#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сокланып туя алмыйм

8-7“Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе – аның теле. Халык үзенең телен мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”, - дигән минем яраткан язучым Гомәр Бәширов.

Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле.

Туган тел! Бу сүз минем өчен кадерле, газиз! Ул Ватан, туган җир, ата-ана, мәктәп, укытучы сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!

Туган телебезгә дан җырлаучы язучыларыбызның һәм шагыйрьләребезнең иҗатларына сокланып туя алмыйм...

Подробнее...

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

8-8Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г.Тукай тулысынча аңлатып биргән. Күпме мәгънә салынган бу шигырь юлларына!

Билгеле булганча, безнең татар телебез – ЮНЕСКО тарафыннан халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.

Мин тугач, әниемнең назлы итеп “балам” дигән сүзе дә, беренче тапкыр әйткән “әни” сүзе дә туган телемдә булган. Миңа туган телемдә генә сөйләшергә уңай, чөнки кечкенәдән туганнарым белән туган телемдә сөйләшәм, аралашам.

Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, М.Җәлил, А.Алиш, Г.Кутуй, Х.Туфан, Б.Сөләйманов, Я.Зәнкиев һәм бик күп башка әдипләребезнең әсәрләрен...

Подробнее...

Олег Кошевой һәм аның батырлыгы

Хәзерге яшьләр Бөек Ватан сугышы каһарманнарын белмиләр диярлек. Әгәр белсәләр дә, батырлык бөтенләй булмаган дип фикерләүче төрле “фаш итүчеләргә” ышаналар. Яшь гвардияченең язмышы чынында ничек килеп чыккан?

Шәһәрдә берничә яшьләр төркемнәре барлыкка килгәндә, немецларның Краснодонны оккупациягә алуларына бер ай да үтмәгән була. Коммунистларның яшерен идән асты оешмасы эшли, анда фашист тоткыныннан качкан Кызыл армия солдатлары теркәлә. Шуларның берсе артиллерия лейтенанты Иван Туркенич була. Идән асты җитәкчелеге аңа таралган яшьләр төркемнәрен бер оешмага берләштерергә йөкләмә бирә...

Подробнее...

Һөнәрем – яшәү рәвешем

2-7Шәһәр күләмендә узган “Иң булган мәдәният хезмәткәре” исеменә Айгөл Вадим кызы Моратова лаек булды. Һөнәри осталык бәйгесендә катнашкан Айгөл Тубыл себер-татар мәдәният үзәгендә 8 нче ел эшли. Ул шәһәр күләмендә төрле мәдәни чараларны оештыручы да, матур тавышлы җырчы да, талантлы биюче дә. Бәйгедә үзенең сәләтен тәкъдим итеп, оста сценарий язып җиңү яулаган Айгөл Вадим кызы мәктәп яшендәге балаларны биергә дә өйрәтә. Үзенең иҗади хезмәте турында: ”Себер-татар мәдәният үзәгендә сәләтләрен үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Без оештырган мәдәни чараларда төрле яшьтәге, төрле милләт...

Подробнее...

Йөзендә иман нуры

2-5Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Төмән өлкәсе мультимәдәни киңлекләрдә мөселман яшьләрен борчыган актуаль сораулар һәм яшьләр арасында экстремизм идеяләрен профилактикалау” дигән темага узган түгәрәк өстәлдә катнашкан, йөзеннән хак иман нуры балкып торган мөселман егетен күптәнге танышыбыз булып чыгар дип һич тә уйламаган идек. Моннан 3-4 еллар элек ул редакциягә хәләл продукцияләр тәкъдим итеп килгән иде. Сабыр холыклы, һәркемгә игътибарлы, кече күңелле егетебез - Рамил Яинов Төмән шәһәрендә туып-үсеп, шәһәрнең 9 мәктәбендә тугызеллык белем алгач, политехник колледжга укырга...

Подробнее...

