#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Укытучы һөнәре – язмыш бүләге”

4-11Узган уку елында Тубыл районы, Күкрәнде тугызъеллык мәктәбендә туган тел дәресләрен укытучы Лилия Латыйпова “Ел укытучысы” район бәйгесендә катнашып, “Һөнәре буенча лидер” номинациясендә җиңү яулап, диплом белән бүләкләнгән иде. Ә быел аның укучысы Оксана Гарифханова өлкә олимпиадасында 3 нче урын алды.

Лилия Илдус кызы укучысын бик мактады. “Оксана бик тырыш, эшчән, тыйнак, тыңлаулы кыз, яхшы укый, бик сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, аның артистлык сәләте дә бар. Мәктәптә, районда, Тубыл шәһәрендә узган бәйгеләрдә катнашып, нәфис сүз номинациясе буенча гел югары урыннар ала. Узган ел онлайн форматта уздырылган “Туган...

Подробнее...

Иҗади концерт уңышлы үтте

4-12Күңелле Яңа ел бәйрәмнәренең, балаларның яратып көтеп алган кышкы каникулларының дәвамы булып, 15 нче январь көне Индрәй авылы клубында бию түгәрәге җитәкчесе Алсу Юскаеваның отчетлы иҗади кичәсе булып үтте. Талантлы хореограф 4 ел буена балалар бакчасына йөрүче нәниләрдән алып олы сыйныфлар кызлары катнашы белән һәр бәйрәмгә чыгышлар әзерләп торды. Үәренең осталыклары белән яшь артистлар тиз арада авыл халкының күңелләрен яуладылар.

Район, өлкә күләмендә үткәрелгән бәйге-чараларда катнашып призлы урыннарга да лаек булдылар. Концерт барышында “Домисолька”, “Бәхет”, “Айсылу”, “Елмаю”, “Индрәй...

Подробнее...

Көнчыгыш календаре буенча 2022 ел - Су Юлбарысы елы

52-10Белгечләр аны дөрес каршыларга киңәш итә. Бу очракта бәхет урап узмас.

Өйне зәңгәрсу, ак, сары, кызгылт-сары төсле уенчыклар, шарлар белән бизәсәгез яхшы. Юлбарыс ясалма чыршыны бик өнәмәс, өегезгә хуш исле урман гүзәле алып кайтып куегыз.

Яңа елны тапочкаларда һәм пижама яисә халатта каршыламагыз! Табигый тукымалардан тегелгән матур киемнәр Юлбарыс күңеленә хуш килер.

Киемегез зәңгәр, зәңгәрсу, кара, соры, соргылт, ак, кызгылт-сары яисә сары булса яхшы. Ә инде 100 процент бәхетле булыйм дисәгез, бер яңа кием алыгыз. Ул һичшиксез яңа күлмәк дигән сүз түгел. Хәтта носки яисә алка...

Подробнее...

Яңа ел табынына нәрсәләр әзерләргә?

Яңа ел өстәленә меню төзү берьяктан мәшәкатьле булса, шул ук вакытта рәхәт тә. Хуҗабикәләр табынны үзенчәлекле итеп әзерләргә тырышсалар да, әмма Яңа ел өстәлен оливье салатыннан башка күз алдына китерүе кыен.

Яңа ел кичендә, хәтта ялт-йолт итеп торган чыршы да түгел, ә табын өстәле бәйрәмнең үзәге булып тора. Шуңа күрә анда ашларның тәмле булуы, сервировка күзләрне сөендерүе бик мөһим. Зәңгәр су Юлбарысы елы икәнен хуҗабикәләр Яңа ел өстәлен әзерләгәндә һәм сервировкалау вакытында исәпкә алып, елның көнчыгыш символына «ошамаска» мөмкин булган ризыкларны һәм төсләрне төшереп...

Подробнее...

Яхшыга өмет белән

2022 елда (1 февраль) үзенең хокукларына Сулы Юлбарыс аяк басачак. Һәрберебез шушы елга зур өметләр баглыйбыз. Без моңа хокуклы. Әлбәттә, яхшы үзгәрешләрне кайберәүләргә көтеп алырга туры киләчәк. Әмма ел хуҗасы кешеләргә шәфкатьле һәм инициативалы булачак. Мәрхәмәтлелеккә ышаныгыз һәм гаделлекне иҗат итегез.

