#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фидакарьләрчә эшчәнлеге игътибарга лаек

38-7Галия Айсатулла кызы Калиева 1938 елда Ялутор районының Аслана авылында туган. Җидееллык һәм урта мәктәпне Аслана урта мәктәбендә тәмамлап, Казан педагогия институтына укырга керә. Ул аны бик уңышлы тәмамлый һәм туган авылына кайтып мәктәп директоры булып эшли башлый. Иң беренче максаты итеп яңа мәктәп төзетү чараларын күрә. Тиз арада ике катлы кирпечтән салынган яңа мәктәп өлгерә. Барлык фәннәр өчен кабинетлар булдырыла. Кабинетлар, мастерской, спортзал, музей, библиотека, пионер-комсомол бүлмәләре, яңа ашханә, заманча җиһазлар белән бизәлә. Техник түгәрәкләрдә эшләгән автомодельләрне йөртү...

Подробнее...

Тигәнәк тә файдалы

Үләннәр белән дәвалаучы Фирая ханым Захарова әйтүенчә, үләннәр җыйганда, «Питрау җитте – җәй бетте» дигән гыйбарәгә таянырга кирәкми.

– Питраудан соң җыелган дару үләннәренең шифасы бетә ­дигән сүз белән килешмим. Аларны җыйган кеше һәр үләннең кайчан чәчәк атуын, кайчан көч туплавын һәм кай­чан җыярга кирәклеген үзе белә. Бер республикада яшәсәк тә, ­көньяк һәм төньяк районнарда үләннәр бер үк вакытта чәчәк атмый. Әйтик, без үләннәрне Арчадан җыя­быз, анда Казан белән ике атнага аерма бар. Арчада миләш чәчәк кенә атып утырса, Казанда ул җимеш җыя башлаган. Кайсыбер районда яңгыр­лар күп...

Подробнее...

Хезмәт - һәрнәрсәгә баш

Һәр кеше җылылык, чисталык һәм тәртип ярата. Боларны ялсыз, аз хезмәт хакына эшләп техник хезмәтчәннәр булдыра. Аларга мәктәп җыештыручылары да керә. Мәктәп җыештыручылары гади хезмәтчәннәр генә булмаганнар, тәрбияче, халык мәгарифен таратучы вазифаларын да үтәгәннәр. Кайчак балалар проблемаларын укытучылардан да яхшырак белгәннәр. Алар төнге сәгать 2-3ләрдә мич якканнар, классларга җылылык керткәннәр, график буенча дежурда торганнар. Узган гасырның 60нчы елларында барлык мәктәпләрдә дә мич булган. Мәсәлән, Яркәү районы, Бурбар авылында мичләрне “срезка” белән җылытканнар. Ул бик мәшәкатьле...

Подробнее...

Туган авылым

Авылда туып-үскән һәрбер кеше кайда гына яшәмәсен, кайда гына йөрмәсен, туган җирен сагына, күбрәк табигатен күзаллый. Әйе, язучы, шагыйрьләр туган җирнең гүзәллеген үз сиземләүләрендә, тойгыларында бөтен нечкәлекләренә кагылып тасвирлыйлар.

12 июньдә – Илебез бәйрәме көнендә “Юрмы – минем туган җирем” темасына авыл клубында киң эчтәлекле кичә үткәрелде. Бу чараны ветеран, Россиянең мактаулы укытучысы Гөлнура Фәйзуллина җитәкчелегендә, ярдәмчесе Рәйсә Сафиуллина, әлбәттә, клуб директоры Гөлфия Мөхәммәтрәхимова, апасы Гөлнурлар роле зур булды. Кичә “Авылыма” җыры белән башланды. Бу җыр...

Подробнее...

“Телең генә башына җитте...”

Зәрия, заманча итеп салынган ике катлы зур йортның каршында шактый озак торганнан соң, челтәрләп эшләнгән биек тимер капканың келәсенә үрелде. Башына килгән беренче үпкәле уй: «Капкаларын ачып та куймаганнар, ичмасам». Мәет булган йортта капкаларны япмыйлар, гадәттә. Ул әкрен адымнар белән мәрмәр баскычлардан күтәрелә башлады. Шул минутта ишек ачылып китте. Аннан күренгән кешегә Зәрия сәлам бирергә ашыкмады. Ул аның белән исәнләшүне, кайгысын уртаклашуны кирәк дип санамады. «Башына җиттеңме? Теләгеңә ирештеңме?» Хатын шулай диде дә, әрнүле-усал карашын бер генә мизгелгә иргә төшереп алып...

