Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Йөрешне матур итү өчен

Берничә күнегү тәкъдим итәбез:

* Аяк очларыңа бас, тезләреңне бөкмә. Кулларың белән билеңә таян һәм калак сөякләреңне артка җибәр. Аркаң үзеннән-үзе тартылыр. 1 минут дәвамында әлеге халәттә бүлмә буйлап йөр.

* Җиңелчә адымнар белән йөреп кара. Моның өчен башта аяк очларына, аннан табанга басарга кирәк.

* Кулларыңа гимнастик таяк ал, кулларыңны җилкә киңлегендә итеп җайлап куй. Аяклар кушылган, таяк тоткан куллар аста тора. Таякны алга, аннан өскә күтәр. Сулыш алып, сул аягыңны артка сүз, ләкин идәннән аерма. Үпкәләрдән һаваны чыгарганда, янә башлангыч халәткә кайт. Әлеге күнегүне уң аяк...

Подробнее...

Йокың килсә, сагыз чәйнә

Юлда очрый торган һәлакәтләрнең бер өлеше руль артында йоклап китү, талчыгу аркасында килеп чыга. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә, бу иң куркыныч аварияләрдән санала, ди. Баксаң, бик нык талчыкканда, машина йөртүче уяулыгын югалта, күзләре ачык булса да, берничә секундка йоклап китә икән. Кызганыч, зур тизлектә барган кеше өчен мизгел эчендә күз йомып алу да аяныч төгәлләнергә мөмкин. Өстәвенә бу вакытта кешенең башы юньләп эшләми, ул нишләгәнен аңламый, ахырдан берни хәтерләми, ди белгечләр.

«Манзара»

Подробнее...

Уйланырга урын бар...

Бер фәкыйр кеше Аллаһтан сораган.

- Мин нигә шундый хәерче?

Аллаһ:

- Башкаларга бирергә өйрәнмәгәнсең, - дигән.

Хәерче:

- Үземдә булмаганны, башкаларга ничек бирим? Минем бер нәрсәм дә юк бит! – дигән ул.

Аллаһ әйткән:

- Ялгышасың. Синең берничә кыйммәтле әйберең бар:

* елмаю бүләк итәрдәй йөзең,

* матур сүз сөйли алырдай телең,

* башкаларга урын таба алырлык йөрәгең,

* әйләнә-тирәдәгеләргә ягымлы итеп карый алырлык күзләрең,

* Кешегә изге гамәлләр кыла алырлык кул-аякларың бар.

«Шәһри Казан»

Подробнее...

«Искер җыены» фестивале лауреаты

35-7Бу көннәрдә Тубыл шәһәрендә узган «Искер җыены» халыкара фестивалендә Диана Алиева «Бер алманы бишкә бүләек» җырын башкарып, 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Һәм гала-концертта чыгыш ясау бәхетенә иреште. Гомумән, 2022 нче ел Диана Әмир кызы өчен бик уңышлы булды. Чөнки февраль аенда ул «Яшь Россия» патриотик җыр район бәйгесендә катнашып, 2 нче урын алды. Ә март аенда узган «Халык сәнгате-2022» өлкә үзешчән сәнгать иҗаты конкурсының халык вокалы номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнде. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: узган ел Тубылда үткән «Себер сандугачы» өлкә бәйгесендә...

Подробнее...

Декоратив-кулланма эшләр остасы

35-6Алсу Мамкина белән газета укучыларыбыз таныш инде. Соңгы вакытта ул безгә Шыкча балалар бакчасында оештырылган чаралар турында хәбәр итеп тора. Аның белән без апрель аенда өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе оештырган «Себер каннык-2022» (Себер ханлыгы-2022) рәсем, «Ислам җанда һәм иҗатта» өлкә бәйгеләрендә күрешкән идек. Анда ул кызы Әминә, улы Айвар белән бергә катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар. Мамкиннар гаиләсе белән без «Искер җыены» халыкара фестивалендә кабат очраштык.

Алар декоратив-гамәли иҗат номинациясендә катнашып махсус Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ә Алсу...

Подробнее...

