#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якташлар берләшә

1 ноябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә якташлык җәмгыятен булдыру инициатив төркеменең җыелышы үтте. Бирегә Төмән өлкәсенең 3 авылы – Тубыл районының Күкрәнде, Ләчек һәм Вагай районының Кече Кундан авылларында туган якташлар җыелдылар.

Якташлык – ул милләте яки яшәү урыны белән бәйле кешеләр җәмгыяте. Ул бер-берсенә ярдәм итү, яклау максатыннан оештырыла. Якташлык Төмән өлкәсендә алып барыла торган социаль, хокукый, мәдәни, җәмгыять проектларында һәм программаларында катнаша ала. Аның аша якташлык җәмгыятьләрен борчыган мәсьәләләрне дәүләт дәрәҗәсендә күтәрергә мөмкинлек...

Подробнее...

Шатлыклары белән уртаклашып

“Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле белән без Төмән өлкәсенең күпчелек авылларында булдык. Татар авылларында манаралы мәчетләрне күргән саен күңелләребез сөенә. Яңа ачылган мәчетләрдә булырга, мәчетләр ачылу тантанасында катнашырга да туры килде. Аксурка авылында иске кибет бинасын ремонтлап, мөселман халкына намаз уку өчен уңайлыклар булдырылган Аллаһы йортында да булып, шатлыкларыбыз белән уртаклашырга уйладым. Бу изге эшне Нәфисә Абусәгыйтова, Гөлфара Пятакова башкарып чыкканнар. Монда Хисмәтулла хәзрәт Әнвәров җомга намазларын үткәрә. Намаз укырга теләүчеләрне ислам дине нигезе, халкыбызның дини...

Подробнее...

Күңелләр күтәрелеп кайтты

Һәр елны безне, өлкәннәрне олылап ветераннар советы рәисе Фәһим Шәрәфулла улы Хәмидуллин белән мәктәп директоры Мөнирә Хикмәтулла кызы Калиева коллективы белән берлектә мәктәптә табын әзерлиләр. Быел бәйрәм бигрәк тә күңелле үтте. Әзерләнгән табынга өстәп, мәктәп коллективы өйләрендә төрлесен пешереп китереп, табынны матурлаган. Тәбрикләү сүзләрен – Фәһим Хәмидуллин, Новотроицк авыл хакимияте башлыгы Ринат Әхтәриев, Мөнирә Калиева, Дәүләт Хәбибуллин, Фәния Краморова җиткерделәр. Мәктәп укытучылары, укучылары көче белән әзерләнгән концерт күңелләрне күтәрде. “Киндерле кичләре” фольклор...

Подробнее...

Өлкәннәргә ихтирам белән

43-2Өлкән яшьтәге ветераннарны юбилейлы туган көннәре белән тантаналы рәвештә котлау Аслана авыл хакимиятендә күптән традициягә кергән. Бу юлы биредә ике тыл ветеранын 90 яшьлек юбилейлары белән тәбрикләделәр. Аслана авылында яшәүче Алия Абдрахман кызы Бакиеваны авылдашлары яшенә түгел, ә тормыш тәҗрибәсенә, зирәклегенә карап хөрмәтлиләр. Юбилярны котларга халыкны социаль яклау районара идарәсе начальнигы Евгения Лебедева, авыл ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова килделәр.

Алар әбигә РФ президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, бүләкләрен тапшырып, изге теләкләр юлладылар...

Подробнее...

Әшрәф Колмәмәтовага 90 яшь

43-418нче октябрьдә Тубыл районы, Сумкино поселогында яшәүче Әшрәф Хәйретдин кызы Колмәмәтова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Әбине котларга балалары, якын туганнары, оныклары җыелдылар. Юбилярны шәһәр хакимиятенең социаль яклау бүлегеннән Елена Елесина котлап, Россия Президентының Тәбрикләү хатын, чәчәкләр бәйләмен, хакимият исеменнән бүләкләр тапшырды.

Тормыш юлында Әшрәф әбигә күп кыенлыклар күрергә туры килә. Гомерен сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чорга бүлеп, ул сугыш елларында күргән кыенлыкларны искә алды: ”Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 14 яшь иде. Ул елны туган авылым...

Подробнее...

