#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җайдаклар чабышта сынала

35-1725 августта Түбән Тәүде авылында Урал федераль округы чемпионаты, беренчелеге, шулай ук Тимур Насыйров истәлеге Кубогына дистанцион атлар чабышы уздырылды. Бәйгедә катнашу өчен Россиянең төрле регионнарыннан чабышкы атлары белән җайдаклар җыелдылар. Мондый чара Түбән Тәүдедә Ринат Насыйров һәм Төмән өлкәсе ат спорты федерациясе, Төмән атлар үрчетү союзы инициативасы буенча 2015 елдан бирле үткәрелә.

Тимур Ринат улы – Төмән өлкәсендә узган атлар спорт ярышларында берничә тапкыр катнашкан якташыбыз. Аның шәхси аты Минелайм саф токымлы гарәп чабышкысы 2014 елда бөтенроссия ярышларында...

Подробнее...

Элемтәләр өзелми

35-16Җан тартмаса, кан тарта. Бу әйтемнең дөреслегенә тагын бер кат инандым. Моңа тумышлары белән Түбән Кәминкәдән булган Хәсән Миннеголов, аның туганнары Камалетдин һәм Хәбир Низаметдиновларның дүртенче һәм бишенче буын балалары бер мең чакрымнан артык юл үтеп, әби-бабаларының туган ягына кайтып, 108 елдан соң туганнары белән күрешү оештырдылар. Чирмешәндә яшәүче Рамил Гыйрфанов әнисе Гөлминур (мәрхүмә) ягыннан ишетеп кенә белгән туганнары белән очрашты. Безнен әби-бабай, әни гомерләре буе туган якларына кайтып килү турында хыялландылар.

Исән вакытларында моны эшли алмадык, ә әнигә...

Подробнее...

Бәйрәмгә рәхим итегез!

25 август көнне Төмән районының Ямбай авылы 420-еллыгын билгеләячәк. Бу авылда элек-электән эш сөючән, үз җирләрен яраткан кешеләр яши. Без авылыбызның нигезен булдырган сәүдәгәр Кармышакның уллары - өч бертуган Сайдуковларга рәхмәтебезне белдерәбез. Халыкның рухи мәдәниятен үстерүдә хезмәт итүче Ямбайдагы Нигъмәтулла Хаҗи исемен йөрткән музей-архитектура комплексы туган якның энҗе бөртеге булып тора.

Аерым рәхмәт сүзләре – муниципалитетның үсеше өчен нигез салган ветераннарга. Без бүгенге көндә Советлар Союзы Герое Әхмәтрәшит Аширбеков, Россия Герое Тимур Мөхетдинов, җиңү яулауда...

Подробнее...

Таганнар һәм таучыклар – балалар өчен

34-4Төмән районының Индрәй поселогында яңа балалар мәйданчыгы ачтылар. Аны сабыйларга ял итү, үсү һәм уйнау өчен “Тюменьнеруд” компаниясе бүләк итте. Ком чыгару предприятиесе белән хакимият арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләре ярдәмендә тормышка ашырылган чираттагы проектның ачылу тантанасында Төмән район Думасы председателе Валентин Клименко, ООО “Тюменьнеруд”ның генераль директоры Вячеслав Ткачев, район хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Буторина, Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин һәм җирле дума рәисе Рөстәм Арипов катнаштылар.

Уен шәһәрчеге барлыкка килү – озак...

Подробнее...

Ышанычларын акларбыз

33-14Укытучы... Кем соң ул? Безнең уебызча, укытучы – ул балаларга аң бирүче, тәрбияче, кинәшче. Укытучы, беренче чиратта ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы.

Без – Руфат Айдуллин, Рушат Нәгыйпов, Рания Садыйкова, Илмар Садыйков, Игнат Сәитов, Эрик Янгучин быел 11нче сыйныфны тәмамладык. Хәзер инде кая укырга керербез дип уйланабыз.

Беренче укытучыларыбыз Нурия Мөхәмәткалы кызы Азанова, Сәкия Сәгади кызы Бәхтиева, Рәкыя Ниязбак кызы Хәлилова – безне, берни белмәгән балаларны, укырга, язарга, санарга, караны актан аерырга өйрәттеләр. Алар бит безгә икенче әни...

