#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Файдалы киңәшләр

Бөтнек яман шешне кисәтә

Бөтнек ашкайнату тракты мускулларын йомшата һәм спазмнарны ала. Шуңа күрә нерв киеренкелеге вакытында, эчегез авырта башлый икән, бөтнекле чәй эчегез.

Бөтнекнең антибактериаль үзлекләре бихисап. Аны даими куллану инфекция һәм гөмбәчек авыруларына каршы тора.

Көне буе йөреп арыган аякларга вакланган бөтнек, диңгез тозы һәм үсемлек маеннан скраб ясап сөртергә мөмкин.

Баш авыртуын баса. Бу вакытта бөтнекле, җылы чәй эчәләр.

Томаудан коткара. Моның өчен бөтнеккә кайнар су коеп, шуның парын иснәргә, ингаляция ясарга кирәк.

Бөтнек –...

Подробнее...

Калкансыман биз өчен файдалы 8 ризык

Калкансыман биз (щитовидная железа) эшчәнлеге бозылган­да, бөтен организм зыян күрә. Аның сә­ламәтлеге өчен исә түбәндәге продуктлар җавап бирә:

Алма. Ул калкансыман бизне яман шеш күзәнәк­ләреннән саклый.

Краб ите, диңгез продуктлары. В12 витамины белән цинкка бай әлеге продуктлар иммунитетны яхшырта.

Диңгез кәбестәсе. Калкансыман бизне авырулардан саклый торган йодка ия ул.

Суган шулай ук иммунитетны яхшырта.

Кара җиләк. Калкансыман биз эшчәнлегендә гормональ тайпылышларны булдырмый.

Бал белән чикләвек. «Ялкау» калкансыман бизне эшләтергә...

Подробнее...

Кызылбайлылар цымга кайттылар

22-910 май көнне Тубыл районындагы Кызылбай авылына цым йолаларын үтәр өчен өлкәнең төрле ягыннан авылдашлары җыелышып кайттылар. “Цым – ул себер татарларының иң күркәм һәм көтеп алган йолаларының берсе. Ягъни карлар эреп, табигать уяна башлагач, гадәт буенча, ул 1-10 май көннәренә билгеләнә, авыл халкы зиратка барып каберлекләрне чистарталар, анда яткан мәрхүм-мәрхүмәләр рухына багышлап Коръән укыталар, дога кылалар. Кызылбай авылы беткән, биредә хәзер беркем яшәми, шулай булуга карамастан, авылдашлар әти-әниләре, туганнары күмелгән зиратка сукмакны онытмыйлар.

Ел саен...

Подробнее...

Җәннәт - әниләрнең аяк астында

22-10Әниебез Нурия Фәхретдин кызы Абдуллина 1951 елда Вагай районының Икенче Вагай авылында күп балалы, тату, укымышлы гаиләдә дөньяга килә. Ул кечкенәдән бик зирәк, белемгә омтылышлы, тырыш кыз була. Тыйнаклыгы, сабырлыгы белән башкалардан аерылып тора. 1958 нче елда 1 нче сыйныфка укырга керә. Мәктәпне гел “5” ле билгеләренә тәмамлый. Бала чактан укытучы булырга хыялланган кыз Тубыл дәүләт педагогия институтының математика бүлеген сайлый һәм шунда укырга керә. Институтны уңышлы тәмамлап, 1972 нче елны туган авылы мәктәбенә кайта.

Шушы авылда күрше егете - әтине яр итә, гаилә коралар...

Подробнее...

Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем...

17-11Бу фоторәсемдә Шәүхия Закир кызына 18 яшь. 1957 нче елны Төмән шәһәрендә узган беренче җыр фестивалендә “Әллүки”не җырларга ул Татар Вагай авылыннан бара. Киләчәккә өмет, яңа хыяллар белән яшәгән яшьлек чоры. 62 ел вакыт узып киткәненә әле аның күңеле ышанмый. Соңгы елларны татар җырларын тыңларга, татар артистларын күрергә ул Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният һәм сәнгать үзәгенә килә. Татар Вагай авылында туып, монда гомер кичергән якташыбыз Тубыл шәһәрендә яшәүче кызлары янына еш килсә дә, туган авылын, йортын сагынып кайта. Тарихи вакыйгаларны Шәүхия әби яхшы хәтерли.

“Тормыш...

Подробнее...

