Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Әтиебез Газиз Ваhап улы Әхмәтов 1924 елның 22 февралендә ул вакыттагы Урал өлкәсенең Тубыл (Тобольск) округы hәм районындагы Ләчек авылында укытучы гаиләсендә туа. Җиде яшеннән Күкрәндедә яшәп, җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1942 елда Тубыл педучилищесын тамамлау белән армия сафына алына. 1944 елның июль һәм август айларында Ленинград фронтында, 1945 елның мартыннан 9 маенача 4 нче Украина фронты составында Ватан сугышында катнаша. Авылга 1946 елның августында кайтып, сентябрь башыннан авыл мәктәбендә эшли башлый. 1951 елда Тубыл укытучылар институтын, ә 1956 елда Төмән педагогия институтын...
Маслау авылында яшәүче Васса Матвей кызы Яруткина әбигә 90 яшь тула. Ул 1924 елның 20 февралендә ерак Чувашиядә туса да, 50 елдан артык гомерен Тубыл районының башта Комарау, аннан Маслау авылында үткәрә. 8 балалы зур гаиләдә эшкә чыныгып үскән Васса башыннан ниләр генә кичермәгән. Әтисе гражданнар сугышыннан инвалид булып кайтып, авырып үлә. Ике абыйсы Бөек Ватан сугышы елларында Кырымда сугыш кырында үләләр. Зур гаиләдән бүгенге көндә Васса гына исән. Авыр сугыш алды елларында аңа башлангыч мәктәпне генә тәмамларга туры килә, шуңа карамастан, ул әле дә М.Лермонтов, А.Пушкин шигырьләрен...