Подробнее...

Корбан бәйрәмен зурлап

Соңгы еллар үзебезнең Себердә корбан чалу йолалары зур күләмдә, бик актив рәвештә үткәрелә башлады. Хәтта, ошбу чарага багышлап, башка өлкәләрдән, шәһәрләрдән, Төмән мәчетләре янына машиналар белән сарыклар да китереп сатулар, бик жайлы һәм уңайлы гадәткә әверелеп китте.

Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булу һәм Аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Корбан чалу- ул Раббыбызның бер әмере. "Кәүсәр" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Раббың ризалыгына намаз укы, Корбан чал" (Кәүсәр) сүрәсе, 2 нче аять), - дип боера. "Хаж" сүрәсендә әйтә: «Без һәр өммәткә корбан чалуны тәртип иттек. Үзләренә...

Подробнее...

“Чын дустым Наил Алан” кичәсе

32-13Төмән татар мәдәният үзәгендә Наил Аланның вафатының 40 көненә багышланган кадер кичәсе үтте. Берничә ел элек Казанга командировкага барганда якташыбыз – Күкрәнде авылында туып-үскән шәхес Флора апа Урманченың да кадер кичәсен уздырганнар иде. Кара әле, безнең якташыбызны нинди зурлап, данлап, аны искә алып гаҗәеп күркәм кичә уздырдылар, дип, сөенеп, горурланып кайткан идек.

Наил Алан - Татарстан егете. Яшь килеш Төмәнгә эшкә килүе һәм монда 17 ел буена нинди дәрәҗәләргә ирешүе һәркемгә мәгълүм. “Яңарыш” газетасында (15.06.2018, №-24) аның турында зур гына мәкалә дә бастырылып...

Подробнее...

Сәләтле чыгышларга бай булган гала-концерт

32-12Тубылда 5 нче агустта XI халыкара “Искер-җыен” себер татарлары тарихи-мәдәни мирасы фестиваленең гала-концерты “Синтез” сәнгать һәм мәдәният үзәгенең тамашачылар залында үтте. Сәхнәдән илебезнең төрле өлкәләреннән килгән кунаклар, бу чараны оештыручы ТРОО “Мирас ”оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова бәйрәм тамашачыларын котладылар, кайнар сәламнәрен, теләкләрен юлладылар. Луиза Алимчан кызы оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә, катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде. Ерак юлларны якын итеп килгән хөрмәтле кунакларга Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Фестиваль тамашачылары яраткан җырчыларының, “Искер-җыен”да катнашып...

Подробнее...

Гөл үстерергә яратучылар өчен файдалы киңәшләр

* Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә урыныннан еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.

* Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе һәм ком салыгыз.

* Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә гөлнең тамырлары черергә мөмкин.

* Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт...

Подробнее...

Бурбар авылы байлыгы

Бурбар авылы өстеннән фашист самолетлары очмады, аны бомбага тотмады, әмма илебездә барган бер генә вакыйга да бу авылны читләтеп үтмәде. Ни генә булмасын, намусларын югалтмый, әхлакый яктан бурбарлылар барыбер югарыда булып кала алдылар. 1945нче елда Бурбарда леспромхоз төзелә. Биредә авыл кешеләре белән бергә күрше авыл һәм Украина, Белоруссиядән килгән эшчеләр дә үзара дус, бер-берен хөрмәт итеп эшлиләр. Алар арасында фронттан кайтучылар да була. Көн саен иртәнге сәгать 7 тулуга яралы, контузиялеләр дә, өйдә генә утырып тормыйча, эшкә ашыктылар.

Иртә белән Арифулла Шәмитов...

Подробнее...

