#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бизнесменнар”

(Хикәя)

Кече яктан хатынының әчкелтем тавышы яңгырады:

– Кайчан эшкә урнашасың?! Эт ялкавы!.. Хөрәсән!.. Имгәк!..

Көн саен шушы сүзләр яңгырый Мәхмүтнең колак төбендә. Көн саен! Эшкә урнашырга кирәген үзе дә белә ул, әмма нишләсен, авылда эш юк бит...

– Әнә, күрше Хәниф абый тимердән капкалар ясый, шуның тирәсендә чуалыр идең, – ди хатыны. Хе... Әтнә техникумын бетергән башы белән капка ясап йөрсенмени Мәхмүт, адәм көлкесе!

– Алайса, үз белгечлегең буенча эшлә, синең кебек ветеринар җирдә аунап ятмый! – ди хатыны өзгәләнеп. Хе... Унбиш меңгә ферма исе иснәп йөрергә юләр ди сиңа...

Подробнее...

Кызыл балан

(калина красная)

Элек-электән балан хуҗабикәләре шифалы кирәк-яраклар, тәмле кайнатмалар, файдалы соклар, компотлар әзерләгәннәр. Дәвалау максаты белән балан җиләкләре генә түгел, ә бу үсемлекнең тамырлары, чәчәкләре дә кулланыла. Файдалы үзлекләрне (свойства) мөмкин кадәр күбрәк саклап калу өчен җиләк әзерләүне, һава торышына карап, октябрь урталарында җыялар. Бу вакытта балан җиләге инде үз әчесен югалта.

Балан каерысы – дәвалау практикасында кан туктатучы, авыртуны баса торган, шулай ук антисептик, тынычландыра торган чаралар сыйфатында кулланыла.

Балан...

Подробнее...

ЗА город трудовой доблести!

В юбилейный для нашей страны год, посвященный 75-летию Победы в Великой Отечественной войне, Тюмень может получить высокое звание «Город трудовой доблести».

Историки уверены, что для этого есть все основания. С первых месяцев войны в Тюмень были перевезены промышленные предприятия из разных уголков страны. Наши деды и прадеды не понаслышке знают, какими неимоверными усилиями удавалось налаживать производства эвакуированных заводов, и как победа ковалась в тылу. Тюменцы снабжали фронт всем необходимым: от обмундирования и медикаментов до военной техники.

Под председательством главы...

Подробнее...

Кырыс сынауларны кичергән

43-615 октябрьдә Вагай районының Агытбаш авыл җирлегенең Картавыл авылында яшәүче Кулсахирә Нияз кызы Сәгыйтуллинага 90 яшь тулды. Ул Бөек Ватан сугышының һәм сугыштан соңгы елларның кырыс сынауларын кичергән буын вәкиле.

Кулсахирә Нияз кызы күп балалы колхозчылар гаиләсендә туа. Җиде бала арасында кечкенәсе булган. Ул сугыш елларын яхшы хәтерли, сугыш башланганда аңа унберенче яшь була. Дүрт абыйсы фронтка китә, икесе генә әйләнеп кайта. Әтисе авырудан үлә, әнисе аларны берүзе үстерә. Укырга туры килми, өлкән апасы белән бергә ул өйдә әнисенә ярдәм итә. Алар күп мал-туар асрыйлар, яшелчә, бәрәңге...

Подробнее...

“Соңгы үтенече: янына утырып җырлавым”

43-7Бөек Ватан сугышы ветераны Назар Айнетдин улы Сирачев 1915 елның маенда Ялутор районы, Рауды авылында туган. Ул 1937 елның октябрендә армиягә китә, хәрби хезмәтен үтәргә Украинага эләгә. Яхшы хезмәте өчен полк мәктәбенә укырга җибәрәләр. Башта өлкән сержант, аннары офицерга укып чыга. Канлы, зәһәр сугышны Көнбатыш Украинада каршы ала. Сугышның бөтен ачысын, михнәтен кичерә, әсирлеккә дә эләгә. Көнбатыш Украинада, Германиядә, Кавказда сугыша. Фронтта укчы взвод командиры, өлкән лейтенант була. Ике тапкыр яралана, үпкә туберкулезы эләктерә. Дәваланганнан соң Краснодар краенда НКВД да (Эчке эшләр халык комиссариаты)...

Подробнее...