Яхшылык җирдә ятмый

43-5Татар сәхнәсе йолдызлары Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов концертына Тубылга барган идем. “Синтез” мәдәният сарае залында авылдашларымны очраттым. Шуларның берсе 8 класста укыткан укучым Нурия Алимова (Гареева). Сүз артыннан сүз чыгып, ул шатлыгы белән уртаклашып китте, җиденче дистәне тутырып килгән көннәре, 20 октябрьдә 70 яшьлек юбилейлы туган көне икән.

Туган көне белән котлап, башта мин Нуриянең нәсел-токымында кыскача тукталасым килә. Әбисе Зәйнәп апай – гаилә башлыгы иде. Бик мәрхәмәтле, сабыр холыклы, яхшы ниятле хатын.

Мин үзем тирә-юньдәге кешеләрне аңлый-белә башлаган...

Подробнее...

Киндерледә яшәвемә

Минем Киндерледә яшәвемә август аенда 55 ел тулды. Шушы ел эчендә күпме хатирәләр баштан үтте, хисапсыз кешеләрнең яхшылыкларын күреп яшәдем. Авылым кешеләренең, укучыларымның, ата-аналарның эшчән, булган, хезмәт сөючән, үрнәк гаилә корып яшәүләре белән горурланып яшим. Бәя биреп бетермәслек саф күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел әби-бабайларыбыз бакыйга күчтеләр. Ә менә апа белән Хәлимә апаны гел искә алам. Ул вакытта дини ашлар үткәрү тыела иде. Ул әбиләрнең кайсысыннан сорасам да, яшерен генә килеп укып китәләр иде.

Киндерледә атаклы итек басучылар – Зарифҗан, Шәрәфулла, Варис...

Подробнее...

Чәк-чәк осталары билгеләнде

42-5“Чәк-чәк пати–2017” бөтендөнья акциясе кысаларында Төмән шәһәренең “Безнең яшьләр” клубы тырышлыгы белән шәһәр татар мәдәният үзәгендә чәк-чәк бәйгесе оештырылды. Финалга 3 чәк-чәк пешерү остасы - Әлфия Самерханова, Фирүзә Умудалиева, Миләүшә Хөсәенова чыктылар. Бәйрәмне сүз осталары – Ринат Гарифуллин белән Руфинә Туйчикова алып бардылар. Уңган хуҗабикәләрнең пешереп китергән чәк-чәкләренә бәя бирер өчен өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендә жюри әгъзалары – милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Вилдан Якупов белән “Дуслык” шәхси оешмасы...

Подробнее...

Сорауларга җавап

Редакциябезгә килгән хатта: “Минем дин әһелләренә бер соравым бар. Шуңа җавап бирүләрен сорыйм. Ул мәчеткә җомга намазына йөрү-йөрмәү турында. Белә торып җомга намазына өч мәртәбә бармаган очракта, ул кеше монафикъ, диелгән китапларда. Ә монафикъ минем өммәтемнән түгел, дигән Рәсүлебез (с.г.в.) Ә аш мәҗлесләрендә түргә утырып, шул кешеләр теләк теләп Коръән укыйлар. Шушы эш дөрес буламы? Аллаһы Тәгалә андый кешене сөймәм, дигән. Без андый кешедән укытып гөнаһлы гына булабыз микән? Монафикъның укуы да, теләгән теләге дә кабул булмас, дигәнне дә китаптан укыганым бар. Кайсысы дөрес...

Подробнее...

Алар җиңү яулап кайттылар

Баш корабльләр старшинасы Тәүзих Гәрәй улы Насыйров 1915 елда туган. ВКП (б) әгъзасы. Армиягә 1936 елның октябрендә китә. Хәрби хезмәттә Кызыл байраклы Амур флотилиясе, диңгез артиллериясендә 9 ел була. Ерак Көнчыгыш фронтында 1945 елның августыннан алып 1945 елның сентябренәчә сугыша. Милитарист Япониянең Квантун армиясен тар-мар итү сугышчан хәрәкәтләрендә катнаша. Елга корабльләренең Бурейск бригадасында Зее бронекатерларының икенче аерым дивизионында сугыша. Япон флотилиясенә каршы диңгез операцияләрендә һәм дошманның яр буендагы көчләрен юк итүдә катнаша. 1945 елның 19 октябрендә...

Подробнее...

Исеме дә аның ягымлы – Вәсимә...

