#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәтебезне җиткерәсебез килә

5-726 нчы январь көнне Тубыл районы, Вәчир мәктәбендә «Татар мәдәнияте көннәре» район фестиваленең ачылу тантанасы узды. Бу кичәне район мәдәният үзәгенең режиссер–куючысы Елена Евсеева белән Вәчир мәдәният йорты директоры Мәрьям Уразова алып бардылар. Вәчир мәктәбе директоры Гөлбану Барсукова кичәне ачып, кунакларны сәламләде. Аннары район мәдәният үзәге директоры Сергей Мокроусов һәм шулай ук авыл ветераннар советы рәисе Гөлфара Азановага сүз бирелде.

Тубыл шәһәр, район артистлары җыр, шигырь, бию, халык уеннарын башкарып, милли гореф-гадәтләребезне барлап, күтәренке рухта бәйрәмне...

Подробнее...

Зур җаваплылык белән

5-9Төмән шәһәренең Зарека районының ветераннар оешмасы рәисе Рәсимә Дәвляшина үзенең вазифасын 11 ел инде зур җаваплылык белән алып бара. Аның белән шул районда урнашкан шәһәр татар мәдәният үзәге оештырган һәр чарада очрашып була. Чөнки ул үзәк белән тыгыз мөнәсәбәттә эшли. Шулай ук «Илһам» яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин белән дә берлектә күптөрле чаралар үткәрәләр, имин булмаган гаиләләрне дә үз карамагына алып, тикшереп, булышып тора.

Махсус хәрби операция башлангач, ул үзенең ярдәмчеләре белән «Туган йорт җылысы» акциясенә кушылып, махсус операция зонасында...

Подробнее...

Очрашулар

5-8Егерме ел инде Тубылда Галия апа Абайдуллина «туган тел һәм шигърият сакчысы» булып яши. Ул аралашып, күрешеп яшәүне бик ярата торган кунакчыл шагыйрә. Ишеге көндез ябылмый, килгән-кергәннәрне шатланып каршы ала. «Мин ялгызым кеше түгел, ә инде төннәрен шигырь язам», - ди Галия апа.

Яңа фатирга күчкәч тә, ул бүлмәсендә күрешү-очрашулар оештыру максатына иреште. 2022 елда татар китапханә хезмәткәрләре дә кушылалар. Әдәби түгәрәктә дә бу ике ел эчендә катнашучылар күп булды. Һәр кешене сагынып, көтеп алган туганы кебек, якты йөз, җылы сүз белән каршы ала.

Түгәрәкне оештыручы да, дәртле, көр алып баручы да...

Подробнее...

Сәламәтлеккә китап белән

5-11Сәламәт яшәү рәвеше - ул сәламәтлекне ныгыту, авыруларны һәм аварияләрне профилактикалауга ярдәм итүче яшәү рәвеше.

Январь аенда Ямбай китап-ханәсендә мобилизацияләнгән гаилә әгъзалары өчен сәламәтлек сәгате уздырылды. Сәламәтлек сәгате «Сәламәт яшәү рәвеше» темасына юнәлдерелгән һәм гаилә социаль бүлмәсе кысаларында гриппны профилактикалауга багышланды.

Чарада хәрби хезмәт-кәрләрнең туганнары сәламәт яшәү рәвеше, гигиена кагыйдә-ләре, дөрес туклану турында белемнәрен арттырдылар, сәламәтлек турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, «Әсәр авторларын тап», «Ана-табигать» уеннарында катнаштылар. Шулай ук...

Подробнее...

Гаҗәп хәл

Безнең илдә дәүләт мародерларга (халыкны талау белән шөгыльләнүче) каты җәза бирә. Аларны халык яратмый. Андый хәлләр сугыш чорында, янгын вакытында, ташкын булганда очрый.

Күп еллар элек Бурбарда катнаш товарлар кибете янды. Карт кибетче утны сүндерергә онытып төшке ашка чыгып китә. Түбәгә эленгән лампа шартлый, киемнәр яна башлый. Янгынны күргән кешеләр кибеткә йөгерәләр.

