#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тычканнарны сохари һәм чиплар белән сыйлаганнан соң

Днепропетровск шәһәренең бер мәктәбендә химия фәне укытучысы укучылары белән гадәти булмаган тәҗрибә уздыралар. Бүгенге көндә һәр бала яратып ашаган чипслар, кириешкилар кеше организмына ничек тәэсир итүен ачыклар өчен бу ризыкларны тычканнарга ашаталар. Алар 12 тычканны 4 төркемгә бүлеп, беренче төркемдәгеләрне чипслар, икенчедәгеләрне – кириешки белән генә “сыйлыйлар”. Өченче төркемдәгеләрнең ризыкларына колбаса, фастфудларга куша торган Е621 - тәм көчәйткече кушып ашаталар.

Ә дүртенчеләргә бодай бөртекләре, яшелчәләр, җиләк-җимешләр генә бирәләр. Нәтиҗәдә, чипс белән туенган...

Подробнее...

“Корыч характер”да дәрт алып

30-13Яшьләр, өлкәннәр зарланганча, ялкау, максатсыз түгел. Һәрвакыт аларның уңышлары турында ишетеп, язып торабыз. 8 июль көнне дә “Жемчужина Сибири» кышкы спорт төрләре үзәгендә узган “Корыч характер” экстремаль йөгерешендә, 18дән 70 яшькәчә теләүчеләр катнашты, дип хәбәр ителсә дә, бик күп яшь буынны күрергә була иде. Биш меңгә якын кеше 8 чакрымда 25 төрле киртә аша узып, команда белән бергә финишка килеп җитттеләр. Командалар кимендә 6 кешедән торырга тиешлеге алдан әйтелде. Алар арасында гаилә әгъзаларын да, хезмәттәшләрне дә, дусларны да, төркемдәшләрне дә күрергә мөмкин булды. Әләмнәр...

Подробнее...

Өлкә яңалык-ларынан

29 июль көнне төмәнлеләр Шәһәр көнен бәйрәм иткәндә тантаналы рәвештә төзекләндерелгән Гашыйклар күперенең ачылу чарасы 22.20 сәгатьтә светодинамик шоу белән башланачак. Белгәнебезчә, бүгенге көндә Гашыйклар күперендә төзекләндерү эшләре тәмамланып, анда противогазлар кигән белгеч-тауга менүчеләр һәм альпинистлар территориядәге тутык һәм буяуларны чистарту эшләре белән мәшгульләр. Яңартылган күпер корабльне хәтерләтә, аңа бәйрәм көннәрендә актив эшләүче подсветка куелган.Шунысын да искәртеп китик, Шәһәр көнен бәйрәм итү елга ярында 23.00 сәгатьтә 12 минутлык “Ут фантазиясе” дигән фейерверк...

Подробнее...

Карт өянке

(Хикәя. Дәвамы. Башы 23, 27 саннарда).

“Ояла ул кайтырга, үзең аңла инде. Ә син артык кайгырма, Гөлназ беркая китмәс. Вакыт үтсен, вакыт дәвалый ул. Язмыш булса, Алла боерса, бер-берегезне яратуыгыз чын булса, кеше баласы миңа кирәкми димәсәң, тормыш юлларыгыз бергә тоташыр әле. Шул хакта уйлап кара, улым. Кеше баласын үзеңнеке кебек яратып үстерү – авыр йөк. Әле хезмәт итәсең бар, димәк, уйларга, үзеңне тикшереп карарга вакыт бар. Гөлназга да үзенең уй-тойгыларын аңларга кирәк. Аны вакыт кына ачыклый”, - диде Фатыйма әби.

Бер килгәнендә Фатыйма әби Линарга дәфтәр битенә язылган...

Подробнее...

Илһам бирүче кыз

25-427 майда Екатеринбург шәһәренең офицерлар йортында Азия халкын берләштереп, һәр милләт кызына үзенең күркәм сәләтен, осталыгын күрсәтергә, азия чибәрлеген гәүдәләндерергә мөмкинлек бирүче “Азия-Урал гүзәле-2017” бәйгесенең финалы узды. Анда татар халкын һәм өлкәбезне Төмән кызы – “Себер йолдызы -2014” фестивале финалчысы, “Сәнгать колледжы гүзәле-2015” Диана Бакирова бик уңышлы тәкъдим итеп, “Илһам бирүче гүзәл” һәм “Азия-Урал гүзәле– 2017” бәйгесенең “Вице-гүзәле” титулына лаек булды. Ул бәйгедә татар халкының Гимны булган “Туган тел” җырын лаеклы рәвештә башкарды һәм...

