#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тиз әзерләнә торган ризык файдалымы?

Соңгы елларда халык арасында тиз әзерләнә торган ризыклар модага керде. Бер уйлаганда, аны әзерләү дә җиңел.

“Макдоналдс”ларга, кафе-бистроларга кергәндә, без андагы ризыкларның файдасы яки зыяны турында уйланабызмы? Анда керүчеләр нәрсә белән туклана икән? Әйдәгез, бергәләп күз салыйк. Гадәттә, биредә гамбургер яки чизбургер, кыздырылган тозлы бәрәңге һәм кока-кола, фанта кебек газлы эчемлекләр тәкъдим итәләр. Мондый ризыклардан туклык хисе барлыкка килә. Гамбургер да, чизбургер да мул итеп тоз салып әзерләнә. Тозлы ит, сыр, соус, тозлы кыяр – барысы да камырга төрелгән. Аннан соң тозлы...

Подробнее...

Остазларына рәхмәтле ул

47-7Узган ел Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәренең ачылу тантанасында Лилия Мөхәммәтрәхимова җырларга чыккач: “Казаннан ялга кайткандыр”, - дип уйлап бик тә ялгышкан булып чыктым. Баксаң исә, ул Казан мәдәният һәм сәнгать университетының музыка сәнгате факультетының халык җырчысы Венера Ганиева җитәкләүче ялгыз җырлау кафедрасын уңышлы тәмамлап, 1 ел инде Вагай мәдәният сараенда татар сәнгате жанры буенча белгеч булып эшли икән. Лилиянең чыгышын зур әһәмият белән күзәттем.

Аның үзенә хас моңлы тавышына, җырларны югары профессиональ...

Подробнее...

Вейпмы, әллә тәмәкеме?

Соңгы вакытта шәһәр урамнарында яшьләрнең авызларыннан, паровоз кебек, куе төтен чыгарып, тирә-юньгә хуш исләр таратып, өстәвенә әлеге җайланманы кулдан-кулга күчереп “пар чыгару”ларына күпләр игътибар итә башладылар. Бу яшьләребезнең тәмәке урынына электрон сигарет ягъни вейп куллана башлаганнарын күрсәтә. Яшьләр генә түгел, олы абыйлар да уч төбенә сыешлы җайланманы үзе белән йөртеп, бөтен урамга көйрәтеп бара бирә. Тәмәкедән бу төрләргә күчүнең сәбәбен алар бик җиңел аңлатып: “Зарары азрак һәм бу – замана модасы”, - диләр. Ә чынында кеше организымына алар шулай ук зарарсызмы икән?...

Подробнее...

Безнекеләр “Татар кызы” бәйгесендә

43-7“Себер йолдызы” өлкә проектының ике финалчысы Азалия Рамазанова белән Диана Бакирова “Татар кызы-2017” халыкара конкурсында катнаштылар. Казан шәһәрендә узган ярымфиналда Азалия - Төмән, ә Диана – Свердловск өлкәләрен тәкъдим иттеләр. Кызлар аш-су буенча мастер-класслар, кул осталыкларын, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Яшь гүзәлләрне Татарстан Республикасының мәдәни һәм тарихи мирасы белән таныштырдылар. Шушы 3 көн эчендә кызлар арасында җылы мөнәсәбәтләр булдырылган.

Диана әйтүенчә, әлеге бәйгенең максаты да шунда – дөньякүләм яшәүче татар халкы арасында чын дуслык җепләрен ныгыту. “Татар...

Подробнее...

Бигәтен авылы тарихын өйрәнүче

43-6Төмән шәһәренең югары уку йортларында тирән белемле татар милләтеннән булган яшь укытучылар эшләве күңелләргә горурлык хисе өсти. “Яшьләр хәзер бернәрсә белән дә кызыксынмыйча, интернетта гына уйнап утыралар”, - дип зарлануларны инкаръ итеп, бүген “Яшьлек” сәхифәсе газета укучыларыбызны Төмән нефть һәм газ университетының эшче һөнәрләре буенча белгечләр әзерләү үзәгендә студентларга төпле белем бирүче Фәрхәд Абдалим улы Шамурадов белән таныштыра.

Фәрхәд Абдалим улы Чиләбе шәһәрендә туса да, балачагы Вагай районы, Бигәтен авылында уза. 2008нче елда Төмән машина төзү техникумын...

Подробнее...