Подробнее...

Җайдаклар чабышта сынала

35-1725 августта Түбән Тәүде авылында Урал федераль округы чемпионаты, беренчелеге, шулай ук Тимур Насыйров истәлеге Кубогына дистанцион атлар чабышы уздырылды. Бәйгедә катнашу өчен Россиянең төрле регионнарыннан чабышкы атлары белән җайдаклар җыелдылар. Мондый чара Түбән Тәүдедә Ринат Насыйров һәм Төмән өлкәсе ат спорты федерациясе, Төмән атлар үрчетү союзы инициативасы буенча 2015 елдан бирле үткәрелә.

Тимур Ринат улы – Төмән өлкәсендә узган атлар спорт ярышларында берничә тапкыр катнашкан якташыбыз. Аның шәхси аты Минелайм саф токымлы гарәп чабышкысы 2014 елда бөтенроссия ярышларында...

Подробнее...

Элемтәләр өзелми

35-16Җан тартмаса, кан тарта. Бу әйтемнең дөреслегенә тагын бер кат инандым. Моңа тумышлары белән Түбән Кәминкәдән булган Хәсән Миннеголов, аның туганнары Камалетдин һәм Хәбир Низаметдиновларның дүртенче һәм бишенче буын балалары бер мең чакрымнан артык юл үтеп, әби-бабаларының туган ягына кайтып, 108 елдан соң туганнары белән күрешү оештырдылар. Чирмешәндә яшәүче Рамил Гыйрфанов әнисе Гөлминур (мәрхүмә) ягыннан ишетеп кенә белгән туганнары белән очрашты. Безнен әби-бабай, әни гомерләре буе туган якларына кайтып килү турында хыялландылар.

Исән вакытларында моны эшли алмадык, ә әнигә...

Подробнее...

Бәйрәмгә рәхим итегез!

25 август көнне Төмән районының Ямбай авылы 420-еллыгын билгеләячәк. Бу авылда элек-электән эш сөючән, үз җирләрен яраткан кешеләр яши. Без авылыбызның нигезен булдырган сәүдәгәр Кармышакның уллары - өч бертуган Сайдуковларга рәхмәтебезне белдерәбез. Халыкның рухи мәдәниятен үстерүдә хезмәт итүче Ямбайдагы Нигъмәтулла Хаҗи исемен йөрткән музей-архитектура комплексы туган якның энҗе бөртеге булып тора.

Аерым рәхмәт сүзләре – муниципалитетның үсеше өчен нигез салган ветераннарга. Без бүгенге көндә Советлар Союзы Герое Әхмәтрәшит Аширбеков, Россия Герое Тимур Мөхетдинов, җиңү яулауда...

Подробнее...

Таганнар һәм таучыклар – балалар өчен

34-4Төмән районының Индрәй поселогында яңа балалар мәйданчыгы ачтылар. Аны сабыйларга ял итү, үсү һәм уйнау өчен “Тюменьнеруд” компаниясе бүләк итте. Ком чыгару предприятиесе белән хакимият арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләре ярдәмендә тормышка ашырылган чираттагы проектның ачылу тантанасында Төмән район Думасы председателе Валентин Клименко, ООО “Тюменьнеруд”ның генераль директоры Вячеслав Ткачев, район хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Буторина, Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин һәм җирле дума рәисе Рөстәм Арипов катнаштылар.

Уен шәһәрчеге барлыкка килү – озак...

Подробнее...

Ышанычларын акларбыз

33-14Укытучы... Кем соң ул? Безнең уебызча, укытучы – ул балаларга аң бирүче, тәрбияче, кинәшче. Укытучы, беренче чиратта ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы.

