#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киләсе елдан ни көтәргә?

2022 елда нинди Юлбарыс килер соң? Көнчыгыш календаре буенча, киләсе ел озак вакытлар хыялларда гына калган якты, матур, урыны белән көтелмәгән вакыйгаларга бай булачак. Ел хуҗасының стихиясе — су. Киләсе елда эшне, фатир, яшәү урынын алыштыру берни тормый. Бары тик алга! Хәтта башка җиргә күчеп китү вариантын да карарга була. Юлбарыс — көчле холыклы хайван, аның белән сак булу киңәш ителә. Ул маҗаралар ярата, курку хисен белми. Стихиясе су булу аны әзрәк басып тора, тынычландыра.

Ничек каршыларга?

Яңа ел алдыннан өегезгә...

Подробнее...

Юлбарыс елын ничек каршыларга кирәклеген беләсезме?

Яңа ел бәйрәменә пилмән пешерегез, ә ботканы онытып торыгыз. Ни өченме? Кытайлар белә.

Кытайда Яңа елны бар шартын китереп каршылыйлар. Ел хуҗасының күңелен күрсәң, ел уңышлы булачак, дип ышаналар. Су Юлбарысы елын Кытайда ничек каршы алачаклармы? Йокламыйча! Нәкъ быел Яңа ел төнендә йокламаска кирәк икән. Хәтта бәйрәмне яратмасаң да. Югыйсә, бәхетеңне йоклап калдырырга мөмкин, ди.

2021 ел тәмамланганда, 2022 ел ишек какканда елмаеп-көлеп, уйнап-биеп торыгыз. Киемегез табигый тукымалардан, зәңгәрсу, зәңгәр, кара, яшел, көрән яисә зәйтүн җимеше төсендә булсын. Ә менә “юлбарыс” булып...

Подробнее...

Бүләкне ничек бирергә

Бүләкне башкалардан яшерен бирегез. Чөнки бүләкне кабул итүче аны кайчан һәм кайда ачарга икәнен үзе сайларга тиеш.

Бүләкне алуга ук аны читкә алып кую ярамый, бу бүләк бирүчене үпкәләтергә мөмкин.

Бүләк сайлаганда бик саран булмагыз, бу да кешене үпкәләтер. Ләкин бу бүләкнең бәясенә яки күләменә артык игътибар бирегез дигән сүз түгел. Иң мөһиме – ихласлык.

Әгәр кеше бүләктән баш тартса, ни сәбәпле баш тартуын сорарга һәм алга таба моны күз уңында тотарга кирәк. Әгәр бүләктән баш тарту сәбәпсез икән, моны ачыклап бетерергә һәм билгеле бер килешүгә килү зарур.

Бүләкне ярату...

Подробнее...

“Земство укытучысы” программасы буенча эшләүче

48-8Тубыл районының Вәчир мәктәбен тәмамлап, Тубыл педагогия институтында югары белем алган Сәрия Кәбирова бүгенге көндә Байкалово урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Шулай ук ул бу мәктәпнең филиалы булган Булашово мәктәбендә 7-8 сыйныфларда рус теле дәресләрен алып бара. Сәрия Тимербулат кызы белән күпләр таныш. Аның исеме газетабыз битләрендә еш кабатлана.

Беренчедән, ул өлкәдә узган “Татар кызы - 2018” фестивалендә катнашып, “Мәрхәмәтле кыз” исеменә лаек булды, икенчедән – Тубыл педагогия институтында укыганда остазы филология фәнәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина...

Подробнее...

Искергә экскурсиягә

48-7Төбәк тарихы тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр өчен генә түгел, ә татар телен өйрәнүче Тубыл шәһәренең 17 нче мәктәбендә укучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дә кызыклы. Бу көннәрдә 17 нче мәктәптә татар телен өйрәнүче 2,3,4,5 нче сыйныф укучылары өчен «Туган як тарихы һәм табигате» дигән темага дәрестән тыш чара үткәрдек. Дәрестә ата-аналар да бик теләп катнаштылар. Ул «Искер» тарихи-мемориаль комплексы территориясендә узды. Гасырлар буе себер татарлары яшәгән, дәүләтләре булган туган як тарихы барысы өчен дә бер үк төрле. Шәмсетдинова каршы алды.