Йолдызлар икътисад өлкәсендә җитди адымнар фаразлый. Россия яңа елда мөһим килешүләр төзи алачак. Индивидуаль планда ел тулы сюрпризлар өметләндерә. Кайбер гаиләләрдә яңадан сабыйлар көлүе яңгыраячак, кемдер яшәү урынын алыштырачак, кайберәүләр өлкән яшьтә булуларына карамастан, яңа...

Подробнее...

Киләсе елдан ни көтәргә?

2022 елда нинди Юлбарыс килер соң? Көнчыгыш календаре буенча, киләсе ел озак вакытлар хыялларда гына калган якты, матур, урыны белән көтелмәгән вакыйгаларга бай булачак. Ел хуҗасының стихиясе — су. Киләсе елда эшне, фатир, яшәү урынын алыштыру берни тормый. Бары тик алга! Хәтта башка җиргә күчеп китү вариантын да карарга була. Юлбарыс — көчле холыклы хайван, аның белән сак булу киңәш ителә. Ул маҗаралар ярата, курку хисен белми. Стихиясе су булу аны әзрәк басып тора, тынычландыра.

Ничек каршыларга?

Яңа ел алдыннан өегезгә...

Подробнее...

Юлбарыс елын ничек каршыларга кирәклеген беләсезме?

Яңа ел бәйрәменә пилмән пешерегез, ә ботканы онытып торыгыз. Ни өченме? Кытайлар белә.

Кытайда Яңа елны бар шартын китереп каршылыйлар. Ел хуҗасының күңелен күрсәң, ел уңышлы булачак, дип ышаналар. Су Юлбарысы елын Кытайда ничек каршы алачаклармы? Йокламыйча! Нәкъ быел Яңа ел төнендә йокламаска кирәк икән. Хәтта бәйрәмне яратмасаң да. Югыйсә, бәхетеңне йоклап калдырырга мөмкин, ди.

2021 ел тәмамланганда, 2022 ел ишек какканда елмаеп-көлеп, уйнап-биеп торыгыз. Киемегез табигый тукымалардан, зәңгәрсу, зәңгәр, кара, яшел, көрән яисә зәйтүн җимеше төсендә булсын. Ә менә “юлбарыс” булып...

Подробнее...

Бүләкне ничек бирергә

Бүләкне башкалардан яшерен бирегез. Чөнки бүләкне кабул итүче аны кайчан һәм кайда ачарга икәнен үзе сайларга тиеш.

Бүләкне алуга ук аны читкә алып кую ярамый, бу бүләк бирүчене үпкәләтергә мөмкин.

Бүләк сайлаганда бик саран булмагыз, бу да кешене үпкәләтер. Ләкин бу бүләкнең бәясенә яки күләменә артык игътибар бирегез дигән сүз түгел. Иң мөһиме – ихласлык.

Әгәр кеше бүләктән баш тартса, ни сәбәпле баш тартуын сорарга һәм алга таба моны күз уңында тотарга кирәк. Әгәр бүләктән баш тарту сәбәпсез икән, моны ачыклап бетерергә һәм билгеле бер килешүгә килү зарур.

Бүләкне ярату...

Подробнее...

“Земство укытучысы” программасы буенча эшләүче

48-8Тубыл районының Вәчир мәктәбен тәмамлап, Тубыл педагогия институтында югары белем алган Сәрия Кәбирова бүгенге көндә Байкалово урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Шулай ук ул бу мәктәпнең филиалы булган Булашово мәктәбендә 7-8 сыйныфларда рус теле дәресләрен алып бара. Сәрия Тимербулат кызы белән күпләр таныш. Аның исеме газетабыз битләрендә еш кабатлана.

Беренчедән, ул өлкәдә узган “Татар кызы - 2018” фестивалендә катнашып, “Мәрхәмәтле кыз” исеменә лаек булды, икенчедән – Тубыл педагогия институтында укыганда остазы филология фәнәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина...

Подробнее...