Бөек максатлар куя иде

42-8Октябрь аенда туган көнен каршы алачак Тубыл шәhәрендә яшәүче Роза Бәдретдин кызы Моратованың Мәскәүдә туып-үсеп, Арзамас кызы булуын беләбез. Аны язмыш Себердәге Тубыл шәhәренә китерә. Монда Роза апа күп еллар педагогия училищесында эшли. Безне, хәзерге 55 яшьлеләрне дә, “Педагогика” фәненнән укытты ул. Бик таләпчән мөгаллимә иде. Мин укыган 46 группаның 90% татарлардан тора. Апа бездә туган халкыбызга мәхәббәт, татар булуыбызга горурлык тәрбияләде. Ул безгә гел бөек максатлар куя иде.

Хәтта киемебезгә кадәр тикшергәнен хәтерлим. Апаның әйткән сүзләрен әле дә онытмыйм: “Сез - татарлар! Үз милләтегезгә ихтирам хисен югалтмагыз! Акыллы...

Подробнее...

Зиратыбыз төзекләнде

Тубыл районы, Ләчек авылы зиратын төзекләндерү өчен бүлеп бирелгән финанс ярдәме өчен КПРФның Тубыл шәһәр комитетының беренче секретаре, Төмән өлкә Думасы депутаты Юрий Болеславович Юхневичка һәм КПРФның Тубыл шәһәр комитеты икенче секретаре Халия Хәлиулла кызы Бакиевага ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Ләчеклеләр ел ярым буе акча җыйдык, шул акчага сатып алынган тимер баганаларны зират тирәлегендә урнаштырдык, әмма 2020 елның җәйге чорында эшләрне тәмамлау өчен акча җитмәде. Ул чакта Ләчек җирле мөселман дини оешмасының инициатив төркеме КПРФның Тубыл шәһәр комитетына, бай оешма...

Подробнее...

“Бердәм, ярдәмчел халкыма рәхмәт”

Төмән районының Индрәй авылында күршеләрендә яшәүче балалар шырпы белән уйнау сәбәпле, тиз арада өйләре яшәрлексез хәлгә килгән Биктимировлар гаиләсе беренче мәлдә аптырап калды. Нишләргә? Кая барырга? Дөньяда яман чир һәркемне өйләренә куып керткән вакыт та бит әле. Тик туганнары һәм башкалар тиз арада ярдәмгә килделәр. Һәркем кулыннан килгән кадәр булышырга тырышты.

Күпләр акча алып килсәләр, эш белән булышучылар да шактый иде. Һәм менә гаиләнең хуҗабикәсе Рәсимә Хәсимхан кызыннан хат килеп төште: “Без өебезгә күчтек, Аллага шөкер, авыл халкына, туганнарга, дус ишләргә, Саз...

Подробнее...

Татарлар: гамәл Стратегиясе

(Дәвамы. Башы 39 санда)

Замана таләпләре

Бүген, гомуми глобальләшү, биләмәләр чикләре җуелу һәм күчеш агымнары көчәю, тоташ бердәйлек һәм цифрлаштыру шартларында, үзгәрүчән дөньяда татар мәдәниятенең асылы турында мәсьәлә кузгала.

Татарларның, тарихи сәбәпләр аркасында, бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәве үзен сиздерә. Кайбер территориаль һәм милли-дини төркемнәрнең аерылып чыгуга омтылышы күзәтелә. Җирле тәңгәллеккә генә басым ясалса, өстенлекле мәдәниятләрдә “эреп югалу” котылгысыз. Аерым бер урындагы сөйләм үзенчәлекләре һәм җирле гореф-гадәтләр белән мавыгу татар дөньясының бердәмлегенә...

Подробнее...

Гадәти мәтрүшкә

Ул кулинариядә куллану өчен тәмле аромат бирү өстенә, дәвалау үзлегенә дә ия. Аның составында көчле антибиотик, микробларга һәм ялкынсынуга каршы тора торган матдәләр бар. Анда шулай ук атеросклероз һәм ракны кисәтә, гөмбә авыруына, паразитларга, вирусларга каршы торырга, иммун системасын эшләтергә, эчәклек, ашказаны эшчәнлеген нормальләштерергә, нерв системасын тынычландырырга, бәвел кудыртырга, кан ясалу процессына ярдәм итә торган матдәләр бар. Ул тамырларны чистарта, иммунитетны күтәрә. Бу үлән С, А, Е һәм В төркеме витаминнарына бай. Ләкин мәтрүшкәне 12 яшьтән кечерәк балаларга, йөкле...

