#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш язган язмышлар

30-23- 86 яшемдә барам. Гомеремдә күпне күрдем. Язмышым сугыш еллары белән бәйле.

Әдия апа Сәитова олы яшенә карамастан, хәтере яхшы, безне якты йөз, шат күңел белән каршы алды. Ул хатирәләре белән уртаклашып, онытылмаслык сугыш елларын искә алып, әңгәмәбезне шулай башлады.

- Тубыл районы, Кан (Арапово) авылыннан бөтен ирләр сугышка киткәч, барлык авырлыклар хатын-кызлар җилкәсенә төште. Шул елны авылны язын су алды. Әле хәтеремдә: елгалар күтәрелде, өйләребездән чыга алмыйча, тәрәзәдән ачлы-туклы суга карап утырган чакларыбыз. Әтиебез сугышка киткәндә, без өч кыз, ике ир бала әни кулында...

Подробнее...

Казанлы мәктәбенә – 90 ел

30-22Себер татарларының революциягә кадәрге мәгарифендә ислам зур роль уйный. 1897 елгы халык санын исәпкә алу вакытында Тубыл губернасындагы татарлар арасында ирләрнең 25,4%ы, хатын-кызларның 16,8%ы укый-яза белгәнлеге билгеле була. Барлык мөселман мәктәп-мәдрәсәләре шәхси чыгымнар белән генә эшләп киләләр. 1868-1869 елгы мәгълүматларда Агыт елгасы буенда урнашкан Вагай районының Казанлы авылында мәчет булганлыгы, 313 кешенең 70 йортта яшәве язылган. Унтугызынчы гасыр ахыры - егерменче гасыр башында авылда мәгариф эшен имам-хатыйп Абушахмәт Уразалиев алып бара.

1894 елда өяздәге...

Подробнее...

Хөрмәтле якташларыбыз

22-3Өлкәнең юбилее уңаеннан Тубыл шәһәрендә төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Шәһәр Думасының 20 еллык юбилеена багышлап уздырылган җыелышта да, шул сәбәпле чыккан яңа җыентыкта да безнең милләттәшләребезнең хезмәтенә тиешле бәя бирелде. Соңгы бишенче чакырылышта егерме дүрт депутат арасында безнең милләттәшләребез дә эшлиләр. Беренче чакырылышта 6 депутат халыкка хезмәт итсә, аларның өчесе татарлар була. Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипова (рәсемдә сулдан беренче) беренче чакырылыш депутатлар арасында иң тәҗрибәлеләрнең берсе иде. Күп еллар җирле комитет киңәшмәсе әгъзасы, хезмәт Кызыл Байрагы...

Подробнее...

Бар күңелен эшкә бирде

22-4Бервакыт “Яңарыш” газетасында “Вожатый хатирәләре” дигән мәкалә язылган иде. Сәкинә Нотфуллина 20 елдан артык жәмәгать эше - өлкән пионервожатый эшен күпкырлы, жаваплы, мавыктыргыч булуын искә алып язган иде. Сәкинә Вагай районы, Юрмы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытты, пионервожатый да булды һәм өстәмә йөкләмә итеп мәктәпнең профсоюз комитетын 13 ел җитәкләде. Ул директорның ярдәмчесе, киңәшчесе, коллективның ышанычы, таянычы, оештыручысы иде. Коллегалары аның эшен әле дә искә алып сөйлиләр. Ул коммунист буларак, алдына куелган бурычларны зур җаваплылык, намус белән үтәде...

Подробнее...

Һава белән бәйле хезмәт

22-2Тирә-ягыбызда күпме тырыш, акыллы, кыю милләттәшләребез мактаулы хезмәт алып баралар. Алар турында ишетсәк, чын күңелдән шатланабыз. Шуларның берсе - “ЮТэйр” авиакомпаниясендә авиатехник вазифасын үтәүче Илнур Гальметдин улы Хәбибуллин белән очрашып, намуслы эше турында сораштык.

- Илнур, эшегез нидән гыйбарәт?

- 20 тонна йөк күтәрүче МИ-26 Т вертолетларына хезмәт күрсәтәбез. Берләшкән милләтләр оешмасы (ООН) “ЮТЭйр” авиакомпаниясе белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән. Шушы контракт буенча 4-5 айга Африка илләренә командировкаларга китәбез.

Экипаж һәм 5 авиатехник...

Подробнее...

