#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тырыш кыз Эмилия

2-6Тубыл шәһәренең 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Эмилия Абайдуллина уку елының яртыеллыгын яхшы билгеләр, регионара бәйге-конкурсларда тапшырылган дипломнар, Мактау кәгазьләре белән тәмамлады. Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә узган “Шәҗәрәләр - нәсел агачы” фәнни–практик конференциясендә ул “Туган ягым - нәсел шәҗәрәсе” дигән темага чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Мондый уңышларга ирешкән кыз ярдәм итүче укытучысы Банисә Ниязовага, әнисе Гөлфия Абайдуллинага һәм Галия әбисе белән Ризмөхәммәт бабасы Абайдуллиннарга рәхмәтләрен...

Подробнее...

Сәләтле балалар

Вагай районы, Юрмы мәктәбе укучылары район “Себернең чык тамчысы” фестивалендә бик матур көйле Сабирә Сәитова – беренче, Айдар Мифтахетдинов – икенче, Венера Мифтахетдинова өченче урын дипломантлары булып кайттылар. Линара Мөхәммәтрәхимова өч ел рәттән өлкә, район Сабантуйларында катнаша, чыгышлары югары бәяләнә.

Гөлфия ханым Мөхәммәтрәхимова кызларга төрле милләт биюләрен өйрәтә, үзе дә бик килешле, матур итеп бии. Кызы Гүзәл, Эльвина Фәтхуллина өлкәдә үткәрелгән бәйгедә беренчелекне яулап кайталар.

Өлкә бәйгеләрендә нәфис сүз осталары - Айдар Тусмөхәммәтов – беренче, Камилла...

Подробнее...

Кальян тарту организм өчен зыянлымы?

Яшьләр арасында кальян тарту модада. Безнең яшьләр дә модадан калышырга теләми. “Кальян тарту организм өчен зыянлыдыр бит?” – дисәң, алар: “Ул бит җиләк-җимеш төтене генә”, – дип аклана. Ә чынлыкта ничек?

Кальян, авыртуны басу чарасы буларак, Һиндстанда уйлап табылган. Кокос чикләвеген тишеп, эченә гашиш, тәмләткечләр һәм дәвалау үләннәре тутырганнар. Салам аша тартканнан соң, кокос эчендә калган сумала бүгенге анальгин урынына кулланылган. Аннары ул Иран һәм башка гарәп илләренә тарала, алардан Европага үтеп керә.

Кальян төтене составында авыр металл тозлары, бериллий, хром, кобальт...

Подробнее...

“Минем урынымда һәркем шулай эшләр иде!”

50-8“Герой балалар” Бөтенроссия гражданлык-патриотик проекты кысаларында 2 ноябрь көнне Төмән өлкә Думасында Ялутор районы, Яңа Атъял авылы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Вадим Асадуллинны “Коткаруда батырлыгы өчен” дигән медаль белән бүләкләделәр. Вадимның күкрәгенә медальне тантаналы рәвештә өлкә Думасы депутаты Михаил Пономарев такты. Егетнең батырлыгына чын күңелдән сокланып өлкә Думасы депутаты Владимир Столяров: “Вадим, син олы тормыш юлына чын батырлыкның иң югары баскычыннан атлап керәсең. Һәрвакыт гадел, намуслы, затлы бул.

Туганнарың, дусларың, якташларың синең белән...

Подробнее...

Тиздән кыз-егетләр бәйгегә җыелалар

50-7Туган телне, традиция, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерүне; яшьләрне рухи кыйммәтләребез нигезендә тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен булдыруны; сәләтлеләренең төрле яктан үсүләренә шартлар тудыруны; әйдәп баручы киләчәк буынның шәхси мөмкинлекләрен табу һәм ачуны; башка милләтләрнең дә бөек халкыбызның тарихы, мәдәниятенә игътибарын арттыру, милләтара элемтәләрне ныгытуны максат итеп куйган өлкә “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре быел көз айларында сынауларын оештырдылар. 11 нче мәртәбә үтәсе бәйгеләрнең финалына 19 гариза бирүчедән 14 егет һәм кыз сайлап алынды. Алар...

Подробнее...