Тырыш кыз Эмилия

2-6Тубыл шәһәренең 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Эмилия Абайдуллина уку елының яртыеллыгын яхшы билгеләр, регионара бәйге-конкурсларда тапшырылган дипломнар, Мактау кәгазьләре белән тәмамлады. Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә узган “Шәҗәрәләр - нәсел агачы” фәнни–практик конференциясендә ул “Туган ягым - нәсел шәҗәрәсе” дигән темага чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Мондый уңышларга ирешкән кыз ярдәм итүче укытучысы Банисә Ниязовага, әнисе Гөлфия Абайдуллинага һәм Галия әбисе белән Ризмөхәммәт бабасы Абайдуллиннарга рәхмәтләрен...

Подробнее...

Сәләтле балалар

Вагай районы, Юрмы мәктәбе укучылары район “Себернең чык тамчысы” фестивалендә бик матур көйле Сабирә Сәитова – беренче, Айдар Мифтахетдинов – икенче, Венера Мифтахетдинова өченче урын дипломантлары булып кайттылар. Линара Мөхәммәтрәхимова өч ел рәттән өлкә, район Сабантуйларында катнаша, чыгышлары югары бәяләнә.

Гөлфия ханым Мөхәммәтрәхимова кызларга төрле милләт биюләрен өйрәтә, үзе дә бик килешле, матур итеп бии. Кызы Гүзәл, Эльвина Фәтхуллина өлкәдә үткәрелгән бәйгедә беренчелекне яулап кайталар.

Өлкә бәйгеләрендә нәфис сүз осталары - Айдар Тусмөхәммәтов – беренче, Камилла...

Подробнее...

Кальян тарту организм өчен зыянлымы?

Яшьләр арасында кальян тарту модада. Безнең яшьләр дә модадан калышырга теләми. “Кальян тарту организм өчен зыянлыдыр бит?” – дисәң, алар: “Ул бит җиләк-җимеш төтене генә”, – дип аклана. Ә чынлыкта ничек?

Кальян, авыртуны басу чарасы буларак, Һиндстанда уйлап табылган. Кокос чикләвеген тишеп, эченә гашиш, тәмләткечләр һәм дәвалау үләннәре тутырганнар. Салам аша тартканнан соң, кокос эчендә калган сумала бүгенге анальгин урынына кулланылган. Аннары ул Иран һәм башка гарәп илләренә тарала, алардан Европага үтеп керә.

Кальян төтене составында авыр металл тозлары, бериллий, хром, кобальт...

Подробнее...

“Минем урынымда һәркем шулай эшләр иде!”

50-8“Герой балалар” Бөтенроссия гражданлык-патриотик проекты кысаларында 2 ноябрь көнне Төмән өлкә Думасында Ялутор районы, Яңа Атъял авылы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Вадим Асадуллинны “Коткаруда батырлыгы өчен” дигән медаль белән бүләкләделәр. Вадимның күкрәгенә медальне тантаналы рәвештә өлкә Думасы депутаты Михаил Пономарев такты. Егетнең батырлыгына чын күңелдән сокланып өлкә Думасы депутаты Владимир Столяров: “Вадим, син олы тормыш юлына чын батырлыкның иң югары баскычыннан атлап керәсең. Һәрвакыт гадел, намуслы, затлы бул.

Туганнарың, дусларың, якташларың синең белән...

Подробнее...

Тиздән кыз-егетләр бәйгегә җыелалар

50-7Туган телне, традиция, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерүне; яшьләрне рухи кыйммәтләребез нигезендә тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен булдыруны; сәләтлеләренең төрле яктан үсүләренә шартлар тудыруны; әйдәп баручы киләчәк буынның шәхси мөмкинлекләрен табу һәм ачуны; башка милләтләрнең дә бөек халкыбызның тарихы, мәдәниятенә игътибарын арттыру, милләтара элемтәләрне ныгытуны максат итеп куйган өлкә “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре быел көз айларында сынауларын оештырдылар. 11 нче мәртәбә үтәсе бәйгеләрнең финалына 19 гариза бирүчедән 14 егет һәм кыз сайлап алынды. Алар...

