#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңелле ял иттек

Төмән шәһәренең “Фортуна-Ләйсән” күп профильле мәдәният үзәгендә бик күңелле Яңа ел кичәсе узды. Бәйрәм искиткеч матур фейерверк һәм “Ур-р-а!” кычкырган тавышлар белән башланды. Аннары үзәк җитәкчесе Фәридә Бабина кунакларны бәйрәм белән җылы котлап, изге теләкләрен юллады, онытылмаслык ял, күтәренке кәефләр теләде. Яңа ел кичәсен күпләргә таныш Гөлфия Левкова белән Роберт Сабиров югары дәрәҗәдә алып бардылар. 4 сәгать буе барган чарада музыка тавышы һич тә тынмады, өлкә конкурс-фестивальләрендә җиңеп, лауреат исемнәрен яулаган җырчылар, биючеләр төрле җырлар, нәфис биюләр башкардылар. Безгә...

Подробнее...

Чәчүлек орлыгың әзерме?

Бакчачы дусларым, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән арынып, бераз хәл җыярга өлгердегезме инде? Тик орлык сайларга вакыт җитүен онытып җибәрмәдегезме соң? Борынгы бабайлар: «Ни чәчсәң, шуны урырсың», – дип бик дөрес әйткән. Сыйфатлы орлык – мул уңышның нигезе бит ул. Орлыкларны вак киосклардан, кыш көне урам чатларында, ачык базарларда сатып торучылардан алмаска киңәш итәр идем, чөнки төнлә җылыда, көндез каты суыкта озаклап тотылган орлыкларның сыйфаты начарлана. Алар тишелмәскә, шытым бирсә дә, үсентеләрнең чирләшкә булуы мөмкин. Минемчә, орлыкларның җылы якта үскәннәренә караганда, үзебезнең...

Подробнее...

Сәләтле язучыларга губернатор премиясе тапшырылды

3-724нче декабрь көнне Төмән шәһәренең өлкә фәнни китапханәсендә өлкә әдәби конкурсында җиңүче, өлкә мәдәни мирасына зур өлеш кертүче сәләтле язучыларга тантаналы рәвештә өлкә Губернаторы премиясе тапшырылды. Әлеге конкурс “Әдәбият елы” уңаеннан быел беренче мәртәбә оештырылды. Конкурска материаллар 10-30 ноябрьгә хәтле махсус билгеләнгән жюри тарафыннан кабул ителеп, 4  - “Матур әдәбият”, “Поэзия”, ”Документаль, публицистик, әдәбият белеме һәм фәнни-популяр әдәбият”, “Балалар әдәбияты” номинацияләре буенча каралдылар...

Подробнее...

Чыршы бәйрәменең кадерле кунаклары

3-4Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә ятимнәр йортыннан килгән балалар, яшүсмерләр һәм кече яшьтәге балалар белән эшли торган реабилитация үзәгеннән килүче балалар өчен Чыршы бәйрәме оештырылды. Мәдәни чара “Бездә ятим бала юк!” – хәйрия эшләрен алып баручы өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова фондның  попечительләр советы әгъзалары Зәкинә Арангулова, Конгресс хезмәткәре Зилә Юсупова белән таныштырды һәм хәйрия фондының эше турында сөйләде. Бәйрәм программасы белән балаларны...

Подробнее...

“Пышны” ансамбле эске авылында

3-6Яшь вакытта Ишим шәһәренә барышлый Пышма елгасын аркылы чыкканда, бер дә уйламаган идем, Пышма елгасы тагын күз алдыма килер дип. 18 декабрь көнне Эскегә Муллаш авылыннан “Пышны” ансамбле килеп концерт куеп китте. Салкынга карамастан, мәдәният сарае халык белән шыгрым тулы иде, хәтта басып торучылары да булды. Концерт ике ярым сәгать барды. Үзешчән артистлар шигырьләр сөйләделәр, ялгыз һәм парлап биеделәр, җырладылар.

Муллаш авылында сакланып калган фольклор гореф-гадәтләргә таянып төзелгән бу концерт безгә бик ошады. Шунысын әйтер идем, ансамбльдә тулы гаиләләр катнашты...

