#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якуб Зәнкиевка багышланган викторина

Мөхтәрәм укытучы, сугыш һәм хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының Тукай премиясе лауреаты Якуб Зәнкиевка 7 апрельдә 100 яшь тула. Шул уңайдан “Яңарыш” газетасы редакциясе викторина оештырырга карар кылды. Җаваплар 2018 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә, җиңүче Якуб Камали улына 101 яшь тулган көннәрдә газета битләрендә игълан ителәчәк.

Викторина сораулары:

1. Я.К.Зәнкиев туып-үскән  шәһәр, авыл?

2. Язучы нинди һөнәр иясе?

3. Бөек Ватан сугышы елларында Я.К.Зәнкиев кайда һәм кем булып хезмәт...

Подробнее...

Әткәм-әнкәмнең теле

Татар авылында туып-үскән бала татарча уйлый, хыяллана һәм сөйләшә. Балаларыбыз кечкенәдән үк татарча җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, димәк, татар теле яши!  Татар телен өйрәнүгә мәктәбебездә күп көч бирелә. Венера Наил кызы Ибукова балаларны туган телгә бөтен тырышлыгын биреп өйрәтә. Безнең укучылар төрле олимпиадалар, конференцияләрдә бик теләп катнашалар, җиңүчеләребез Казанга кадәр барып, җир күреп кайталар. Күптән түгел 3 кызыбыз Актанышта “Бүләк” лагеренда ял иттеләр. Мондый чараларны оештыручыларга рәхмәт, чөнки андый бүләкләр балаларга зур стимул булып тора.

...

Подробнее...

Чыгарылыш класс укучылары!

Татарстаннан читтә яшәгән татарлар өчен Казан федераль университетына бушлай керү мөмкинлеге бар.

Кафедра истории Татарстана, археологии и этнологии Института международных отношений, истории и востоковедения Казанского федерального университета приглашает абитуриентов на учебу по направлению «История», профиль «История тюркских народов». Благодаря финансовой поддержке Президента Республики Татарстан обучение на этом профиле для соотечественников - бесплатное. Все поступившие обеспечиваются местами в общежитии – в деревне Универсиады. Студентам выплачивается академическая...

Подробнее...

Безнең Сания апабыз

9-132017 елның 18 мартында Шыкча авылында яшәүче көләч йөзле, сабыр холыклы, җыйнак гәүдәле, ак чәчле әби – Сания апа Хәйруллинага 90 яшь тула. Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә үзе белән бергә яшәүче оныгының балаларын караша, әти-әниләре өйдә юкта аларга күз-колак була. Үткәннәре турында сорасаң, Сания апа, кояштай елмая да: “Кеше күргәнне без дә күрдек, тырыштык, эшләдек, сугыш вакытында да ач йөрмәдек”, – ди.

Әйе, Сания апаның балачагы да авыр сугыш елларына туры килә.

Сания Галимҗан кызы Шыкча авылында Галия белән Галимҗан Ибләминовлар гаиләсендә дөньяга килә...

Подробнее...

“Балам югалды”

9-11- Төмәнгә эшкә дип киткән балам югалып китте. 2 ел була инде. Карточкаларын бөтен дөньяга ябыштырганнар, нәтиҗәсе генә күренми. Шул кайгыдан авырып киттем, катлаулы операция булды. Апамның баласы ул, мин карап үстердем, Байкаловода ветврач хатынга өйләнгән иде. Хатынының ике баласы янына үзенең өченчесе туды, анысына 4 яшь. Аларны ашатырга кирәк. Авылда ферманың ябылуы бик начар булды, мин кечкенәдән - 13 яшьтән 38 ел эшләдем. Башта сыерларны кул белән саудык.

Кайбер кешеләр, күреп калдык, дип сөйлиләр, әллә алдыйлармы? Алар әйткән районны ныклап тикшереп чыгалар, таба...

Подробнее...

Калфаклары балкып торды

9-12Февраль аенда Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә узган шигърият бәйгесендә этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә укучы балалар белән беррәттән татар теле укытылмаган һәм беренче ел гына укытыла башлаган мәктәп укучылары да катнаштылар. Туган телдә сөйләшә белмәгән балаларны татар теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән, аларда кызыксыну уяткан, күп еллар 1нче мәктәп китапханәсе мөдире вазифасын башкарган Р.Мөхәммәтуллинага, беренче ел гына татар теле түгәрәге эшли башлаган 9нчы мәктәп укытучысы Р.Әбдерахмановка хөрмәт һәм җылы сүзләр җиткерелде.

...

Подробнее...

Зур хөрмәт илә

“Яңарыш”та (10.02.3017 №-6) Фәрит Ермышевның Күкрәнде мәктәбе һәм шәхсән Сара апа Ермышева турында булган шигъри язмаларын, һәрвакыт күңелемдә булган, үз сүзләрем кебек укыдым. Аермасы бары вакыт арасында.

Безгә, 1963нче ел чыгарылышы укучыларына, Сара апа иң элек “Татар теле”, “Әдәбияты” укытучысы һәм җыр дәресләрен алып барган класс җитәкчебез дә иде.

Зур хөрмәткә ия директорыбыз Газиз Ваһап улы Әхмәтов җитәкчелегендә хезмәт иткән данлыклы укытучыларыбызның үлемсез исемнәре бүгенге Күкрәнде мәктәбенең класс диварларын бизәп торуына иманым камил!

Ләкин сүзем 90 яшен...

Подробнее...

Язмышлар шулай

Авыл халкын, туганнарын, әтисен зур кайгыга салып 2нче февраль көнне Мулланур Солтанали улы Мезралиев якты дөньядан китте.