Подробнее...

Йолдызнамә буенча

КУЧКАРга күп вакытын Кыз йолдызлыгы вәкилләре белән үткәрү файдалы. Аңа Кыз белән сөйләшмичә, янәшәсендә генә басып тору да бик җитә. Кызның ташып торган энергиясе Кучкар сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Кучкарның иммунитетын ныгытуга - Кәҗәмөгез, ашказаны-эчәк системасы авыруларыннан котылырга — Кысла, йөрәк-кан тамырлары сырхавын җиңәргә Арыслан ярдәм итә.

ҮГЕЗБОЗАУ. Үлчәү йолдызлыгы астында туганнар белән аралашу теләсә нинди авыруга каршы тору мөмкинлеге бирә. Организмда матдәләр алмашын яхшыртуга hәм яшәртүгә Кысла, нерв системасын ныгытуга Кучкар, йөрәк-кан тамыры системасын...

Подробнее...

“Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү” конференциясендә

45-12Күптән түгел Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку бинасында “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты” дәүләт автоном белем бирү учреждениесе заказы буенча “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү” халыкара фәнни-гамәли форумы узды.

Ул РФнең мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль...

Подробнее...

“Яңа фатир алып калыгыз”

45-11“Яшь буын” өлкә татар яшьләр оешмасында спорт чараларын актив оештыручы булган Вәкил Тилимбаев укучыларыбызга таныштыр дип беләм. Алар бергәләшеп татар яшьләре арасында төрле ярышлар, чаралар үткәрәләр иде. Еш кына башка төбәк яшьләр оешмалары вәкилләрен дә чакыралар, тәҗрибә алмашу белән бергә, кызыклы күңел ачу чаралары да истә калырлык итеп оештырылды. “Ә инде Казанда бөтендөнья татар яшьләре форумында, татар яшьләре көннәрендә, Ульяновск каласында узган федераль сабантуйда катнашулар якты истәлек булып калды”, - ди Вәкил. Шул вакытларда алган тәҗрибә, тормыш сабаклары аңа киләчәктә дә зур...

Подробнее...

Чәч үстерү киңәшләре

Әбиләрегез сөйләгәннән ишеткәнегез бар идеме икән, совет заманында чәчне 2 атнага бер юганнар ди, имеш. Ә атна саен юу артык еш дип саналган.

Хәзерге шампуньнар белән көн саен юарга да була. Вәгъдә ителгәнчә, алар чәчне саклый, ныгыта, үз төсен тагын да матурлата, буялган булса төсен саклый. Тик нишләптер элек әбиләребез калын-калын толымнар белән йөрсә, бүген күбебез кыска чәчкә өстенлек бирә. Хәер… өстенлек бирәме, әллә чәчләр хәзер элеккегечә үсмиме? Сорауның асылы да шушында.

Чәчләрегез матур да, сәламәт тә булсын дисәгез, әбиләр рецептына колак салыгыз. Алар юкны киңәш...

Подробнее...

Зарина белән Нәркизә

41-10Апалы-сеңелле Зарина һәм Нәркизә Макуловалар белән Яркәү районы “Таң йолдызы” балалар фестивалендә таныштык. Алар “Ялкынчыклар” ансамблендә биеп, дәрәҗәле урын алгач, җитәкчеләре Миңсылу Тусумова әлеге ике кыз турында бик мактап сөйләде. Күптән түгел Карбан мәктәбендә узган тантаналы чарада укуда күрсәткән уңышлары һәм актив эшләре өчен “Өлкә чик сакчылары ветераннары” оешмасы җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов Рәхмәт хаты тапшырды. Зарина быел 9 сыйныфта, ә Нәркизә 7 сыйныфта белем алалар. Кызлар икесе дә яхшы укыйлар, мәктәптә, район күләмендә узган мәдәни, спорт чараларында...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836