Йолдызнамә буенча

КУЧКАРга күп вакытын Кыз йолдызлыгы вәкилләре белән үткәрү файдалы. Аңа Кыз белән сөйләшмичә, янәшәсендә генә басып тору да бик җитә. Кызның ташып торган энергиясе Кучкар сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Кучкарның иммунитетын ныгытуга - Кәҗәмөгез, ашказаны-эчәк системасы авыруларыннан котылырга — Кысла, йөрәк-кан тамырлары сырхавын җиңәргә Арыслан ярдәм итә.

ҮГЕЗБОЗАУ. Үлчәү йолдызлыгы астында туганнар белән аралашу теләсә нинди авыруга каршы тору мөмкинлеге бирә. Организмда матдәләр алмашын яхшыртуга hәм яшәртүгә Кысла, нерв системасын ныгытуга Кучкар, йөрәк-кан тамыры системасын...

Подробнее...

“Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү” конференциясендә

45-12Күптән түгел Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку бинасында “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты” дәүләт автоном белем бирү учреждениесе заказы буенча “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү” халыкара фәнни-гамәли форумы узды.

Ул РФнең мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль...

Подробнее...

“Яңа фатир алып калыгыз”

45-11“Яшь буын” өлкә татар яшьләр оешмасында спорт чараларын актив оештыручы булган Вәкил Тилимбаев укучыларыбызга таныштыр дип беләм. Алар бергәләшеп татар яшьләре арасында төрле ярышлар, чаралар үткәрәләр иде. Еш кына башка төбәк яшьләр оешмалары вәкилләрен дә чакыралар, тәҗрибә алмашу белән бергә, кызыклы күңел ачу чаралары да истә калырлык итеп оештырылды. “Ә инде Казанда бөтендөнья татар яшьләре форумында, татар яшьләре көннәрендә, Ульяновск каласында узган федераль сабантуйда катнашулар якты истәлек булып калды”, - ди Вәкил. Шул вакытларда алган тәҗрибә, тормыш сабаклары аңа киләчәктә дә зур...

Подробнее...

Чәч үстерү киңәшләре

Әбиләрегез сөйләгәннән ишеткәнегез бар идеме икән, совет заманында чәчне 2 атнага бер юганнар ди, имеш. Ә атна саен юу артык еш дип саналган.

Хәзерге шампуньнар белән көн саен юарга да була. Вәгъдә ителгәнчә, алар чәчне саклый, ныгыта, үз төсен тагын да матурлата, буялган булса төсен саклый. Тик нишләптер элек әбиләребез калын-калын толымнар белән йөрсә, бүген күбебез кыска чәчкә өстенлек бирә. Хәер… өстенлек бирәме, әллә чәчләр хәзер элеккегечә үсмиме? Сорауның асылы да шушында.

Чәчләрегез матур да, сәламәт тә булсын дисәгез, әбиләр рецептына колак салыгыз. Алар юкны киңәш...

Подробнее...

Зарина белән Нәркизә

41-10Апалы-сеңелле Зарина һәм Нәркизә Макуловалар белән Яркәү районы “Таң йолдызы” балалар фестивалендә таныштык. Алар “Ялкынчыклар” ансамблендә биеп, дәрәҗәле урын алгач, җитәкчеләре Миңсылу Тусумова әлеге ике кыз турында бик мактап сөйләде. Күптән түгел Карбан мәктәбендә узган тантаналы чарада укуда күрсәткән уңышлары һәм актив эшләре өчен “Өлкә чик сакчылары ветераннары” оешмасы җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов Рәхмәт хаты тапшырды. Зарина быел 9 сыйныфта, ә Нәркизә 7 сыйныфта белем алалар. Кызлар икесе дә яхшы укыйлар, мәктәптә, район күләмендә узган мәдәни, спорт чараларында...

Подробнее...