Халыкара фестивальдә сынатмадылар

35-5Аслана татар мәдәният йортында 12 ел буена регионара үзен таныткан «Веселинки» балалар бию ансамблен җитәкләүче Миләүшә Яценович күптән түгел авыл хатын-кызларын туплап, «Яшьлеккә сәяхәт» дигән фольклор-бию ансамблен оештырды. Кыска вакыт эчендә алар авыл мәдәният йорты сәхнәсеннән авылдашларын матур чыгышлары белән сөендереп, мәхәббәтләрен яулап өлгерделәр. Ә август аенда Тубыл шәһәрендә узган «Искер җыены» халыкара фестивалендә Россиянең төрле шәһәрләреннән, Татарстан, Казахстан Республикаларыннан килгән 300дән артык артист арасында «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле дә үзенең иҗади чыгышын күрсәтеп, хореография номинациясендә 2 нче...

Подробнее...

Авырлыкны ташларга комачаулаучы 8 гадәт

1. Стресс. Ул, кортизол гормоны дәрәҗәсен арттыру аркасында, артык май туплауга китерә. Стресс вакытында чамадан тыш күп ашала.

2. Йокы җитмәү. Йокы туймау яки еш уяну сәбәпле, аппетит барлыкка килә. Шуңа күрә көненә 8 сәгатьтән дә ким йокламаска киңәш ителә. Сәгать кичке уннан төнге уникегә кадәрге йокы файдалы санала.

3. Фастфуд һәм файдасыз ризык.

4. Тозлы, баллы һәм майлы ризыклар.

5. Туклану режимы. Гадәттә, көн дәвамында үзләрен ризыктан чикләргә тырышкан кешеләр соңгы кичке ашны өстен күрә. Киресенчә, көнне туклыклы иртәнге аштан башлау...

Подробнее...

Яшьләр патиларны сагынганнар

35-8Элек заллар тутырып яшьләр дискотекаларга җыела иде. Аларны төрле татар яшьләр оешмалары үткәрде. Милли юнәлешлесе дә, акча эшләүгә корылганы да булды. Хәзер бу патилар үткәндә калдылар.

Ә менә август башында, алдан ук ныклап реклама биреп, «Ayda Tyumen» төркеме Мәскәү йолдызлары Радик Яруллин һәм Айрат Сафин катнашында шәп кичә оештырды. Татар яшьләре мондый очрашуларны сагынганнар, бик шатланып килгәннәр. Аларның чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен оештыручыларның берсе - «Без бергә» оешмасы җитәкчесе Лиана Гаптеләхәтова безгә дә җиткерде:

- Кем ял итте, кем күңел ачты бу көнне. Сөенә-сөенә очраштылар. Рәхмәт...

Подробнее...

Солдат сөйгән ярына тәкъдим ясады

31-101 июль көнне иртәнге сәгать 7дә Ялутор тимер юл вокзалында бик дулкынландыргыч вакыйга булып узды. Бирегә армия хезмәтеннән кайтучы Исәт авылы егете Вилдан Алимбаевны каршыларга әти-әнисе, якын туганнары, дуслары килгәннәр иде. Алар арасында егетнең сөйгән яры – Аслана авылы кызы Азалия Мирхәлилова да бар. Поезд якынлашканны һәркем түземсезлек белән көтте. Поезд туктап, вагон ишегеннән егет күренүгә, барысы да аңа ташланды.

Туганнар белән күрешкәннән соң, Вилдан Азалиясенә армия хезмәтеннән көтеп алганы, авыр чакта аңа карата булган мәхәббәте көч биргәне өчен рәхмәтен белдерде. Һәм әти-әнисе, якыннарына...

Подробнее...

Дөнья күләмендәге батырлар

31-8Быелгы көрәш буенча дөнья чемпионатында 27 илдән 200гә якын көрәшче катнашты. Чемпионатның төп өлеше Татарстан Республикасының «Саба Арена» спорт комплексында узды. 1-2 нче урыннар өчен көрәш кич белән Миңгәр Сабан туе мәйданында булды.

Җиңүчеләр 10 үлчәү авырлыгында бил алыштылар. Бу сынауларга өлкәбез спортчылары да чакырылган иде. Алар зур уңышлар белән кайттылар.

Төп тренерлары булып барган Тимур Сагитуллин шатлыгы белән уртаклашты:

- Без ирләр һәм 19 яшькә кадәргеләр арасында көрәш буенча дөнья чемпионатларында катнаштык. Руслан Арипов ирләр арасында 3 нче урын яулады. Фаяз...