Ул безнең өчен бик кызыклы, бай...

Подробнее...

Берсен солдатка озаттылар, икенчесен каршыладылар

48-9Бу көннәрдә Ялутор районының Бумаер авылында тормыш гөрли генә. 12 ноябрь көнне авылның Т. Ишмөхәммәтов урамындагы 20 нче йортка: «Мин - Рузил Рафик улы Галеев Россия Армиясе сафларына 13.11.2021 елда чакырылдым”, - дип язылган таблица урнаштырылды. Аны булачак солдат үзе беркетте. Армиягә тантаналы озату чарасын оештырган Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре кулына чүкеч белән кадак китереп тоттыргач, балачактан хезмәт белән тәрбияләнгән егет бер дә югалып калмады, чүкечне кулында нык тотты.

Озатырга килгән авылдашлары, кунаклар теләктәшлек белдереп кул чабып рухландырып тордылар...

Подробнее...

“Пушкин картасы” кемнәргә бирелә?

Яшьләрне мәдәнияткә тарту максатында Россиядә 1 сентябрьдән яңа программа эшли башлады — “Пушкин картасы”. Аның белән 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәргеләр музей, театр, концертларга бушлай керә алачак. Әлеге картаны алыр өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. Виртуаль карта урынына пластик формасын “Почта банк”та ясатырга була.

Картада 3000 сум акча бар, аны мәдәни чараларга гына кулланырга мөмкин. Алар “Культура.РФ” порталында һәм “Дәүләт хезмәтләре. Культура” кушымтасында махсус афишада күрсәтелгән. Билетны шул...

Подробнее...

Техосмотр. Яңа кагыйдәләр

Быелның 1 октябреннән машиналарга техосмотр үтү тәртибе үзгәрде. Нинди яңалыклар кертелде?

1. Яңа машинага 3 ел техосмотр узасы түгел иде, хәзер бу вакыт - 4 ел. Аннары 6, 8, 10 елда, алга таба ел саен үтәсе.

2. Хәзер ОСАГО полисы алганда диагностика картасы таләп ителми.

3. ОСАГО белән бәйлелек булмаса да, бу техосмотр үткәрергә кирәкми дигән сүз түгел. Машинасына вакытында техосмотр уздырмаучы йөртүчеләрне ачыклау өчен, бердәм база булдырырга җыеналар. Яңа система буенча, камералар шул база мәгълүматлары нигезендә техосмотрсыз машиналарны ачыклап, хуҗасына 2 мең сум штраф салачак. Көн...

Подробнее...

Телефоннарга бәя арту көтелә

Тайваньның чиплар җитештерә торган бик зур TSMC компаниясе компьютер, смартфон, ноутбук һәм планшетлар өчен компонентлар бәясе арту мөмкинлеге турында кисәтә. Уртача алганда, бер чип бәясе 20 процентка артмагае. Экспертлар һәм ретейлерлар фикеренчә, көзен бу электроника һәм көнкүреш техникасы бәяләрендә чагылырга да бик мөмкин, дип яза “Российская газета”.

Укучылар хәрәкәте лидерларының алтынчы слеты

44-5«Олимпийская ребячка» лагеренда Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең 4 юнәлешендә катнашучылар очрашты. Слетта барлыгы 8 отряд, шул исәптән яшь экологлар, муниципаль кураторлар һәм мәктәп музейлары отрядлары җыелды.

18-21 октябрь көннәрендә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте лидерларының VI слеты Төмән өлкәсеннән дүрт юнәлеш буенча 150дән артык активистны җыйды.

Төмән районыннан 8 укучы арасында слетта Шыкча урта мәктәбеннән Гүзәл Зәйнуллина җитәкчелегендә Ралина Абдуллина һәм Эльвина Сәйфуллина «Мәктәп музейлары» юнәлешендә үз проектларын якладылар, ә Залина Әфлитунова «Яшь экологлар» юнәлешендә үзенең...

Подробнее...