Юрмы мәктәбендә хәтер көне

Вагай районының хөрмәтле кешесе Закир Фәтхетдин улы Закировның январь аенда 80 яше тулды, март аенда үлүенә - 10, ә Юрмы мәктәбенә аның хөрмәтенә мемориаль такта куелуга 5 ел. Бу түгәрәк даталарны исәпкә алып, хәтер көнен үткәрергә булдык.

Закир Закиров р 45 ел педагогик хезмәтенең 34 елын Юрмы мәктәбендә директор вазифасын үти.

Ул – СССР, РСФСРның мәгариф отличнигы, Россиянең атказанган укытучысы. Аның тырыш, намуслы, нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнде. Укытучылар укытучысы Закир абыйны хезмәттәшләре хөрмәт белән искә алалар, өч авылның укучылары онытмыйлар аны.

Закир абыйның һәм...

Подробнее...

Борынгыдан килгән бәйрәм

14-13Элек-электән сазъяк авылларында Әмәл бәйрәме яшәп килә. Вәчир, Лаемтамак авылларында Әмәл дисәләр, Тубыл районының көньягындагы авылларда Көлцән, Садака дип йөртәләр. Быел бәйрәм Вәчир хакимиятенә керүче авылларда мартның 22се, ә Лаемтамак хакимияте авылларында мартның 24е иртәнге сәгать 6да башланды.

Әмәлгә февраль аеннан ук әзерләнәләр. Хуҗабикәләр тимер акчаларны алдан ук җыялар. Ә бала-чаганың ничек бу йоланы көтеп алганнарын язып та торасы юк. Бигрәк тә иртәгесе Әмәл була торган көнне дулкынлану көчәя.

Гадәттәгечә, авылның очындагы беренче йорттан башлана. Быел бигрәк тә кеше...

Подробнее...

Язгы кәеф бүләк итүче бәйрәм

14-1221-23 март көннәрендә Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре район үзәгеннән еракта һәм кечкенә авылларда яшәүче якташларын татар халкының милли колорит атмосферасына чумдырып, Нәүрүз бәйрәмен уздырдылар. Шушы бәйрәм кысаларында Черемушки, Мәңгәр авыллары халкы беренче мәртәбә Нәүрүз бәйрәме белән таныштылар. 21 март көнне төш вакытында Черемушки авылына Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре күңелле концерт программа белән килеп төштеләр һәм алар өчен онытылмаслык бәйрәм оештырдылар. Аларның килгәнен бу ике авыл халкы төрле милләт халкы ризыкларын әзерләп, бай табын белән...

Подробнее...

Өч кешелек бәхет

(хикәя)

Шәһәрнең нәкъ уртасында, чатлар кисешкән җирдә, кышның суыгына бөрешкән бер карчык хәер соранып утыра. Бияләйсез куллары зәңгәрләнеп каткан, көя ашап бетергән шәле астыннан чал чәчләре чыккан.

Гөлия бу карчыкны соңгы ике атнада күрә башлады. Элек бер дә күренми иде. Янында вак акчалары булса, аның кулына салып китә торган булды кыз. Карчык та Гөлияне таный башлады. Яшь аралаш булса да, елмаеп каршы алды. Башта кыз карчыкны күргән саен, читенсенә иде. Әмма, хәзер, күбрәк күргән саен, күңеле әрнеп, җәлли башлады.

Беркөн түзмәде, үзенең иске бияләйләрен алып чыкты, дәшми генә...

Подробнее...

Укытучы бәхете

13-7Төмән районы, Кырынкүл авылында яшәүче Миләүшә Хәлит кызы Ниатбакиева (Зәйнетдинова) 1 апрельдә юбилейлы туган көнен каршылый – 55 яшь тула.

Алты яшендә ак алъяпкыч бәйләп, Вагай районы, Янек башлангыч мәктәбенә беренче класска укырга керә. Тубыл педучилищесында укып таныклык алгач, 1983 елда бер ел Шестовой, 14 ел Индәр мәктәбендә эшләде. Шул елларда читтән торып Тубыл педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлады.

1997 елдан педучилищеда бергә укыган классташы Гөлшат Зиннәтулла кызы Касыймова (Туйчикова) тәкъдиме белән Төмән шәһәре 52 нче Кырынкүл мәктәбенә эшкә...

Подробнее...

