Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Хатын-кызның гел матур күренәсе килә. Һәр яшьтә! Теләсә кайсы фасылда! Һәм ул матур күренергә тырыша да! Тик, кызганыч, тирә-юньдәгеләргә матур күренәм дип, ул кайчак үзенең сәламәтлеге турында онытып җибәрә. Бигрәк тә бу ялгышны ул яшь вакытта ясый. Кайбер адымнарның ахыры ни белән бетәсен уйламаган чакта. Аннан бер көн килеп үкенә дә… Тик… терсәк якын булса да, тешләп булмый шул инде.
* Биек үкчәле аяк киеме
“Аягым авырта”, “умыртка баганасы сызлауга түзә алмыйм” дип беркөн табибка барсагыз, аның: “Мөгаен, гел биек үкчәле аяк киеменнән йөрергә яраткансыз”, – дип...
Икенче тип диабет белән авырган кешеләргә табиб билгеләгән даруларны эчүдән тыш, организмны чистарту чаралары күрү дә зыян итми.
Ашказаны асты бизен чистарту өчен өч литрлы банкага 1 стакан тары ярмасы, ике-өч телем кара ипи һәм 1,5 аш кашыгы шикәр комы салалар. Банканың яртысы тулганчы су агызалар да караңгы урынга төнәтергә куялар. Сыеклык күбекләнә башлагач, өске катламын алалар. Аннары элеккечә банка яртылаш тулганчы кайнаган су салалар. Бер көннән куас әзер була. Аны суыткычта тоталар. Куасны көнгә 1 тапкыр 1 стакан эчәләр. Дәвалану курсы – өч көн. Ул көннәрдә майлы ризыклар...
Йөрәк-кан тамырлары системасын әледән-әле ныгытырга кирәк. Аның өчен керән тамырын вак тишекле угычтан чыгаралар. Стакан 1 сантиметр чамасы гына тулмый калсын. Өстенә күмелгәнче аракы агызалар. Стакан өстен каплап бер тәүлек төнәтәләр дә суын эмаль савытка сөзәләр.
Шуңа берәр стакан кишер һәм чөгендер соклары, бал, иттарткычтан чыгарылган әстерхан чикләвеге, кара йөзем һәм төшләреннән арындырылган кабыгы белән ваклап туралган лимон (иттарткычтан чыгарырга да ярый) кушалар. Яхшылап болгаткач, банкага тутыралар. Катнашманы суыткычта сакл ыйлар. Аны катнашма беткәнче көнгә 1 мәртәбә ашарга ярты...
Кошларның да оя корып, балаларын үстереп, олы юлга озатулары нәкъ адәм балалары төсле икәнен барыбыз да беләбез. Быел алар белән тагын да кызыклы хәл булды. Инде озак еллардан бирле ишек алдындагы түбә астындагы 7-8 оя карлыгачларга ияләшеп беттек. Язын каршы алып, көзен озатып калабыз. Ә менә безнең “КамАЗ” машинасының двигателе янындагы тартма кебек, нәкъ оя шикелле урнашырлык урында оя корды, аннары соры төстә йомыркалар пәйда булды. Ә бит машина көн саен рейска йөреп тора. Күрәсең, кошларның монда оя ясаулары быелгы һава торышына бәйле. Май, июнь айлары салкын булды, ә двигатель янында...
Яркәү районы, Тәүде (Сакандыкова) авылында туып-үскән, озак еллар "Тараканово" авыл хужалыгы кооперативын җитәкләгән, ару-талуны белми, үзен жәлләми, якты киләчәккә матур планнар корып яшәгән якын туганыбыз Рафик Харис улы Мөхәммәтҗанов көтмәгәндә, безне олы кайгыга салып, 6нчы июньдә 65 яшен дә тутырмыйча мәңгегә күзләрен йомды.
17 яшеннән аның тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйле булды. Плеханово урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, шофёр һөнәрен алып, 1970нче елны эшли башлый. Армия хезмәтеннән соң да авылына кайтып эшен дәвам итә.
