#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Булачак табибә

31-9Рәсемдәге бу чибәр, сөйкемле кыз - Миләүшә Полотняк. Бу көннәрдә ул Ялутор медицина колледжын «4» һәм «5»ле билгеләренә генә тәмамлады. Шул сәбәпле, Дания апакасы ниятлек уздырды. Килгән туганнары Миләүшәне уңышлары белән котлап, иң изге теләкләрен юлладылар. Миләүшә бик уңган, тырыш кыз. Колледжда укыганда ул машина йөртү буенча таныклык алды. Аннары машина сатып алып, авылдан Ялутор шәһәренә атна саен укырга үзе йөрде. Киләчәктә Миләүшә югары белем алу турында хыяллана. Медицина хезмәткәре һөнәрен очраклы рәвештә генә сайламады ул. Кешегә ярдәм итү, кече күңелле, миһербанлы булу кебек сыйфатлар аның...

Подробнее...

Бит тиресен тәрбияләү

- Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш. Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.

Шуңа да атнага бер генә тапкыр булса да мендәр тышын алыштырырга онытма.

- Иртән битеңне юмасаң, төнлә җыелган пычрак битеңә чыккан бетчәләрнең сәбәпчесе булачак. Куллар белән генә юыну тиешле нәтиҗә бирми икән, махсус щётка да алып куй. Ләкин ассортиментны яхшылап өйрән һәм нәкъ менә синең бит тиресенә килешә торган щётканы сайлап ал. Юганнан соң да битең майлы кебек тоелса, аны кабат юарга кирәкми. Югыйсә син битне саклаучы мөһим элементларны...

Подробнее...

Уйланырга урын бар…

Бәхетсез кешенең баласы бәхетле була аламы?

Бер зирәк карт язгы табигатькә соклана-соклана урам буйлап бара икән. Шунда, җилкәсенә зур йөк асып, көч-хәл белән атлап барган бер ир-атка игътибар иткән ул.

- Нишләп бу кадәр азапланасың? - дип сораган ул аннан.

- Балаларым, оныкларым бәхетле булсын өчен тырышам. Карт бабам бабаем бәхетле булсын дип тырышкан, бабай - әти, ә әтием минем өчен дип тырышып тир түгеп яшәгән. Мин үз балаларым бәхетле булсын өчен тырышам, – дип җавап кайтарган ир.

- Ә аларның берәрсе бәхетле булганмы соң? – дип янә сорау биргән карт.

- Әлегә юк...

Подробнее...

Тиз генә капкалап алганда, шоколадка тотынма!

Эштә вакытта тиз генә ашыйсы килгәндә шоколад яки конфет белән чәй эчәбез. Камыр ризыгын да ашап куябыз. Болар – югары калорияле ризыклар. Шуңа да ашыйсы килүне баскан һәм шул ук вакытта калория­се дә аз булган продуктларны ашарга тырышыгыз. Ә алар бик күп.

* Эремчек белән бал. Калориясе дә аз, әзерләргә дә вакытны алмый.

* Пешкән алма тәмле дә, файдалы да. Аны чистартып, газ мичендә пергамент өстенә куеп, 20 минут пешерегез.

* Йогыртка кабак төше салып ашагыз.

* Ананас белән грейпфрут салаты да тәмле. Аңарда калорий бөтенләй юк.

* Кишерне уып, йөзем кушып ашап...

Подробнее...

Сау бул, мәктәп!

26-8Быел Төмән өлкәсендә 11 нче сыйныфны - 10 854 укучы, ә 9 нчы сыйныфны 18 516 укучы тәмамлады. Бу көннәрдә мәктәпләрдә “Саубуллашу кичә”ләре бара. Шатлыклы да, бераз моңсу да бу кичә. Чөнки ваемсыз балачак, күңелле мәктәп еллары белән гомерлеккә саубуллашу, бергә укыган сыйныфташлардан, яраткан укытучылардан аерылу бигрәк ямансу. Әмма мәктәп еллары алар күңелендә мәңгегә сакланаячак. Кулларына аттестат алган егетләр һәм кызларны алда катлаулы олы тормыш юлы көтә. Яраткан һөнәр сайлап, укырга керү, тырышып укып, диплом алу, аннары эшкә урнашу, гаилә кору... Әнә шушы катлаулы тормыш...

Подробнее...

Авыл тарихы белән кызыксынучылар

26-7Бүгенге «Яшьлек» сәхифәсе кунагыбыз - Дания Мөхәмәдиева (рәсемдә). Аның белән узган шимбәдә Ямбай авылында узган Авыл көнендә якыннан таныштык. Биредә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан, көнозын «Ямбай ЭКСПО» фестиваль мәйданчыгы эшләде. Анда авыл музее җитәкчесе Неля Фәйзуллина җитәкчелегендә «Себер татарлары йорты» темасына күргәзмә тәкъдим ителгән иде. Дания үзе белән бергә «Яшь экскурсия үткәрүче» түгәрәгенә йөрүче укучылар белән бергә фестиваль кунакларын музей эше, тарихы һәм киләчәккә планнары белән таныштырдылар.

Яшь экскурсия үткәрүче буларак, Дания белән Ямбай...

Подробнее...

Яр буенда “Саубуллашу вальсы”н биеделәр

Төмән шәһәренең Яр буенда уздырыла торган чыгарылыш кичәсе - Төмән шәһәренең Мәгариф департаменты тарафыннан хупланган менә дигән традиция. «Саубуллашу вальсы» - бәйрәмне тагын да тантаналы итә торган йола, ул узып баручы мәктәп елларын һәм яңа олы тормыш юлы башлануын символлаштыра. Бәйрәмдә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара.

