#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Онытылмаслык хатирәләр

30-15Тубыл шәһәрендәге бердәнбер югары уку йорты – пединститутның (хәзер ул социаль академия дип йөртелә) 14 июльдә 100 еллык юбилее булып узды Уку йортын ачуга Дәүләт карары 1913 елда чыкса да, бары тик 1916 елның уку елына имтихан аша 13 кешедән 10 кеше кабул ителә. Институтның үз бинасы булмый, ул губерна ирләр гимназиясенең биш кабинетында урнашып, физика-математика бүлеге буларак ноябрь аенда үзенең эшен башлап җибәрә. Аннан киләсе елларда башка факультетлар ачыла.

Институтка башта ир-атлар гына кабул ителгән булса, февраль революциясеннән соң хатын-кызларны кабул итә...

Подробнее...

Өлкәбез фольклорын җанландыручы

29-32010 елдан бирле өлкәбездә үткәрелеп килгән фольклор фестиваленең төп оештыручысы, халык иҗатын дәрәҗәле белгечләр, башка илләрдә, төбәкләрдә яшәүчеләр дә сокланып кабул итәрлек югарылыкка җиткергән Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкалова 14 июльдә чираттагы юбилеен каршы ала.

Ә тормыш мәктәбен үткәндә тупланган тәҗрибәсез генә бу уңышларның берсе дә чынга ашмас иде. Балачактан тиктормас кечкенә кызның әле биергә, хорга, ул гына аз тоелып, халык уен кораллары оркестрына, театр студиясенә йөрүләре зур белем көймәсенең нигезен тәшкил итәләр.

Мәктәп чорында кечкенә Вәлимә сүзләрне матур, дөрес...

Подробнее...

“Белгәнебезне яшьләргә җиткезү”

Бөек Ватан сугышы темасы һәрвакыт актуаль. Безнең бурычыбыз шушы тарихны саклап калуда, сугыш турындагы дөреслекне, хакыйкатьне балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшырудан гыйбарәт. Илебезнең үткәнен, тарихын, данлыклы якташларыбызны, сугыш кырында, аннан кайтып вафат булган ата-бабаларыбызны онытырга хакыбыз юк. 

 Редакциягә Тубыл районы, Ишмәт авылында туып үскән, берсе -Тараскүлдә, икенчесе Төмәндә яшәүче сугыш елы балалары, хезмәт ветераннары Хатыйп Абитулла улы Маметов һәм Хисаметдин Айматетдин улы Мәһдиев килделәр. Алар май аенда Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан соң...

Подробнее...

Тубыл – тарихи шәһәр

28-624-25нче июнь көннәрендә Тубыл шәһәрнең туган көне уңаеннан, ике көн дәвамында төрле мәдәни чаралар оештырылды. 24нче июнь көнне шәһәрнең тарихи-архитектура музееның Наместник сараеның зур залында шәһәрнең мактаулы һәм атказанган  исеменә лаеклы тубыллылар җыелдылар. Монда 2015-16нчы елларны “Һөнәр осталары” бәйгеләрендә катнашып җиңү яулаучыларны, Алтын туйларын каршы алган, 1960-70 нче елларны Себернең рухи үзәге булган шәһәрне үстерүдә көч куйган өч гаиләгә Төмән өлкә хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары һәм юбилейлы медальләр тапшырдылар.

...

Подробнее...

Әхмәт маҗаралары

28-7Быел өлкә татар китап нәшрияты Мирабо Утешевның «Зеленая ветка Ахмета» исемле китабын бастырып чыгарды. Хикәяләр җыентыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен 1000 данә тираж белән дөнья күргән. Академик, Төмән нефтегаз университеты профессоры, мактаулы хезмәткәр, күп дәрәҗәле премияләр лауреаты, дистә елдан артык «Главтюменьнефтегаз» оешмасы җитәкчесе булган Мирабо Утешевның, хикәяләрен бер тында укып чыккач, шундый иҗади кеше булуына гаҗәпләндем.

