы һәм сугыш елларында Сталинград янында барган каты бәрелешләр турында эчтәлекле итеп сөйләде. ”Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугыш еллары тарихында иң масштаблы, фаҗигале сугышларның берсе. Бу сугыш 1942нче елның 17 июлендә башланган һәм 1943 елның 2 нче февраленә кадәр дәвам итә.

Сугыш бәрелешләрендә күп солдатларыбызны югалткан...

Подробнее...

Төмән районының Муллаш урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары әтиләре һәм бабалары турында язалар:

Минем картатам - Дамир Миннеган улы Назметдинов, Муллаш авылында туып-үскән. Ул - гаиләбезнең тоткасы. Хезмәт сөючән, тырыш кеше. Ул миңа төрле яктан ярдәм итә. Ял көннәрендә безне кинога, циркка, театрга йөртә. Аның белән бик күңелле һәм кызыклы. Картатау, сине бәйрәм белән котлыйм! Мин сине бик яратам!

Милена Ярмөхәммәтова.

Минем әтием – Шакир Муса улы Зөлбохаров. Ул зур кранда эшли. Төмән өлкәбездә матур күперләр төзи. Буш вакытында безне ял итәргә йөртә. Мин әтиемне бик яратам. Аңа исәнлек-саулык, бәхет һәм зур уңышлар телим.

...

Подробнее...

Мөселманнарның дини-уку курслары башланды

7-52018нче елда беренче тапкыр дин әһелләре белемнәрен күтәрү курсларына Салаир трактының 10нчы чакрымында урнашкан “Дружба-Ямал” ял йортына җыелдылар. Дәресләр алдыннан өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт Садыйков, Төмән дәүләт университеты ректоры киңәшчесе Ольга Загвязинская, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалар белән эшләү бүлеге начальнигы Александр Шевелев, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты җитәкчесе урынбасары Әмир Балдин котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Курслар февральнең 12сендә башланып, 15ендә тәмамлана. Барлыгы...

Подробнее...

Асланада

7-3Ялутор, Заводоуковск, Исәт районында яшәүче сәнгать осталарының “Таң йолдызы–2018” 27нче өлкә балалар иҗаты, “Халык сәнгате” 8нче өлкә бәйгеләре һәм өлкә татар фольклор фестивалендә катнашыр өчен сайлап алу туры 10 февраль көнне Аслана татар мәдәният үзәгендә үтте. Әлеге чара өлкә, район татар милли-мәдәни автономияләре, өлкә татар Конгрессы, Ялутор районы мәгариф, мәдәният, яшьләр политикасы һәм спорт бүлеге, Аслана татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылды. Килүчеләрне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, район мәгариф, мәдәният, яшьләр политикасы һәм спорт бүлеге...

Подробнее...

Урман тургайлары кузгалдылар

Тубыл районы, Ермакова авыл хакимиятенә агачлар уртасында, ике елга буенда урнашкан Урман дигән авыл да керә. Халкы бик тату, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгән. Токымнары – Сакиннар, Ариповлар, Тлеубаковлар, Тимербулатовлар, Туташевлар, Зәйнетдиновлар, Саликовлар, Арангуловлар, Такбиршиннар Урман хуҗалыгында, совхозда эшләгәннәр, мәктәп, кибет тә бар иде.

Инде өйләр кыйшаеп, ятимсерәп утыралар, бер генә гаилә калган. Авыл эчендә кычыткан, тигәнәк, таллар үсеп утыра. Авылга юл юк, барып булмый. Безнең хәл юк, картайганбыз. Бала-чага, оныклар авылны ташламыйлар, кайтып...

Подробнее...

“Сәләтемне сезгә багышлыйм!”

6-4Бар күңелен, хыял-өметләрен, хәтта язмышын да музыкага багышлаган, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә 14 ел буена алыштыргысыз тавыш режиссеры булып эшләүче Фәгыйль Тәүлетбәк улы Кәримов өлкә музыкантлары, татар үзешчән җырчылары арасында танылган шәхес. Ул Тубыл районы, Ишмәт авылында музыкага гашыйк гаиләдә туа. Әтисе Тәүлетбәк абый баянда, әнисе Латифа апа мандолинада, Бөек Ватан сугышында катнашкан яраткан Бахрали бабасы бик оста итеп тальянда уйнаган. Алар балаларына кечкенәдән үк татар теленә һәм музыкага мәхәббәт тәрбиялиләр. Фәгыйльнең музыкаль сәләте балачакта уяна.

5нче...

Подробнее...