Искергә экскурсиягә

48-7Төбәк тарихы тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр өчен генә түгел, ә татар телен өйрәнүче Тубыл шәһәренең 17 нче мәктәбендә укучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дә кызыклы. Бу көннәрдә 17 нче мәктәптә татар телен өйрәнүче 2,3,4,5 нче сыйныф укучылары өчен «Туган як тарихы һәм табигате» дигән темага дәрестән тыш чара үткәрдек. Дәрестә ата-аналар да бик теләп катнаштылар. Ул «Искер» тарихи-мемориаль комплексы территориясендә узды. Гасырлар буе себер татарлары яшәгән, дәүләтләре булган туган як тарихы барысы өчен дә бер үк төрле. Шәмсетдинова каршы алды.

Ул безнең өчен бик кызыклы, бай...

Подробнее...

Берсен солдатка озаттылар, икенчесен каршыладылар

48-9Бу көннәрдә Ялутор районының Бумаер авылында тормыш гөрли генә. 12 ноябрь көнне авылның Т. Ишмөхәммәтов урамындагы 20 нче йортка: «Мин - Рузил Рафик улы Галеев Россия Армиясе сафларына 13.11.2021 елда чакырылдым”, - дип язылган таблица урнаштырылды. Аны булачак солдат үзе беркетте. Армиягә тантаналы озату чарасын оештырган Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре кулына чүкеч белән кадак китереп тоттыргач, балачактан хезмәт белән тәрбияләнгән егет бер дә югалып калмады, чүкечне кулында нык тотты.

Озатырга килгән авылдашлары, кунаклар теләктәшлек белдереп кул чабып рухландырып тордылар...

Подробнее...

“Пушкин картасы” кемнәргә бирелә?

Яшьләрне мәдәнияткә тарту максатында Россиядә 1 сентябрьдән яңа программа эшли башлады — “Пушкин картасы”. Аның белән 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәргеләр музей, театр, концертларга бушлай керә алачак. Әлеге картаны алыр өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. Виртуаль карта урынына пластик формасын “Почта банк”та ясатырга була.

Картада 3000 сум акча бар, аны мәдәни чараларга гына кулланырга мөмкин. Алар “Культура.РФ” порталында һәм “Дәүләт хезмәтләре. Культура” кушымтасында махсус афишада күрсәтелгән. Билетны шул...

Подробнее...

Техосмотр. Яңа кагыйдәләр

Быелның 1 октябреннән машиналарга техосмотр үтү тәртибе үзгәрде. Нинди яңалыклар кертелде?

1. Яңа машинага 3 ел техосмотр узасы түгел иде, хәзер бу вакыт - 4 ел. Аннары 6, 8, 10 елда, алга таба ел саен үтәсе.

2. Хәзер ОСАГО полисы алганда диагностика картасы таләп ителми.

3. ОСАГО белән бәйлелек булмаса да, бу техосмотр үткәрергә кирәкми дигән сүз түгел. Машинасына вакытында техосмотр уздырмаучы йөртүчеләрне ачыклау өчен, бердәм база булдырырга җыеналар. Яңа система буенча, камералар шул база мәгълүматлары нигезендә техосмотрсыз машиналарны ачыклап, хуҗасына 2 мең сум штраф салачак. Көн...

Подробнее...

Телефоннарга бәя арту көтелә

Тайваньның чиплар җитештерә торган бик зур TSMC компаниясе компьютер, смартфон, ноутбук һәм планшетлар өчен компонентлар бәясе арту мөмкинлеге турында кисәтә. Уртача алганда, бер чип бәясе 20 процентка артмагае. Экспертлар һәм ретейлерлар фикеренчә, көзен бу электроника һәм көнкүреш техникасы бәяләрендә чагылырга да бик мөмкин, дип яза “Российская газета”.

Укучылар хәрәкәте лидерларының алтынчы слеты

44-5«Олимпийская ребячка» лагеренда Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең 4 юнәлешендә катнашучылар очрашты. Слетта барлыгы 8 отряд, шул исәптән яшь экологлар, муниципаль кураторлар һәм мәктәп музейлары отрядлары җыелды.

18-21 октябрь көннәрендә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте лидерларының VI слеты Төмән өлкәсеннән дүрт юнәлеш буенча 150дән артык активистны җыйды.

Төмән районыннан 8 укучы арасында слетта Шыкча урта мәктәбеннән Гүзәл Зәйнуллина җитәкчелегендә Ралина Абдуллина һәм Эльвина Сәйфуллина «Мәктәп музейлары» юнәлешендә үз проектларын якладылар, ә Залина Әфлитунова «Яшь экологлар» юнәлешендә үзенең...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836