Подробнее...

Алманы кышка ничек дөрес итеп киптерергә?

Алма файдалы сыйфатларын саклап калсын өчен, аны кышка киптереп куярга була.

Август — алмалар тулышып өлгергән чор. Алма файдалы сыйфатларын саклап калсын өчен, аны кышка киптереп куярга була. Бу ысул хуҗабикәләрдән артык зур осталык та таләп итми.

Киптерү өчен алманың эре, үзәге зур булмаган, юка кабыклы сортлары яхшы. Артык әче дә, артык баллы да булмасын. Шулай ук артык сусыл булмаган, көзге сортларын сайлау кулай. Җимешләрне мондый катгый контроль белән сайлаганда, әзер продукт сыйфаты белән сөендерер, калдыклары да аз булыр.

Киптерергә әзерләү

Киптерер алдыннан...

Подробнее...

Яшел тәмләткечләрнең үзләрен генә ашау зыянлы?!

Яшел суган микробларга каршы көрәшә, С витамины буенча әфлисунны да уздырып җибәрә. Аңарда чәч, тырнакларны ныгыта торган цинк күп. Әмма аны ашказаны кислоталылыгы югары булганнарга сак ашарга кирәк.

Кузгалак В төркеме витаминнарына һәм кальцийга бай. Әмма аны подагра (тоз утыру авыруы), бөерләрдә таш булганда, ашказаны һәм эчәклек авырулары вакытында ашарга ярамый.

Салат яфраклары бала көтә торган ханымнар өчен файдалы. Аңарда фолий кислотасы, магний, тимер, кальций күп. Фолий кислотасы матдәләр алмашын тизләтә, ябыгырга теләсәгез, салат яфракларын күбрәк ашагыз. Аны шулай ук...

Подробнее...

Уңган бакчачы Галия апа

35-8Көсәйкүл авылында гомер кичергән Галия Гаппас кызы Айбатова авылның уңган бакчачыларының берсе. Аның эше иртә яздан башлана, көзгәчә дәвам итә. Ул күптән инде лаеклы ялда булса да, тик утыра торганнардан түгел. Авылда совхоз булганда Галия Гаппас кызы 23 ел бухгалтер булып эшли. Совхозлар бетү белән үз хуҗалыгында хезмәт итә. Тормыш иптәше белән бер кыз, ике ул үстерәләр. Гомер юлдашы Камил абый исән чагында төзегән уңайлы һәм матур йорт алды ел саен төрле, аллы-гөлле чәчәкләргә төренеп җәйне каршылый. Галия апаның йорты алдындагы бакчасының хозурлыгына үтеп барган һәркем сокланып карый.

Авыл...

Подробнее...

Орхидея

Күп кенә хуҗабикәләрнең тәрәзә төбендә орхидея гөлен очратырга була хәзер. Беренче карашка күп игътибар таләп итә  торганга ошаса да, чынлыкта әлеге нәзакатьле гөлне үзеңдә булдыруның бернинди авырлыгы юк. Әлеге чәчәк дымлы һаваны да, корылыкны да җиңел кичерә. Аның тамыр өлеше суны тиз арада үзләштерә дә, озак вакыт сусыз тора ала. Кайбер төрләренең тамырлары савыттан чыгып, асылынып төшәләр.  Аларны бервакытта да кисәргә ярамый.

Безнең илдә киң таралган төре – Фаленопсис. Озак чәчәктә утырсын өчен көнгә 12–15 сәгать яктылык  кирәк аңа. Шуңа күрә кышкы чорда...

Подробнее...

Хат килде

Редакциягә Тубыл шәһәрендә яшәүче, озак еллар “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблен җитәкләүче, өлкә себер татар милли-мәдәният автономиясенең аксакаллар советы рәисе Роза Яхинадан хат килде. Биредә ул Вагай районының Абаул, Карагай, Еланка, Ишаер, Аллагулово һәм Усть-Ишим районы авылларында яшәүче халык исеменнән өлкә губернаторы Александр Моор, Вагай авыл хакимият башлыгы Рамай Сөнгәтуллин, “Речное пароходство Нефтегаза” оешмасының генераль директоры Владимир Малаховка рәхмәт сүзләрен җиткерүне үтенгән.

Әлеге хатта: “Юл булмаган вакытларда без, Вагай һәм Усть-Ишим районнары авылларында...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836