Тормыш турында уйланулар

Ни өчен күпчелек кеше тормышның тәмен тулысынча тоеп яши алмый? Чөнки кеше иркенләп яшисе урынга, күп вакытны көтүгә сарыф итә. Әйе, кеше һәр атна саен ялны, һәр ай саен бәйрәмне, ел буе җәйне һәм гомере буе – бәхет көтеп яши... Без шулай калган “гади” көннәрне исәпкә алмыйча, тизрәк бу яисә теге көн килеп җитсен иде дип вакытны, гомерне үзебез ашыктырабыз түгелме соң? Яшәү тәмен тоеп гомер итү - вак-төяк шатлыкларга да күп игътибар бирү, яхшы яңалыкларны истә тоту, дөньяның ничек яратылганына соклану, табигатьтә булган илаһи көчләргә гаҗәпләнеп һәм сокланып карау, шуларга җавап итеп бары...

Подробнее...

Этикет кагыйдәләре

- Әгәр дә сезне кунакка чакырганнар икән, табын артында утырганда сәясәт, дин, сәламәтлек һәм акча турында сөйләшмәгез. «Күлмәгең матур! Ничә сум тора?» дип сорый калсалар, бәясен әйтмәгез, елмаеп, бүләк иттеләр диегез.

- 12 яшьтән олы һәр кешегә «сез» дип мөрәҗәгать итәргә кирәк. Машина йөртүчегә дә, официантка да «син» дияргә ярамый. Эш урынында, якын танышыгыз булса да, кеше янында сез дип сөйләшегез. 

- Халат белән пижаманы өйдә иртән ваннага юынырга кергәндә яки кич белән юынып чыккач, йокларга әзерләнгәндә генә кияләр. Өйдә, гадәттә, футболка, күлмәк, чалбар, итәк...

Подробнее...

“Ачык ишекләр” көне кызыклы үтте

39-10Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә “Ачык ишекләр” көне квест-уен формасында узган чарада йөзгә якын укучы, әти-әниләр катнаштылар. Мәдәният үзәге хезмәткәрләре мастер-класслар оештырдылар. Иҗат дөньясына алып барган яңа маршрут буенча кунаклар вокал студиясендә җыр, әдәби-сәнгать, бию түгәрәкләренең эше белән таныштылар. Үзәк хезмәткәре Рузалия Корманалиева укучыларга тарих-этнография кабинетында урнаштырылган экспозицияләр буенча кызыклы, эчтәлекле экскурсия үткәрде, балаларның сорауларына җавап бирде.

Биредә беренче мәртәбә үзәккә килүче балаларга практик күнекмәләрдә...

Подробнее...

Күренекле спортчы белән очрашу

Ялутор районы, Аслана авылының спорт комплексында Калмаклар авылында туып-үскән спорт буенча чемпион Рөстәм Сәрвәт улы Тимербаев белән очрашу оештырылды. Аслана урта мәктәбендә белем алган күренекле якташыбыз 10 спорт төре белән шөгыльләнә – чаңгыда, җиңел атлетика, гер күтәрү, полиатлон, бәкедә су коену һ.б. Шулай ук ул гер күтәрү буенча спорт мастеры, полиатлон буенча дөнья чемпионаты призеры, 3 мәртәбә марафонда катнашкан һәм төрле спорт төрләре буенча җыелма командалар әгъзасы да. Күренекле спортчы белән күрешергә укучылар гына түгел, өлкәннәр дә килделәр.

Алар Рөстәм Сәрвәт...

Подробнее...

Физик һәм рухи яктан сәламәт булыйк

Дөнья яратылганнан бирле менә шундый хәл күзәтелә: яхшылык белән начарлык җир буенча әйләнеп йөриләр. Мәсәлән, берәрсе кемгә булса да яхшылык эшләсә, яхшылык күргән кеше шатлыгыннан тагын берәрсенә шулай ук игелек күрсәтәчәк. Шулай яхшылык белән генә барса иде дә бит дөньясы! Тик начарлыкның да әйләнеп йөрүе ешайганнан ешая бара. Мәсәлән, әгәр дә урамда, эштә, гомумән, кеше арасында берәрсе әшәке сүз әйтсә, күпчелек аннары ачуын башка кешедән ала; әгәр дә берәрсен алдаласалар, аңа хыянәт итсәләр, ачудан берәр башка кешенең дә тормышын җимерәсе килгән вакытлары булгалый. Менә шундый...

Подробнее...