Җыентыкка кертелгән 6 хикәядә Әхмәт, аның әти-әнисе, әбисе, Гайсан бабай...

Подробнее...

Чираттагы конференция

27-2“Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары” иҗтимагый оешмасы чираттагы исәп-хисап конференциясен Төмән татар мәдәният үзәгендә уздырды.

Конференциядә Төмән өлкәсенең сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау оешмалары ветераннары бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, ФСБның Курган һәм Төмән өлкәләре буенча чик сакчылары идарәсе, Төмән өлкәсе хәрби комиссариаты, аның Төмән һәм Түбән Тәүде районнары бүлеге, Төмән шәһәре мәгариф һәм фән  департаменты, “Төмән өлкәсе дәүләт куркынычсызлыгы ветераннары бердәмлеге” оешмасы, “Аванпост”, А.Кижеватов исемендәге өлкә балалар-яшүсмерләр үзәкләре, Төмән...

Подробнее...

Югра тарихында эз калдырган оста

27-4Тубыл шәһәрендә яшәүче Шәйдулла Хәмидуллин Урай шәһәрендә узган «Югра-2016» халыкара осталар күргәзмәсендә катнашып, “Күн һәм мех белән иң яхшы эшләүче оста” номинациясендә җиңүче исемен яулады. 3 көн дәвамында барган бәйгедә илебезнең төрле төбәкләреннән 150 кеше катнашты. Энҗе-мәрҗәннәр белән үзләренең иҗат эшләрен бизәүчеләр дә, агачтан кисеп могҗизалар тудыручылар һәм башка осталар үзләренең хезмәт  җимешләрен жюри әгъзалары игътибарына тәкъдим иттеләр. Алар өчен мастер-класслар, фәнни–гамәли семинарлар оештырылды...

Подробнее...

Лагерь сезоны “Этнос”та тәмамланды

27-1Төмән шәһәрендәге “Этнос” балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә ел саен татар балалары өчен җәйге лагерь оештырыла. Быелгы лагерьны тәмамлауга багышлап отчетлы концерт уздырылды.

Тантаналы кичәгә милли киемнәрдә балалар һәм аларның әти-әниләре җыелганнар. Үзәк залы бәйрәмчә бизәлгән. Күргәзмәгә балаларның үз куллары белән ясаган уенчыклары куелган.

Туган йортта ата-аналар балалары белән татар телендә сөйләшмәсәләр, аларны татар мохитендә үстермәсәләр, лагерьда ике атна эчендә алардан татар баласы ясау мөмкин түгел, әлбәттә.

Әмма, татар сүзен ишетмичә үскән бала монда...

Подробнее...

Ике көнлек Сабан туе

27-3Узган атнада Тубыл шәһәрендә балалар Сабан туе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте белән 15нче этномәдәни компонентлы мәктәп оештырдылар. Сабантуй быел да мәктәп каршындагы мәйданда үтте. Бәйрәм шәһәрнең тарихи мәчетеннән килгән Фәннүр хәзрәт Казыймовның дога укып, фатиха бирүе белән башланды. Аннары Сабан туе сәхнәсеннән шәһәр Думасы депутаты Сәет Заир улы Хисмәтуллин балаларны, кунакларны бәйрәм белән котлап, җәйге каникулны күңелле һәм файдалы үткәрүләрен теләде. Ул  актив, ел саен балалар...

Подробнее...

Бер күрешү – бер гомер

26-5Тубыл татар педучилищесын тәмамлап, илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итеп, лаеклы ялда булган курсташлар 60 елдан соң шәһәрнең 15нче мәктәбендә очрашуга җыелдылар. Педагогик хезмәт ветераннарын мәктәп директоры Сәет Заир улы Хисмәтуллин сәламләде, мәктәп музее җитәкчесе Равилә Кутумова эчтәлекле, мавыктыргыч экскурсия үткәрде. 1956нчы елны педучилищены тәмамлаучы якташларыбыз сайлаган һөнәрләренә тугры булып гомерләрен укытучы хезмәтенә багышлыйлар. Алар экраннан күрсәтелеп барган фото презентацияне карап бер мизгелгә яшьлек елларына әйләнеп кайттылар, укытучыларын, курсташларын искә...

