Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубыл яшьләрен котлыйбыз!

39-6Казан шәһәрендә узган татар яшьләре көннәрендә 180 делегат катнашты. Алар арасында Тубыл педагогия институтының филология факультеты студентлары Гөлнур Зиннәтуллина белән Сәрия Кәбирова да бар иде. Сәрия Кәбирова кичерешләре белән уртаклашты: ”Татар яшьләренең очрашулары быел “Идел” яшьләр үзәге оешмасының 30 еллыгына туры килде. 30 ел элек тә актив яшьләребез туган телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм киләчәк буын турында уйлаганнар. Ләйсән Сафина - “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе, бу матур чараларны оештыручылар төрле милли рухта бәйгеләр, түгәрәк өстәл артында очрашулар, мастер-класслар, уеннар үткәрделәр.

...

Подробнее...

Бегония «оҗмах» гөле

39-7Кызыл яфраклы бегонияне (Фиста ) үстерү бер дә катлаулы түгел. Гөлне утырту өчен пластик гөл савыты һәм уңдырышлы җир кирәк. Үрчетү – ботактан. Яңа чыккан ботакларын җир салынган аерым савытка утыртып, өстен пыяла банка белән кап­лыйсы. 14 көннән соң (әлеге ботак тамыр җибәргән була) гөлне үстерәчәк савытка күчереп утыртырга. Баштарак суны балчык кипкән саен сибеп торырга, ә гөл бераз үсә төшкәч, атнага бер тапкыр сибү дә җитә.

Бегония кояш яктысы булган, җылы бүлмәдә үсәргә ярата. Җил һәм үтәли җилне, урынын алыштырып торганны яратмый. Чәчәкләрне декабрь аеннан алып июнь аена кадәр...

Подробнее...

Гомерлек яра

(Дәвамы. Башы 32 санда)

Кешеләрнең (дөрес, барысының да түгел) миһербансыз, кансыз булуына күңеле рәнҗеде. Үзенең гаепсез икәнен күпме генә расларга тырышып караса да, бөтен тырышлыгы битарафлыкка, сатылганлыкка бәрелеп чәлпәрәмә килгәнгә, җаны әрнеде. Инде менә, әкренләп, кеше кыяфәтенә кереп бара. Чөнки тамагына аш үтә башлады. Төрмә башлыгының үзенә аталарча мөнәсәбәтен күргәч, ниндидер өмет уянды. Бәлки башкалардан рәнҗеттермәс, дигән ышаныч туды. Катнаш колония булганга, хатыннар агрессиясеннән генә түгел, ирләр әрсезлегеннән дә сакланырга кирәк иде. Әле ярый камерадашлары әйбәт...

Подробнее...

600дән артык Төмән егете армиягә китте

31-820 майдан, пандемия һәм COVID-19 таратуның икенче дулкыны фаразлануга карамастан, язгы чакырылыш кампаниясе кысаларында Төмән өлкәсеннән 600дән артык егет Россиянең Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәт үтәргә китте. Кызыл зона чиген узганчы, армиягә алынучыларның катгый рәвештә температураларын үлчәп. кулларын эшкәрттертеп, битлекне дөрес кию турында искәртеп тордылар. Шуннан соң аларны экспресс-тест үтү өчен, кан тапшырырга озаттылар. Хәрби комиссариатларда кыр лабораториясе язгы чакырылыш башланганнан бирле эшләде. Тест нәтиҗәсе берничә минут эчендә билгеле була. Нәтиҗә тискәре булган очракта гына...

Подробнее...

Киленнәр шундый булсыннар иде

Әлфрид йөрегән, яраткан кызын, булачак кәләшен өннәсе белән таныштырырга алып килде. Ничек алып килмәсен? Өннәсе һәрвакыт, улым, татар кызлары белән таныш, татар кызына өйләнергә тырыш, алар һәрхәлдә тыйнак, тәртипле, әдәпле һәм тырыш булалар дип, үз милләтеңнән булган кодалар белән аралашып һәм туганлашып яшәү отышлы һәм артык булачак дип, колагына тукып торды.

Бу кыз биек зифа буйлы, күркәм кара озын толымлы, мөлаем йөзле Рената иде. Таныштылар. Әзрәк сөйләшеп утырганнан соң, өннә хәйлә корып, барасы җирем бар иде дип, каядыр җыена башлады һәм оныгына, кухня бүлмәсенең идәнен...

Подробнее...

