#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якуб Зәнкиевнең тууына 106 ел тулуга багышланган викторина сораулары

(Вопросы викторины посвященной 106-летию со дня рождения Якуба Занкиева – лауреата премии им. Г.Тукая в области литературы Республики Татарстан) Вопросы для школьников 4–9 классов

1. Якуб Зәнкиевнең «Кайчыколак» исемле балалар өчен хикәяләр җыентыгы беренче мәртәбә кайсы елда һәм кайда басылып чыга? Икенче басмасы кайсы елда басыла, кайда?

(В каком году и где был издан первый и второй сборник детских рассказов «Остроушко»?)

2. Җыентыкның беренче һәм икенче басмалары нәрсә белән аерылалар: хикәяләр саны бертигезме?

(Чем отличаются первое и второе издания...

Подробнее...

Шәүкәт Гаделша иҗаты

12-2Тормышка, яшәешкә гашыйк Киндерле шагыйре Шәүкәт Гаделша милләтебезнең асылын билгеләп, иң изге сыйфатлар белән бизәп, тирән эчтәлекле шигырьләр яза. Аның шигырьләре гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияли торган шигырьләр. Шагыйрь Казанда яшәсә дә, туган ил сулышын тоеп, тормыш агышын сизеп яши. Ш.Гаделша дөньяны үз авылы Киндерленең балыклы күлләре, төпсез, тирән сазлыклары, шау-чәчәкле болыннары; шомлы да, серле дә булган тайга урманнары аша танып белергә омтыла.

Шагыйрь матурлыкны авылының каз-үрдәкләре...

Подробнее...

Кояш гомере телибез, әниләр, сезгә

12-4«Оҗмах – аналарның аяк астында» дигән темага Төмән шәһәрендә өлкә диния нәзарәте офисында татар халкының рухи мәдәнияте нигезләрен өйрәнү курсларына йөрүче хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлап бик матур музыкаль кичә оештырылды. Аны педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль хаҗи Гадиев белән Яркәү районының татар милли-мәдәни автономиясенең беренче рәисе булган Нурсидә Әйдбаева туган телебездә бик оста алып бардылар. Алар матур затларыбызны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткергәннән соң, сүзне Динар хәзрәт Нәфыйковка бирделәр.

Ул: «Бүгенге бәйрәмне оештыручы Рафаэль абый Гадиев белән Әмир абый...

Подробнее...

Ләчектә Көлцән үтте

12-5Себер татарларының борынгыдан килгән һәм илебездә барган үзгәреш җилләре кагылып та, үзгәртә алмаган Әмәл бәйрәмен Ләчек һәм Күкрәнде авылларында быел вакытыннан иртәрәк уздырдылар. Сәбәбе, әлбәттә, һава торышына бәйле булды. Кояш кыздыра башлау белән сазъяк арты авылларына кышкы юл тиз өзелә. Ә бу як авыл халкы өчен читтә яшәүче авылдашларының да кайтып, әлеге бәйрәмдә катнашулары төп шарт булып тора. Күрешү, очрашу, хәл белешүләр бик күңелле булса да, һәркем өчен туган нигезгә кайтып, үзенең уңышлары белән бүлешү, бүләкләр тарату, ата-бабалар рухына багышлап садакалар бирү традициягә кереп...

Подробнее...

Тубылда Нәүрүз бәйрәме

12-6Быел Нәүрүз бәйрәме шәһәрнең базар мәйданында башланды. Сәхнәдән төрле милләт халкын берләштергән бәйрәм белән тамашачыларны, оештыручыларны шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр Думасы депутаты, милли-мәдәни автономия рәисе Сәет Хисмәтуллин, шәһәрнең мәдәният һәм туризм департаменты рәисе Анастасия Ионина котладылар.

Нәүрүз бәйрәме - көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Нәүрүз турында мәгълүмат белән баетылган, матур чыгышлар белән үрелеп барган бәйрәм тамашасында төрле милләт халкы рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Дөньядагы иң борынгы бәйрәмгә багышланган концертны...

Подробнее...

