#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Аспирин белән сак эш ит!

Тән кызулыгын төшерү өчен, аспирин эчеп куйдым. Авырып киткәндә, аны элек тә эчкәнем бар иде. Монысында ашказаным авырта башлады, аннары мин ашказанына кан агу сәбәпле, хастаханәгә эләктем. Аспирин шул хәлгә җиткерергә мөмкинме соң?

Тән кызулыгы күтәрелгәндә, баш авыртканда, сулыш юлларының үтә көчле йогышлы ялкынсынуы булганда, күпләр уйлап та тормыйча, аспирин эчә. Әмма ул даруны саклык белән генә кабул итәргә кирәк. Әти-әниләр, табиб билгеләмәгән очракта, аспиринны балаларга бернинди очракта да бирергә тиеш түгел. Аспиринны үзлегеңнән теләсә ничек кабул итү балаларның да, олыларның да...

Подробнее...

Кан басымың күтәрелмәгәндер ич?

Кисәк кенә башы әйләнеп китсә, күпләр кан басымын үлчи торган аппаратка үрелә. Шуннан чыгып нәтиҗә дә ясап куя: йә ул күтәрелгән, йә киресенчә төшкән. Тик һәр яшьнең үз кан басымының нормалары да бар бит әле, шуны да истән чыгармаска иде.

Холестерин, глюкоза күләме артык, кан басымыгыз югары булса, сез риск төркемендә. Әмма сез аны төзәтә дә аласыз. Моның өчен кан тамырларын тикшертергә, кандагы глюкоза күләмен контрольдә тотарга, дөрес тукланырга, хәрәкәт режимын үзгәртергә тиеш буласыз.

* Табиб кушуы буенча аспирин эчегез – ул канны сыегайта.

* Көненә ярты гына сәгать...

Подробнее...

Россия һәм чит илләрдәге соңгы күрсәткечләр

Россиядәге инфляция (акчаның бәясе төшү) дәрәҗәсе (үткән еллар белән чагыштырганда 2000 елда - 20,2 %ка,  2002 елда - 15,1%ка, 2005 елда - 10,9%ка, 2006 елда - 13,3%ка, 2010 елда - 8,8%ка, 2012 елда - 6,6%ка, 2014 елда - 11,4%ка, 2015 елда - 12-13%ка (прогноз) артты. Финанс органнары күрсәтүе буенча, киләсе елга инфляция ике мәртәбә төшә алыр, 6,2 %ка кадәр. Хәзергә Россия бәяләрнең үсүе буенча алга киткән илләр һәм СНГ илләре арасында лидер. Бездән алда инфляциясе 38% ка үскән Украина гына. Белоруссиядә үсеш темпы югары булганлыктан инфляция 7,8% кына. Казахстанда инфляция 1,8%ка, ә...

Подробнее...

Фоторәсемдәге кеше язмышлары

43-7Инде бер ел үтте. “Яңарыш”ның 19нчы санындагы (2014 ел) Ф.Вабиеваның (“Саил бабай истәлекләре”) мәкаләсен укып, яшьлегемә кире кайттым. Саил абыйның абыйсы Әхмәтсыя абый, сугыштан исән-сау кайткач, фотога төшерә торган иде. Ничек объективка дөрес карарга өйрәтеп, безне дә фотога төшерде.

Үзләрен танучылар булыр, дип газета аша тәкъдим итәм. Уртада Саил абый, янында китап тотып торучы мин (Айнихәят), Разия Алеева, Саил абыйның энесе Римс, кечкенә кыз – Нәсимә. Сул яктагы ике хатын–кызны оныттым. Алар янындагы кыз – Рабига.

Мине Тубыл шәһәренә укырга өндәп, юл күрсәтүче Галия апа...

Подробнее...

Из истории библиотек, обслуживающих татарское население юга Тюменской области

Богатое литературное наследие татар с дореволюционного времени сосредотачивалось в библиотеках. До конца XIX века почти в каждом ауле Тюменского края были возведены мечети, служившие центрами обучения грамоте, культуре. Нравственное воспитание считалось основой образования, поэтому не случайно, что у татар вырабатывались высокие нравственные качества и трудолюбие. Нам известно, что при некоторых медресе имелись библиотеки с довольно богатым книжным фондом. К примеру, в 80-х годах XIX века в библиотеку медресе с. Ембаево купец-меценат Нигматулла Кармышаков-Сейдуков (1829-1901гг.) привез более...