Яшьлек уйлары белән, үз-үзләрен, ата-ананы уйламыйча, безнең арадан яшьләр бик еш китәләр. Ә Мулланур яхшы, матур бала иде. Армия сафыннан кайтуына  ел да юк әле.

Кызганычка каршы, Мулланурның язмыш юлы шулай язгандыр. Кайгы дигән нәрсә уртак бит, кайгы күрмәгән кеше аз булыр бу дөньяда. Кайгылы көннәр килгәндә үз кайгыларың да яңара. Солтанбай улы Солтаналинең тормыш иптәше Зөлбани Мулланур кызы каты авырып бик яшьли вафат була. Шуннан өч кыз, бер малай әтиләренең...

Подробнее...

Асылда – зур хезмәт

8-14Февраль башында Төмән шәһәре, Березняки поселогында талантлы “Пышны” ансамбленең концерты узды. Ул мине сокландырды, җәлеп итте. Артистлар оста тыпырдап бииләр, сәнгатьле итеп чын күңелдән шигырьләр сөйлиләр, моңлы җырлыйлар. Бу – әлбәттә, зур сәләт, һәрвакыт хәрәкәттә булу, яңаны өйрәнү теләге. Репетицияләргә күпме вакыт сарыф ителә! Әти-әни янына туган йортка кайтсак, алар гел я репетициядә, я концерт белән киткән булалар. Бу коллективта кешеләр гаиләләре белән катнашалар. Берничә ел эчендә данлыклы булдылар, аларны таныйлар, чыгышларын алкышларга күмәләр, төрле бәйгеләргә...

Подробнее...

Картлык ул - байлык

“Шигырьләрем дусларыма бүләк итәм,
Шул бүләккә рәхмәт сүзен өмет итәм”.

                                                              (“Шагыйрь байлыгы”).

Тубыл буеның җирле шагыйрәсе Галия Абайдуллина (Зилә) үзенең шактый күп шигырьләрен картлык чорына багышлап язган. Әлбәттә, Галия ханымның лирикасы шактый киң һәм төрле. Шул киң лирикасы арасыннан мин бу юлы картлык чорына багышланганнарына гына тукталып китәм. Тирәнрәк уйлап карасаң...

Подробнее...

“Яңа китапларын көтеп калабыз”

Ялутор районы, Аслана авылы китапханәсендә тарихчы, туган якны өйрәнүче, педагогия хезмәте ветераны Р.И.Магжановның “Село на стыке веков” исемле китабының презентациясе үтте. Бу китапта автор туып үскән Ялутор районы, Кулик авылының төзелүе, күтәрелүе тарихы турында язган.

Рафаил Исмәгыйль улы 1942 елның 10 августында туган. 1955-1959 елларда Аслана мәктәбендә укый, 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң ел дәвамында колхозда эшли. 1960 елның сентябрендә комсомолның Ялутор район комитеты карары буенча Аслана урта мәктәбенә пионервожатый булып билгеләнә. 1962-1965 елларда Эстониядә чик буе...

Подробнее...

Әйтер сүзем бар

Тугыз дистәне тутырган кеше нәрсә турында уйлана? Үтелгән юл күпме дә, алда тагын ниләр бар, дипме? Гомер юлында хаталанулар күбрәк булганмы, әллә киресенчә, тирә-юньдәгеләрнең уңай, кире тәҗрибәсеннән гыйбрәт – үрнәк алып, сөртенмичә алга гына барылганмы? Ирешелгән уңышлар канәгатьлек тудырамы? Еш кына шундыйрак фәлсәфи уйлар килә башка. Кеше гомере өчен 90 ел аз вакыт түгел. Бу вакыт эчендә кеше бик нык үзгәргән була, әлбәттә инде аның фәлсәфәсе дә үзгәрә. Яшьлектә игътибар ителмәгән вакыйгаларны, елларны, мохитне аралашкан дус-ишләрең, хезмәттәшләрең белән бергә искә төшерә башлыйсың...

Подробнее...

“Минем авылым” иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсы

Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Минем авылым” иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра.

Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора.

Конкурсны уздыруның төп максатлары:

туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту;

иң җәмәгатьчелек игътибарын татар авылларын борчыган проблемаларга юнәлтү;

татар авылларын...

Подробнее...

Яңалык

С 1 февраля 2017 года проиндексирован ряд социальных гарантий, в том числе выплаты пособий в связи с материнством. Индексациянең коэффициенты 1,054 күләмендә куелган яисә арту 5,4%ы тәшкил итә. Эш хакына район коэффициенты билгеләнгән районнарда һәм урыннарда бу пособиеләрнең күләме район коэффициентын куллану белән билгеләнә. 2017 елның 1 февраленнән 1,15 район коэффициентын исәпкә алу белән Төмән өлкәсе халкы өчен яңа пособиеләр түбәндәгечә була:

* Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие -  18802, 88 сум.

* Бер ярым яшькәчә беренче баланы караган өчен ай...

Подробнее...

Данлыклы үтелгән гомер еллары

5-7(Автобиография)

(Дәвамы. Башы 4 санда).

1935-1938 елларда мин Күкрәнде мәктәбендә физика, математиканы укыттым. Укучыларыбыз Газиз Әхмәтов, Шакирҗан Ибраһимовлар әле дә онытмыйлар. Андагы эш елларымны “Күкрәнде – күлләр иле” дигән очергымда бирдем.

1938-1940 елларда Төмән укытучылар институтының физика-математика бүлеген тәмамладым. 1940-1941 елларда Төмәннең 3нче татар мәктәбендә физика, математиканы укыттым. Анда мин күренекле Фатыйма апа Галиәкбәрова, Нәсимә апа Җаббарова, Ибраһим Ибрайлар белән очраштым. Аларның тәҗрибәсен өйрәндем.

1941 елның 17 июнендә мине кинәт армиягә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836