Төгәллекне булдырырга тырышучы

Язмам Киндерле мәктәбендә эшләгән Сәкинә Нотфуллина турында.

Сәкинә Тубыл педучилищесын тәмамлап, юллама буенча Канчәбер мәктәбенә эшкә килә. Бер елдан соң Киндерле егетенә кияүгә чыгып, 3 бала әнкәсе була. Язмыштан узмыш юк, дигәндәй, иптәшеннән аерылып, 3 бала белән туган авылы Юрмыга кайта. Эшендә һәрчак намус, төгәллек белән эшли, югары күрсәткечләр күрсәтә, Мәгариф отличнигы исемен яулап, лаеклы ялга чыга. Киндерле мәктәбендә аңа класстан тыш пионер оешмасы тапшырыла. Башка мәктәпләр арасында һәр елны ярышларда беренчелекләрне яулап барганы өчен өлкә комсомол комитеты Польшага ял итәргә...

Подробнее...

Гомер көзенең җимеше

18-12Авылыбызның беренче мәгърифәтчеләренең дүртенчесе, минем яраткан география укытучысы Кафия Хәмидулла кызы Зәнкиева (Речапова) 2014 елның 2 маенда үзенең 85 яшьлек юбилеен каршылый. Кафия апаның әти-әнисе зур гыйлемле кешеләр булмый. Хәмидулла бабай гарәпчә укый, яза белгән, ул озак еллар авыл имамы вазыйфасын үти.

Кафия апа беренче классны Хуҗайлан мәктәбендә, 2нчедән 6нчы класска кадәр Бачелино рус мәктәбендә укый. Чөнки әтисенең гаиләсен раскулачивать итәләр, йортлары, хайваннары тартып алына. Яшәргә өйләре дә калмагач, Байкалово, Тубыл районнарында күчеп йөриләр. Ниһаять, әти-әнисе 1938...

Подробнее...

Олыгайгач илһам килде

Бөек Ватан сугышы башлануга – 73 ел, ә тәмамлануга 69 ел була. Олы Акъяр авылында яшәүче Сания Әхмәт кызы Фәстуллинага быел 70 яшь тула. Ул нәкъ илдә сугыш барган чорда дөньяга килгән. Әтисе Әхмәт Фәстуллин сугыш башында ук фронтка китеп, 1943 нче елны каты яраланып гаиләсенә кайта. Күпмедер вакыттан терелгәч, яңадан сугышка китә. Ә инде дошманны җиңеп кайтса кызы Сания дөньяга килеп, тәпи йөри башлаган. Менә бит ничек, туасы балалар, яшисе гомерләр тәкъдирдә язылган булса, күктән таш яуса да тормышка ашырыла. Әхмәт абый гарип булса да, гаиләсен ачлыктан саклап калу өчен Пышма елгасына балык...

Подробнее...

Моң дулкынында тирбәлеп

Сәхнәдән Нәфкать Нигъ-мәтуллин күңелләрне иркәләп бәрхет тавышы белән татар җырларын башкара. Агылган моң үзәкләрне өзә, сагышландыра, уйландыра.

Танылган халык артис-тының тамашачысы – урта яшьтәге буын. Һәм концертларында һәрвакыт аның иҗатын яратучы аерым төркем җыела. Алар ул вакытта башка артистларыбыз килгәнгә дә, һава торышына да, башкасына да карамыйлар. Тагын бер игътибарга лаек күренеш – Нәфкать Нигъмәтуллинга бирелгән кадәр чәчәкләрне Салават та күрмәде. Әле аларга өстәп конфет-шоколадлар да әллә никадәр җыелды. Бу инде артистны чын йөрәктән якын итү, иҗатына мөкиббән китү...

Подробнее...

Хәтер җебе өзелмәсен

17-1669 ел вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышын үз җилкәләрендә кичерүчеләр аны бөтен куркынычлыгы белән искә төшерәләр. Безнең солдатларның батырлыклары, кыюлыклары, бөтен җаннары белән Ватаннарын сөюләре, дөньяда тынычлык урнашсын өчен гомерләрен бирүләре аша җиңдек ул сугышны.

Мин үземне бәхетле дип исәплим,чөнки балачактан ук сугыш ветераннарын күреп үстем. Элек Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында ягымлы, кешелекле, тырыш хезмәт белән яшәүче ветеран абыйларыбыз, бабайларыбыз шактый иде. Иң соңгысы – Зарифҗан абый Әхтәриевның да яныбыздан китүенә 7-8 ел вакыт узды.

