#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язмышына рәхмәтле

13-11Туган ягың, гаиләң, синең нәселеңне дәвам итүче балаларың булу – зур бәхет ул. Рәшид Мавлюкаев та үзен бәхетле кеше дип саный. Күптән түгел 60 яшен каршы алган ир кеше үткәннәре турында уйлана, нәтиҗә ясый.

Рәшид Якуб улы – Тугыз авылында күп балалы гаиләдә туган. Казанлы урта мәктәбен тәмамлагач, Дубровное училищесында киң профильле тракторчы-машинист белгечлеген алып чыга. Аннары Тубыл шәһәрендә радистлыкка укый. Армия сафларында йөреп кайтканнан бирле ул гел хезмәттә. Барлык стажы – 35 ел. “Вагайский” урман хуҗалыгының Тугыз бүлегендә станокта да эшли, тактасын да яра, тимерче, эретеп...

Подробнее...

Меткә авылы якташларны җыйды

11-5Вагай районы, Меткә авылында 2013 елның соңгы көнендә беренче тапкыр урамда күңел ачу үткәрдек. Безнең авылда клуб юк, ә кешеләрнең кайдадыр бергә җыелып, чын күңелдән ял итәселәре килә. Меткә борынгы авыл, ул елдан-ел үсә, яшьләр күбәя. Оештыручылар 2 атна алдан бәйрәмнең планын төзеделәр, һәр чыгыш өчен җаваплыларны куйдылар. Мәйданның уртасына чыршы утырттылар, балалар өчен тау, кардан кечерәк сәхнә ясадылар. Оештыручылар һәм катнашучылар: Ирина Айбатова (Кар кызы), Рудольф Абайдуллин (Кыш бабай), Фәридә Аблазисова, Гөлсара Шәймәрдәнова, Шерхан Матниязов, Лиана Шабанова, Минзилә...

Подробнее...

“Инделәр”гә 90 ел

11-191923 елның азагы, 24 нче елның башында Индрәйдә “Инделәр” исемендәге балык тоту артеле оештырыла. Оештыручылары, җитәкчеләре Әүбәкир Сәйдимов, Калцак Речапов, бригадир Якуб Тилимбаев бабайлар булалар.

Аңа кадәр авылда 4 кешедә генә зур көймә булган. Күпчелек кечкенә көймә һәм аулар белән балык тоткан. Ауларны ире-хатыны, балалар бергә бәйләгәннәр. Тоткан балык та гаиләгә генә җиткән. Шуңа да, сатырлык балык булсын өчен, ирләр зур көймәле хуҗаларга ялланганнар, эшләгән өчен пай бирелгән. Тоткан балыкны Төмәндә генә түгел, килешү буенча урыс купецларына да сатканнар.

1939 нчы елны артель таркала. Авылда “Чкалов”...

Подробнее...

Сакчы да, электрчы да, сантехник та...

Сүзем Вагай районы, Тугыз авылында яшәүче Таир Сафин улы Сибгатуллин турында. Тормыш юлында күп кенә хезмәт урынында эшләде. Бүгенге көндә Тугыз урта мәктәбенең сакчысы, электрчысы һәм сантехнигы.Үз эшен бик оста башкара. Авылда да күп кенә кешеләр аңа ярдәм сорап киләләр. Һичкемгә “Юк”, - дип әйтми ул, хәленнән килгәнне эшли.

16 яшеннән генә Омск шәһәрендә шина (тәгәрмәч) фабрикасында эш юлын башлый. Аннан өч ел дәверендә диңгез флотында су асты корабында хезмәт итеп кайтты. Шуннан соң токарь, эретеп ябыштыручы, тракторчы һөнәрләрен үзләштерә. Озак еллар урман хуҗалыгында хезмәтче...

Подробнее...

Гүзәллеккә омтылучы Бүләк апа

11-14Бүләк апа белән күпме сөйләшсәң дә, сөйләшеп туярлык түгел кебек. Ул үзенең эчкерсезлеге, тыйнаклыгы, сүзгә осталыгы, тормышка позитив карашы белән әңгәмәдәшенең бар игътибарын үзенә җәлеп итә дә куя. Ә аның кул эшләрен күргәннәр, апаның осталыгына, фантазиясенә, өлгерлегенә шаккаталар да инде! Бүләк апа ыргак (крючок) белән келәмнәр, урындык җәймәләре бәйли, мендәрчекләр, өстәлгә эскәтерләр, картиналар чигә, төрле тукыма кисәкләреннән япмалар тегә... Өстәвенә рәсемнәр дә ясый! Бу шөгыль белән ул соңгы 3 елда мавыга башлый һәм шул вакыт эчендә күз явын алырлык күпме әйбер булдырган. Чигәргә...

Подробнее...

Әтиебезне искә алып

1 (15)Әтиебез Газиз Ваhап улы Әхмәтов 1924 елның 22 февралендә ул вакыттагы Урал өлкәсенең Тубыл (Тобольск) округы hәм районындагы Ләчек авылында укытучы гаиләсендә туа. Җиде яшеннән Күкрәндедә яшәп, җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1942 елда Тубыл педучилищесын тамамлау белән армия сафына алына. 1944 елның июль һәм август айларында Ленинград фронтында, 1945 елның мартыннан 9 маенача 4 нче Украина фронты составында Ватан сугышында катнаша. Авылга 1946 елның августында кайтып, сентябрь башыннан авыл мәктәбендә эшли башлый. 1951 елда Тубыл укытучылар институтын, ә 1956 елда Төмән педагогия институтын...

Подробнее...

Озын гомерле васса әби

1 (13)Маслау авылында яшәүче Васса Матвей кызы Яруткина әбигә 90 яшь тула. Ул 1924 елның 20 февралендә ерак Чувашиядә туса да, 50 елдан артык гомерен Тубыл районының башта Комарау, аннан Маслау авылында үткәрә. 8 балалы зур гаиләдә эшкә чыныгып үскән Васса башыннан ниләр генә кичермәгән. Әтисе гражданнар сугышыннан инвалид булып кайтып, авырып үлә. Ике абыйсы Бөек Ватан сугышы елларында Кырымда сугыш кырында үләләр. Зур гаиләдән бүгенге көндә Васса гына исән. Авыр сугыш алды елларында аңа башлангыч мәктәпне генә тәмамларга туры килә, шуңа карамастан, ул әле дә М.Лермонтов, А.Пушкин шигырьләрен...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836