#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшьләргә иң ихлас теләкләр

* Тормышыгызның озынлыгы белән сез берни дә эшли алмыйсыз. Ләкин аның киңлеге һәм тирәнлеге белән нидер эшләп була.

* Сез ялкауланып ятканда башкалар эшли. Соңыннан: “Тормыш гадел түгел”, – дип сөйләнеп йөрмәгез.

* Бер үк хатаны ике тапкыр кабатлап булмый. Икенче тапкыр бу инде хата түгел, бу – сайлау.

* Гаилә корып үз бәхетегезне таптыгызмы – орышмагыз, теңкәгә тиеп “игәүләмәгез” һәм үзгәртергә тырышмагыз, ә фәкать яратыгыз, яратыгыз һәм саклагыз...

* Хатыны булган ирне вәсвәсәләп аздырып була. Сөяркәсе булган ирне дә вәсвәсәләп аздырып була. Ләкин яраткан хатыны булган ирне...

Подробнее...

Машинага чехол сайлыйбыз

* Машина утыргычының баш куйгычына чехол кирәк тә түгел кебек. Әмма уйлап карагыз: бер тапкыр да тышы алыштырылмаган мендәр белән әллә ничә ел йоклап булмый бит. Әле аңа әллә ничә кеше башын салса... Шуңа да баш куйгычның да чехолы булырга һәм ул юылырга тиеш.

* Япма (накидка) рәвешендә эшләнгән чехол — иң ансаты. Аны кидерү һәм салдыру җиңел, кыйммәт тә түгел һәм универсаль: бөтен утыргычларга да туры килә. Дөрес, алар утыргычны тулысынча капламый, җыерылырга мөмкин. Майка-чехолның да уңай һәм җитешсез яклары нәкъ япманыкы кебек.

* Бөтен утыргычны каплый торган чехолларда исә япма...

Подробнее...

“Бары да яхшы булыр!”

17-9Лилия Шәрипова Төмән тамашачысына бик яхшы таныш. Ул шәһәр татар мәдәният үзәгендә Гөлнара Кәримова җитәкләгән “Бәйрәм” җыр һәм “Аккош” (җитәкчесе Екатерина Харламова) бию ансамбльләренә бик теләп йөри. Билгеле буганча, бу төркемнәр шәһәр, өлкә бәйгеләрендә катнашып, югары урыннар яулыйлар. Күптән түгел Лилия белән өлкәнең татар авылларында яшәүче милләттәшләребез дә таныштылар. “Яңарыш” газетасының 30 еллыгы уңаеннан “Яшь буын” татар яшьләре иҗтимагый оешмасы оештырган концертларда алар Лилиянең матур, моңлы тавышына, башкарган биюләренә, бигрәк тә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына махсус әзерләнгән “Смуглянка”...

Подробнее...

О проведении весеннего призыва в Тюменской области

«В соответствии с Указом Президента Российской Федерации от 30 марта 2020г. №232 1 апреля начался призыв на военную службу граждан Российской Федерации в возрасте oт 18 до 27 лет. Распоряжением Губернатора Тюменской области от 30.03.2020г. №26-р определен состав призывных и медицинских комиссий.

Всего с территории Тюменской области на военную службу будет призвано более 1400 человек.

Военные комиссариаты Тюменской области приступили к выполнению мероприятий призыва, которые будут проведены установленным порядком в сроки, скорректированные с учетом выполнения комплекса мер...

Подробнее...

Вәчир кызы Зөлфирә

14-11“Яшьләргә бүгенге тормышта максатларына ирешү, үз юлларын табу җиңелме” дигән темага Тубыл шәһәрендә яшәүче, татар кызларына хас булган сыйфатларга ия булган, тыйнак, тәрбияле, эшләгән эш урынында төпле фикер йөртә белгән китапханәче Зөлфирә Искәндәр кызы Фазылова белән әңгәмә кордык. Ул Тубыл район үзәк китапханәсендә тугызынчы ел эшли.

- Зөлфирә, сез үзегез кайсы яклардан? Китапханәче булырга хыялланган идегезме? 

