Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ураза гаете быел 5нче июльгә туры килде. Бу көнне шәһәр халкы иртәсе белән мәчеткә ашыкты. Шәһәрнең ике мәчете дә халык белән шыгрым тулы булды. Сыймаганнары мәчет алдындагы мәйданчыкка намазлыкларын җәеп урнаштылар. Яңа мәчеттә тубыллыларны шәһәр башлыгы Владимир Мазур котлады. Ул дин юлында булганнарга сафлык, изге гамәлләр, игелекле эшләр башкаруларын теләде. Мәчетнең имам–хатыйбы Ибраһим Сухов губернатор В.Якушевның котлавын укыды, гает намазы алдындагы вәгазьне Мәскәү кунагы - Россия мөфтиләр шурасы...
Ураза ае тәмамланып, Гаеткә кергәч, Төмән татар мәдәният үзәгендә бик зурлап Ураза бәйрәме уздырылды. Барлык чакырылган кунакларны мул итеп әзерләнгән табыннар, мөселманча озын күлмәкләрдә, ак яулыклы үзәк хезмәткәрләре якты йөз белән каршы алдылар.
Әйе, изге айда Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен Ураза тотып, тәравих намазлары укып, кадер кичәсен каршы алып, фитыр садакалары таратылып, әлхәмдүлиллә, Гаеткә кердек.
Менә шул тәртиптән мөселманнарны чакырып, аларны бәйрәмдә сыйлап, Аллаһы Тәгаләне зурлаган өчен үзләрен дә зурладылар. Өлкә мөселман диния нәзарәте җитәкчесе имам-ахун Зиннәт...
Бу көннәрдә Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты артында урнашкан фонтаннар мәйданында Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяте оештыруында Ураза бәйрәме уздырылды. Көн искиткеч матур иде, болытлар мәйданны урап уздылар. Халык бик күп җыелды. Аны “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты каршында эшләп килүче татар мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова алып барды.
Азәрбайҗан диаспорасы вәкиле Рамин хәзрәт чараны Коръән сурәсе укып ачты. Төмән районы, Олы Акъяр авылы мәчете имамы Әмир Балдин халыкны программа белән таныштырды. Милләтләр буенча өлкә...
Төмәннең “Алтын принц” тантаналар йортына өлкәнең төрле шәһәрләре һәм районнарында урнашкан татар авыллары мәчетләрендә эшләүче имамнар, дини оешмалары рәисләре, шулай ук шәһәребездә яшәүче ай буена ураза тоткан мөселман кардәшләребез Ураза бәйрәменә җыелдылар. Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин мондый чараны 12нче ел рәттән оештыра. Бәйрәм үткәрергә казыятка милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин булыштылар.
Бәйрәмне изге догалар теләп Фатыйх хәзрәт...
Төмәндәге “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов җиде елдан бирле якташларын мәркәзебез Казанга сәяхәткә алып бара.
Июнь һәм июль айларында барып кайтты инде, тагын теләүчеләрне туплый. Ә инде 30 август – Татарстан Республикасы көненә туры китереп Казанга баруны ул гадәткә әйләндерде.
Татарстан, Казанга барырга теләүчеләр бармы икән? Төрле яшьтәге татарларның күңеле ник Казанга омтыла? Бу сорауларга җавап эзләп Фәриднең үзе белән аралаштым.
- Бу турны ни өчен оештыра башладың?
- Үзем иҗтимагый оешманы җитәкләү чорында Казанга бик күп...
Ямбай районы сәләтле кешеләргә бик бай. Шуларның берсе – Мәслүмә апа Речапова. 1955 елның 26 июлендә Рәшидә апа белән Ахунҗан абый гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.
Тормышның ачысын-төчесен татырга туры килә аңа. 4нче класста укыганда алты баласын калдырып, әниләре дөнья куя.
“Инәмнән соң безне әткәмнең инәсе Бибигайшә мамау белән Гәчия апау үстерделәр. Беребез дә кешедән ким булмадык, Аллага шөкер! Мамау белән апауга без рәхмәтле.
Башлангыч класста бик абруйлы укытучы Фәрхинур апа Ташкалова, югары классларда Имбера Рафикова, Марсельеза Бәхтиярова, Мөслимә Сәйфуллина...
Ямбай авылында Ураза бәйрәме өлкә мөселманнары Диния нәзарәте, авыл хакимияте, Нигъмәтулла хаҗи исемендәге мәчет, авыл тарих-архитектура музей-тыюлыгы, мәдәният йорты белән берлектә оештырылды. Иртәнге бәйрәм намазыннан соң халыкны мәчет ишек алдында әзерләнгән өстәлләргә чакырып, пылау белән сыйладылар. 15.00 сәгатьтә авыл мәдәният йортында тантана башланды. Аны Искәндәр хәзрәт Юсупов дога белән ачып, сәхнәгә Акъяр мәктәбе укучысы Әсәдулла Балдинны Коръән сүрәләре укырга чакырды. Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте имам-ахуны Зиннәт хәзрәт Садыйков җыелган халыкны олуг бәйрәм белән...
Тубыл районы, Маслова авылының читендә, Тубыл-Вагай трассасы тирәсендә урнашкан ике кибетнең берсендә 3нче ел инде сатучы вазифасын Фәүзия Шакир кызы Маметова башкара. Ачык йөзле, мөлаем, чибәр ханым, кунакчыл хуҗабикәләрдәй, кибет ишеген ачып керүченең һәрберсен елмаеп, кешенең кәефен күтәрерлек җылы сүзләр белән каршылый. Әби-бабайларның хәлен белешеп өлгерә, зар-моңнарын тыңлап, кайгы-шатлыкларын бүлешергә дә вакыт таба ул. Шуңа да кибеттә халык өзелми.
Фәүзия Шакир кызы Үләртеш авылында 13 балалы зур гаиләдә 5 нче бала булып дөньяга килә. Әнисе “Ждановский”...
18нче июльдә себер-татар мәдәният үзәгендә Ураза гаетенә багышланган бәйрәм концерты узды. Мәдәни чарага килгән тамашачыларны Ибраһим хәзрәт Сухов бәйрәм белән котлады. Сәхнә йолдызлары: Динара Әбсәламова, Нурхәят Шаһбанова, Айгөл Корбанова, Айсылу Юнысова, Зөлфинур Юмашева, Лариса Җәлилова, Роза Яхина һәм “Яшьлеккә сәяхәт”, ”Себер нурлары” ансамбльләре башкаруында җырлар яңгырады. Бәйрәм программасында катнашучы Нәзрин азәрбайҗан телендә җыр башкарды. Ул шәһәрнең 4нче мәктәбендә укый, татар мәдәният үзәгенә беренче мәртәбә алып килгән укытучысы Вәлия Бакиеваны җылы сүзләр белән искә алды...