Подробнее...

Өлкәннәрне хөрмәт итеп

Төмән районы, Талымхан авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бик матур бәйрәм булды. Бәйрәмне алып баручы ачык йөзле, татлы сүзле мәдәният йорты директоры Раиф Сабиров әби-бабайларга исәнлек-саулык, тыныч картлык, бәхет теләде. Авылыбызның лаеклы ялга чыккан иң өлкән татар теле укытучысы Мәүлидә апа Сәитова тамашачыларны матур сүзләр, шаян шигырь белән котлады. Композитор И.Сафинның “Барбарис” инструменталь ансамбле милли көйләр һәм җырлар башкарды. Җырчыларыбыз Камил Газизуллин, Ислам Сафин һәм Раиф Сабиров “Яшь наратлар” җырын башкардылар. Өлкәннәребез бик яратып тыңладылар...

Подробнее...

Чәйнектәге суны түгегез

Чәй кайнатканда, һәрвакыт чәйнектә калган суны түгеп, икенчене салырга иренмәгез. Бер үк суны берничә тапкыр кайнатырга киңәш ителми. Чөнки краннан ага торган суда, H2O молекуласыннан тыш, водородның “авыр” изотоплары да бар. Су кайнаганда, молекулаларның бер өлеше парга әйләнә, ә “авыр” изотоплар савыт төбендә кала. Әгәр су кайнап чыккач, чәйнекне шундук уттан алмасак яки бер үк суны берничә мәртәбә кайнатсак, аларның күләме арта. Дөрес, “авыр” изотоплардан торган чәйне берничә тапкыр эчкәндә генә сәламәтлеккә зыян килми. 2-3 көннән алар организмнан чыгып бетә. Ә инде һәрдаим шулай...

Подробнее...

Мин яңадан сафта

Әлхәмдүлиллә, өченче пенсияне эшләргә дип, эшкә чыктым. Эчке кичерешләргә килгәндә, әлбәттә, тарткалашулар булмады түгел.”Эшкә чыгыйм микән, әллә “пора инде честь знать” дигән кебек өйдә генә утырыйм микән?” дип йөрдем. Үзем төгәл һәм ныклы карарга килә алмагач, чираттагы ял ахырында редакциягә килдем, янәсе хезмәттәшләрем нәрсә әйтерләр. Алар инде, Наилә апа, китмә, синсез күңелсез безгә, дигәч, барлык икеләнүләр җилгә очты. Үземдә яңа канатлар үсеп чыккандый хис иттем. Әйе, ничә еллар бергә эшләгән коллектив, яхшы мөнәсәбәтләр бик мөһим шул.

...

Подробнее...

Ил язмышы белән үрелгән яшьлек

42-101991 елның 18-21 августында СССРда конституцион властьны алу, заговор (путч) булды. Телевидениедән, радиодан Мәскәүдә барган вакыйгаларны шаккатып тыңладык. Моннан соң кибет киштәләрендә берни калмады.

Август азагында кара төсле зур чемоданымның эчке кесәсенә даһи Ленин сурәте төшерелгән акча салдым һәм тәвәкәлләп Тубыл шәһәренә юл алдым. Яңа күпер әле эшләми иде, Иртеш елгасын паром белән кичтек. Шәһәрнең тау асты өлешендә элекке автовокзал каршындагы тукталышта автобуска утырып, Ленин урамы буйлап барып, янган агач драма театры янында төшеп калдым. Театрга юл аша урнашкан ике катлы йортта...

Подробнее...

Данир Сабиров Төмәндә

42-9“Ниһаять, татар эстрадасында юморның чын остасы пәйда булды”, - дип язып чыктылар матбугатта үзе җырлый, бии, алып та бара, пародияләр дә күрсәтә, эчтәлекле мәзәкләре белән дә көлдерә торган Данир Сабиров турында. 4 сезон концерт программасын Төмән һәм Тубыл тамашачысына да тәкъдим итте ул. “Татарстан Яңа гасыр” телеканалы аша аны белүчеләр, яратып караучылар шактый җыелдылар. Ә инде бу артистның осталыгына шаккаткан якташларыбыз сөйләвеннән соң килмәүләренә үкенүчеләр аз булмагандыр. Аның биючеләр төркеме дә чын осталардан гына тора. Музыканты Роберт Хәлилов, саксафончысы Динар Арсланов...