Подробнее...

Яшьбуынлылар “Чиксез буын” фестивалендә катнаштылар

25-5Бу көннәрдә Төмән индустриаль университетында регионда чит ил студентлары өчен иң зур чара - “Чиксез буын” X халыкара студентлар фестивале узды. Анда шәһәр югары йортларының 500дән артык студенты катнашты, алар арасында “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы да бар иде. Ачылу тантанасында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев өлкә губернаторы В.Якушевның котлау, хуплау сүзләрен җиткерде. Университет ректоры вазифасын башкаручы Вероника Ефремова беренче фестивальне хәтергә төшермичә үтә алмады.

“Ул күбрәк гаилә бәйрәмен хәтерләтте, чөнки бүгенге авыр заманда чит...

Подробнее...

Өлкә яшьләре тормышыннан

Мактаулы укучыларга паспортны губернатор үзе тапшырды

12 июнь көнне өлкәнең төрле почмагыннан җыелып килгән 15 укучыга өлкә губернаторы В.Якушев тантаналы рәвештә беренче паспортларын тапшырды. Бу балалар – бөтенроссия спорт ярышлары, музыка бәйгеләре һәм иҗади фестивальләрдә җиңүчеләр, архитекторлар, тауга менүчеләр, волонтерлар һ.б. Укучыларга мөрәҗәгать итеп губернатор: “Паспорт алу – һәр кеше тормышында бик мөһим вакыйга ул. Хәзер сезгә яңа хокуклар һәм зур җаваплылык таләп иткән вазифалар өстәлә. Аларның иң мөһиме – Ватанга хезмәт итү. Сезнең максатчанлык, инициативлыкка өлкәбез...

Подробнее...

Хисчән кыз Элина

17-9Ялутор районы, Яңа Атъял мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Элина Хисаметдинованың бөек патриотик шагыйребез М.Җәлилгә багышлап язган “Мәңгелек сүнмәс йолдыз” шигыре белән газета укучыларыбызны таныштырган идек. Бу юлы Элина безгә туган телебезгә һәм үзенең яраткан укытучыларына мәдхия җырлаган тагын ике шигырен җибәрде. Бу яшь буынның татар телебезне хөрмәт итүе, яратуы, киләчәгебез өметле икәнен күрсәтә. Димәк, ата-аналар, туган тел укытучылары үзләренең изге вазифа-бурычларын намус белән башкаралар.

Элина зур, тату гаиләдә 6нчы кыз булып дөньяга килә. Нәни чагында апалары аны...

Подробнее...

Оста җырчы, спортчы да ул

17-8Җыр-моң сөюче якташларыбыз Снежана Мәүлетова белән яхшы танышлар. “Таң йолдызы – 2012” өлкә фестиваленең гала концертында күпереп тоган кардай ап-ак күлмәк кигән 10 яшьлек кызчык сәхнәгә чыгып, бөтен залны таңга калдырып, шундый көчле, моңлы тавыш белән “Әниемә” җырын җырлаганы бүгенгедәй  хәтеремдә. Ул чакта: “Шомырттай кара күзле, сызылып киткән кара кашлы, озын кара чәчле кызчыкка үзебезнең исем күбрәк килешәр иде”, - дип эчтән генә уйлап та куйган идем әле. Шул ук елны ул “Салават күпере” өлкәнең төрле милләт балалары фестивалендә ...

Подробнее...

Аслана китапханәсендә әдәби кичә

17-10Себер татарлары язучысы, танылган укытучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Якуб Камали улы Зәнкиевның тууына 100 ел тулу уңаеннан Ялутор районы, Аслана авыл китапханәсендә әдәби кичә узды. Чарага 9 сыйныф укучылары үзләренең класс җитәкчеләре Алсу Исмәгыйлева белән чакырылган иделәр. Шулай ук Якуб абыйны белгән, аның иҗаты белән кызыксынган, хөрмәт иткән авылдашлар да бик теләп килделәр. Язучының тормыш юлын чагылдырган “Укытучы. Батыр. Язучы” дип аталган махсус күргәзмә әзерләнгән иде. Кичәне алып баручы укучыларның...