- Мин Вәчир авылында туып үстем. Әнием Зөләйха Абдулла кызы авылда китапханәче булып күп еллар инде эшли. Китапханәдә эшләрмен дип уйламаган идем...

Подробнее...

“Халыклар дуслыгы” фестивале

14-10- Тархан - борынгы татар авылы. Ул уңайлы һәм матур урында – Тубыл һәм Түре елгалары арасында урнашкан. Хәзер авыл Яркәү районының Иске Александровка авыл советы составына керә, ләкин ХІХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башында Ялутор районының Калмаклар өязенә карый. Иске Александровкадан Тарханга бару ХХІ гасыр башында төзелгән заманча күпер белән тәэмин ителә. Дуслык күпере төрле милләт кешеләрен бәйли: бер ярда элек-электән татарлар яши икән, икенчесендә - коми-зыряннар. Җиде торак пункт - Иске Александровка, Олы Тархан, Кече Тархан, Кортъегән, Кала, Карагай, Карбан – елга арасындагы тулы состав. Без төрле...

Подробнее...

Ватанны саклаучылар

9-12Безнең Индәр авылында армия сафыннан кайткан ике егет һәм бүгенге көндә хезмәт итүче егетләребез турында язарга булдым.

Руслан Рөстәм улы Алкин 1999 елны туган. 2006 елны 1 сыйныфка Индәр башлангыч мәктәбенә укырга керә. 4 сыйныфны тәмамлап, 5 сыйныфка Черное авылында интернатта яшәп укый. 8-11 сыйныфларны Первомайка урта мәктәбендә белем ала.

2017 елны ул армия сафына алынып, 2018 елны ноябрь аенда без, авылдашлары, баянда уйнап, җыр-бию белән каршыладык.

Армиядән кайткач, Руслан машина йөртүче һәм Төмән шәһәрендә балта остасы буенча белем ала.

Хәзерге көндә әти-әнисе һәм...

Подробнее...

“Азат итүче сугышчының оныгына – посылка” акциясе узды

9-13Хәтер һәм Дан елы кысаларында Ялутор районы, Рауды авылында «Азат итүче сугышчының оныгына - посылка» традицион акциясе узды. Бу авылдан Илфар Рөстәм улы Алеев Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Шуңа күрә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре әлеге кирәкле халык акциясен Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче солдатка юлладылар. Оештыручылар әлеге патриотик акция белән Бөек Ватан сугышы инвалиды Варис Галиәхмәт улы Алеевның героик үткәне турында да искә төшерергә булалар.

Бу турыда күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Якыннары...

Подробнее...

Уйланырга урын бар…

Авыл читендәге кое халыкның бердәнбер су чыганагы була. Суны алыр өчен гадәти ысул кулланалар: коега баулы чиләк төшерәләр. Бер көнне коега төшергән баулары чиләксез чыга. Икенче чиләкне бәйләп төшерәләр. Анысы да “чыкмый”. Бау гел буш чыга. Аптырыйлар болар бу хәлгә, җен оялагандыр, диләр. Үзара киңәшкәннән соң, сәбәбен белеп менсен өчен, коега берәр кеше төшермәкче булалар.

Араларыннан бер ир-ат ризалаша. Ләкин бауны тотып торучылар арасында минем бертуган абыем булырга тиеш дигән шарт куя. Халык аның бу шартына бик нык гаҗәпләнә. Тик теге кеше үз сүзендә нык тора. Моның сәфәрдәге...

Подробнее...

Машинаның күпмейөргәнен ничек белергә?

Тотылган машина алганда, йөргән чакрымнары панельдә күрсәтелгәнчәме икән, дип шикләнерлек. Чөнки сер түгел, санны киметү очраклары күп, мондый хезмәт күрсәтүчеләр бар хәтта. Әнә шул кармакка капмас өчен, түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк.

- Автомобильнең техник карау (техосмотр) узу турында тамгалар салынган сервис китабы булырга тиеш. Анда нинди техник эшләр башкарылуы, карау үткәрелгәндә машинаның ничә чакрым узуы теркәлә. Хәзер күп рәсми дилерлар мәгълүматны электрон базага кертә, алардан да кызыксынырга мөмкин.

- Әгәр автомобильнең кузовында кителгән, кырылган урыннар шактый...