Тычканнарны сохари һәм чиплар белән сыйлаганнан соң

Днепропетровск шәһәренең бер мәктәбендә химия фәне укытучысы укучылары белән гадәти булмаган тәҗрибә уздыралар. Бүгенге көндә һәр бала яратып ашаган чипслар, кириешкилар кеше организмына ничек тәэсир итүен ачыклар өчен бу ризыкларны тычканнарга ашаталар. Алар 12 тычканны 4 төркемгә бүлеп, беренче төркемдәгеләрне чипслар, икенчедәгеләрне – кириешки белән генә “сыйлыйлар”. Өченче төркемдәгеләрнең ризыкларына колбаса, фастфудларга куша торган Е621 - тәм көчәйткече кушып ашаталар.

Ә дүртенчеләргә бодай бөртекләре, яшелчәләр, җиләк-җимешләр генә бирәләр. Нәтиҗәдә, чипс белән туенган...

Подробнее...

“Корыч характер”да дәрт алып

30-13Яшьләр, өлкәннәр зарланганча, ялкау, максатсыз түгел. Һәрвакыт аларның уңышлары турында ишетеп, язып торабыз. 8 июль көнне дә “Жемчужина Сибири» кышкы спорт төрләре үзәгендә узган “Корыч характер” экстремаль йөгерешендә, 18дән 70 яшькәчә теләүчеләр катнашты, дип хәбәр ителсә дә, бик күп яшь буынны күрергә була иде. Биш меңгә якын кеше 8 чакрымда 25 төрле киртә аша узып, команда белән бергә финишка килеп җитттеләр. Командалар кимендә 6 кешедән торырга тиешлеге алдан әйтелде. Алар арасында гаилә әгъзаларын да, хезмәттәшләрне дә, дусларны да, төркемдәшләрне дә күрергә мөмкин булды. Әләмнәр...

Подробнее...

Өлкә яңалык-ларынан

29 июль көнне төмәнлеләр Шәһәр көнен бәйрәм иткәндә тантаналы рәвештә төзекләндерелгән Гашыйклар күперенең ачылу чарасы 22.20 сәгатьтә светодинамик шоу белән башланачак. Белгәнебезчә, бүгенге көндә Гашыйклар күперендә төзекләндерү эшләре тәмамланып, анда противогазлар кигән белгеч-тауга менүчеләр һәм альпинистлар территориядәге тутык һәм буяуларны чистарту эшләре белән мәшгульләр. Яңартылган күпер корабльне хәтерләтә, аңа бәйрәм көннәрендә актив эшләүче подсветка куелган.Шунысын да искәртеп китик, Шәһәр көнен бәйрәм итү елга ярында 23.00 сәгатьтә 12 минутлык “Ут фантазиясе” дигән фейерверк...

Подробнее...

Карт өянке

(Хикәя. Дәвамы. Башы 23, 27 саннарда).

“Ояла ул кайтырга, үзең аңла инде. Ә син артык кайгырма, Гөлназ беркая китмәс. Вакыт үтсен, вакыт дәвалый ул. Язмыш булса, Алла боерса, бер-берегезне яратуыгыз чын булса, кеше баласы миңа кирәкми димәсәң, тормыш юлларыгыз бергә тоташыр әле. Шул хакта уйлап кара, улым. Кеше баласын үзеңнеке кебек яратып үстерү – авыр йөк. Әле хезмәт итәсең бар, димәк, уйларга, үзеңне тикшереп карарга вакыт бар. Гөлназга да үзенең уй-тойгыларын аңларга кирәк. Аны вакыт кына ачыклый”, - диде Фатыйма әби.

Бер килгәнендә Фатыйма әби Линарга дәфтәр битенә язылган...

Подробнее...

Илһам бирүче кыз

25-427 майда Екатеринбург шәһәренең офицерлар йортында Азия халкын берләштереп, һәр милләт кызына үзенең күркәм сәләтен, осталыгын күрсәтергә, азия чибәрлеген гәүдәләндерергә мөмкинлек бирүче “Азия-Урал гүзәле-2017” бәйгесенең финалы узды. Анда татар халкын һәм өлкәбезне Төмән кызы – “Себер йолдызы -2014” фестивале финалчысы, “Сәнгать колледжы гүзәле-2015” Диана Бакирова бик уңышлы тәкъдим итеп, “Илһам бирүче гүзәл” һәм “Азия-Урал гүзәле– 2017” бәйгесенең “Вице-гүзәле” титулына лаек булды. Ул бәйгедә татар халкының Гимны булган “Туган тел” җырын лаеклы рәвештә башкарды һәм...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836