#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иҗатлары төрле, уңышлары күп

4-5Хәсән белән Хөсәен Арангуловлар өлкәдә җырчы, композитор, рәссам, сөяктән сын кисүче оста, спортчылар буларак билгеле. Аларның иҗатлары төрле. Төмән өлкәсендә уңышларга ирешкән иҗат осталары Мәскәүдә узган сәнгать ассамблеясе нәфис иҗат буенча Россия кубогы халыкара бәйгесендә Тубыл шәһәренә багышлап язылган картиналары белән “Рәссамнар сәнгате” номинациясендә җиңү яуладылар. Аларның “Тубыл. Закат из прошлого” дип аталган рәсемнәре 2 нче дәрәҗәдәге диплом һәм һөнәр осталары арасында “Рәсем” номинациясендә лауреат дипломы белән бүләкләнә.

Узган ел Италиядә узган халыкара бәйгедә “Классик рәсем”...

Подробнее...

“Бу бәйгедә җиңелүчеләр юк”

3-4Шыкча хакимияте Уставына таянып, аның халкы һәм кунакларында бәйрәм кәефен формалаштыру, территорияләрнең бәйрәм йөзен булдыру, биналарның фасадларын һәм алар янәшәсендәге территорияләрнең эстетик нәфислеген арттыру, Яңа 2021 елны бәйрәм итү максатыннан, Шыкча авылында «Шәхси торак йортларны һәм алар янәшәсендәге территорияләрне Яңа елга иң яхшы бизәү» дигән бәйге игълан ителде.

Бәйге комиссиясе үз эшен үткәрде, игълан ителгән адреслар буенча бардылар. Барлыгы 5 дәгъвачы катнашырга теләк белдерде. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларның да тырышлыкларына, үз участокларын тантаналы һәм...

Подробнее...

“Киез итекләрдә хоккей”

3-2Узган елның 27 декабрендә Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган физкультура чаралары старт алды. Ямбай авылында «Киез итекләрдә хоккей» конкурс-уен программасы булып үтте, анда Ямбай хакимиятенә кергән өч авыл командалары катнашты. Бәйге «Туплы хоккей» уенының гадиләштерелгән кагыйдәләре буенча үткәрелде. Уенчылар киез итекләрдә булу һәм бер кызның уенда катнашуы мәҗбүри шарт иде. Хәлиткеч матчта Ямбай һәм Турай дружиналары очрашты.

Өстәмә вакытта гына Турай хоккейчылары 2:1 исәбе белән җиңү яулады. Җиңүчеләр составында: Рөстәм Айнуллин, Данис Хәлимов, Рәшит Абайдуллин, Рафаэль Назыйров, Айрат...

Подробнее...

“Чишмә”леләргә рәхмәт әйтәсе килә

3-5Ялутор районы, Яңа Атьял мәдәният йортының “Чишмә” вокал төркеме 2007 елдан бирле эшли. Коллективны Роза Гафурова һәм Нәбилә Галиева булдырдылар. Төркемгә искиткеч, игелекле, энергияле хатын-кызлар йөриләр. Пенсия яшендә булуларына һәм вакыт җитмәвенә карамастан, алар авыл һәм район территориясендә уза торган барлык концертларда һәм чараларда чыгыш ясыйлар.

Өч дус турында язарга телим. Наҗия апа Тузмөхәммәтова - авылның инвалидлар советы рәисе. Һәрвакыт күңелле, ярдәмчел, барысын да хәтерли. “Йөри торган энциклопедия”, диләр аны. Төрле кызыклы тарихлар сөйләргә оста. Үзе генә өч ул тәрбияләп...

Подробнее...

Яшә әле, яраткан бабаебыз!

3-6Минем кадерле, изге бабаем - Апшанаков Биктимер Ашир улы 1941 елның 3 январенда Тубыл районының Юршак авылында туган. Башлангыч мәктәптә укыганда, бабаем математика фәнен ярата. Ул үзен яраткан фәненә багышламаса да, әнием, математика укытучысы Зөлфирә Шәйдуллинаны тәрбияләде, ул 30 ел инде хөрмәт һәм казанышларга ирешеп (шуларның 16 елы – директор) Тубыл районының Ворогушино мәктәбендә эшли. бабаем 44 ел башта «Сталин» исемендәге колхозда, аннары «Совет Себере» совхозында тракторчы булып эшли. 1959 елда 18 яшендә күрсәткән хезмәте өчен алган беренче «Мактау кәгазе»н гаиләбез әле дә...

