Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Чыгарылыш сыйныф укучылары быел да өчәр юнәлеш буенча биш югары уку йортына кадәр сайлый ала. Нәрсәләр үзгәрә соң?
1. Читтән торып уку бүлегенә квоталар кими.
2. Бөтенроссия олимпиада нәтиҗәләре 4 ел гамәлдә булачак.
Ягъни 11 сыйныфта, күбрәк олимпиадада катнашып җиңәр өчен, әллә ничәгә ярылырга кирәкми. 9 сыйныфта җиңүче яки призер булсаң, чыгарылыш сыйныфтан соң югары уку йортына укырга кергәндә исәпләнәчәк.
3. Шәхси казанышлар өчен баллар саны кимеде.
Әгәр элек уңышларың өчен югары уку йорты өстәмә 20 балл куя алса, хәзер күп дигәндә 10 балл гына.
4. Югары уку...
Күптән түгел язучы Ләбиб Леронның рус егете белән йөргән кече кызы Ләйлә “Инстаграм”да шушы темага кагылышлы язма урнаштырды. Яшьләргә кызык булыр.
1. Беренче урында – мәхәббәт. Мәхәббәт бар икән – көрәш.
2. Ата-анаңа каршы чыкма (бу ике кагыйдә бер-берсенә каршы килә диярсең, алга таба укы).
3. Бик ачулы мизгелләрдә: «Бу минем бердәнбер әнием, ул мине төн йокыларын качырып үстергән кеше», - дип уйларга киңәш итәм. Университетларда әти-әни булырга өйрәтмиләр бит. Кеше ана булуны ничек аңлый, шулай ярата да. Алар тавышы белән эчтән: “Мин сине яратам, бәлки яратуымны җиткерә генә белмимдер”...
Бер яхшы күңелле зирәк әбидән сораганнар:
- Әби, сез шундый авыр тормыш үткәнсез, шуңа карамастан, күңелегез белән бездән дә яшьрәк калгансыз. Ничек ул алай, әллә берәр серегез бармы?
- Әлбәттә, бар, җан кисәкләрем! Мин гомер юлымда яхшылык эшләгәннәрне - йөрәгемә, ә начарлык кылучыларны - суга язып бардым. Әгәр мин аны киресенчә эшләгән булсам, йөрәгемнең тирән яраларыннан кан гел сыркылып торар иде. Ә болай хәзер йөрәгемдә бары оҗмах бакчасы. Аллаһы Тәгалә адәм баласына ике кыйммәтле - хәтерләү һәм оныту сәләтен биргән. Кеше сиңа изгелек эшләгәндә, күңелебез моны истә тотырга таләп итә, ә...
1нче миф. Кара төс сылу итеп күрсәтә.
Чынбарлыкта. Юк икән! Яшерергә теләгән бөтен кимчелекләрне кара төс ачып күрсәтә.
2нче миф. Киемдәге аркылы аклы-каралы сызыклар тазартып күрсәтә.
Чынбарлыкта. Карап торганда, аклы-каралы сызыклар күзне уйната һәм төгәл силуэт күренми. Ул, киресенчә, таза итеп түгел, ә озын итеп күрсәтә.
3нче миф. Кыска чалбар аякны кыска һәм кәкре итеп күрсәтә.
Чынбарлыкта. Аякны ул матур, биек үкчә дә киеп җибәрсәң, тагын да төзрәк итеп күрсәтә.
4нче миф. Шпилька үкчәле аяк кием нәфисрәк күрсәтә.
Чынбарлыкта. Карап...
Яркәү районында “Таң йолдызы” балалар иҗаты һәм “Халык сәнгате” бәйгеләре 26нчы февраль көнне Яркәү мәдәният йортында гөрләде. Ул милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәгариф департаменты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Яркәү мәдәният йорты, район хакимиятенең мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр политикасы буенча идарә бүлеге, район милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылды. Мәдәният йортының фойесында кул эшләре, милли ризыклардан торган күргәзмә әзерләнгән иде.
