#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Йөрешне матур итү өчен

Берничә күнегү тәкъдим итәбез:

* Аяк очларыңа бас, тезләреңне бөкмә. Кулларың белән билеңә таян һәм калак сөякләреңне артка җибәр. Аркаң үзеннән-үзе тартылыр. 1 минут дәвамында әлеге халәттә бүлмә буйлап йөр.

* Җиңелчә адымнар белән йөреп кара. Моның өчен башта аяк очларына, аннан табанга басарга кирәк.

Кулларыңа гимнастик таяк ал, кулларыңны җилкә киңлегендә итеп җайлап куй. Аяклар кушылган, таяк тоткан куллар аста тора. Таякны алга, аннан өскә күтәр. Сулыш алып, сул аягыңны артка сүз, ләкин идәннән аерма. Үпкәләрдән һаваны чыгарганда, янә башлангыч халәткә кайт. Әлеге күнегүне уң аяк...

Подробнее...

Уйланырга урын бар…

Бер кеше яр буенда Локман Хәкимнең аякларын суга тыгып утырганын күрә дә, гаҗәпләнеп сорый:

- Нишләп утырасың?

- Этемне саклап утырам, - ди Локман Хәким.

Теге кеше тирә-юнендә эт күрмәгәч, кабат эндәшә:

- Монда бернинди дә эт юк бит! - ди.

- Ул авызым эчендә яши. Аның исеме - тел. Аннан да куркынычрак эт юк дөньяда. Аны бәйдән ычкындырган кеше үзен дә, башкаларны да бик үкенечле хәлләргә китерәчәк,- ди Локман Хәким.

Мораль: дәшмәү - алтын, диләр. Тел кешене җәннәткә дә, җәһәннәмгә дә кертә ала. Тел гөнаһларыннан ерак булыйк, уйламаган сүз әйтеп, башкаларны рәнҗетмик!

Подробнее...

Очрашулар дәвам итәчәк

39-10Күптән түгел «Илһам» яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы һәм «Иске Зарека» ветераннар оешмасы вәкилләре Төмән районының Борки авылындагы балалар йортында булып кайттылар. Бу күңелле очрашу Төмән өлкә Думасы депутаты Ольга Швецова һәм «Лайф+» реклама агентлыгы директоры Виталий Красноштанов ярдәме белән оештырылды. 6 кешедән торган делегация балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашып, аралашып, үзләре белән алып килгән бүләкләрен тапшырдылар.

Сәламләү сүзләре белән «Илһам» оешмасы вәкиле Тимур Нигъмәтуллин һәм «Иске Зарека» ветераннар оешмасы рәисе Рәсимә Давшина чыгыш ясадылар. Аннары...

Подробнее...

Чәчләр матур булсын өчен

Чәчләр ялтырап торсын өчен суган-сарымсак суы кушып ясалган битлек ярдәмгә килә. Мондый битлекне баш тиресенә түгел, ә чәчләргә сөртергә кирәк.

* * *

Коры чәчне йомырка белән юарга ярамый. Аксым баш тиресен бик нык тарттыра. Ә менә кефир чәчләргә, киресенчә, файдалы. Әмма аны мунчага кергәнче сыларга киңәш ителә.

* * *

Эсседә ачы сөт бактерияләре һәлак була. Кефирлы битлекне өй шартларында башыгызны артык җылытмыйча ясыйсыз икән, ул бөтен файдалы үзлекләрен саклаячак. Моның өчен майсыз кефирны җылытып, чәчкә сылыйбыз да башка полиэтилен пакет киеп, сөлге урыйбыз. Ярты сәгатьтән чәчне...

Подробнее...

Элвин Грей: «Китәм»

Башкортостанның һәм Татарстанның атказанган җырчысы Элвин Грей (Радик Юльякшин) «ВКонтакте» челтәрендә көтелмәгән яңалыклары белән бүлеште.

— Яңалыкларым турында шактый вакыт язарга базмый тордым. Мин китәм. Быел милли проектларны тәмамларга булдым. Татар һәм башкорт телләрендә яздырылган җырларым 2022 елда соңгылары булачак. 16 еллык иҗат эшчәнлегемдә булдыра алганның барысын да эшләдем. Иң мөһиме — иҗатым аша балалар, яшьләр туган телебез белән кызыксына башлады. Алга атларга кирәк.