“Хәрәкәт”нең беренче спектакле

41-11Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә эшләүче “Хәрәкәт” театр студиясе 6 октябрь көнне беренче спектаклен тамашачыларга тәкъдим итте. Ул Свердловск өлкәсендә иҗат итүче язучы-прозаик Илдус Хузинның “Бишавылда күңелле кич” пьесасы буенча әзерләнгән иде. Спектакль студиянең җитәкчесе Ринат Гарифуллин тырышлыгы белән тормышка ашты. Залда үзешчән театрны яратучы тамашачы җыелган иде. Алар беренче сүзләреннән үк артистларны җылы кабул итеп, күңелләре белән шул аулак өйдә булган шикелле тоемлап, тәэсирләнеп утырдылар. Спектакль заманчалаштырып һәм шул ук вакытта элекке уен, җыр, биюләрне дә кулланып...

Подробнее...

Без Талымхан авылы кешеләре

37-10Төмән районы, Талымхан авылында яшәүче Мәрзия һәм Илмир Юскаевлар гаиләсендә 1984 елның 22нче июлендә беренче булып кыз бала дөньяга аваз сала. Аңа Гөлнара дип исем кушалар. Чая, хәрәкәтчән кыз әнисенә барлык эшләрендә дә булыша, ул гынамы – дәү әнисенә килеп идәнен дә юа, бәрәңге дә казый. Әлбәттә, бу әнисе тәрбиясе.

Гөлнара 2001 елны мәктәпне уңышлы тәмамлый. Ислам Сафин һәм Гөлнур Хәкимова җитәкчелегендәге концертларда актив катнаша, аны җырларга да, биергә дә өйрәтәләр. “Мин аларга әле дә рәхмәтлемен”, - дип сөйли Гөлнара.

2001 елны пешекче-кондитерлыкка ике ел укып белем...

Подробнее...

Үткәннәрне уйлап

Үткәннәрне уйлап ни бар димәек, чөнки үткәннәрдән туа безнең киләчәк.

Элекке заманда кияүгә чыкканда кызның бирнә сандыгы булган. Минем сандыгым әле дә саклана. Ул инде гомер сандыгына әверелгән. Кешенең гомер сандыгы бик бай, анда ниләр генә юк, әгәр ачсаң, күпме серләр ачыла, күпме хатирәләр искә төшә һәм һәркемне яшьлек сәяхәтенә алып китә.

Килен булып төшкән көннәр төштә генә кебек калды. Аннары хатын-кыз җилкәсендә күпме гаилә мәшәкате, яңа тормыш башлануы... Яңа гаилә – үзе бер серле сандык дияргә була.

Гомер озын дип уйлыйбыз, ләкин гомер бик кыска. Эшләнмәгән эшләр...

Подробнее...

“Комсомол – минем яшьлегем”

29-1029 октябрь көнне комсомол оешмасының 100 еллыгы уңаеннан мин үземнең язмышым турында язарга булдым. Комсомол оешмасына үткән гасырның 70нче елларында Тубыл шәһәренең 4нче сигезъеллык мәктәбендә алындым. Бөек Ватан сугышына хәтле комсомол сафына баскан шәһәрнең 15 мәктәп укучылары, соңыннан укытучы һөнәрен сайлаган әтием – Котдус Муллабәк улы Тажбулатов белән әнием Мәхмүҗамал Шәрәфетдин кызы минем өчен һәрвакыт үрнәк булып тордылар. Алар үз чорларының патриотлары иделәр. Мин алар белән әле дә горурланам.

Яшьлек елларында В.Ленинның әсәрләрен өйрәнеп, Ленин зачетларын тапшырулар...

Подробнее...

Талантлы Дилия

29-9Дилия Октябрист кызы Ишимцева кече яшеннән үк сәнгатькә тартылып үсә. Моңлы, үзенчәлекле тавышлы Октябрист абый Мәҗитов Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәге оештырылганнан бирле концертларда катнаша, ул татар мәдәниятен торгызу, үстерүгә зур өлеш керткән кеше. Гаиләдә Дилия татар җырларын тыңлап үсә, апасы Дания белән кече вакытларыннан милли бәйрәмнәрдә катнашалар. Кызларының сәләтен, теләген әти-әнисе күреп Дилияне шәһәрнең музыка мәктәбенә укырга бирәләр. Сәнгатькә гашыйк булган Дилия тормышта үз юлын таба.

Тубыл пединститутын тәмамлап, район мәдәният үзәгендә иҗади хезмәт юлын...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836