#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Безнең горурлыгыбыз

48-64-7 ноябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә Президент Владимир Путин тарафыннан оештырылган Россия Федерациясенең «Сириус» сәләтле балалар үзәгендә халыкара фәнни эзләнүләр һәм иҗади эшләр 16 нчы конкурсының көндезге икенче йомгаклау этабы булып үтте. «Мәктәп мәгарифендә актуаль сораулар» дигән фәнни-практик конференциядә Төмән регионын яклап конкурста катнашкан Заводоуковск шәһәренең икенче мәктәбе математика һәм информатика укытучысы Диана Уразаева булды. Диана Дамир кызының ике укучысы бу конкурсның 1 этабында җиңеп чыгып, 1 дәрәҗәдәге «Җиңүче» дипломы белән бүләкләнделәр.

Диана Дамир кызына...

Подробнее...

Төмән районы, Шыкча урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары язалар

Әнием

Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! “Әни” дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул.  Мин – дөньяда бик бәхетле бала, чөнки  янәшәмдә   минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы, кочагына сыенганда: ”Кызым, матурым!” – дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар. Минем әниемнең исеме Рузинә. Минем өчен ул сөйкемле, искиткеч матур, нәфис. Әнием мине өйдә чисталыкны сакларга, тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәтте. Җәй көне без бакчада яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәбез. Ял көннәрендә әбиләргә кунакка барабыз.

Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң...

Подробнее...

«Татар яшьләренең себер фестивале»ндә катнашты

44-8«Яшьлек» сәхифәсенең бүгенге кунагы – Илнар Колмәмәтов. Бу яшь егетне татар мәдәнияте, тормышы белән кызыксынучы якташлар яхшы беләләр. Беренчедән – ул «Татар егете–2017» төбәкара бәйгесе финалисты, икенчедән – Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәге катнашында уздырылган һәр чараның музыкаль бизәлеше Илнарның осталыгыннан тора. Аннары ул үзен өлкәгә сәләтле актер итеп тә танытты. Күптән түгел Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге артистларының баш режиссеры ветеран укытучы Мәдинә Уразмәтова җитәкчелегендә куелган Фәнис Яруллинның юмор, ирония, көтелмәгән вакыйгалар агышы белән сугарылган «Бер күрешү - үзе бер гомер» дигән...

Подробнее...

Сәламәт булыйм дисәң...

Күтәренке күңелле һәм сәламәт булу өчен әллә ни күп көч сарыф итәсе юк. Бары тик шушы файдалы гадәтләрне генә кулланырга кирәк.

1. Көнегезне елмаюдан һәм бары тик күңелле әйберләр турында гына уйлаудан башлагыз.

2. Иртәнге аш алдыннан бер стакан су эчеп куегыз.

3. Көнегезне планлаштырырга өйрәнегез.

4. Аркагызны төз тотып, туры атлап йөрегез.

5. Лифт турында онытыгыз.

6. Көн дә бер үк вакытта ятып, бер үк вакытта торырга өйрәнегез.

7. Иртәгә киясе киемнәрне кичтән әзерләп куегыз.

8. Елга бер мәртәбә медицина тикшерүе узыгыз.

9. Башыгызга килгән...

Подробнее...

Бизәнүчеләргә киңәшләр

Иң элек арчыгыч күбек яки сабын белән битегезне юып, ару-саф тирегә – тоник, иренегезгә гигиена иннеге сөртеп куегыз. Тоник булмаса, кайнаган суны катырып ясаган боз шакмаклары белән битне сөртеп алырга мөмкин.

Битегезгә – база, ул булмаса, бик тыгыз һәм «авыр» булмаган тональ крем, күз төпләренә корректор сөртегез.

Кашларыгызны сызыгыз, талчыкканлыкны яшерү өчен, кашның очка таба өлешен бераз «күтәртеп» җибәрегез.

Күзләрегез кызарып торса, бер тамчы «Визин» салыгыз.

Иренегезне күперебрәк торган итеп күрсәтү өчен, тональ крем сөртеп, ирен кырыйларын карандаш белән йөртеп...

Подробнее...