Элвинның икенче яңалыгы — хатыны белән Мәскәүгә яшәргә күченә.

— Рус телендә күп...

Подробнее...

Йөрешне матур итү өчен

Берничә күнегү тәкъдим итәбез:

* Аяк очларыңа бас, тезләреңне бөкмә. Кулларың белән билеңә таян һәм калак сөякләреңне артка җибәр. Аркаң үзеннән-үзе тартылыр. 1 минут дәвамында әлеге халәттә бүлмә буйлап йөр.

* Җиңелчә адымнар белән йөреп кара. Моның өчен башта аяк очларына, аннан табанга басарга кирәк.

* Кулларыңа гимнастик таяк ал, кулларыңны җилкә киңлегендә итеп җайлап куй. Аяклар кушылган, таяк тоткан куллар аста тора. Таякны алга, аннан өскә күтәр. Сулыш алып, сул аягыңны артка сүз, ләкин идәннән аерма. Үпкәләрдән һаваны чыгарганда, янә башлангыч халәткә кайт. Әлеге күнегүне уң аяк...

Подробнее...

Йокың килсә, сагыз чәйнә

Юлда очрый торган һәлакәтләрнең бер өлеше руль артында йоклап китү, талчыгу аркасында килеп чыга. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә, бу иң куркыныч аварияләрдән санала, ди. Баксаң, бик нык талчыкканда, машина йөртүче уяулыгын югалта, күзләре ачык булса да, берничә секундка йоклап китә икән. Кызганыч, зур тизлектә барган кеше өчен мизгел эчендә күз йомып алу да аяныч төгәлләнергә мөмкин. Өстәвенә бу вакытта кешенең башы юньләп эшләми, ул нишләгәнен аңламый, ахырдан берни хәтерләми, ди белгечләр.

«Манзара»

Подробнее...

Уйланырга урын бар...

Бер фәкыйр кеше Аллаһтан сораган.

- Мин нигә шундый хәерче?

Аллаһ:

- Башкаларга бирергә өйрәнмәгәнсең, - дигән.

Хәерче:

- Үземдә булмаганны, башкаларга ничек бирим? Минем бер нәрсәм дә юк бит! – дигән ул.

Аллаһ әйткән:

- Ялгышасың. Синең берничә кыйммәтле әйберең бар:

* елмаю бүләк итәрдәй йөзең,

* матур сүз сөйли алырдай телең,

* башкаларга урын таба алырлык йөрәгең,

* әйләнә-тирәдәгеләргә ягымлы итеп карый алырлык күзләрең,

* Кешегә изге гамәлләр кыла алырлык кул-аякларың бар.

«Шәһри Казан»

Подробнее...

«Искер җыены» фестивале лауреаты

35-7Бу көннәрдә Тубыл шәһәрендә узган «Искер җыены» халыкара фестивалендә Диана Алиева «Бер алманы бишкә бүләек» җырын башкарып, 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Һәм гала-концертта чыгыш ясау бәхетенә иреште. Гомумән, 2022 нче ел Диана Әмир кызы өчен бик уңышлы булды. Чөнки февраль аенда ул «Яшь Россия» патриотик җыр район бәйгесендә катнашып, 2 нче урын алды. Ә март аенда узган «Халык сәнгате-2022» өлкә үзешчән сәнгать иҗаты конкурсының халык вокалы номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнде. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: узган ел Тубылда үткән «Себер сандугачы» өлкә бәйгесендә...

Подробнее...

Декоратив-кулланма эшләр остасы

35-6Алсу Мамкина белән газета укучыларыбыз таныш инде. Соңгы вакытта ул безгә Шыкча балалар бакчасында оештырылган чаралар турында хәбәр итеп тора. Аның белән без апрель аенда өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе оештырган «Себер каннык-2022» (Себер ханлыгы-2022) рәсем, «Ислам җанда һәм иҗатта» өлкә бәйгеләрендә күрешкән идек. Анда ул кызы Әминә, улы Айвар белән бергә катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар. Мамкиннар гаиләсе белән без «Искер җыены» халыкара фестивалендә кабат очраштык.

Алар декоратив-гамәли иҗат номинациясендә катнашып махсус Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ә Алсу...

Подробнее...