Подробнее...

Тубылда каз өмәсе

3-5Элек-электән ел саен көз ахырында татар авылларында каз өмәсе үткәрелгән. Әле хәтердән чыкмый, ничек беренче мәртәбә Маслово авылында Сәлихә апа Моратбакиева гаиләсендә каз өмәсендә катнашуыбыз. Бу якларда татар халык бәйрәме ветеран укытучы Рәшидә апа Бакиева ярдәмендә оештырылган иде. Чарада хезмәт сөючән авыл яшьләре дә актив катнашып, җырлап-биеп, уеннарда катнашып тырышлыкларын күрсәттеләр.

Быел каз өмәсе Тубыл шәһәренең 15нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә узды. Монда мәктәп каршындагы “Табигатьнең тере почмагы”нда йорт хайваннары һәм кошлар көн күрәләр. Мәктәп...

Подробнее...

Иман йорты төзелеше дәвам итәчәк

47-10Индрәй авылында иске мәчет авария хәлендә исәпләнеп, сүтелгәч, авыл мөселман оешмасы, җитәкчеләре Хәмзә Камалов тырышлыгы белән, яңа мәчет төзи башлады.  Әлбәттә, бу изге, шул ук вакытта бик авыр эшкә керешү җиңелләрдән булмагандыр. Ул вакытта Хәмзә Сафиулла улы кулында мәчетнең җимерелеп килә торган түбәсен һәм манараны алыштырырга өлкә хакимияте бирергә карар кылган 700 мең сум тирәсе акча гына бар иде. Ә монда нигездән торгызырга кирәк. Авыл халкы биргән садакалар белән генә башкарып чыгу мөмкин булмаячак.

...

Подробнее...

Мөселманнар түгәрәк өстәл арына җыелдылар

47-12Үткән якшәмбедә Төмән татар мәдәният үзәгендә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә мөселман диния нәзарәте оештыруында “Хәзерге шартларда ислам хәйриясе. Зәкәт түләү буенча актуаль сораулар” дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Утырышны ислам мәгърифәт үзәге җитәкчесе Искәндәр Юсупов җитәкләде. Ул: “Бүген безнең максатыбыз: зәкәт һәм хәйрияне белү, аларны популярлаштыру юлларын карау, эшләп торучы хәйрия фондларының тәҗрибәләре белән танышу”, - дип аңлатты.

Акъяр урта мәктәбе укучысы Әсәдулла Балдин...

Подробнее...

Убырлы карчык “Яңарыш”ның юбилее белән котлады

46-3Тубыл шәһәренә җитеп килгәндә, Иртеш елгасы күпереп чыккач, Абалакка таба уңга борылып ООО “Святослав” шәһәрчегенә килеп җиттек. Абалак авылы янында ул борынгы руслар яшәешен күздә тотып махсус булдырылган. Андагы каралтылар агачтан, бер генә кадак кагылмыйча төзелгән, диләр. Тубылга барганыбызда без дә сугылып чыгарга уйладык.

Иртәнге чак, әле кеше-кара күренми, капка ачык булгач, машина белән нәкъ капка эченә кереп туктадык. Көзнең бик ямьсез көне, салкын да, азрак яңгыр да сибәләп тора, җитмәсә җиле дә көчле. Убырлы карчыкның тавык аяклы йортына таба киләбез, кулына чиләк...

Подробнее...

25 ел “Яңарыш”ка язылучы якташыбыз

Төмәндә яшәүче милләттәшебез Минсара Әхмәткәрим кызы Шабанова белән беренче тапкыр 1997 елны Яңавылда  милләттәшләребезне “Яңарыш” газетасына яздырганда очраштык. Заманалар авыр иде.

- Мин бер санын да алмый калганым юк, газетаны яратып укуыма 7нче ел инде, - дип әйткән иде Минсара апа ул чакта. Агым сулар аккан кебек 18 ел узып та киткән  ләбаса.

Минсара апа актив, оптимист кеше. Төмәндә узган милли бәйрәмнәрдә, концертларда  еш очрашабыз. Күптән түгел “Яңарыш” редакциясендә күрештек, аннан үзе турында сораштык.