Йөрешне матур итү өчен

Берничә күнегү тәкъдим итәбез:

* Аяк очларыңа бас, тезләреңне бөкмә. Кулларың белән билеңә таян һәм калак сөякләреңне артка җибәр. Аркаң үзеннән-үзе тартылыр. 1 минут дәвамында әлеге халәттә бүлмә буйлап йөр.

* Җиңелчә адымнар белән йөреп кара. Моның өчен башта аяк очларына, аннан табанга басарга кирәк.

Кулларыңа гимнастик таяк ал, кулларыңны җилкә киңлегендә итеп җайлап куй. Аяклар кушылган, таяк тоткан куллар аста тора. Таякны алга, аннан өскә күтәр. Сулыш алып, сул аягыңны артка сүз, ләкин идәннән аерма. Үпкәләрдән һаваны чыгарганда, янә башлангыч халәткә кайт. Әлеге күнегүне уң аяк...

Подробнее...

Уйланырга урын бар…

Бер кеше яр буенда Локман Хәкимнең аякларын суга тыгып утырганын күрә дә, гаҗәпләнеп сорый:

- Нишләп утырасың?

- Этемне саклап утырам, - ди Локман Хәким.

Теге кеше тирә-юнендә эт күрмәгәч, кабат эндәшә:

- Монда бернинди дә эт юк бит! - ди.

- Ул авызым эчендә яши. Аның исеме - тел. Аннан да куркынычрак эт юк дөньяда. Аны бәйдән ычкындырган кеше үзен дә, башкаларны да бик үкенечле хәлләргә китерәчәк,- ди Локман Хәким.

Мораль: дәшмәү - алтын, диләр. Тел кешене җәннәткә дә, җәһәннәмгә дә кертә ала. Тел гөнаһларыннан ерак булыйк, уйламаган сүз әйтеп, башкаларны рәнҗетмик!

Подробнее...

Очрашулар дәвам итәчәк

39-10Күптән түгел «Илһам» яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы һәм «Иске Зарека» ветераннар оешмасы вәкилләре Төмән районының Борки авылындагы балалар йортында булып кайттылар. Бу күңелле очрашу Төмән өлкә Думасы депутаты Ольга Швецова һәм «Лайф+» реклама агентлыгы директоры Виталий Красноштанов ярдәме белән оештырылды. 6 кешедән торган делегация балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашып, аралашып, үзләре белән алып килгән бүләкләрен тапшырдылар.

Сәламләү сүзләре белән «Илһам» оешмасы вәкиле Тимур Нигъмәтуллин һәм «Иске Зарека» ветераннар оешмасы рәисе Рәсимә Давшина чыгыш ясадылар. Аннары...

Подробнее...

Чәчләр матур булсын өчен

Чәчләр ялтырап торсын өчен суган-сарымсак суы кушып ясалган битлек ярдәмгә килә. Мондый битлекне баш тиресенә түгел, ә чәчләргә сөртергә кирәк.

* * *

Коры чәчне йомырка белән юарга ярамый. Аксым баш тиресен бик нык тарттыра. Ә менә кефир чәчләргә, киресенчә, файдалы. Әмма аны мунчага кергәнче сыларга киңәш ителә.

* * *

Эсседә ачы сөт бактерияләре һәлак була. Кефирлы битлекне өй шартларында башыгызны артык җылытмыйча ясыйсыз икән, ул бөтен файдалы үзлекләрен саклаячак. Моның өчен майсыз кефирны җылытып, чәчкә сылыйбыз да башка полиэтилен пакет киеп, сөлге урыйбыз. Ярты сәгатьтән чәчне...

Подробнее...

Элвин Грей: «Китәм»

Башкортостанның һәм Татарстанның атказанган җырчысы Элвин Грей (Радик Юльякшин) «ВКонтакте» челтәрендә көтелмәгән яңалыклары белән бүлеште.

— Яңалыкларым турында шактый вакыт язарга базмый тордым. Мин китәм. Быел милли проектларны тәмамларга булдым. Татар һәм башкорт телләрендә яздырылган җырларым 2022 елда соңгылары булачак. 16 еллык иҗат эшчәнлегемдә булдыра алганның барысын да эшләдем. Иң мөһиме — иҗатым аша балалар, яшьләр туган телебез белән кызыксына башлады. Алга атларга кирәк.