Күңелле Әмәл

12-7Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә Нәүрүз - Әмәл бәйрәме үтте. Халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән балаларны таныштыруны дәвам итеп 20 мартта мәктәп каршында оештырылган Әмәл бәйрәмендә еллар буена тупланган халык бәйрәмнәрен искә алдылар. Кызыксынучан, фикерләре белән уртаклаша белгән 1-4 сыйныф укучылары Әмәл турында такмаклар әйттеләр, оештыручыларга сораулар бирделәр. Бәйрәмне алып баручы, уеннарны оештыручы 15 нче мәктәп укытучылары Роберт Рәхмәтуллин, Ринат Рыханов халык бәйрәмнәре турында әңгәмәдә буыннан-буынга күчеп килгән, себер татар авылларында узган Әмәл бәйрәме...

Подробнее...

Ялутор шәһәрендә гөрләтеп татар мәдәнияте көннәре үтте

12-10Ялутор шәһәрендә инде менә 17 мәртәбә татар мәдәнияте көннәренә багышланган төрле чаралар үтте: «Сабантуй мизгелләре» дигән уен программасы, «Себер татарларының традицияләре һәм йола гамәлләре» дәресләре, туристлар өчен «Милли галерея» дигән экскурсия һәм башкалар.

Хатын-кызларыбызга багышланган «Җырым булсын бүләгем» дигән чарада тулы ризыклы өстәлләр артында утырып чәйләр эчтек, яшь җырчыларыбыз - Гөлфия Сәйфуллина, Гөлфия Хәмидуллина, Роберт Сабировның җырларына бик күңелле итеп биедек. 11 март көнне – татар мәдәният көннәренең ябылуына багышланган Гала-концертыбыз үтте. «Сандугачларыбыз» беренче мәртәбә...

Подробнее...

«Нур»лылар очрашты

12-11Төмән районы, Шыкча авылында «Вишня» банкетлар залында «Нур» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының чираттагы яз бәйрәме - 8 март уңаеннан очрашу узды. «Нур» иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре Венера Калиева һәм Алсу Хәлидова чарага килгән кунакларны сәламләделәр. Төмән, Ялутор, Омск, Яңа Атьял, Турай, Каскара, Ямбай, Янтык, Акъяр, Аслана авылларыннан һәм, әлбәттә, Шыкча һәм Явызбы авылларыннан кунаклар җыелды. Шулай ук чарага чакырылган Гөлнур һәм Ислам Сафиннарның иҗади гаиләсе онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр.

Наилә Габдуллина, Акъяр авылыннан килгән Чулпан Халидуллина, Венера Калиева җырладылар...

Подробнее...

Иска-Чебакованың «Абдулла әкә»

11-3Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәгән әтием – Шамил Сәфәрбәк улы каты авырый башлагач, безгә, балаларына, туганнары турында сөйләп калырга тырышты.

- Мин Киндерлегә Яркәү районы, Карбан авылыннан килгән кеше, Түбән Тәүде районында туганнарым юк, Иска-Чебакова авылында гына Абдулла әкәм Шәйхетдинов яшәде. Ул искиткеч ихтыяр көчле, батыр, җитез, энергияле, тырыш, шул ук вакытта нечкә күңелле, гадел кеше иде. Киндерледә Сабантуй буласын ишетеп, кайбер елларда атына атланып килде.

Узган гасырның 1970-1980 елларында аны киндерлеләр яхшы белделәр, ихтирам иттеләр, «Абдулла әкә» дип эндәшәләр...

Подробнее...

Медаль белән бүләкләнде

11-2Бу көннәрдә Ялутор районы хакимият башлыгы Андрей Гильгенберг районның 100 еллыгы уңаеннан, Рауды авылында туып-үсеп, бүгенге көндә дә шунда яшәүче авыл ветераннар советы рәисе Саҗидә Йосыпованы истәлекле медаль белән бүләкләде. Бу турында безгә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итеп: «Саҗидә Саретдин кызы – бик актив, намуслы, тынгысыз, шул ук вакытта бик тыйнак кеше. Ул күптөрле идеяләр һәм уйлар белән тулы, төрле чаралар оештырып, беркемгә дә тынычлык бирми.