Без – Руфат Айдуллин, Рушат Нәгыйпов, Рания Садыйкова, Илмар Садыйков, Игнат Сәитов, Эрик Янгучин быел 11нче сыйныфны тәмамладык. Хәзер инде кая укырга керербез дип уйланабыз.

Беренче укытучыларыбыз Нурия Мөхәмәткалы кызы Азанова, Сәкия Сәгади кызы Бәхтиева, Рәкыя Ниязбак кызы Хәлилова – безне, берни белмәгән балаларны, укырга, язарга, санарга, караны актан аерырга өйрәттеләр. Алар бит безгә икенче әни...

Подробнее...

Корбан бәйрәмен зурлап

Соңгы еллар үзебезнең Себердә корбан чалу йолалары зур күләмдә, бик актив рәвештә үткәрелә башлады. Хәтта, ошбу чарага багышлап, башка өлкәләрдән, шәһәрләрдән, Төмән мәчетләре янына машиналар белән сарыклар да китереп сатулар, бик жайлы һәм уңайлы гадәткә әверелеп китте.

Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булу һәм Аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Корбан чалу- ул Раббыбызның бер әмере. "Кәүсәр" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Раббың ризалыгына намаз укы, Корбан чал" (Кәүсәр) сүрәсе, 2 нче аять), - дип боера. "Хаж" сүрәсендә әйтә: «Без һәр өммәткә корбан чалуны тәртип иттек. Үзләренә...

Подробнее...

“Чын дустым Наил Алан” кичәсе

32-13Төмән татар мәдәният үзәгендә Наил Аланның вафатының 40 көненә багышланган кадер кичәсе үтте. Берничә ел элек Казанга командировкага барганда якташыбыз – Күкрәнде авылында туып-үскән шәхес Флора апа Урманченың да кадер кичәсен уздырганнар иде. Кара әле, безнең якташыбызны нинди зурлап, данлап, аны искә алып гаҗәеп күркәм кичә уздырдылар, дип, сөенеп, горурланып кайткан идек.

Наил Алан - Татарстан егете. Яшь килеш Төмәнгә эшкә килүе һәм монда 17 ел буена нинди дәрәҗәләргә ирешүе һәркемгә мәгълүм. “Яңарыш” газетасында (15.06.2018, №-24) аның турында зур гына мәкалә дә бастырылып...

Подробнее...

Сәләтле чыгышларга бай булган гала-концерт

32-12Тубылда 5 нче агустта XI халыкара “Искер-җыен” себер татарлары тарихи-мәдәни мирасы фестиваленең гала-концерты “Синтез” сәнгать һәм мәдәният үзәгенең тамашачылар залында үтте. Сәхнәдән илебезнең төрле өлкәләреннән килгән кунаклар, бу чараны оештыручы ТРОО “Мирас ”оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова бәйрәм тамашачыларын котладылар, кайнар сәламнәрен, теләкләрен юлладылар. Луиза Алимчан кызы оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә, катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде. Ерак юлларны якын итеп килгән хөрмәтле кунакларга Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Фестиваль тамашачылары яраткан җырчыларының, “Искер-җыен”да катнашып...

Подробнее...

Гөл үстерергә яратучылар өчен файдалы киңәшләр

* Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә урыныннан еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.

* Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе һәм ком салыгыз.

* Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә гөлнең тамырлары черергә мөмкин.

* Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт...

Подробнее...

Бурбар авылы байлыгы

Бурбар авылы өстеннән фашист самолетлары очмады, аны бомбага тотмады, әмма илебездә барган бер генә вакыйга да бу авылны читләтеп үтмәде. Ни генә булмасын, намусларын югалтмый, әхлакый яктан бурбарлылар барыбер югарыда булып кала алдылар. 1945нче елда Бурбарда леспромхоз төзелә. Биредә авыл кешеләре белән бергә күрше авыл һәм Украина, Белоруссиядән килгән эшчеләр дә үзара дус, бер-берен хөрмәт итеп эшлиләр. Алар арасында фронттан кайтучылар да була. Көн саен иртәнге сәгать 7 тулуга яралы, контузиялеләр дә, өйдә генә утырып тормыйча, эшкә ашыктылар.

Иртә белән Арифулла Шәмитов...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836