Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тышта 30 градус салкын булуга карамастан, “ГАЗель” машинасында җылы иде. “Гаилә” балигъ булмаганнар өчен региональ социаль-реабилитация үзәге” - Төмән өлкәсе халкына социаль хезмәт күрсәтү һәм өстәмә белем бирү автоном учреждениесе филиалының “Борки” (элекке балалар йорты) гаилә һәм балаларны реабилитацияләү социаль йорты җитәкчесе педагогия фәннәре кандидаты Наил Вазыйх улы Гибадуллин өлкә татарлары Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкалова белән безне Боркига алып барды. 37 чакрымлык юлны ничек үтүебез сизелми дә калды. Максатыбыз җитәкченең эше...
“Хат башы, язың каршы.
Кадерле вә хөрмәтле туган илемдә яшәп торучы әти-әниемә Кызыл армия сафында хезмәт итеп торучы улыгыз Сәетчәгфәрдән сагынып-сагынып, бер күрергә зар булып сәлам. Һәм дә шулай ук Мәҗит энемә, Закир дустыма сагынып зур сәлам, Басилә апама, Хәсән әкәм белән Хәбибҗамал апама, Мөхәрәм апаның өй эченә зур сәлам, Әмин тәтәмә, башка туганнарга, күрше-кунакларга, дусларыма бик күп сәлам, Биктимер дусның өй эченә сәлам, шуның белән дәвам. Инде минең хәлгә килгәндә сау-сәламәт, үзегез күргәндәй.
Мин илдән чыкканнан апрельнең егерме өченәчә - күргән...
Тубыл районының Ворогушино мәктәбендә балалар иҗаты бәйрәме үтте. “Кышкы моңнар” исеме астында үткәрелгән бу чараның максаты - яшь буында туган илгә, табигатенә, туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне үстерү һәм саклап калу өстендә даими эш алып бару. Бәйрәмчә бизәлгән зал районның 11 мәктәбеннән җыелган 80ләгән сәләтле балалар белән тулы иде. Монда Ворогушино, Абалак, Вәчир, Лаемтамак, Хуҗайлан, Полуян, Сетово, Хмелево, Түбән Әремзән, Күкрәнде һәм Санниково мәктәпләренең яшь талантлары 4 номинация - вокал, нәфис сүз остасы, инша язу һәм рәсем, сынлы...
Кыш көне машина тәрәзәсен юдыру өчен махсус катмый торган сыеклык сатып алырга кирәк. Ә менә аның нинди төрен сайларга? Аларның барысын да спирт һәм су тәшкил итә, беренчесенең никадәр күләмдә булуына карап, аның ничә градуска хәтле катмавы билгеләнә. Спиртның кайсы төрен куллану да бик мөһим.
Метанол (метил спирты) кулланылган очракта, аның пары кеше организмына начар йогынты ясарга, күз күремен начарайтырга мөмкин. Бик салкын көннәрдә ул тәрәзә чистарткыч белән пычракны җәя генә, чистартмый, нәтиҗәсе аз.
Этанол — иң оптималь вариант. Әмма бәясе кыйммәт, машина йөртүчеләр андый...
Тубыл татар педучилищесына 1952нче елда Төмән өлкәсенең төрле төбәкләреннән укытучылык һөнәрен алырга килгән кызлар-егетләр арасында 1934нче елда туганнардан алып 1939-1940нчы елда туганнары да бар иде. Иң әһәмиятлесе – күпсанлы ир малайларның күп булуы иде. Менә хәзер “А, Б” классларында укыган группадагы иң яшьләрнең яисә группа төпчекләренең дә 80 еллык юбилейлары килеп җитте. Байтаклары фанидан ахирәткә күчкәннәр, урыннары җәннәттә булсын. Очрашу кичәләрендә аларны да искә алып догалар укытабыз. Күпләрнең хәтер сандыклары савыккан, белмәмешкә салынып куялар. Ышаныч бары тик миңа гына имеш, мин бит аларның группа комсоргы...
26 ноябрь көнне Җәгъфәр Әбүзәр улы Касыймовның 65 яше тулу уңаеннан, иҗади кичәсендә катнашырга, аны котлап рәхмәт сүзләре җиткерергә миңа да насыйп булды. Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сарае халык белән шыгрым тулган иде ул кичне. Шәһәр һәм ул тирәдәге авыл халкы татарның уңган-булган, талантлы, көр, киң күңелле һәм олы йөрәкле шәхесен – Җәгъфәрне котларга, ул оештырган “Пышны” ансамбленең чыгышын карарга дип килгәннәр.
4 сәгатькә якын барган кичәдә Җәгъфәргә 1 генә минутка да сәхнәдән китәргә туры килмәде, халык дәррәү килеп сәхнәдәге чыгышларны алкышларга, чәчәкләргә...
Бу сүзләрне Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә багышлап язарга утырдым. Ике ел рәттән үзебезнең авылдан 25 чакрым ераклыкта булган кунакчыл дин кардәшләремдә Мәүлет бәйрәмендә булырга туры килде. Ул Ялутор районы һәм шәһәрнең имамы Яңа Атьял авылында туып-үсеп, шул шәһәрдә имам вазифасын үтәүче Раил хәзрәт Мәхмүтовның тәкъдиме белән үткәрелде. Бәйрәмне татар мәдәният үзәге җитәкчесе Илһам Хөснетдинов һәм аның белән дус-тату яшәүче хезмәткәрләре, Аслана мәчете имамы Рәүфәт Аллаяров әзерләгәннәр.
Килгән кунаклар иң беренче мәчеткә кереп, Аллаһы ризалыгын сорап, садакалар...