“Тәрәзгә пәрдә куярга ярыймы?”

Җәйге чорда машинада бик эссе. Кондиционерым юк. Алгы тәрәзәгә тонировка ясату тыела, хәтта пәрдә (шторка) куярга да ярамый икән. Базарда махсус эшләнгәннәре сатыла, шундыйны алып куйган идем, штраф салдылар. Юл сакчылары хаклымы?

Автоюрист Марат СОЛТАНОВ:

— Кагыйдә буенча, алгы тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70 %тан да ким булмаска тиеш. Алгы (лобовое) тәрәзәгә кояштан саклый торган тасма ябыштырырга ярый, тик киңлеге 140 мм дан артмасын.

Алгы ишектәге тәрәзәгә куела торган пәрдәләр сатыла, әмма ЮХИДИ хезмәткәрләре алар өчен штраф сала ала. Чөнки мондый җайланмалар...

Подробнее...

Уйланырга урын бар....

Беренче урында тәрбия, аннары гына белем булырга тиеш. Юкса...

Бер югары уку йортының физика-математика факультеты профессоры студентларга гомер буе истә калырлык дәрес бирү максаты белән тактага зур итеп «1» санын яза да: «Бу - сезнең кешелеклелегез. Ул – һәр кешенең бик кирәкле сыйфаты”, - дип аңлата. Аннары берлек янына «0»не өстәп куя да: «Бусы - сезнең ирешкән уңышларыгыз. Игътибар итегез әле: ул сезнең кешелеклелегез янына басып, сезнең яхшы сыйфатыгызны 10 тапкырга арттырып җибәрде. Хәзер тагын бер «0»не өстибез. Бусы – тәҗрибә. Инде сезнең сыйфатыгыз 100гә бәяләнде”, - дип аңлата...

Подробнее...

Халык әйтсә – хак әйтер...

- Акыллы кеше шул булыр: кулындагын алдырмас, кеше саен тукталып, юк сүз тыңлап каңгырамас. Барыннан да берсе шул: бүгенге эшен таңга калдырмас.

- Яхшы белән юлдаш булсаң, җитәрсең син моратка. Яман белән юлдаш булсаң – калырсың син оятка.

- Алдый белмисең икән - алдама. Бер тапкыр ялган сөйләсәң, тугыз тапкыр дөресен сөйләсәң дә, ышанмаслар.

- Ашаганда - колагың селкенсен, эшләгәндә - йөрәгең җилкенсен. Сиңа карап башкаларның батырып эшлиселәре килсен.

- Яшь һәм тәҗрибәсез кеше - беләгенә ышаныр, тәҗрибәле олы кеше - белгәненә ышаныр.

- Ат яхшысы - тездән билгеле...

Подробнее...

Армиягә китәргә әзерләнә

26-8Ленар Түлмәтов дип әйтүгә, күпләрнең хәтеренә «Яшь буын» өлкә татар яшьләре иҗтимагый оешмасының “Яңарыш” газетасының 30 еллыгы уңаеннан оештырган концертлары төшәдер. Чынлап та, кыш көне оешма җитәкчесе Фәрид Корманов үзенең иҗади командасы белән өлкәнең бик күп татар авылларында милләттәшләребез белән очрашып, үзләренең матур чыгышларын тәкъдим иттеләр. Тырыш, табигый сәләтле, моңлы тавышлы җырчылар арасында Ленарны танымау мөмкин түгел иде. Чөнки аның тавышы татар халык җырчысы Салават Фәтхетдиновныкын хәтерләтте.

Күрәсең, Түбән Тәүде районындагы сазлыклар арасына кереп урнашкан Кыскыркүл...

Подробнее...

Белемнең иң зур өлеше яшь чакта алына

Яшьлек - Аллаһы Тәгаләнең тагын бер зур бүләге ул. Мөселман кешесенә әлеге вакытны үзеңне камилләштерү өчен кулланырга кирәк. Аның алдында торган иң зур һәм мөһим бурыч – белем эстәү. Бишектән алып – тәхеткәчә. Шуның белән бергә, кеше белемнең иң зур өлешен нәкъ менә яшь чагында ала. Чыннан да, яшьлектә Аллаһыга табыну картайгач үзенең мул җимешләрен бирә. «Лаеклы ялга чыккач табына башлармын әле», - дип әйтү дөрес түгел. Чөнки картайгач башка сәбәпләр табыла. Ничек кенә теләсәң дә, каршылыкларны җиңә алмаячаксың. Мондый сылтауларның барысы да – шайтанның хәйләсе генә. Картлык көнеңдә...