Еш була торган хәл: кешеләр көрәксез, чиләксез, буш кул белән җитешәләр. Янгын машиналары ул вакытта булмый. Алар шул бәла-казадан соң гына барлыкка килә. Бу янгынны хатын-кызлар, балалар сүндерә, ә ирләр урман...

Подробнее...

Үткәннәр хәтердә

4-5Әлминур Мәмәтова Тубыл районы, Комарау авылында күп балалы гаиләдә 1933 елның 1 февралендә туа. Ул илебездәге үзгәрешләрне, колхозлашу елларын күргән, кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт, ачлык китергән Бөек Ватан сугышы елларын да хәтерли. Бу буын вәкилләре яшүсмер вакытларын еш исләренә төшереп, хатирәләрен яңартып оныкларына сөйлиләр. Әлминур апа балачагында ул елларны өс–башка кием, туйганчы ашарга ризык булмаганын әйтеп килә. Кече яшеннән утау утаган, үз хуҗалыкларында әнисенең ярдәмчесе булган елларны онытмый.

Сугыш беткәндә аңа 11 яшь була. Сугыштан соң да еллар авыр була. Авыл кешеләре дә илне...

Подробнее...

«Кышкы моңнар»

4-3Декабрь аенда Тубыл районы мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган, ел саен үткәрелә торган «Кышкы моңнар» VI район балалар милли иҗаты бәйгесе узды. Бәйгенең максаты - туган телне һәм татар мәдәниятен популярлаштыру, халык традицияләрен саклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү өчен шартлар тудыру, яңа талантларны, үзешчән коллективларны ачыклау.

Елдан-ел бәйге популярлаша бара һәм катнашучылар саны арта. Конкурска районның 10 мәктәбеннән 50гә якын яшь талант җыелган иде. Бу бәйге үз исемен аклады, «Кышкы моңнар» чыннан да матур вакыйга булды. Бәйге бәйрәмгә әйләнде: милли костюмнар, дәртле җырлар һәм...

Подробнее...

Югалту

4-819 январь көнне өлкәбездә танылган талантлы шагыйрь, берничә җыр авторы, газетабызның якын дусты, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсенең хөрмәтле әгъзасы, хезмәт ветераны Фәрит Нәриман улы ЕРМЫШЕВның йөрәге тибүдән туктады.

Фәрит Нәриман улы 1951 нче елның 25 августында Тубыл районы, Күкрәнде авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе – Хәбибә Хафиз кызы гомер буе Күкрәнде мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына төпле белем бирә.

Әтисе Нәриман Зәйнетдин улы шулай ук укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, кызганычка, сугыш яраларыннан төзәлә алмыйча, 1961 нче елда вафат була. Хәбибә...

Подробнее...

Узган елга нәтиҗә ясадылар

3-3Айсылу Юнысова җитәкчелегендәге «Ак калфак» Тубыл шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы өч ел дәверендә эшләгән эшләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнары белән таныштырдылар. Шәһәр Думасы депутаты М.Никитин халкыбыз өчен эшләгән мөһим хезмәтләренә бәя биреп Айсылу Юнысовага рәхмәтләрен белдерде. Өч елда ул милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының, Төмән шәһәре себер татарлары автономиясеннән, Тубыл шәһәре башлыгының, шәһәрнең «Бердәм Россия» партиясеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ул Төмән шәһәре себер татарлары автономиясендә күп балалы гаиләләр һәм ветераннар белән эшләү комиссиясен дә...

Подробнее...

Эш планнарыбыз зур һәм кызыклы

3-4Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе узган елны күптөрле мәдәни чаралар үткәрде. 2022 нче елга нәтиҗә ясап, киләчәккә планнары белән автономия рәисе, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских таныштырды.

- Мөхтәриятнең максаты халкыбызның телен, мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән. Узган ел без оештырган чаралар уңышлы, нәтиҗәле узды.

Үз эшләрен чын күңелдән яраткан, энтузиаст, милләт җанлы Илтус Уразмәмәтов, Клим Садыйков, Әлфия Айбатова, Римма Шәрипова, Роза Яхина, Рузалия Корманалиева, Гөлсинә Ташкеевага рәхмәтләремне белдерәм...