Элвинның икенче яңалыгы — хатыны белән Мәскәүгә яшәргә күченә.

— Рус телендә күп...

Подробнее...

Йөрешне матур итү өчен

Берничә күнегү тәкъдим итәбез:

* Аяк очларыңа бас, тезләреңне бөкмә. Кулларың белән билеңә таян һәм калак сөякләреңне артка җибәр. Аркаң үзеннән-үзе тартылыр. 1 минут дәвамында әлеге халәттә бүлмә буйлап йөр.

* Җиңелчә адымнар белән йөреп кара. Моның өчен башта аяк очларына, аннан табанга басарга кирәк.

* Кулларыңа гимнастик таяк ал, кулларыңны җилкә киңлегендә итеп җайлап куй. Аяклар кушылган, таяк тоткан куллар аста тора. Таякны алга, аннан өскә күтәр. Сулыш алып, сул аягыңны артка сүз, ләкин идәннән аерма. Үпкәләрдән һаваны чыгарганда, янә башлангыч халәткә кайт. Әлеге күнегүне уң аяк...

Подробнее...

Йокың килсә, сагыз чәйнә

Юлда очрый торган һәлакәтләрнең бер өлеше руль артында йоклап китү, талчыгу аркасында килеп чыга. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә, бу иң куркыныч аварияләрдән санала, ди. Баксаң, бик нык талчыкканда, машина йөртүче уяулыгын югалта, күзләре ачык булса да, берничә секундка йоклап китә икән. Кызганыч, зур тизлектә барган кеше өчен мизгел эчендә күз йомып алу да аяныч төгәлләнергә мөмкин. Өстәвенә бу вакытта кешенең башы юньләп эшләми, ул нишләгәнен аңламый, ахырдан берни хәтерләми, ди белгечләр.

«Манзара»

Подробнее...

Уйланырга урын бар...

Бер фәкыйр кеше Аллаһтан сораган.

- Мин нигә шундый хәерче?

Аллаһ:

- Башкаларга бирергә өйрәнмәгәнсең, - дигән.

Хәерче:

- Үземдә булмаганны, башкаларга ничек бирим? Минем бер нәрсәм дә юк бит! – дигән ул.

Аллаһ әйткән:

- Ялгышасың. Синең берничә кыйммәтле әйберең бар:

* елмаю бүләк итәрдәй йөзең,

* матур сүз сөйли алырдай телең,

* башкаларга урын таба алырлык йөрәгең,

* әйләнә-тирәдәгеләргә ягымлы итеп карый алырлык күзләрең,

* Кешегә изге гамәлләр кыла алырлык кул-аякларың бар.

«Шәһри Казан»

Подробнее...

«Искер җыены» фестивале лауреаты

35-7Бу көннәрдә Тубыл шәһәрендә узган «Искер җыены» халыкара фестивалендә Диана Алиева «Бер алманы бишкә бүләек» җырын башкарып, 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Һәм гала-концертта чыгыш ясау бәхетенә иреште. Гомумән, 2022 нче ел Диана Әмир кызы өчен бик уңышлы булды. Чөнки февраль аенда ул «Яшь Россия» патриотик җыр район бәйгесендә катнашып, 2 нче урын алды. Ә март аенда узган «Халык сәнгате-2022» өлкә үзешчән сәнгать иҗаты конкурсының халык вокалы номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнде. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: узган ел Тубылда үткән «Себер сандугачы» өлкә бәйгесендә...

Подробнее...

Декоратив-кулланма эшләр остасы

35-6Алсу Мамкина белән газета укучыларыбыз таныш инде. Соңгы вакытта ул безгә Шыкча балалар бакчасында оештырылган чаралар турында хәбәр итеп тора. Аның белән без апрель аенда өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе оештырган «Себер каннык-2022» (Себер ханлыгы-2022) рәсем, «Ислам җанда һәм иҗатта» өлкә бәйгеләрендә күрешкән идек. Анда ул кызы Әминә, улы Айвар белән бергә катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар. Мамкиннар гаиләсе белән без «Искер җыены» халыкара фестивалендә кабат очраштык.

Алар декоратив-гамәли иҗат номинациясендә катнашып махсус Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ә Алсу...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836