Күптән түгел ул үзенең ветераннары белән хәрби махсус операциядәге солдатларга хәйрия ярдәме оештырып...

Подробнее...

«Занкиевские чтения» - 2023

Министерство науки и высшего образования Российской Федерации

Тюменский государственный университет; Тобольский педагогический институт им. Д.И. Менделеева (филиал) ТюмГУ; Комитет по делам национальностей Тюменской области; Региональная общественная организация «Национально-культурная автономия сибирских татар и татар Тюменской области»; Администрация г. Тобольска; Общественная палата г. Тобольска

Информационное письмо

Приглашаем

ученых, аспирантов, магистрантов, студентов, педагогов, писателей...

Подробнее...

И туган тел, и матур тел

11-9Традициягә кергән “И туган тел, и матур тел” шигърият бәйгесе Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә 30 нчы мәртәбә үткәрелде. Быелгы бәйрәм чарасы “Туган тел” җыры, матур татар халык биюе белән башланды. Бәйгедә балалар бакчаларыннан, укучылар һәм өлкәннәр дә катнаштылар. Мәдәният үзәге хезмәткәре, алып баручы Рузалия Корманалиева: ”Тубыл шәһәрендә сәләтле укучылар күп.

Быел беренче мәртәбә 7 нче мәктәптән, Полуяново мәктәбеннән шигырь яратучылар булды. Тубыл районының Ворогушино, Санниково мәктәпләреннән килделәр. Шәһәр укучыларыннан 15 нче мәктәп укучылары призлы...

Подробнее...

Шигърият бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнде

11-7Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы уздырган шигърият бәйгесендә Аромаш, Вагай, Төмән, Тубыл, Түбән Тәүде, Исәт, Яркәү районнары мәктәпләреннән, Тубыл, Төмән шәһәрләреннән катнашучы укучылар татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр.

“Укытучы һәм остаз елы”на багышлап ”Укытучы - бөек исем” дип аталган шигърият бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде.

Туган телдә, онлайн форматта узган шигьрият бәйгесенә жюри әгъзалары йомгак ясадылар, җиңүчеләрне дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләделәр. 1 урынны Кәрим Кәримов (җитәкчесе Зәкия Сәитова), Эвелина...

Подробнее...

Лаемтамакта татар мәдәнияте көннәре

11-10Тубыл районының Лаемтамак авылында татар мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасы узды. Авыл халкы килгән кунакларны якты йөз белән каршы алдылар. Район мәдәният үзәге каршында эшләүче клуб хезмәткәрләре матур, моңлы җырларын яңгыратып, халык күңелен күтәреп авылыбыз клубы залын шау-гөр китерделәр. Алар белән берьюлы Лаемтамак клубыннан “Дуслык” ансамбле җырчысы Шаһинур Мәмәтгалиева, “Йолдыз” балалар вокал ансамбле солисты Алисә Кадыйрова, “Ләйсән” бию ансамбле биючесе Фәрзәнә Барсукованың оста чыгышларын тамашачылар яратып карадылар.

Һәр чыгыш авыл халкының күңелен күтәреп, аларны рухландырып бәйрәм концертына ямь өстәде. Тубыл район...

Подробнее...

«Дельта» патриотлар тәрбияли

10-3Төмән районының Муллаш авыл клубында «Дельта» хәрби хезмәткә ирекле әзерлек буенча махсуслаштырылган төркем 20 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бу бәйрәм күп юбилейлар белән бергә туры килде: «дельта»лыларның 10 нчы чыгарылыш классы да, авылның – 305, районның 100 еллыгы да.

Тормышларында шактый уңышларга ирешкән һәм яшь патриотларны котларга районның спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Зобнинский, районның өстәмә белем бирү учреждениесенең «Созвездие» иҗат үсеше үзәге директоры Асель Байжанова, авыл башлыгы Таңсылу Хөсәенова, вакытлыча мәктәп директоры вазифасын башкаручы Регина Головина, хөрмәтле...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836