Подробнее...

Уйланырга урын бар...

Бер көнне улы әнисен кичке ашка ресторанга алып керә. Әнисе бик картайган, сәламәтлеге дә яхшыдан булмаган, күрәсең. Ашаганда кашык, чәнечкене кулыннан төшереп, өстәлдәге ап-ак җәймәне, күлмәген дә пычрата. Ресторанда утыручыларның кайберсе бу хәлгә канәгатьсезлек белдереп, ара-тирә алар якка күз төшереп куялар. Ләкин егетнең моңа исе китми, үзен бик тыныч тота. Бар игътибарын әнисенә юнәлтеп, ашатуын дәвам итә. Ашап туйгач, ул әнисен хатын-кызлар бүлмәсенә хәтле озата бара. Сабыр гына ишек янында әнисен көтеп ала да, күлмәген рәтләп, саклык белән чәчен тарый, күзлеген төзәтеп...

Подробнее...

Халык әйтсә – хак әйтер...

- Акыллы кеше шул булыр: кулындагын алдырмас, кеше саен тукталып, юк сүз тыңлап каңгырамас. Барыннан да берсе шул: бүгенге эшен таңга калдырмас.

- Яхшы белән юлдаш булсаң, җитәрсең син моратка. Яман белән юлдаш булсаң – калырсың син оятка.

- Алдый белмисең икән - алдама. Бер тапкыр ялган сөйләсәң, тугыз тапкыр дөресен сөйләсәң дә ышанмаслар.

- Ашаганда - колагың селкенсен, эшләгәндә - йөрәгең җилкенсен. Сиңа карап башкаларның батырып эшлиселәре килсен.

- Яшь һәм тәҗрибәсез кеше - беләгенә ышаныр, тәҗрибәле олы кеше - белгәненә ышаныр.

- Ат яхшысы - тездән билгеле...

Подробнее...

Үзгәрәм дисәң...

* Тормыштагы теләсә кайсы вакыйганың уңай якларын, авыр чакта да ямен күрә белегез.

* Табигатькә сыеныгыз. Агачлар, аккан су, кошлар сайравыннан күңел тынычлыгы алырга була.

* Күңелегезгә якын, позитив фикер йөртүче кешеләр кәефегезне күтәрер, тормышка башкача карарга өйрәтер. Үз эченә бикләнгәннәр яңалыктан курка, аралашучан, ачык кешегә бу җиңелрәк.

* Режим буенча йоклагыз. Кешегә 8 сәгать йокы кирәк, ә йокы туймау физик һәм психик сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый.

* Зыянлы ризыктан баш тарту мөһим.

* Спорт белән шөгыльләнегез. Тиз-тиз атлап йөрү, җиңелчә...

Подробнее...

Экопарк төзү өчен грант оттылар

Шыкча урта мәктәбе каршында оештырылган «Урман робинзоннары» түгәрәге педагоглары һәм активистлары «Тубыл урманы» конкурсында илле мең сумлык грант оттылар. Акча мәктәп яны территориясендә экопарк булдыруга, ә атап әйткәндә, беседка кору өчен үсентеләр һәм материал сатып алуга тотылачак.

«Менә өч ел инде без мәктәп территориясендә мәктәп укучылары өчен экопарк оештырабыз һәм грант конкурсларында беренче тапкыр гына катнашмыйбыз. Бу бәйге дә, алдагы еллардагы кебек үк, нәтиҗәле булды. Хезмәттәшләремне Һәм укучыларны котлыйм!» - диеп Шыкча урта мәктәбе директоры Гөлнара Кәримова...

Подробнее...

Соңгы кыңгырау онлайн-форматта уздырылды

22-1325 нче май көнне “Соңгы кыңгырау – 2020” бөтенроссия акциясе старт алып, Россиянең 700 мең укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шулар арасыннан 11 нче сыйныфны 692 мең укучы тәмамлый. Илебездә барган коронавируска каршы көрәш аркасында, әлеге масштаблы чара Халыкара студентлар телевидениесе ассоциациясе һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте ярдәмендә, «В Контакте» социаль челтәре базасында онлайн-форматта уздырылды. Ул Мәскәү вакыты белән 10: 00 сәгатьтә башланды. Ачылу тантанасында мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов чыгыш ясады.

Аннан соң бөтен Россия укытучылары һәм...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836