#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Булат Сөләйманов истәлегенә

24-4«Себер татарларының этномәдәни һәм тел процесслары: тарих һәм хәзерге заман. Булат Сөләйманов истәлегенә» дип исемләнгән түгәрәк өстәл “Евразия” бизнес отеленең конференц-залында узды. Бу чараның максаты: себер татар тарихы, этнография һәм лингвистика өлкәсендә яңа тикшеренүләр буенча мәгълүмат алмашу, шулай ук галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында иҗади элемтәләр урнаштыру иде.

Конференцияләр залының фойесында Ислам Сафин җитәкчелегендәге «Вак бәлеш» фольклор ансамбле матур җырлар, төйдереп биюләр белән кунакларны каршы алды. Ямбай авылының «Баш киемнәрендә татар бизәкләренең мотивлары» дигән музей...

Подробнее...

Түгәрәк өстәл форматында шигьрият кичәсе

24-528 нче май көнне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә шагыйрь Булат Сөләймановның иҗатына багышланган түгәрәк өстәл форматында шигърият кичәсе узды. Мәдәният үзәге хезмәткәре Рузалия Корманалиева Б.Сөләймановның “Мин төп себер татарымын чыгышым белән” шигырен сөйләде, шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырыды. Чарада тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиеваның чакыруы буенча Алтайның халык язучысы, шагыйрь Бронтой Бедюров катнашты.

Ерактан килгән галим тубыллыларны сәламләп: ”Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Әдәбият институтында укыган чорымда Булат Сөләйманов белән таныштым. Ул минем белән...

Подробнее...

Шагыйрәне искә алдык

24-13Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованың якты истәлегенә Коръән ашы уздырылды. Тубылның тарихи мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов мәрхүмәнең рухына багышлап Коръән аятьләре укып, догаларын юллады.

Гөлфизәр Хәйретдин кызы 1949 елда Омск өлкәсенең Байбы авылында туа. Туган авылында урта белем ала, Омск шәһәренең елга һәм кооператив техникумын тәмамлый, сәүдә, элемтә һәм елга транспортында эшли.

Аннары Байбыга кайтып 15 ел мәдәният йорты белән җитәкчелек итә. Тубыл шәһәрендә яшәгән чорында шигырьләр иҗат итә башлый. Төмәндә һәм Тубылда аның бер-бер артлы «Себер ягым”...

Подробнее...

Дөрес тәрбия җимешләре

Вагай районының Меткә авылында күпләр өчен үрнәк булган Низам абый һәм Фәриха апа Бәдретдиновлар (хәзер мәрхүмнәр) 12 бала китереп, 9ын алдынгы карашлы, тәрбияле, белемле, кешелекле, намуслы итеп тәрбияләп, тормыш юлына озатканнар, халкыбыз, ил алдында булган бурычларын олы җаваплылык белән үтәгәннәр. Менә кемнәр ул балалары: Марс, Флера, Вил, Эрнест, Мәгизә, Даниял, Гөлнара, Илшат, Нурис. Шөкер, бүгенгә аларның бишесе исән-саулар. Шулардан Тубыл шәһәрендә яшәгән Даниял Низам улына март аенда 70 яше тулды. Вакытында коронавирус аркасында очраша-җыелыша алмаган бертуганнар, гомумән...

Подробнее...

“Яңавыл – минем район”

24-12Төмән шәһәренең бер районы - Яңавыл (Парфеново) белән барыбыз да таныш. Ә менә аның тарихына кагылышлы мәгълүматларны һәркем дә белмәгәндер. Соңгы вакытта Яңавылда үскән Әлмирә ханым Сажина (Гомәрова) үзенә якын төбәккә күп игътибар бирә башлады. Үзе укыган 9 нчы мәктәп ишегалдында район тарихын чагылдырган стендлар урнаштырды, мәчет коймасы янында элекке сирень бакчасы булдыруны әйдәп йөрде. Һәм менә май аеның бик матур көнендә мәктәптә Яңавылның туган көнен үткәрде.

Мәктәпнең элекке директорының оныгы әтисе калдырган архив белән ныклап танышып, 3 ел элек башланган эзләнүләр...

Подробнее...