Подробнее...

«Туфан» татар театр студиясен котлыйбыз

3-5Узган ел Тубыл себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре өчен уңышлы ел булды. Төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашучылар арасында «Идел йорт» XXII нче төбәкара конкурсы җиңүчеләре рәтендә себер-татар мәдәният үзәгенең «Туфан» театры студиясе Фәнис Яруллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Бер күрешү - үзе бер гомер» спектакле өчен (режиссеры Мәдинә Уразмәтова) 2 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булдылар. Спектакльдә Әхмәт ролен башкарган өчен Илнар Колмәмәтов «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулады. Алар 2022 нче елның декабрь ахырында Казан шәһәренең Галиәсгар Камал театрында җиңүчеләрне...

Подробнее...

«Эштән курыкмый яшәдек»

2-3Тубыл районының Тәпкен авылында туып-үскән Хатисә Мадьярованың шөгыль, һөнәрләре күп була. Хәзер лаеклы ялда булса да, көннәрен файдалы үткәрергә тырыша ул. Аш-суга оста, бар яктан да уңган Хатисә апа милли ризыклар пешереп оныкларын кунакка көтеп ала. Яраткан әбиләренә оныклары да сагынып еш киләләр.

Бүгенге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче өлкән яшьтәге Хатисә Тухтабай кызы туган авылын, авыл тормышын сагынып искә ала.

- Безнең авыл зур түгел иде. Күп балалы гаиләдә туып-үскәнгә, кече вакытыбыздан авыл хезмәтен эшләп үстек, авыл мәктәпләрендә укыдык. Мин башта Тәпкендә башлангыч мәктәпне...

Подробнее...

Якты хатирәләрем

2-4Өлкәнәя барган саен яшьлек елларыбызны сагынып искә алабыз. Гомер юлыбыз авыр сугыш елларыннан соң хезмәттә узды. Ничек катлаулы еллар булса да, авылда тормыш гөрләп торган чакта яшәдек.

Бүгенге язмамда ахирәт дустым Нина Гилеваны җылы сүзләр белән искә аласым килә. Ул Ялутор районының Кактамак авылына юллама белән агроном булып эшкә килгән иде. Аның дусты Мәүзия дә – яшь укытучы. Алар ике якын дус булып яшәделәр, эшләделәр.

Ул еллар авылларда чәчү эшләре кайнап торган чор иде. Халык дус, тату, актив.Авыл хезмәткәрләре өчен төрле мәдәни, милли бәйрәмнәргә багышланган чаралар үткәрелде. Бәйрәмнәрдә яшь...

Подробнее...

Бергәләп эшлиләр, күңелле ял да итәләр

Ел ахырында бар эшләргә йомгак ясалгач, матур итеп бәйрәм итү күп бердәм оешмаларда үткәрелә. Менә инде икенче ел Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге, татар иҗтимагый оешмаларының координацион советы татар хәрәкәте активларын «Нефтяник» ресторанына җыйды. Мул өстәлләр артында фикер алышып, тәбрикләүләр, матур концерт программасы белән үтте бу кичә. Кунакка Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев та килгән иде.

Вәкиллекнең һәр чарасы Коръәннән...

Подробнее...

Кадерле кешебез

2-518 декабрьдә әбием Хәмидә Речаповага 80 яшь тулды. Без аны назлы итеп «картнәү» дип атыйбыз. Ул безнең, якыннарының гына түгел, Төмән районының Индрәй поселогында яшәүчеләр өчен дә бик кадерле һәм хөрмәтле кеше. Сугыш вакытында туган, үскән һәм сугыштан соңгы чорда эшләгән хатын-кыз язмышын чагылдыра аның тормышы.

Минем әби гаиләдәге 5 абый һәм 4 апасының иң кечкенәләре булып дөньяга килгән. Әле сабый чакта әтисе сугышка алына. Ачлык та, салкын да, башка авырлыклар да кичергән. Балаларның һәрберсенең үз вазифалары булган: кем өйгә су керткән, кем утын ташыган, әниләргә бөтен көчләре белән ярдәм...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836