Подробнее...

“Бәхетле балачак”та җиңүгә ирешеп

26-31 июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан  бөтендөнья татар конгрессы бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗатының II интернет-бәйгесен үткәрде. Анда «Рәсемнәр», «Вокал: соло һәм ансамбльләр», «Декоратив-гамәли иҗат», «Нәфис сүз», «Инструменталь башкару» номинацияләре буенча ярыштылар. Бәйгегә Россиянең  16 төбәгеннән, Татарстан шәһәр-районнарыннан, Азәрбайҗан, Беларусь, Кыргызстан илләреннән 634 рәсем һәм видео эш җибәрелгән.

Тәбрикләү тантанасы «Казан» милли мәдәният үзәгендә булды. Анда өлкәбездә яшәүче балалар да бардылар. Төмән районының Ямбай мәдәният һәм...

Подробнее...

Тылсымлы куллы шәфкать туташы

26-4Үткән якшәмбедә Ильза Хәсән кызының көне буе кәрәзле телефоны тынмады. Аны һөнәри бәйрәме белән котлап һәм киң күңеле, шифалы кулларын мактый-мактый рәхмәтләрен белдереп пациентлары, авылдашлары, якыннары шалтыраттылар. Ильза Хәсән кызы Гайнуллина 30 ел гомерен медицина хезмәтенә багышлаган. Үз һөнәренең остасы булганын авылдашлары гына түгел, күрше авылларда, хәтта Төмән шәһәрендә яшәүчеләр дә яхшы беләләр. Шуңа да бит алар венага укол яки система куярга кирәк булган очракта, ике уйламыйча аңа мөрәҗәгать итәләр. Ильза Хәсән кызы 1967нче елда Төмән районы, Турай авылында зур гаиләдә 9нчы...

Подробнее...

“Десятков шесть – всего лишь!...”

25-3Насибулин Рифхат Мирхатамович является одним из активных деятелей татарской общественности Тюменской области.

Родился 15 июня 1956 года в п. Майский Ярковского района Тюменской области. В 1973 году окончил Ново-Александровскую среднюю школу Ярковского района, в этом же году поступил в техническое училище №7 г.Тюмени. После окончания учебного заведения был направлен в Ямальскую нефтеразведочную экспедицию п. Мыс-Каменный, где работал до апреля 1975 года и был призван в ряды вооруженных Сил СССР. В 1978 году был направлен в школу прапорщиков г.Канска Красноярского края.

После...

Подробнее...

“Эрнест Вәлеев”

25-5“Күренекле шәхесләр” сериясендә тагын бер яңа китап барлыкка килде. Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина унберенче китапны укучыларына “Генерал-полковник, 1 класслы дәүләт киңәшчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлеев” дигән исемдә тәкъдим итә.

“Күренекле шәхесләр” (“Жизнь замечательных людей”) сериясенең Төмән өлкәсенең танылган шәхесләренә, төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән татар хәрәкәтенең милли геройларына багышлануы мәгълүм. Беренче китап хөрмәтле редакторыбыз, җәмәгать эшлеклесе, кыю публицист, “Алтын каләм” иясе Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовка багышланган...

Подробнее...

Иң шәп оештырылган сабантуй

25-4Быел бөтенроссия авыл сабантуе Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылында үтте.

Анда илнең 30 төбәгеннән һәм өлкәдән 50 меңләгән кеше катнашты. Алар арасында өлкәбез делегатлары да бар иде. Сабантуй турында делегация башлыгы - өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова үз кичерешләрен сөйләп китте:

- Без Төмәннән 10 кеше бардык. Чөнки һәр төбәккә дә квота шулай бирелгән иде. Иске Кулаткы - зур татар поселогы, шул исемдәге район үзәге. Анда зур музей, техникум бар. Без шул техникумның тулай торагында яшәдек. Килгән көнне ачык мәйданда Татарстан Республикасы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836