“Зөбәрҗәт” ансамбле 5 ел сәхнәдә

23-9Түбән Тәүде авылының мәдәният йортында “Зөбәрҗәт” җыр ансамбленең “Җырла, сандугач, җырла” дип исемләнгән юбилейлы концерты булып узды. Төркем оештырып, сәхнәгә чыгуларына да 5 ел вакыт үткән. Шушы вакыт эчендә өлкә тамашачысы “Зөбәрҗәт” ансамблен уңай кабул итеп, яратып өлгерде. Алар Сабан туйларында, “Халык сәнгате”, фольклор буенча, “Салават күпере” һәм бик күп төрле өлкә, район, шәһәр күләмендә узган бәйге-фестивальләрдә катнашып, мактаулы урыннар яулыйлар.

Әлбәттә, бу уңышлар җитәкченең сәләтеннән, тырышлыгыннан, таләпчәнлегеннән тора. Ансамбльне көчле, моңлы, матур тавышлы җырчы, музыка уен...

Подробнее...

Мунча себеркесе

Һәр нәрсәнең үз җае бар. Шул исәптән мунча себеркесе әзерләүнең дә. Төрле якларда миннек, тиннек, пиннек, миллек, минек дип тә йөртәләр. Себерке әзерләргә иң шәп вакыт – юкә агачы чәчәк аткан чор. Вакытыннан алда җыелган себеркенең яфраклары тиз коелучан була, ә соңга калсаң, ул нәфислеген югалта, тупасланып китә, тәме дә калмый.

Мунча себеркесен каеннан, имәннән, юкәдән, миләштән, карлыганнан, чиядән, ылыстан, гомумән, бик күп агачлардан ясарга була.

Каен себеркесе

Эфир майларына һәм витаминнарга бай каен себеркесе...

Подробнее...

“Эцкен” атамасының мәгънәсе һәм килеп чыгышы

“Эцкен” дигән исемне Урал артының көньяк-көнбатышында яшәүче татарлар йөртә. Алар үзләрен: «Без – эцкен татарлары!” – диләр. Бу исем елгага да, авылга да кушылган – алар барысы да Шадринск районы, Курган өлкәсендә. “Эцкен” атамасының килеп чыгышы турында байтак кына легендалар бар, ләкин мин аларны дөрес дип тапмыйм.

Минем бәхеткә каршы, филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәкиевнең “Татар халык тарихы” дигән китабы кулыма керде. Татар халкыбыз турында күп кенә галимнәрнең хезмәтләрен укыдым, ә менә Мирфатыйх абый хезмәтен укыгач, күк йөзендә нәкъ яңа планета ачкан кебек булдым. Халкыбыз...

Подробнее...

“Феникс” һәм “Ступени” бәйле булучыларга нәтиҗәле ярдәм итә

Ел саен профилактика һәм реабилитация өлкә үзәгендә 180гә якын олылар һәм 90 балигъ булмаган бала тернәкләнә. Бу үзәк Төмән өлкәсендә өлкәннәрне һәм балигъ булмаган сабыйларны медик-социаль һәм социаль-педагогик реабилитация буенча махсуслашкан бердәнбер дәүләт учреждениесе. Алкоголь һәм наркотикка бәйле өлкәннәрне реабилитацияләү “Феникс” проекты кысаларында уза, ә балалар һәм үсмерләр белән эш “Ступени” психоактив матдәләр куллануга сәләтле балигъ булмаганнарны тернәкләндерү проекты кысаларында үткәрелә.

Үзәкнең программа-оештыру эшләре буенча директор урынбасары Елена Беседина...

Подробнее...

Рәҗәб аен хөрмәтләп

2021 нче Үгез елының Рәҗәб ае быел 13 февральдә башланды. Изге Рәҗәб аен хөрмәтләп, олылап, Аллаһы Тәгалә тарафыннан ирешә торган күпләгән саваплар һәм юмартлыклар ае буларак кабул итеп, Маслау һәм Пушнаш авыллары халкы көче һәм ярдәме белән аш-мәҗлес оештырдык. Чараны Гөлшат һәм Хәлил Алеевларның зур йортларында үткәрдек.Бу дини бәйрәм авылда яшәгән олысын һәм кечесен, хәтта җәйге генә йортлары булганнарны да битараф калдырмады. Иң әһәмиятлесе: авылда туып-үсеп, яңа гына тормышка аяк баскан яшьләрнең, үзләре читтә яшәсәләр дә, үз авылларын яратып, олыларны хөрмәт итеп катнашулары мине таң...