1975 елның 9 мае, миңа 4 яшь...

Подробнее...

Шигьри челтәрләр

6 апрель көнне Тугыз авыл мәдәният йортында язучы, шагыйрә, язучылар оешмасы әгъзасы Фәния Фәиз кызы Харисова белән очрашу оештырылды. Фәния апа белән мин “Яңарыш” газетасының 15 еллык юбилеенда таныштым, шуннан бирле элемтәдә торабыз. Очрашуга шигьри юллар яратучы апалар җыелдылар. Ике яктан да әңгәмә бик эчтәлекле үтте. Фәния апа үзенең элекке язмалары турында сөйләде, яңа әсәрләре белән таныштырды. Ф.Харисованың бик күп шигырьләренә көй язылган, аның җырларын Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов, Илгиз Сәгыйтов, Алсу Әбелханова һәм башка танылган артистлар башкаралар. Хәзерге...

Подробнее...

Төйдереп биючеләргә тимер идәннәр кирәк

17-4Өлкә сәхнәсендә себер татарларының төйдереп биюләрен беренчеләрдән булып “Акъярлы” фольклор ансамбле башкарды дисәм, зур ялгышлык булмас дип уйлыйм. Чөнки аларга кадәр биючеләребезнең күбесе төрле милләтләр биюләреннән алынган хәрәкәтләр арасында себер татарларыныкын кертеп биеделәр. Алдагы елларда тамашачылар “Акъярлы”ларның урындыклар, эскәмияләр өстендә төйдереп биегәннәрен бик яратып карадылар. Ә быел биючеләребез өлкә фольклор фестивалендә атлы арбага утырып эштән кайтып барган җирдән ял итәргә тукталган кызлар биюе белән сөендерделәр. Ансамбль җитәкчесе Тәнзилә Степанова...

Подробнее...

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!

Тубыллылар быел да Нәүрүз бәйрәмен, гадәттәгечә, себер-татар мәдәният үзәгендә каршы алдылар. Биредә узган Нәүрүз, Әмәл бәйрәмнәре халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, яшь буынны борынгы йолалар белән таныштыру максатыннан оештырылды. Бәйрәмне “Мирас” бию ансамбле ачып җибәргәннән соң, Нәүрүз сылулары тамашачыларны конфетлар белән сыйладылар. Алып баручы Айгөл Мәүлекәева сәхнәдән бәйрәмнең мәгънәсе турында сөйләде. Ул Тубыл районының татар авылларында Нәүрүзне Әмәл, Садака, Көлцән дип әйтүләре белән таныштырды, такмакларын җырлап та бирде.

Сәхнәдә концерт программасы мәдәният үзәге...

Подробнее...

Фидакарь хезмәте лаеклы бәяләнде

13-2Февраль аенда Казан шәһәрендә Татмедиа агентлыгы һәм Бөтендөнья татар Конгрессы тарафыннан оештырылган журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Татар рухы һәм каләм” дип аталган IV Бөтенроссия конкурсы булып үтте. Аның максаты - татар тормышын, татар халкының көнкүрешен яктыртучы иң яхшы журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын барлау иде. Шушы конкурста Төмән “Хикмәт” газетасының баш мөхәррире Бибинур апа Сабировага 2013 нче елда шушы басмада басылып чыккан мәкаләләре өчен әлеге конкурсның Лауреаты дигән мактаулы исем бирелде һәм диплом белән кыйммәтле бүләк...

Подробнее...

Аларга ул үз әниләре кебек кадерле

13-14Муллаш хатын-кызлары турындагы язмаларны дәвам итеп, 4 кыз үстерүче, аннары 2 ятимне үз кочагына алучы Рәсимә Бабшанова белән таныштырасым килә.

Рәсимә Бабшанова Салаирка авылында туып-үскән. Сәүдә училищесында белем алган. “Ялутор районының Кулик авылында кооператив оешма кибетендә эшләгәндә булачак иптәшемне армиягә озаткан идем, аны көтеп алып, кияүгә чыгып, монда - Муллашка килдем, - дип сүз башлады ул. - 4 кызыбыз - Гүзәл, Луиза, Эльза, Асия бар. 2005 елда тормыш юлдашым Шәйнур үлеп китте. Кечкенә кызыбыз 9 класста укый иде ул вакытта. Хәзер инде 9 оныгым бар. Кызымның берсе үзем белән...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836