Подробнее...

Бөтенроссия бәйгесеннән медаль белән

13-5Өлкәбезнең көрәшчеләрен әзерләүче тренер Әбделхак Миннебаев тәрбияләнүчеләре елдан-ел бу спорт төре буенча үткән ярышларда алдынгы урыннарны алып кайталар. Башкортостан Республикасының Стәрлетамак шәһәрендә 1999 – 2002 елгы егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге үтте.  Ике көн дәвамында Татарстан, Башкортостан, Кырым Республикалары белән бергә 20 төбәктән килгән 180ләгән көрәшченең иң-иңнәре төрле категорияләрдә җиңү яулап, 72 медальгә лаек булдылар. Ил чемпионнары һәм призлы урыннар алучыларга акчалата бүләк белән бергә кубок һәм Россиянең спорт министры кул куйган Мактау...

Подробнее...

Яктылык таратучы Елена

13-7Бу елның язы да җитте. Яз белән бергә умырзаялар күтәрелә, татар кызларыбыз да унынчы тапкыр “Себер йолдызы” бәйгесендә җиңү яуларга әзерләнәләр. Ә ел саен кастингка килгән дистәләгән нәфис, сәләтле зат арасыннан иң лаеклыларын финалга сайлап аласы авырлаша. Бу еллар эчендә бәйгедә 800ләгән кеше катнашты. Аның даны ерак төбәкләргә таралды.

Элегрәк елларда үзе турында алдан ятланган текстны да әйбәт итеп сөйли алмаган туташларыбызны татар телен яхшы белгән, иҗади уңышлар яулаган гүзәлләр алыштыра.

Шуларның берсе – Шадринск дәүләт педуниверситеты студенты Елена...

Подробнее...

Әнием белән горурланам

13-4Минем әнием Зөлхәйдә Сәйдуллина кышкы бураннар дулаган мәлне, өченче бала булып дөньяга килә. Нина нәнәм ахшам балага авырый башлагач, авылның икенче очында яшәгән Ратифә әбине чакырырга үзе бара. Кечкенә генә буйлы, йомшак куллы  Ратифә әби авылда иң хөрмәтле карчык дип саналган, чөнки ул шул авылда туган барлык бәбиләрнең “колак картнәсе” булган.

- Буранда йөргәле чагылам (авыр), - дигән әби, - иртәгәчә түзәр чамаң булса, иртә барам, ә бүген беркая да кузгалыр хәлем юк.

- Алайса, - дигән минем нәнәм, - мин синең өеңдә табам.

Шуннан куркып микән, әллә...

Подробнее...

Татар егете исемен йөртергә лаек ул

13-6Илнар Колмәмәтов – Тубыл сәнгать һәм мәдәният көллиятендә тавыш операторлары бүлегенең 4нче курсында гел “5”ле билгеләренә генә укый. Төрле бәйге-чараларда актив катнаша, информатика фәне буенча ел саен үтә торган олимпиада да 1 урынны берәүгә дә бирми. Аның тормыштагы девизы да – “Яткан таш астыннан су үтми”. Шуңа ул гел хәрәкәттә – эшли, эзләнә, иҗат итә. “Татар егете–2017” өлкә бәйгесендә катнашырга теләк белдерүе дә очраклы түгел. Аның максаты – татар яшьләре белән тыгыз аралашып, күренекле шәхесләребез белән танышу, телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне тирәнтен өйрәнү, үзенең...

Подробнее...

Бала күңеленә яхшылык салучылар

Укытучы… Кем соң ул?  Безнең  уебызча, укытучы - ул балаларга аң бирүче, тәрбияче, киңәшче. Укытучы, беренче чиратта, ул - бала күңеленә  яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы.

Без быел унберенче сыйныфта укыйбыз,  инде берничә айдан мәктәпне дә тәмамлыйбыз. Алда имтиханнар бирәсе бар, кая укырга керербез, дип тә  уйланабыз…

Бүген без әдәбият дәресендә  Ш.Галиевның  «Кыңгыраулы мәктәп еллары» дигән шигырен укыганда, укытучы апалар, абыйлар күз алдыбызга килделәр һәм инде апа мәктәп елларыбыз турында инша кирәклеген хәбәр иткәч, без&nbsp...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836