Дәресләргә, консультация, түгәрәк, отчетларга һәм башкаларга әзерләнеп бернигә дә вакыт калмый шикелле. Ә менә Укытучы көне – аеруча үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне укучылар дәресләр үткәрәләр, бәйрәм телетапшыруын әзерлиләр, класстан тыш чараларны алып баралар. Авыл мәдәният йорты педагоглар өчен сюрприз әзерләгән. Программада концерт, уеннар, биюләр, караокега һәм теләгән җырларны башкару бар иде. Бәйрәм өстәле дә әзерләгәннәр. Тәрбиячеләр һәм укытучылар клубтан күрсәткән хөрмәтләренә һәм күңелле үткән чарага бик канәгать калып кайтып киттеләр. Барысы да оештыручылар – Вилдан һәм Шаһинур...
Кышка керергә санаулы гына көннәр калды. Кар булмаса да, күңел белән без инде күптән кышта. Карлы-буранлы көннәргә әзерләнәбез.
Кайсы гына хатын-кыз күз явын алырлык тун турында хыялланмый икән?! Бүген бик күпләр чәшке (норка) тунга өстенлек бирә. Сәүдә нокталарыннан аны төрле бәягә сатып алырга мөмкин. Тик кайберләре карап торышка гына матур. Араларында чәшке тиресеннән тегелмәгәннәре дә бар. Аны аера белергә кирәк.
Ниндиен алырга?
Өстегезгә кышкы кием сатып алганчы, иң башта аны кая, нинди максатларга киясен уйлагыз...
Күптән түгел Түбән Тәүдедә район күләмендә зурлар арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул – бер ил, бер команда!“ исемле фестиваль уздырылды. “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” (ГТО) комплексы сынауларының мәҗбүри һәм өстәмә төрләрен үтәүдә җиңүчеләр очко суммасы буенча билгеләнде.
Без үз яшь төркемендә алтын медальгә лаек булган милләттәшебез – дүрт бала анасы Киндерле кызы Диана Әсәдуллинадан бәйге турында сорадык.
- Фестиваль Түбән Тәүде спорт комплексында “Спорт һәм яшьләр” автоном учреждениесе тарафыннан оештырылды. Монда йөздән артык кеше катнашты. Халыкны бәйрәм...
Көзнең пычрак, ямьсез көннәреннән берсе иде. Карт имәннәр, шәрәләнгән гәүдәләрен сыкратып, авыр ыңгырашалар. Имәннәрнең күз яшедәй берән-сәрән сары яфраклары очкалый.
Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. Кышын да шулай, көзен дә. Әнинең кулында озын ыргак. Ул аны корыган ботакка эләктерә дә, без аңа икәүләп асылынабыз. Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз.
Шулай маташа торгач, көн дә...
(Хикәя)
– Әнкәй! Әнкәй! Үләәәәәм... Әнкәй!.. Үләм...
Гөлфая өйнең икенче ягында яткан килененең йөрәк яргыч тавышына уянып китте.
– Үләм... Әнекәем!
Гөлфая, җәһәт кенә торып ут кабызды да, атылып, килене Рәхилә янына кереп китте. Сигез айлык авырлы Рәхилә, тимер карават башына куллары белән тотынып, ярым бөгелгән килеш, тешләрен кысып, ыңгырашып басып тора иде. “Балам, чирләдеңме? Ни кылабыз инде, и ходаем!”, – дип өзгәләнгән бианасына Рәхилә җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Ул бер кулы белән эчен тотып, икенчесе белән караватка тотынып, җан ачысы белән тагын кычкырды...
Губернатор Тюменской области прокомментировал итоги Совета при президенте РФ по развитию местного самоуправления, который глава государства Владимир Путин провел 5 августа в Кирове.
Владимир Якушев отметил, что у региона накоплен богатый опыт установления открытого диалога с жителями по самым разным вопросам развития конкретных муниципалитетов, микрорайонов, многоквартирных домов.
Губернатор указал, что мнение людей учитывается при принятии самых важных решений - от строительства и ремонта инфраструктурных объектов: дорожных развязок, мостов, автомагистралей, до совершенствования...
Узган гасырның иң әһәмиятле ачышы нәрсә?
Бүгенге кешенең иң бөек ачышы — рациональ ач тору ярдәмендә үз-үзен физик, акыл һәм рухи яктан сәламәтләндерә алу сәләтенә ия булуы.
Фәнни ач торып, кеше сулмас яшьлеккә ия була ала.
Ач торып, кеше иртә картаюдан котыла. Нык картаеп, үзең өчен дә, якыннарың өчен дә “имгәк”кә әверелү турында уйлап яшәү — кеше өчен иң күңелсез куркуларның берсе. Бу курку йөрәк төбенә үк кереп урнаша.
Ач торуның файдасы
Ач тору турында түбәндә бәян ителгәннәр ярдәмендә сез иртә картаюдан, курку хисеннән котылырсыз.
Атна саен 24...
20 май көнне Төмән районы, Шыкча авылы музеенда революциянең 100 еллыгы һәм Экология елына багышланган “Музейлар төне” Бөтенроссия акциясе узды. Әлеге чарага авыл халкы, кунаклар һәм мәктәп укучылары килделәр. Аларга табигатьне саклау темасына викторина, теләүчеләр өчен шигырь язу һәм сырлы кәгазьләрдән чәчәкләр ясау буенча мастер класслар үткәрелде. Социалистик революциягә багышланган экскурсия һәркем өчен кызыклы, файдалы булды. Оештырылган бәйгеләрдә балалар бик теләп катнаштылар, шулай “Музей төнен” бик күңелле уздырдык.
Рузинә ЮСУПОВА, Төмән районы, Шыкча авылы.