Подробнее...

Губернатор тубылда

Күптән түгел губернатор Владимир Якушев  Тубыл шәһәрендә булды.

Ул шәһәребезнең предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый, хезмәт  һәм совет ветераннар оешмалары вәкилләре белән очрашты, шәһәр урамнарын төзекләндерүгә игътибар итте.

Аеруча магистраль юл - М-3тә  барган төзелеш  эшләренә әһәмият бирде. Монда  юл эксплуатациягә тапшырылгач,  дүрт тукталыш, ике яңа автобус маршруты ачылачак.

Шәһәрнең иҗтимагый оешма вәкилләре белән 1нче мәктәптә очрашып, губернатор өлкәбезнең перспективалары, башкарылган эшләр турында сөйләде.

Шәһәрнең аскы өлеше...

Подробнее...

Шифалы әрекмән

Кызгылт-шәмәхә төстәге чәчәкле икееллык әлеге үсемлек Рәсәйдә киң таралган. Күп кенә бакчачылар әрекмәнне бернигә кирәкмәгән чүп үләненә санап, бик нык ялгыша. Халык дәвасында әрекмән яфраклары, орлыклары һәм тамырларының бик тә шифалы булуы мәгълүм.

Җыелмасында ниләр бар?

Үсемлекнең яфраклары аскорбин кислотасы, каротин, рутин, алкалоидлар, органик кислоталар, эфир майларына бай. Әрекмән орлыкларында бик тә файдалы арктиин гликозиды, тәнгә файдалы аксым, алма һәм лимон кислоталары, кумариннар, сапониннар һәм пектиннар бар. Тамырлары инулин полисахариды, протеиннар, май, шулай ук пектин...

Подробнее...

Кабакта файда бер табак

Файдалы матдәләргә бай

Кабак йомшагында һәм төшләрендә сәламәтлекне нытыгырга ярдәм итүче күп кенә матдәләр, аерым алганда, ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар һәм аксым, җепселле тукыма һәм пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бар. Бу файдалы яшелчәләрдә тәнебез өчен кирәкле матдәләрнең – фосфор, кремний тозлары, бакыр булуы да билгеле. Кабак витаминнарга да (бигрәк тә В төркемендәге) бай. Кабакның төшләре дә бик файдалы. Аларда аминокислоталар, эфир майлары һәм алыштыргысыз С витамины күп.

Кабакның йомшагы һәм төшләре, беренче чиратта, тәндәге су һәм тозлар алмашына...

Подробнее...

Гөмбә җыю

Гөмбәне иртән кояш чыкканчы яки болытлы көнне җыю яхшы. Аны җирдән төбе-тамыры белән тартып алмаска, пычак белән ипләп кенә кисеп яки акрын гына боргалап алырга киңәш ителә. Картайган яки бозылганын алмаска кирәк.

Гөмбәнең эшләпәсен кырып чистартырга, өстендәге юка эшләпәсен куптарып ташларга кирәк. Махсус тикшеренүләр зарарлы һәм агулы матдәләрнең шул элпәдә булуын күрсәтә. Майлы гөмбәнең элпәсе бик җиңел алына, ә инде алныкы кайнар су белән пешекләгәч кенә яхшы куба. Пешекләгәннән соң гөмбә азрак ваклана.

Гөмбә...

Подробнее...

“Көрәшкә багышланган гомер” бәйгесендә

8-915 нче февраль - Татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь, язучы Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан ел саен мәктәпләрдә патриот шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган төрле чаралар уздырыла.

“Көрәшкә багышланган гомер” дип аталган искә алу кичәсе Ямбай авылы мәдәният йортында укытучылар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыруында үтте. Килгән кунакларны «Шумовой оркестр»   (З.Мөхәммәтҗанова) уен корал балалар ансамбле каршылады. Чараны алып баручы Гөлсем Әмирханова шагыйрьнең бала чагы, шигърияткә беренче адымнары турында сөйләп, сугыш чоры...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836