- Ялутор районы, Сәел авылында 1935 елның...

Подробнее...

Халыклар бердәмлеге көне

4 ноябрь көнне Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең тамашачылар залында алма төшәр урын булмады. Концерт РФнең Гимны белән башланды. Аннары Тәнзилә Мортазина башкаруында Себер Гимны яңгырады. Рус, татар телләрендә башкарылган  җырлар, төрле милләт халкы биюләре бәйрәм концертын бизәде. Төмән кунагы Луиза Сурметованың себер татар телендә башкарган җырларын, такмакларын тубыллылар яратып кабул иттеләр. Бу мәдәни чарада төрле милләт вәкилләре бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булып, дуслык җепләрен өзмичә, авырлыкларны җиңеп, шатлыкларыбыз белән уртаклашып яшәргә чакырдылар. Алисә...

Подробнее...

Казанда “Туган телем - иркә гөлем” регионара семинары

45-8Октябрь аенда федераль татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә министрлык җирле татар оешма җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары катнашында “Туган телем  - иркә гөлем”  семинары уздырылды.

Россия төбәкләрендә эшләүче татар теле укытучылары Татарстан Республикасының  Балык Бистәсе муниципаль районына җыелды.  Безнең Төмән өлкәсеннән татар теле укытучыларын Рафаэль абый Гадиев җыеп, шушы семинарга алып барды. Төмән өлкәсенең Каскара мәктәбенән - Әлфия Ниязова, Яңа Кәешкүлдән - Рәшидә Баватдинова, Югары Егәнледән - Зөлфия Камалова, Кызыл Яр филиалыннан  Римма...

Подробнее...

Внимание: отопительный сезон 2015-2016!

На дворе осень, на улице становится с каждым днем все холоднее и холоднее… С наступлением холодов в жилом секторе увеличивается количество пожаров. Причиной  их возникновения является нарушение правил устройства и эксплуатации печей. 

В 2015 году в Тюмени произошло 487 пожаров, из них по причине нарушений правил устройства и эксплуатации печей - 69. Инспектора отделов надзорной деятельности города проводят интенсивную разъяснительную и агитационную работу с населением. Рейды по жилому сектору проводятся еженедельно, гражданам вручаются памятки с правилами пожарной...

Подробнее...

ИП “Сирачев” хуҗалыгында

Түбән Тәүде районы, Эске авылында быелгы көзнең урак өстендә ИП “Сирачев” хуҗалыгы белән кызыксындык. Мурат Барый улы Сирачев урып-җыю комбайннарын кырга беренчеләрдән булып алып чыккан.

- Кәефләр күтәренке, арышлар өлгергән, һава торышы куандыра. Димәк, бөртекле ашлык яхшы сыйфатлы һәм беренче акча пәйда булачак, - дип икмәк үстерүче сүзен дәвам итте.

- Кырда дүрт комбайн, ике машина, өлгерә алмасак  өченче машинаны өстәрбез. Үзем дә көне буе руль артында, бөтен теләк шул, тик көннәр генә әйбәт булсын. Безнең бөртекле ашлык күп түгел, барлыгы 650 гектар – аның 50се...

Подробнее...

Инҗир

Әлеге җимештә йөрәк-кантамырлар төзелмәсе өчен кирәкле калий, ашкайнату өчен зарур үзагач матдәсе күп.

Шуңа күрә дә инҗир кандагы холестерин күләме күп булганда, эч катканда файдалы. Өстәвенә, ул бик туклыклы да. Шунлыктан, тамак ялгау өчен кәнфит, прәннекләр түгел, ә инҗир ашагыз. Ул тимергә бай булуы белән дә танылган. Андагы тимер күләме алмадагыга караганда да күбрәк. Шул сәбәпле, азканлылыктан интегүчеләргә көн саен инҗир ашау мәҗбүри. Ул балаларда йөрәкнең еш тибүе, өянәкле бума, ютәл һәм тамак бакасын дәваларга булыша. Сүз уңаеннан, кипкән инҗирнең тазә инҗир кебек үк файдалы икәнен...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836