Хатын-кызның сәламәтлегенә зыян сала торган киемнәр исемлеге

Хатын-кызның гел матур күренәсе килә. Һәр яшьтә! Теләсә кайсы фасылда! Һәм ул матур күренергә тырыша да! Тик, кызганыч, тирә-юньдәгеләргә матур күренәм дип, ул кайчак үзенең сәламәтлеге турында онытып җибәрә. Бигрәк тә бу ялгышны ул яшь вакытта ясый. Кайбер адымнарның ахыры ни белән бетәсен уйламаган чакта. Аннан бер көн килеп үкенә дә… Тик… терсәк якын булса да, тешләп булмый шул инде.

* Биек үкчәле аяк киеме

“Аягым авырта”, “умыртка баганасы сызлауга түзә алмыйм” дип беркөн табибка барсагыз, аның: “Мөгаен, гел биек үкчәле аяк киеменнән йөрергә яраткансыз”, – дип...

Подробнее...

Ашказаны асты бизен чистарту

Икенче тип диабет белән авырган кешеләргә табиб билгеләгән даруларны эчүдән тыш, организмны чистарту чаралары күрү дә зыян итми.

Ашказаны асты бизен чистарту өчен өч литрлы банкага 1 стакан тары ярмасы, ике-өч телем кара ипи һәм 1,5 аш кашыгы шикәр комы салалар. Банканың яртысы тулганчы су агызалар да караңгы урынга төнәтергә куялар. Сыеклык күбекләнә башлагач, өске катламын алалар. Аннары элеккечә банка яртылаш тулганчы кайнаган су салалар. Бер көннән куас әзер була. Аны суыткычта тоталар. Куасны көнгә 1 тапкыр 1 стакан эчәләр. Дәвалану курсы – өч көн. Ул көннәрдә майлы ризыклар...

Подробнее...

Йөрәккә – керән тамыры

Йөрәк-кан тамырлары системасын әледән-әле ныгытырга кирәк. Аның өчен керән тамырын вак тишекле угычтан чыгаралар. Стакан 1 сантиметр чамасы гына тулмый калсын. Өстенә күмелгәнче аракы агызалар. Стакан өстен каплап бер тәүлек төнәтәләр дә суын эмаль савытка сөзәләр.

Шуңа берәр стакан кишер һәм чөгендер соклары, бал, иттарткычтан чыгарылган әстерхан чикләвеге, кара йөзем һәм төшләреннән арындырылган кабыгы белән ваклап туралган лимон (иттарткычтан чыгарырга да ярый) кушалар. Яхшылап болгаткач, банкага тутыралар. Катнашманы суыткычта сакл ыйлар. Аны катнашма беткәнче көнгә 1 мәртәбә ашарга ярты...

Подробнее...

Кошлар да кешеләр кебек

Кошларның да оя корып, балаларын үстереп, олы юлга озатулары нәкъ адәм балалары төсле икәнен барыбыз да беләбез. Быел алар белән тагын да кызыклы хәл булды. Инде озак еллардан бирле ишек алдындагы түбә астындагы 7-8 оя карлыгачларга ияләшеп беттек. Язын каршы алып, көзен озатып калабыз. Ә менә безнең “КамАЗ” машинасының двигателе янындагы тартма кебек, нәкъ оя шикелле урнашырлык урында оя корды, аннары соры төстә йомыркалар пәйда булды. Ә бит машина көн саен рейска йөреп тора. Күрәсең, кошларның монда оя ясаулары быелгы һава торышына бәйле. Май, июнь айлары салкын булды, ә двигатель янында...

Подробнее...

Киләчәккә планнары күп иде...

27-10Яркәү районы, Тәүде (Сакандыкова) авылында туып-үскән, озак еллар "Тараканово" авыл хужалыгы кооперативын җитәкләгән, ару-талуны белми, үзен жәлләми, якты киләчәккә матур планнар корып яшәгән якын туганыбыз Рафик Харис улы Мөхәммәтҗанов көтмәгәндә, безне олы кайгыга салып, 6нчы июньдә 65 яшен дә тутырмыйча мәңгегә күзләрен йомды.

17 яшеннән аның тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйле булды. Плеханово урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, шофёр һөнәрен алып, 1970нче елны эшли башлый. Армия хезмәтеннән соң да авылына кайтып эшен дәвам итә.

Әтисе Харис вакытсыз дөньядан китү...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836