“Үз ана телең сыймасмыни?”

44-6Бу көннәрдә өлкәбезнең төрле районнарындагы татар авылларында Себер якларына беренчегә килгән бик тә талантлы егет – Базарбай Бикчәнтәев катнашып, тамашачылар мәхәббәтен яулады. Аның чыгышы үзенчәлекле булып аерылып торды: татар җырларына төрки дөньяның музыкаль байлыгын өстәп, кытайча җырны тамак төбе белән башкарып, халыкны үзенә гашыйк итте ул. Сәхнәдән үзе белән таныштырса да, концерттан соң тамашачылар: “Кем соң ул Базарбай? Кытайда яшәп ничек татар телен белә ул?” – дигән сораулар яудырдылар.

Аның язмышы үземне дә бик кызыксындырды. Кунакханәгә килгәч, аның белән иркенләп утырып сөйләштек...

Подробнее...

Уйланырга урын бар…

Өч кыз тимер юл буйлап барганда, ыжгырып килгән ике поезд арасында калалар. Читтән карап торучылар, боларның өчесе дә үлгәннәрдер инде дип уйлыйлар. Әмма, гажәпкә каршы, өч кыз да исән-сау була. Кызлар янында йөргән шайтаннар үзара бәхәсләшә башлыйлар.

- Син нигә беренче кызны поезд астына ташламадың? - ди бер шайтан икенчесенә.

- Ташларсың шул аны! Ул иртән намаз укып, Аллаһы Тәгалә белән килешү төзеп куйган, аңа берничек тә зыян эшләп булмый, - ди шайтан.

- Ә нигә икенче кызны ыргытмадың? – дип сорый.

- Ыргытырсың! Анысы юлга чыкканда 3 кат “Аятел көрси”не укып чыга...

Подробнее...

Хәтерне яхшырту өчен

Әлеге киңәшләрне истә тотсагыз, хәтер белән проблемаларыгыз булмас.

1. Дөрес туклану. Омега 3 май кислоталары булган ризыклар: балык, чикләвек, көнбагыш ашарга тырышыгыз. Әлеге антиоксидант баш мие күзәнәкләрен вакытыннан алда картаюдан саклый. Сөт ризыклары организмны фосфор һәм кальций белән баета. Калий, магнийга бай җиләк-җимеш, өрек, күрәгә дә файдалы.

2. Сәламәт яшәү. Начар гадәтләр: спиртлы эчемлекләрне чамасын белми куллану һәм тәмәке тарту хәтерне начарайта.

3. Хәрәкәт. Саф һавада күбрәк булыгыз, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка...

Подробнее...

“Китап механикасы” буенча мастер-класс узды

39-20“Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге” иҗтимагый оешмасы август аенда Татарстан мәдәният министрлыгы грантын отканнан соң, 9 сентябрьдән башлап “Китап механикасы” мәдәни-белем бирү проектын тормышка ашыра ук башлады. Әлеге проект авторы - креатив фикерләүне үстерү буенча педагог, график дизайнер, Россиядә Дисней компаниясе проектлары сценаристы, Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасына кергән шәһәрнең 70 нче иҗат мәктәбендә эстетик тәрбия бирүче, «Ел укытучысы-2021» конкурсы катнашучысы, шулай ук “Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге” рәисенең урынбасары Линария...

Подробнее...

Онытылмаслык җәйге лагерьда ял

39-22Туган телебез - татар теле. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. “Иң бөек тел - туган тел, анам сөйләп торган тел”, - ди халык. Без туган телебез белән горурланабыз.

Быелгы уку елы тәмамлангач, безнең Вәчир мәктәбеннән 2 укучы татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада катнашып, җиңү яулап лагерьларга бардылар. 9 нчы сыйныф укучысы Рафаэль Садыйков Татарстан Республикасының “Дуслык” лагеренда 21 июньнән 10 июльгә кадәр ял итеп кайтты.

Төрле өлкәләрдән килгән 160 татар баласына көн саен төрле чаралар, конкурслар үткәрелгән. Барлык чаралар һәм аралашу татар телендә барган. Лагерьда...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836