Болардан башка “Матур чәк-чәк” дигән бәйге оештырылып, төрле зурлыкта, формада, матур бизәкле һәм...
Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында 1988 елның декабрь аенда Гөлниса апа һәм Тимергали абый Назаровлар гаиләсендә кыз бала дөньяга килә. 1995 елда ул 1нче сыйныфка укырга кереп, мәктәпне бар тырышлыгын куеп “4” һәм “5” билгеләренә тәмамлый. Оксана Тимергали кызы кечкенәдән я табиб, я, әнисе кебек, укытучы булырга хыяллана. Уңган, тырыш, ярдәмчел, үз максатына ирешүчәнлек сыйфатларына ия булган кыз хыялларын тормышка ашыра бит! Тубыл медколледжына укырга керә, аны 2009 елда уңышлы тәмамлап, диплом алып чыга. Төмән шәһәрендә фельдшер булып эшли башлый.
Әмма озак эшләргә туры килми...
Бу көннәрдә Аслана татар мәдәният үзәгендә узган “Таң йолдызы -2018” район балалар бәйгесендә Исәт урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Денис Сабиров Валентин Постниковның “Жених из “3Б” дигән шаян хикәясен җитәкчесе Нурзилә Хәмидуллина тәрҗемәсендә татар телендә сөйләп, тамашачылар һәм жюри әгъзаларын көлдереп, күңелләрен күтәрде. Денис төп геройның холкын хәрәкәтләр, үз-үзен тотышы, кыланмышлары белән дә күрсәтергә, ачыкларга тырышты. Нәфис сүз осталары жанры буенча ярышучылар арасында егетебез 2нче урынны яулады.
Денисның сәләтен күреп, жюрида утыручы җырчы-композитор, балаларга...
Тубылның бай тарихлы 15нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә яшь укытучылар күп эшлиләр. Гөлнара Рафаил кызы Речапова үзе ук бу мәктәптә белем алып, Д.Менделеев исемендәге педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлый. Югары белем алган яшь белгечне беренче Овсянниково мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Гөлнара Рафаил кызының үзе укыган мәктәптә эшләргә теләге зур булгандыр, ике елдан соң ул туган мәктәбенә эшләргә кайта. ”Шәһәр мәктәбе яшь укытучылар өчен яңа мөмкинлекләр ача. Монда безгә үрнәк булырдай остазларыбыз, безне укыткан укытучыларыбыз эшли. Алар һөнәри хезмәт юлымда якты маяк...
Тубыл шәһәрендә беренче мәртәбә “Яңа буын” дип аталган иҗат фестивале узды. Монда эш урыннары булган һөнәр ияләре төрле номинацияләрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Фестивальдә себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре дә катнашып җиңү яуладылар. Айгөл Захарова – 1нче дәрәҗәдәге лауреат дипломы, Илнар Колмәмәтов - 1нче дәрәҗәдәге диплом, Зөлфия Айтбакова - 1нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Айгөл татар мәдәният үзәгендә мәдәни чаралар оештыра, хореограф булып эшли. Ул хореограф буларак, өлкә күләмендә танылган укытучы да, биюче дә.
Илнар – тавыш операторы, төрле...
Зур булмаган авылда Дэо исемле бик матур, эшчән, мәрхәмәтле бер ир үзенең яраткан хатыны, балалары белән яшәгән була. Бервакыт бу авылга бер ят кеше килеп чыга. Ул Дэога башка илләр, сүз белән генә әйтеп бирерлек булмаган чибәр кызлар, дөньядагы төрле могҗизалар турында дәртләнеп сөйли дә, аңа яшьлек эликсиры тәкъдим итә. Ләкин ул чакта Дэо яшь, көчле була, шуңа ул бу Акыл иясеннән бары тик көлеп кенә куя. Күп еллар үтә, Дэоның әкренләп сәламәтлеге бетә бара, дуслары да бик сирәк киләләр, хатыны, балалары да күп игътибар бирми башлыйлар. Шул чак Дэо әлеге Акыл иясен һәм аның тылсымлы даруын...
