Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бөтендөнья инвалидлар көне уңаеннан Вагай районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Дуслык сумкасы» хәйрия акциясе игълан итте.
Бу чарада күңелендә мәрхәмәтлелек нуры булган һәркем катнашып, пенсионерларга, балаларга әйберләр, китаплар, уенчыклар, ашамлыклар, җиләк-җимеш, канцелярия кирәк-яраклары бүләк итәргә мөмкин иде.
3 декабрьдә Тугыз авыл җирлегендә дә шундый чара үтте. Безнең территориядә 87 мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши, аларның 9ы – даими игътибарга мохтаҗ балалар. Акциядә күптән түгел сайланган авыл Думасы депутатлары һәм мәдәният хезмәткәрләре...
Тугыз авыл җирлегендә 161 гаиләдә 312 бала яши. 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан да күбрәк балалы – 42, 7 һәм аннан күбрәк балалы 10 гаилә бар. 5 Герой-Ана: Гөлсәбитә Зәйнуллина, Сәлиха Ибукова, Фатыйма Мәннәпова, Фәрхниза Садыйкова, Мөсәвәрә Уразова авылыбызның иң тырыш, хөрмәтле хатын-кызлары. Аларны бүгенге көндә иң зур байлыклары: балалары, оныклары, оныкчыклары куандырып торалар.
35 яшькә кадәрге 56 яшь гаиләдә 111 бала тәрбияләнә. Авылыбызда ел саен 20дән артык сабый дөньяга килә. Тиешлеләре социаль ярдәмнән файдалана. Аз керемле гаиләдәгеләре мәктәптә түләүсез ашыйлар, район...
Күптән түгел Тубыл шәһәрендә үзенең моңлы җырлары, тамашачылары белән йөрәк серләрен бүлешеп Татарстанның атказанган артисты Хәния Фәрхи очрашу оештырды.
Татарлар белән шыгрым тулы “Синтез” мәдәният сараенда өч сәгать концертын карадык. «әр артист шулай кайгы-хәсрәтен, гаилә тормышын сөйләп җибәрми бит. Ә Хәния апа, әнисе Фәниянең зур югалтулары һәм олы кызы Алиянең оныклары Әминә белән Ясмин, кече кызлары Алсуның август аенда никахлашу туен үткәргәннәре турында сөйләп китте.
Хәния апа элекке җырларын да җырлады. “Бәйрәм” ансамбленең яшь егетләре һәм кызлары биеп, җырлап, юмор...