Подробнее...

Горурланырлык хакы бар

3-7Төмән районы, Ямбай урта мәктәбендә 26 ел бергә эшләгән, “Милли моңнар” ансамблендә 20 ел буена җырлап йөргән, хәзерге көнгәчә аралашып яшәгән хезмәттәшебез Имбера Сәмих кызы Рафиковага январь аенда 85 яшь булды.

Имбера Сәмих кызы 1936 елның14 январенда Ямбай авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туып-үскән балаларның “бәхетле балалык чоры” булмады. Әтиләре сугыш кырларында ятып калган, яисә яраланып кайтып, өйдә үлгән гаиләләрдә ялгыз калган әни кочагына сыенып яшәгән балалар кечкенәдән үк эшләп, тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәнеп, чыныгып үстеләр.

Сугыш чорының авырлыгы, михнәте илебезнең...

Подробнее...

Син һаман да унсигездә кебек

3-8Әби-бабайлар әйтә торган “Раштуаның чатлама суык көннәрендә”, ягъни 6 январьда, нәкъ 65 ел элек, Ялутор районы, Кактамак авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, колхоз бригадиры Камил Борһанетдин улы һәм тыл хезмәткәре, алдынгы сыер савучы Минзифа Тәхәви кызы Хисамовлар гаиләсендә дүртенче бала - кече кызлары дөньяга аваз сала. Кыз балага әбисе Саҗидә һәм бабасы тәкъдиме буенча чын мөселманча “Суфия” дип исем кушалар. Әти-әнисе Суфияне эш сөючән, җир эшләрен башкарырга өйрәтеп, бик яратып һәм иркәләп үстерәләр.

Булдыклылыкны һәм эш яратуны, әгәр дә омтылыш булса, кешенең гомере буена үстереп...

Подробнее...

Бүрәндә адашу

3-10Бабалардан калган урман –
Туган якның йөрәге бит!
Ансыз
Безнең йөрәкләрнең
Кешелеккә кирәге юк.

Шәүкәт ГАДЕЛША.

Әтием – педагогик хезмәт ветераны Шамил Сәфәрбәк улы Фәхретдинов Яркәү районы, Карбан авылында туып-үскән. Әмма язмыштыр, 49 ел (1962-2011 еллар) Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәде. Бабае да, әтисе дә сунарчы булганнар.

Әти дә Себер урманнарын нык яратты. Күлләрнең, елгаларның, сазларның атамаларын, исемнәрен, тарихын белә иде. Абыем – Ильяр Шамил улы да шушы нәсел традициясен дәвам итә. Ул гаиләсе белән Төмәндә яши, ял көннәрендә атна саен диярлек ашыгып авылга...

Подробнее...

Авыр югалту...

3-9Искиткеч кызыклы, якты вакыйгалар белән тулы, шул ук вакытта авырлыклардан мәхрүм ителмәгән тормыш кичерде әтием - Рәшит Сәлим улы Юмачиков. Инженер-конструктор, чаңгы ярышлары буенча спорт мастерлыгына кандидат, бокс буенча тренер, бакчачы, умартачы үзенең 69 яшендә хезмәттәшләренең, дусларының һәм туганнарының тирән ихтирамын казанып өлгергән иде.

Әтием тумышы белән Тубыл районының Алга авылыннан иде. Әнисе - укытучы, әтисе - III дәрәҗә “Дан” ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны. Армия хезмәтеннән соң ул физкультура факультетына укырга керә. Ләкин...

Подробнее...

“О положении дел в области и перспективах ее развития”

2-2Дорогие тюменцы!

Такого года в истории Тюменской области, всей России, да и всего мира еще не было. Он стал серьезным испытанием прочности тюменского сообщества. Экономической, политической, социальной. И, не побоюсь этого слова, духовной. Испытанием нашей солидарности. Когда в прошлом своем послании я говорил, что нам понадобятся справедливость, смекалка и стойкость, трудно было представить, до какой степени они будут нам нужны. Да и призыв к обретению второго дыхания звучит теперь по-другому.

Все это у тюменцев нашлось. И начать я хочу со слов глубокой признательности и...

Подробнее...