40-5Җир кешеләре белән матур, диләр... Һәрбер авылда, шәһәрдә җыр-биюгә сәләтле кешеләр яисә акыл ияләре, шагыйрьләр, язучылар, кул осталары туган җирен бизиләр. Безнең Вагай районы, Усак авылында да шундый кешеләр күп. Аларның берсе - Вәсимә Насыйбулла кызы Арипова башлангыч сыйныфлар укытучысы булып менә инде 30 ел эшли. 1967 елда ул Агытбаш авылында күп балалы гаиләдә туа. Усак авылының сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Омск өлкәсе, Орехово авылының урта мәктәбендә 9-10нчы сыйныфларын тәмамлый. Бу елның апрель аенда Вәсимә апага 50 яшь тулды.

Ул бик тырыш, талантлы укытучы дип әйтсәм...

Подробнее...

Һөнәренә лаеклы укытучы

40-6Укытучы… Кем соң ул? Үз хезмәте белән канәгатьләнеп, күңел чаткылары сибеп укучыларына аң-белем бирүчеме, әллә бала күңеленә сафлык орлыклары салучы оста тәрбиячеме? Әлбәттә, алдагы фикерләр барсы да укытучыга килешле һәм, өстәп әйткәндә, укытучы кеше – яратып сайлаган һөнәренә тугры калып бала күңеленә рәхимлелек салган үрнәккә лаеклы тынгысыз җан ул. Шундый затлар арасында укытучы исемен югары күтәрүчеләр рәтендә үрнәк булган, яратып сайлаган һөнәрен һәрвакыт иҗади алымнар белән баетып, эшен кызыклы һәм файдалы эзләнүләр белән тулыландырып һаман яңа үрләргә омтылучы Рәмзия Такыйулла кызы...

Подробнее...

Юбилеең белән, Хәмидә!

Бу тормышта үз урыннарын табып, зур дәрәҗәләргә ирешкән, халкыбызның ихтирамын яулаган шәхесләребез арасында күркәм, олы йөрәкле хатын-кызлар күп.

Шундыйларның берсе – Хуҗайлан мәктәбе укытучысы, хөрмәтле коллегам Хәмидә Фәтхулла кызы Речебакиева 3нче октябрьдә 75 яшьлек юбилеен каршылый.

Хәмидә Фәтхулла кызы – минем балачактан аралашып укыган сабакташым. Икебез дә Төмән төбәгендәге Хуҗайлан мәктәбе укучылары булуыбыз белән горурланып яшәдек һәм яшибез. Очрашкан саен мөхтәрәм укытучыларыбыз: Якуб абый һәм Рәшидә апа Зәнкиевларны, Туктабикә апа Шихованы, Кафия апалар Фәйзуллина һәм...

Подробнее...

Күренекле шәхес – Гали Шәрәфетдинов

39-5Бу көннәрдә Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишинаның “Күренекле шәхесләр” китаплар сериясен дәвам итеп чираттагы “Гали Айзәтулла улы Шәрәфетдинов – педагог, мәктәп директоры, хезмәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе» дип аталган китабы дөнья күрде. Китап нигезенә Гали Айзәтулла улының бала-оныкларына ядкарь өчен язган “Авылым урамнарыннан үткәндә” дигән кулъязмасы алынган. Яңа китап белән якыннан танышыр өчен без Хәнисә Чәүдәт кызы белән әңгәмә корабыз.

- Хәнисә апа, башта сезне тагын бер изге эшегезнең нәтиҗәсен күрү белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Бу юлы сез...

Подробнее...

“Әбием” һәм байкерлар, алай гына да түгел...

39-6“Социаль эшмәкәрләр” оешмасының бер юнәлеше булган “Әбием” бренды кәләпүшләре дөнья буйлап танылдылар, әледән әле бу проектның социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә Ялутор әбиләре теккән бу үзенчәлекле, күркәм баш киемнәре кигән малайлар, ир кешеләр фоторәсемнәре бирелеп бара. Аларның җитәкчеләре Әлфия Кәбирова әбиләргә төрле шөгыльләр табып тора, очрашулар үткәрә, шулай ук оста куллы милләттәшләребез белән элемтә булдыруны да дәвам итә. Соңгы вакытта гына Ялутор мәчете территориясендә узган чираттагы милли ризык пешерү буенча мастер-класска хатын-кыз байкерлар да килгәннәр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836