Подробнее...

Якташларыбыз – мөселман байлары

8-9Февраль башында Төмәннең “Колокольниковлар йорты”нда профессор, тарих фәннәре докторы Александр Ярков “Төмәннең мөселман байлары” темасына лекция укыды. Лекция тыңларга күп кенә кеше килгән иде. Иң элек журналист Диана Хәлилованың “Әссаләмегаләйкүм, Себер!” фильмы күрсәтелде. Анда безнең якташыбыз, танылган бай Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуковның тормыш юлы һәм эшчәнлеге тасвирлана. Ул Ямбай тарихында, якташларыбыз хәтерендә тирән эз калдырган, үз акчасына авылда тулы бер архитектура ансамбле төзегән һәм Себер татарларының рухи үсешендә зур роль уйнаган шәхес.

Нигъмәтулла хаҗи төзеп калдырган мәчет...

Подробнее...

“Күңелем тулып китте”

Исәнмесез, “Яңарыш” кызлары! Мин газетаны 20 елдан артык яздырып киләм, яратып укыйм. 2021 елның 3 нче санында бастырылган Диләфрүз Фәхретдинованың “Бер фоторәсем тарихы” дигән мәкаләсен укыдым. Киндерле мәктәбендә укыткан абый-апаларны күреп күңелем тулып китте. Бухариннан Киндерлегә язын-көзен йөреп, кышын интернатта торып укыдык. Закирә апа ашарга пешереп куя иде.

Рәсемдә сулдан уңга: Хәрирә апа, Хәмит абый, Нурания апа, Гыймран абый, аның янында Нәгыймә апа түгел – Зәйтүнә апа Балтасова, аннан соң Шакирә апа. Зәйтүнә апаның әнисе белән минем әниемнең әниләре бертуганнар. Шакирә...

Подробнее...

Күрешергә насыйп булмады

Минем хатыным Тимербаева Ракия (Раиса) Корман кызы. Кечкенәдән үк аны абыйлары “Рая” дип йөрткәннәр. Мин дә аны соңгы көненә чаклы Рая дип йөрдем. Аның әбисе – өннәсе Янсылу (Җансылу) әби үзенең туганнары белән Столыпин реформасыннан алда Татарстаннан күчеп килгәннәр. Апасының кызы белән Янсылу әби Сәет авылында (хәзерге Яркәү районы) кияүгә чыгалар. Сеңлесенең балалары һәм оныклары Мусагитовлар, сеңлесенең исеме - Кәримә. Фамилияләрен белмибез, туганнары Тагбиршиннар Шатан, Тәрәкән авылларында яшәгәннәр (Яркәү районы).

Янсылу әбинең балалары Вахитовлар булганнар, Ибраһимовлар...

Подробнее...

Гомерен балаларга багышлады

Өстамак авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран-укытучы, мәгариф отличнигы, җәмәгать эшлеклесе Гөлҗиһан Якуб кызы Закирова 18 февральдә олы юбилеен каршы алды.

Киң күңелле, гадел, ярдәмчел, бала җанлы, эчкерсез апабыз 40 елга якын гомерен балаларга багышлады. Аның балачагы авыр сугыштан соңгы елларда үтә. Үги ана белән яшәү җиңел булмый, туганнар да ярдәм итмиләр. Өскә кияргә, ашарга булмаган вакытларда, төшенкелеккә бирелеп, зарланып утырмаган, якты хыяллар белән үзенә яңа максатлар куеп яшәгән. Укытучы булу теләге белән пединститутка укырга керә. Аны уңышлы...

Подробнее...

“Яңарыш” очраштырды

6-6Мамадыштан Төмәнгә ялкынлы кайнар сәлам! Исәнмесез, “Яңарыш” кызлары”! Сезгә бик зур рәхмәт. 45 ел узгач, 12 январьда Нурия Туйчина белән очраштык. Ике Нурия, һәм мин. Сөйләшеп туя алмадык. Алар миңа, мин сезгә рәхмәт әйтәм. Очрашкач, Нурия бер фоторәсем бирде. Галина Рәйсә Абдрахманова белән бер бүлмәдә яшәгәннәр икән. Рәйсәне генә табасы калды. Нурия аша яңалыклар белдек: комбинат ябылган икән, 4 нче тулай торак “малосемейка” булып калган. Бәлки, Рәйсә шунда яшидер.

...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836