Янгыннарны кисәтү

2-4Янгынга каршы рейдлар Тубыл шәһәрендә атна саен үткәрелсә дә, кызганычка, фаҗигале янгын очраклары турында еш ишетәбез. Декабрь аенда ике баласы белән әти-әниләренең янгын гомерен өзгән коточкыч хәбәр хәтеребездән чыкмый...

Ел саен Тубылда һәм районда профилактика эше тукталмый, көчәя генә. Йорттан-йортка кереп янгынның куркынычы, янгыннан саклау кагыйдәләрен җиткереп торалар.

Тубыл шәһәрендә 26 нчы декабрьдә янгынга каршы узган рейдларда Россия эчке эшләр министрлыгының Тубыл шәһәренә хезмәт күрсәтү бүлегеннән һәм Тубыл, Яркәү районнары буенча муниципаль унитар оешма вәкилләре...

Подробнее...

Хөрмәткә лаеклылар

1-3Тубыл шәһәрендә яшәүче Венера Вәлимөхәммәт кызы Кулаева 40 ел почтада эшләп, хезмәт ветераны исеменә, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп, лаеклы ялга чыга. Ул эшләгән чорда аның фотосы шәһәр элемтә идарәсенең Мактау тактасыннан төшми. Шәһәрнең үзәк почтасы лаеклы ялда булган ветераннарны онытмый, нинди генә чара үткәрсәләр дә, аларны хөрмәтләп чакыралар. Венера апа белән мин ветераннар белән очрашу чарасында аралаштым. Ул үзе белән таныштырып: ”Безне онытмыйлар, хөрмәтләп бәйрәмнәр белән котлыйлар.

Бу эшне оештыручыларга, үзәк почтага, ветераннар оешмасына...

Подробнее...

Семинар “ZOOM” платформасында үтте

1-2Декабрь аенда Төмән районы татар теле укытучылары уку елының икенче чирегендә икенче җыелышны шулай ук онлайн рәвештә үткәрделәр. Биредә районның 7 этномәдәни мәктәбе катнашты. Семинарның темасы: “Укытучының һөнәри үсеше факторы буларак мәгълүмати педагогик технологияләрне куллану”. Тәкъдим ителгән “ZOOM” исемле белем бирү платформасында эшләргә барлык укытучылар да өйрәнде. Дәрес бирү, ата-аналар җыелышы, семинар яки конференция үткәрү дә хәзерге шартларда уңай булып чыкты.

Беренче чыгыш ясаучы Муллаш урта мәктәбенең яшь укытучысы Азалия Габдрәхимова «Белем бирүнең...

Подробнее...

Гирлянда белән сак булыйк

Хәзер чыршы утларының (гирляндалар) ниндиләре генә юк! Соңгы вакытта челтәр, пәрдә формасындагылары да чыгарыла. Арзанлы гирляндага кызыкмагыз, иминлек беренче чиратта кайгыртылырга тиеш. Роспотребнадзор белгечләре гирлянданы сайлау һәм куллану буенча түбәндәге киңәшләрне бирде.

Чыршыны җылыту батареясы янына куймагыз, тиз янып китү куркынычы булган уенчыклар белән бизәмәгез.

Гирлянданың янгын куркынычсызлыгы сертификаты булу шарт.

Гирляндалар өй һәм урам өчен чыгарыла. Өйнекенең чыбыгы ПВХдан ясала. Ул салкында чатный, ярылырга мөмкин. Урам гирляндалары суыкларга...

Подробнее...

Азат Сәгыйтов турында якты хатирәләрем

52-2Хәтеремә бу легендар Һәм олы хөрмәт яулаган шәхес белән бәйле булган бары өзек эпизодлар гына килә. Без Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның батырлыгын, газетаның барлыкка килүе һәм аны саклап калу өчен ничек көрәшкәнен белергә һәм онытмаска тиешбез. Якташлары өчен күп эш башкарган беренче мөхәррирнең истәлеген мәңгеләштерү - безнең төп бурычыбыз булып тора.

Азат Гыйззәт улын мин себер татарларының беренче корылтаенда күрдем. Утырыш залы шыгрым тулы иде.

Булат Сөләймановка сүз бирү яки бирмәү мәсьәләсе хәл ителгән чакта, зал ике төркемгә бүленеп, бәхәсләшүдән халык арып беткән иде. Шул чак зал...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836