Күкрәндедә Әмәл бәйрәме

13-6Үткән шимбә көнне Тубыл районы, Күкрәнде авылында, шаулап-гөрләп Әмәл бәйрәмен уздырдылар. Кайбер себер авылларында бу бәйрәмне көлцән, садака дип тә әйтәләр. Бу халкыбызның юмартлыгын, мәрхәмәтлелеген дәлилләүче ата-бабаларыбыздан калган бәйрәм. Ул бүгенге көнгә кадәр яшәп, соңгы елларда тагын көч алды.

Ел буе көтеп, сагынып алган бу бәйрәмдә кечкенә балалардан алып өлкәннәргә кадәр катнашалар. Халык иртәнге сәгать 7дән урамның бер очына җыелып, “Көлцән! Көлцән!” дип кычкырып өйдән-өйгә йөри башладылар.

Өй хуҗалары кем капка башына, кем өй түбәсенә менеп кичтән үк әзерләп куйган...

Подробнее...

Организмны чистартабыз

Яшел чәйнең иң яхшы антиоксидант булуын һәрберебез белә. Составындагы катехин бавыр эшчәнлеген яхшырта. Яшел чәй тәнне саф, яшь килеш саклый.

Лимон бавыр эшчәнлеген яхшырта, канны чистарта, организмдагы токсиннарны чыгара.

Сарымсак - вируслардан иң көчле корал. Ул организм эчендә булган ялкынсынуларны, бактерияләрне бетерә, ашказаныннан бавырга килгән зарарлы матдәләрне чыгару өчен төрле ферментлар барлыкка китерә.

Алма клетчатка белән туклыклы матдәләргә бай. Пектин тәнебездәге авыр металларны һәм азык-төлек кушылмаларын чыгара.

Яшел тәмләткечләрдә хлорофил күп. Ул...

Подробнее...

Ватанга хезмәт иткән якташыбыз

8-10Данлы армиянең башы хәрби комиссариаттан башлана, диләр. Тубыл егете Марат Заит улы Бакиевның тормыш юлы хәрби хезмәт белән бәйле. 1995 нче елны Армия сафларына алынган Марат Заит улы хезмәтен Германиядә башлый, аннары контракт буенча калып, 1992 нче елга кадәр хезмәт итә. Чын патриотлар тәрбияләгән, хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп эшләгән елларны сагынып Марат Заит улы: ”Яшь солдатларны төрле хәрби техникада эшләргә өйрәтә идек. Ул елларны без көчле, төрле көтелмәгән очракларга әзер булдык”, - дип сөйли. Германиядә улы туа, ә тормыш иптәше Зөлфия шатлык-кайгыларын уртаклаша, аның таянычы...

Подробнее...

Ишмәт авылымны сагынам

8-11Әй, Ишмәт авылым, әткәм нигезе, изге мәчетем!

Сез гасырлар буе ниләр генә күрмәдегез. Хәтта, авылым, синең урамыңнан Күчем-хан гаскәрләре дә узган.

Синең күлеңнән чишмәдәй салкын, татлы суыңны эчеп үскән чибәр кызларың, типсә тимер өзәрлек батыр улларың бар.

Бөек Ватан сугышы башлангач, синең батыр улларың, изге мәчеткә кереп, туган җиребезне дошманга бирми, зур җиңү белән әйләнеп кайтырга вәгъдәләр биргәннәр. Әлбәттә, аларның күбесе туган авылына, сөеклеләренә кайта алмый, сугыш кырларында мәңгегә ятып калганнар.

Еллар, еллар... Күп еллар үтте. Иске астаналы, яшеллеккә баткан...

Подробнее...

“Пышны” Эскедә

7-6Бу көннәрдә редакциягә Түбән Тәүде районы, Эске авылыннан хәбәрчебез Рәхимҗан Муллаков килде.

- 2 февральдә Төмән районы, Муллашның Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендәге “Пышны” ансамбле Чугунаево мәдәният йортында зур концерт куйды. Суык димәгәннәр, ерак юлны якын итеп 15 артист килгән. Искиткеч күркәм концертка 70тән артык кеше керде. Артистлар өч тапкыр костюмнарын алыштырдылар, күз явын алырлык иде. Җырладылар-биеделәр, халыкны ихлас күңелдән ял иттерделәр.

Җәгъфәр Касыймовның талантының иге-чиге юк: җырлый, төйдереп бии, сүз остасы да. Транспорт табып артистларны безгә китерүе...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836