Халыкара фестивальдә сынатмадылар

35-5Аслана татар мәдәният йортында 12 ел буена регионара үзен таныткан «Веселинки» балалар бию ансамблен җитәкләүче Миләүшә Яценович күптән түгел авыл хатын-кызларын туплап, «Яшьлеккә сәяхәт» дигән фольклор-бию ансамблен оештырды. Кыска вакыт эчендә алар авыл мәдәният йорты сәхнәсеннән авылдашларын матур чыгышлары белән сөендереп, мәхәббәтләрен яулап өлгерделәр. Ә август аенда Тубыл шәһәрендә узган «Искер җыены» халыкара фестивалендә Россиянең төрле шәһәрләреннән, Татарстан, Казахстан Республикаларыннан килгән 300дән артык артист арасында «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле дә үзенең иҗади чыгышын күрсәтеп, хореография номинациясендә 2 нче...

Подробнее...

Авырлыкны ташларга комачаулаучы 8 гадәт

1. Стресс. Ул, кортизол гормоны дәрәҗәсен арттыру аркасында, артык май туплауга китерә. Стресс вакытында чамадан тыш күп ашала.

2. Йокы җитмәү. Йокы туймау яки еш уяну сәбәпле, аппетит барлыкка килә. Шуңа күрә көненә 8 сәгатьтән дә ким йокламаска киңәш ителә. Сәгать кичке уннан төнге уникегә кадәрге йокы файдалы санала.

3. Фастфуд һәм файдасыз ризык.

4. Тозлы, баллы һәм майлы ризыклар.

5. Туклану режимы. Гадәттә, көн дәвамында үзләрен ризыктан чикләргә тырышкан кешеләр соңгы кичке ашны өстен күрә. Киресенчә, көнне туклыклы иртәнге аштан башлау...

Подробнее...

Яшьләр патиларны сагынганнар

35-8Элек заллар тутырып яшьләр дискотекаларга җыела иде. Аларны төрле татар яшьләр оешмалары үткәрде. Милли юнәлешлесе дә, акча эшләүгә корылганы да булды. Хәзер бу патилар үткәндә калдылар.

Ә менә август башында, алдан ук ныклап реклама биреп, «Ayda Tyumen» төркеме Мәскәү йолдызлары Радик Яруллин һәм Айрат Сафин катнашында шәп кичә оештырды. Татар яшьләре мондый очрашуларны сагынганнар, бик шатланып килгәннәр. Аларның чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен оештыручыларның берсе - «Без бергә» оешмасы җитәкчесе Лиана Гаптеләхәтова безгә дә җиткерде:

- Кем ял итте, кем күңел ачты бу көнне. Сөенә-сөенә очраштылар. Рәхмәт...

Подробнее...

Солдат сөйгән ярына тәкъдим ясады

31-101 июль көнне иртәнге сәгать 7дә Ялутор тимер юл вокзалында бик дулкынландыргыч вакыйга булып узды. Бирегә армия хезмәтеннән кайтучы Исәт авылы егете Вилдан Алимбаевны каршыларга әти-әнисе, якын туганнары, дуслары килгәннәр иде. Алар арасында егетнең сөйгән яры – Аслана авылы кызы Азалия Мирхәлилова да бар. Поезд якынлашканны һәркем түземсезлек белән көтте. Поезд туктап, вагон ишегеннән егет күренүгә, барысы да аңа ташланды.

Туганнар белән күрешкәннән соң, Вилдан Азалиясенә армия хезмәтеннән көтеп алганы, авыр чакта аңа карата булган мәхәббәте көч биргәне өчен рәхмәтен белдерде. Һәм әти-әнисе, якыннарына...

Подробнее...

Дөнья күләмендәге батырлар

31-8Быелгы көрәш буенча дөнья чемпионатында 27 илдән 200гә якын көрәшче катнашты. Чемпионатның төп өлеше Татарстан Республикасының «Саба Арена» спорт комплексында узды. 1-2 нче урыннар өчен көрәш кич белән Миңгәр Сабан туе мәйданында булды.

Җиңүчеләр 10 үлчәү авырлыгында бил алыштылар. Бу сынауларга өлкәбез спортчылары да чакырылган иде. Алар зур уңышлар белән кайттылар.

Төп тренерлары булып барган Тимур Сагитуллин шатлыгы белән уртаклашты:

- Без ирләр һәм 19 яшькә кадәргеләр арасында көрәш буенча дөнья чемпионатларында катнаштык. Руслан Арипов ирләр арасында 3 нче урын яулады. Фаяз...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836