Әтисе Харис вакытсыз дөньядан китү...
“Ветераннарга хөрмәт белән” проекты кысаларында 18 июнь көнне Аслана татар мәдәният үзәгендә “Илһам”, “Альянс” иҗтимагый оешмалары, Ялутор районы хакимияте һәм ветераннар советы, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм өлкә иҗтимагый палатасы җитәкчелегендә декоратив-кулланма сәнгать буенча күргәзмә оештырылды. Әлеге чарада райондагы татар авылларында яшәүче өлкәннәр бик теләп үзләренең кул эшләрен, пешергән милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Кунакларның кәефләрен күтәреп Аслана татар мәдәният үзәгенә йөрүче балалар Өлкәннәр белән төрле уеннар, ярышлар, мастер-класслар...
Дәвалану өчен усакның кайрысы, бөреләре һәм яфраклары файдаланыла. Аларның барысы да бөрештергеч һәм кан туктата торган сыйфатларга ия. Усакның кайрысы – иң кыйммәтлесе. Аның составында зур күләмдә полулин, салицин һәм дуплау матдәләре бар. Тикшеренүләр барышында усак кайрысында аспиринның табигый алмаштыргычы булырдай матдәнең барлыгы ачыкланган.
Усак кайрысы халык медицинасында сидек куыгы авыруларын: сидек тотмауны, циститны һ.б. дәваларга ярдәм итә. Шулай ук ашказаны һәм эчәклек, гемморойдан да файдасы бар. Кайрыдан ясаган төнәтмә ютәлне баса, аппетитны ача, тән...
Управление Россельхознадзора по Тюменской области, Ямало-Ненецкому и Ханты-Мансийскому автономным округам информирует хозяйствующие субъекты, организации и граждан о том, что в Краснодарском крае выявлен вредный организм – коричнево-мраморный клоп, включенный в Единый перечень карантинных объектов Евразийского экономического союза.
Коричнево-мраморный клоп является агрессивным многоядным вредителем.
В потенциальной опасности находится продукция сельского хозяйства – это практически все плодовые и бахчевые культуры, ягодники, виноградники, декоративные растения, фасоль, соя...
Тубыл шәһәрендә Айгөл Вадим кызы Захарованың биюче кызлары татар концертларында, бию бәйгеләрендә еш катнашалар. Январь аенда якташыбыз, талантлы музыкант, хореограф Родион Юмашев исемендәге “Бию территориясе” V Халыкара хореография осталары бәйгесе үтте. Монда 300гә якын төрле яшьтәге катнашучылар, 32 иҗат төркеме сәләтләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Иң ерактан килгән биюче Бангладештан иде. Балалар өчен биюләр, классик, халык, замана, урам биюләрен күзәткән жюри әгъзалары таң калдылар. Гран–при дипломы һәм кубогы Төмәннең “Юность Сибири” бию ансамбленә бирелде. Кече яшьтәгеләр арасыннан...
Стенокардия — йөрәк ишемиясенең бер күренеше. Ул, атеросклероз кан "бляшка"лары булган кан юлларының кысылуы аркасында, йөрәк мускулларына кислород җитешмәүдән килеп чыга. Гадәттә, ул ирләрдә — 40, хатын-кызларда 50 яшьтән соң ешрак очрый. Артык майлы ризык яратучы, симез һәм даими утырып эшләүче яки гипертония һәм шикәр авырулы кешеләрдә була ул. Кеше йөрәк тирәсендә кыска вакытлы авырту тоя. Шундый ук авыртуны вегетатив-кан тамырлары дистониясе, остеохондроз, ашказаны җәрәхәте, холецистит авырулы кешеләр дә тоярга мөмкин. Мондый очракта тел астына таблетка салу белән котылу һич ярамый —...