Подробнее...

Булачак табибә

31-9Рәсемдәге бу чибәр, сөйкемле кыз - Миләүшә Полотняк. Бу көннәрдә ул Ялутор медицина колледжын «4» һәм «5»ле билгеләренә генә тәмамлады. Шул сәбәпле, Дания апакасы ниятлек уздырды. Килгән туганнары Миләүшәне уңышлары белән котлап, иң изге теләкләрен юлладылар. Миләүшә бик уңган, тырыш кыз. Колледжда укыганда ул машина йөртү буенча таныклык алды. Аннары машина сатып алып, авылдан Ялутор шәһәренә атна саен укырга үзе йөрде. Киләчәктә Миләүшә югары белем алу турында хыяллана. Медицина хезмәткәре һөнәрен очраклы рәвештә генә сайламады ул. Кешегә ярдәм итү, кече күңелле, миһербанлы булу кебек сыйфатлар аның...

Подробнее...

Бит тиресен тәрбияләү

- Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш. Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.

Шуңа да атнага бер генә тапкыр булса да мендәр тышын алыштырырга онытма.

- Иртән битеңне юмасаң, төнлә җыелган пычрак битеңә чыккан бетчәләрнең сәбәпчесе булачак. Куллар белән генә юыну тиешле нәтиҗә бирми икән, махсус щётка да алып куй. Ләкин ассортиментны яхшылап өйрән һәм нәкъ менә синең бит тиресенә килешә торган щётканы сайлап ал. Юганнан соң да битең майлы кебек тоелса, аны кабат юарга кирәкми. Югыйсә син битне саклаучы мөһим элементларны...

Подробнее...

Уйланырга урын бар…

Бәхетсез кешенең баласы бәхетле була аламы?

Бер зирәк карт язгы табигатькә соклана-соклана урам буйлап бара икән. Шунда, җилкәсенә зур йөк асып, көч-хәл белән атлап барган бер ир-атка игътибар иткән ул.

- Нишләп бу кадәр азапланасың? - дип сораган ул аннан.

- Балаларым, оныкларым бәхетле булсын өчен тырышам. Карт бабам бабаем бәхетле булсын дип тырышкан, бабай - әти, ә әтием минем өчен дип тырышып тир түгеп яшәгән. Мин үз балаларым бәхетле булсын өчен тырышам, – дип җавап кайтарган ир.

- Ә аларның берәрсе бәхетле булганмы соң? – дип янә сорау биргән карт.

- Әлегә юк...

Подробнее...

Тиз генә капкалап алганда, шоколадка тотынма!

Эштә вакытта тиз генә ашыйсы килгәндә шоколад яки конфет белән чәй эчәбез. Камыр ризыгын да ашап куябыз. Болар – югары калорияле ризыклар. Шуңа да ашыйсы килүне баскан һәм шул ук вакытта калория­се дә аз булган продуктларны ашарга тырышыгыз. Ә алар бик күп.

* Эремчек белән бал. Калориясе дә аз, әзерләргә дә вакытны алмый.

* Пешкән алма тәмле дә, файдалы да. Аны чистартып, газ мичендә пергамент өстенә куеп, 20 минут пешерегез.

* Йогыртка кабак төше салып ашагыз.

* Ананас белән грейпфрут салаты да тәмле. Аңарда калорий бөтенләй юк.

* Кишерне уып, йөзем кушып ашап...

Подробнее...

Сау бул, мәктәп!

26-8Быел Төмән өлкәсендә 11 нче сыйныфны - 10 854 укучы, ә 9 нчы сыйныфны 18 516 укучы тәмамлады. Бу көннәрдә мәктәпләрдә “Саубуллашу кичә”ләре бара. Шатлыклы да, бераз моңсу да бу кичә. Чөнки ваемсыз балачак, күңелле мәктәп еллары белән гомерлеккә саубуллашу, бергә укыган сыйныфташлардан, яраткан укытучылардан аерылу бигрәк ямансу. Әмма мәктәп еллары алар күңелендә мәңгегә сакланаячак. Кулларына аттестат алган егетләр һәм кызларны алда катлаулы олы тормыш юлы көтә. Яраткан һөнәр сайлап, укырга керү, тырышып укып, диплом алу, аннары эшкә урнашу, гаилә кору... Әнә шушы катлаулы тормыш...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836