2005нче елдан башлап Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре борынгыдан килгән йолаларны яңадан кайтару максаты белән “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Каз өмәсе”, “Сөмбел” кебек милли бәйрәмнәрне уздыра башладылар. Гомумән, әлеге иҗади коллектив төрле яңа, кызыклы массакүләм чаралар уйлап табып үткәрергә оста. Мәсәлән, үткән 2017нче елда райондагы татар авылларында яшәүче халык күчмә мәдәният комплексы уздырган “Нардуган” бәйрәмен озак истә тотар. Аннары 29 декабрь көнне Рауды, 30 декабрь көнне Калмаклар авылларында Чыршы бәйрәме, 5 январьда Күлавыл һәм Бумаер, 6 январьда Кактамак...
Яңа ел бәйрәме алдыннан Төмән яшьләре балаларның исерткеч эчемлекләр кабул итү проблемасын күтәреп “Үрнәк бул” дип аталган видеоролик төшерделәр. Әлеге видеороликта зурларның ничек бәйрәм итүләре күрсәтелә, ә күрше бүлмәдә аларның кыланышларын кабатлап, балалар исерткеч эчемлекләр эчеп күңел ачалар. Ролик гаиләдә исерткеч эчемлекләр куллануны тыю максаты белән төшерелде. Билгеле булганча, 60 процент очракта балалар исерткеч эчемлекләрне өйләрендә эчәргә өйрәнәләр. Видеороликтан башка “Эчүчелектә батырлык юк” дигән фотопроект та әзерләнде. Биредә балаларга таныш популяр супергеройлар образлары...
Күптән түгел Төмән шәһәре янындагы авылда 16 яшьлек бер малай асылынып үлде. Әгәр дә күрмәгән-белмәгән кеше булса, ишетәсең дә, шундук онытыла да. Ә бит бик еш яшьләр арасында үзләренә кул салучылар күбәйде.
Әлеге малай минем оныкның дусты булып чыкты. Барлык дуслары, бөтен мәктәп, ярты авыл малайны соңгы юлга озатырга чыктылар. Әгәр дә оныгым телефоннан видео язманы миңа күрсәтмәгән булса, мин дә инде оныткан булыр идем. Шул көннән бирле күңелдә тынычлык бетте, һаман да күз алдында шул малай басып тора. Ул шундый шат күңелле, матур. Әнисен данлап-зурлап: “Мин сиңа чәчәк бәйләме бүләк итәм”...
24-26 ноябрь көннәрендә “Яшь буын” өлкә һәм Ялутор районы татар яшьләре оешмасы тырышлыгы белән региондагы татар яшьләре оешмалары җитәкчеләренең 2нче корылтае булып узды. Беренче көнне яшьләр Ялутор шәһәренең милләтләр мәдәнияте үзәгендә түгәрәк өстәл янында очрашып, бер ел эчендә башкарган эшләре белән таныштырып, тәҗрибәләр белән уртаклаштылар. Чараның тантаналы өлешен милләтләр мәдәнияте үзәге җитәкчесе Наталья Сарычева һәм Ялутор шәһәре мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов котлау сүзләре белән ачып, корылтай эшенә уңышлар теләделәр.
“Яшь буын” оешмасы җитәкчесе килүчеләргә рәхмәт...
Бусагадан атлап 2018нче – Сары Җир Эте елы кереп килә. Яңа елга әзерләнү иң элек өйләребез түрендә ямь биреп торачак чыршы бизәүдән башлана. Аннан соң матур итеп табын әзерләү, якыннарыңны гадәти булмаган нәзакатле аш-су белән сыйлау турында уйлый башлыйсың. Шуны күздә тотып “Яшьлек” сәхифәсе берничә файдалы киңәш һәм Яңа ел табынына берничә рецепт тәкъдим итә. Әйдәгез, башта Яңа ел табынына ниләр куярга кирәклеген карап үтик.
Билгеле булганча, төрле илдә Яңа ел табынын әзерләүгә төрлечә карыйлар. Мәсәлән, Япониядә хуҗабикәләр диңгез кәбестәсен шатлык алып килә, пешкән балык исә...