Күп кенә хатын-кызларны аяктагы кан тамырларының йолдызчык яки челтәр рәвешендә кабарып торуы борчуга сала. Гүзәл затлар, беренче чиратта тышкы кыяфәт турында кайгыртып, бүрткән, шешмәкләнгән кан тамырларын косметик ысул ярдәмендә яшерергә тырыша. Шулай җиңел генә котылып була, дип уйлыйлар. Чынлыкта исә, варикоз – бик җитди авыру һәм аны кичекмәстән дәвалый башларга кирәк.
Кан тамырларының варикозлы киңәюе дип, тамырларның диаметры зураю сәбәпле барлыкка килә торган хроник чирне атыйлар. Авыруның җитдилеген статистика мәгълүматлары да дәлилли: бүген дөньядагы халыкның 20-40...
(Визаңист киңәшләре)
Кунакка барырга яисә, кунак каршыларга санаулы минутлар калып бара, ә сез үзегез турында онытып җибәргәнсез... Бу күп кенә хатын-кызларга хас нәрсә. Әмма бәйрәмнәрдә матур һәм бөтенләй дә талчыкмаган кыяфәттә күренәсе килә бит!
Визажист Мәрьям ГАЛӘВИЕВА киңәшләре сезгә ярдәмгә килер.
1. Иң беренче чистарткыч күбек яки сабын белән битегезне юып, чиста тирегә – тоник, иренегезгә гигиена иннеге сөртеп куегыз. Тоник булмаса, кайнаган суны катырып ясаган боз шакмаклары белән битне сөртеп алырга мөмкин.
2. Битегезгә база, ул булмаса, бик тыгыз һәм «авыр» булмаган...
Рак күзәнәкләрен ач тотып үтереп була. Колорадо университеты галимнәре яман шеш күзәнәкләренең иң көчсез ягын тапкан. Аларны баллы ризыктан мәхрүм итәргә кирәк, диләр.
Организмның сәламәт һәм яман шештән зарарланган күзәнәкләре бер-берсеннән аерыла. Рак күзәнәкләре тиз үсә, моның өчен аңа туктаусыз глюкоза (шикәр) кирәк. Глюкозаны яман шеш күзәнәкләре сәламәт күзәнәкләрдән йөзләгән тапкыр артыграк куллана. Өстәмә туклану чыганагыннан мәхрүм итеп, яман шешне көчсезләндереп, үсешен туктатып була, ди галимнәр. Хәзер бу өлкәдә җитди тикшеренүләр бара.
“Ирек мәйданы”.
Өлкәбезнең Ялутор районының Бумаер авылында гомер итүче әтиебез, бабаебыз Миңнеәхмәт Хуҗиәхмәт улы Исхаковка 12 февральдә 65 яшь тула. Киң күңелле, дини, хезмәт сөючән - әлеге матур сыйфатлар барысы да аның турында.
Аның хезмәт юлы туган җирендә колхозда үтте, читкә китеп бәхет эзләү аның уена да кермәде. Гел әти-әнисенә, туганнарына ярдәм итү турында кайгыртты. Яраткан хезмәтен күңел биреп башкарганга, һәрвакыт Мактау кәгазьләре, диплом, бүләкләр алып торды. Районда да Мактау тактасыннан төшмәде, әле дә хөрмәт итәләр үзен. Өйдә тыныч, уңайлы булса, хатының, балаларың ярдәм итеп торсалар...
(Ахыры. Башы 2014 елның 5нче, 9нчы, 44нче, 45нче, 2015 елның 36нчы, 2016 елның 6нчы, 48нче, 2017 елның 13 саннарында).
Якташларыбызның үтенече буенча “Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән” исемле истәлекләр циклыннан соңгы язманы бастырабыз. “Без ул чорда яшәмәгән, аны кинофильмнардан карап, китаплардан укып кына беләбез. Шамил Фәхретдиновның истәлекләреннән тагын өзекләр калмадымы, бигрәк кызыклы”, - дип яшьләрнең мөрәҗәгать итүләре шатландырды, гаҗәпләндерде. Шамил Сафарбәк улының соңгы истәлекләреннән – армиядә хезмәт иткән елларын тәкъдим итәбез.
“1957 елның октябрендә армиягә...