Наскыда мәчет ачылды

6-8Себернең ерак бер почмагы - Тубыл районының сазлыклар арасында урнашкан Наскы авылында (Ушарово авыл җирлеге) 28 январь көнне тантаналы рәвештә мәчет ачылу бәйрәме булып үтте. Ошбу катлаулы һәм бик мөһим булган хезмәтне авыл халкы бергәләшеп үтәп чыктылар. Иң актив катнашучылар - Илдар Вәлеев һәм аның туганнары. Шулай ук, төньякта шофер булып эшләүче авыл кешесе Хәкимчан Пурханов һәм аның малае бер хәтле агач белән булышканнар. Район депутаты Ренат Урамаев мәчет өчен такталар биргән.

Бәйрәм җыелышына кунаклар районның башка авылларыннан да килгәннәр - Вәчир...

Подробнее...

Гомере буе нур сибеп

6-9Күңел тартыла торган кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Мөнәвәрә Курманова турында сөйлисем килә бүген. “Мөнәвәрә” исеме дә “якты, нур сибүче” мәгънәсендә. Аңа 60 яшь тулса да, активлыгына, ташып торган дәртенә сокланырлык.

Мөнәвәрә Сәгыйдулла кызы Тубыл районының Түбән Әремзән авылында туа. Д.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутында югары белем алып, рус теле һәм әдәбияты укытучысы вазифасында Әремзән мәктәбендә эшли башлый. Аннары Санникова урта мәктәбендә укыта.

Ул гел узган тормышын якты, кызыклы итеп искә ала: тимурчылык эше, пионер слетлары, быргы, барабан тавышлары, байрак...

Подробнее...

Хөрмәткә лаек укытучым

4-4Бала чаклары, үсмер еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгәннәр ачлык-ялангачлыкны һәм авырлыкларны күреп үстеләр. Хәзергеләр җәннәттә яшиләр. Ә бит нәкъ сугыш чорындагылар, михнәт шулпасын ашап үскән балалар, нык ихтыярлы, мәрхәмәтле, авырлыклардан чыныккан, сынмас-сыгылмас, көчле рухлылар, Ватаныбызны аякка бастыручылар да.

Сүзем бала чагы сугыш һәм сугыштан соң илне торгызу елларына туры килгән, бөтен гомерен катлаулы, мөһим һәм шул ук вакытта мактаулы эшкә – яшь буынга тәрбия, белем бирүгә багышлаган укытучы, педагогик хезмәт һәм тыл ветераны Нәсибҗамал Аймәтәтдин кызы...

Подробнее...

75 еллык яшәү марафоны

4-326 январьда, нәкъ 75 ел элек, Ялутор районы, Кактамак авылында өч сугышта катнашып исән калган Борһанетдин Хисаметдин улы һәм колхоз алдынгысы Сабидә Вәгыйз кызының зур һәм эшчән, тату гаиләсендә унынчы бала булып иң кече кызлары Факия Шакирова (Хисамова) дөньяга аваз сала.

Иң дәһшәтле һәм авыр сугыш елларында Факия әнисенең балалары һәм ил иреклеге өчен көчен жәлләмичә көн-төн эшләгәнен күреп үсә. Кактамак башлангыч һәм Аслана урта мәктәбендә 7 классны тәмамлагач, атказанган колхоз эшчесе әнисе урынында сыер савучы хезмәтен башкара.

Факия таза, чибәр һәм эш сөючән булып үсә...

Подробнее...

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе

Моннан 55 ел элек, кыш уртасында, Вагай районы Карагай авылында укытучы Хәлимә апа Һәм Фәйзрахман абый Уразовлар гаиләсендә 4нче һәм 5нче бала булып игезәкләр дөньяга аваз салалар. Аларга – Хәсән белән Фатыйма дип исем кушалар. 1970нче елда алар Карагай мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керәләр. Бөтен тырышлыкларын куеп, сәләтләрен җигеп укыйлар.

1980 нче елда кулларына урта мәктәпне тәмамлау турында таныклык алалар. Кечкенәдән әнисе кебек укытучы булырга хыялланган кыз Төмән дәүләт университетының математика факультетына укырга керә. Ә 1985нче елда Яркәү районы, Кызылъяр мәктәбенә...

Подробнее...

“Веселинки” ансанбле уңышлары

3-3Яңа ел бәйрәме уңаеннан Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре авылдашларын сөендереп бик күңелле, югары дәрәҗәдә оештырылган концерт куйдылар. Танылган җырчылар Илчан Хөснетдинов, Юлдаш Кәбиров, алыштыргысыз “Тамаша” (җитәкчесе И.Бакиев) ансамбле белән бергә чит регионнарга үзен лаеклы таныткан “Веселинки” (җитәкчесе М.Яценович) балалар бию ансамбле дә уңышлы чыгыш ясады. Гадәттәгечә, алар тамашачыларны үзләренең сәләтләре, югары бию техникасына ия булулары, күптөрле матур костюмнары белән сокландырдылар.

Шуны да искәртеп үтик: күптән түгел генә биюче кызларыбыз “Уңыш баскычы”...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836