Подробнее...

Бу кузык!

- Һиндстан — иң тынычлык ярата торган ил. Соңгы 10 мең елда аның бер илне дә басып алганы юк.

- Һиндстанда 5 млн. га якын хуҗасыз сыер яши. Картайгач, аларны урамга куып чыгаралар. Шәһәр сыерлары транспорттан да курыкмый, юлдан йөриләр. Һиндстанда сыер — изге хайван, аны үтерергә, итен ашарга ярамый.

- Банан башка җимешләр кебек өстән аска таба үсми. Чәчәкләре коелуга, гравитация законына каршы килеп, тәлгәш кояшка тартыла, астан өскә таба үсә башлый. Шуңа ул азрак кәкрәеп үсә.

Бананның 500 дән артык сорты бар. Безгә Кавендиш һәм “дамские пальчики” (кечкенә сорт) гына...

Подробнее...

Кешегә мөрәҗәгать итү әдәбе

- Кешегә ата-анасы кушкан исеме белән дәшү хәерле. Әгәр дә каршы килмәсәләр, кыскартылган исемнәре белән эндәшү дә ярый.

- Кеше үзе моңа риза булган очракта гына, аңа титулы белән дәшәргә мөмкин.

- Мөгаллим һәм остазга, ата-анага исеме белән эндәшү — тәрбиясезлек галәмәте.

- Урамда, кибет-базарда һәм башка җәмгыять урыннарында кешегә ерактан кычкырып дәшү әдәпсезлек санала, исәнләшү өчен якынрак килергә кирәк.

- Таныш булмаган кешегә мөрәҗәгать иткәндә иң яхшысы - гомуми сүзләр куллану. Аны “дус”, “туган” кебек сүзләр белән кимсетергә ярамый.

(«Файдалы киңәшләр»).

Подробнее...

Машинаны кышын ничек тиз җылытырга?

Кыш көне салкын машинага утырып китү, ай-һай, рәхәт түгел. “Автозапуск”лы сигнализация юк икән, автомобильнең җылынганын көтеп, янында озак таптанасы булачак. Утыргыч һәм руль җылытылса, салон әле салкын булса да, йөртүче туңмый. Ә менә машинада андый опцияләр юк икән, авырга туры килә. Мондый очракта салонны ничек тиз җылытырга соң? Шуның серләрен чишик.

Машинаны кабызганда, мич вентиляторын бөтенләй сүндерергә киңәш ителә. Бу аккумулятор бөтен көчен двигательне эшләтеп җибәрүгә тотсын өчен кирәк. Мотор җылынмыйча, салонда температура күтәрелми, шуңа да вентиляторны ул җылынгач кына...

Подробнее...

“Без эшләп түгел, ял итеп кайттык!”

5-920 еллык юбилее уңаеннан «Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы 3-5 январь көннәрендә Вагай район үзәгеннән еракта урнашкан авылларда булып, милләттәшләребезне бик матур концерт программалары белән сөендерделәр. Өлкәнең төрле татар авылларында концерт, дискотекалар оештыручы «Яшь буын» оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов бу якларга сәфәр чыгарга күптән хыяллана иде. “Безне үзенең туган ягына район Думасы депутаты Флера апа Вадутова күптән чакыра. Ләкин төрле сәбәпләр аша, ул якларга барып җитеп булмады.

Менә быел “Ягоды плюс” оешмасының генераль...

Подробнее...

Снюслар герой итми, ә үтерә!

Сәламәтлеккә куркыныч янаган бер афәтнең шаукымы тәмамланырга өлгерми, икенче “хайп” барлыкка килә. Соңгы арада яшьләр арасында снюс таралу очраклары күп. Кызганыч, саулыкка зыян килгәнен белсәләр дә, бу матдәләрнең никадәр куркыныч икәнен күз алдына да китерми кайберәүләр.

Россиядә составында никотин булган катнашма – снюстан бер кеше үлгән. Моның турында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Евгений Брюн хәбәр иткән. «Бу илдә күп кенә проблемалар пәйда булуына китерде, психозлар барлыкка килде, инде беренче үлем очрагы да теркәлде», – ди табиб.

Сер түгел...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836