18 июнь көнне Төмән шәһәренең Яр буенда узган чыгарылыш кичәсе быел да шәһәр мәгариф департаменты, «Регион-Төмән» теле-радио компаниясе, Төмән шәһәре хакимиятенең мәдәният департаменты, кулланучылар базары департаменты, спорт һәм яшьләр сәясәте...

Подробнее...

Күп укыган – күпне белгән

26-9Төмән районы, Каскара мәктәбенең филиалы булган Талымхан мәктәбенең 9 класс укучысы Зарина Касмалина (рәсемдә) «Уку – гаилә шөгыле» темасына проект язды. Ул үзенең җитәкчесе – укытучы Тәслимә Мөхәмәдзянова белән Мәскәү шәһәре игълан иткән конкурстан шул теманы сайлады.

Онлайнда мультимедиалы докладын ул апрель аенда тәкъдим итте. Зарина проектының төп максаты итеп китап уку процессына дүрт буынлы гаиләсенең мөнәсәбәтен куйды.

Мәсьәләләрнең иң мөһиме – китап укуның кеше тормышындагы роле; уку – гаилә эчендә иң кирәкле тәрбия чарасы.

Укучы кыз иҗади эшенең төп идеясе итеп...

Подробнее...

Татарча Квиз-тиз – бик кызык уен

22-9Квиз-тиз уенына чакырдылар, әле «Кадерле кунаклар» командасында катнашырга! Рәхәтләнеп риза булдым. Зур кызыксыну белән бардым. Чөнки «ТатЛеди» кызлары бу уенны күптән рекламалый һәм аның татар теле, мәдәнияте, тарихы белән бәйле икәнлеген аңлаган идем. Интернеттан мәгънәсен дә эзләп карадым. «Квиз - интеллектуаль-күңел ачу уены, анда төрле сорауларга җавап бирергә кирәк (нигездә, логикага һәм эрудициягә корылган, шулай ук музыка һәм кино турында).

Билгеләнгән вакытта билгеләнгән урынга алдан ук командаларга берләшкән кешеләр килә. Кагыйдә буларак, уеннар күбрәк барларда, рестораннарда, караоке...

Подробнее...

“Без бергә”

22-8Берара яхшы гына эшләп киткән яшьләр оешмалары тындылар. Аларны бергә туплауга, татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә ныклы этәргеч, стимул булып торган конкурсларыбыз да оештырылмый. Яшьләрне туплаган дискотекалар да юкка чыкты. Шул вакытта «Без бергә» оешмасы «Әйдә» проекты белән, пандемия шартларына килешеп булса да, милли юнәлешле дискотекалар үткәрә башладылар. Башка актив төркемнәр белән зур чараларда катнаштылар.

Бу эшне алып баручылар белән танышу минем планга язылып куелды. Әлбәттә, иң беренче ярдәмгә интернеттагы социаль челтәрләр килә. Лиана Гаптеләхәтованы эзләп табып...

Подробнее...

Шаяннар һәм тапкырлар көч сынаштылар

18-7КВН, ягъни шаяннар һәм тапкырлар клубын кем генә яратмый икән!? Ничә буын үсеп чыкты бу клубның тапшыруларын карап, хәзер катнашучыларның күпләре телейолдыз. Татарлар да калышмадылар. «4 татарина» командасы югары лигада җиңүгә иреште. Чаллы шәһәрендә татарлар «Әйдә, ШаяРТ» лигасын оештырып җибәрделәр. Аңа да тиздән 30 ел була инде. «Әйдә, ШаяРТ» хәзер Казанда эшли. Чит төбәкләрдә дә командалар булдыру өчен күп көч куялар. Былтыр Төмән өлкәсенең яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге вәкилләре төбәкара лигалар финалында 2 нче урын яулап кайттылар.

Әлбәттә, аларның максаты – өлкәдә татар КВН...

Подробнее...

Тырыш татар кызы Рузилә

18-8Төмән өлкәсендә 3-7 мартта «Яшь профессионаллар» IX WorldSkills Russia-2022 ачык чемпионаты узды. Бу чемпионатка Төмән, Ишим, Тубыл, Ялутор, Заводоуковск, Голышмановодан мәктәп укучылары, студентлар килгән иде. 84 компетенциядә ярышучыны 600дән артык сертификацияләнгән эксперт бәяләде.

10 март көнне 264 җиңүчене бүләкләделәр. Җиңүчеләргә бүләкләрне Төмән өлкәсенең хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү департаменты директоры Александр Сидоров тапшырды һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде. Әлеге чемпионатта катнашып, һәр катнашучы уникаль һөнәри тәҗрибә, шулай ук үз көчләрен конкрет мохиттә...

Подробнее...

Шигърият бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде

18-10Халыкара туган тел көненә багышланган «И туган тел, и матур тел» шигърият бәйгесе Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә 16 нчы апрель көнне үтте.

Шигърият бәйгесендә Тубыл шәһәре мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан, Тубыл районы мәктәпләреннән укучылар катнаштылар. Төрле яшь категорияләрдә катнашучылар арасында күпчелеге беренче төркемдә булдылар.

7 яшькә кадәр катнашучылар балалар бакчаларыннан килгәннәр. Алар рус, татар телләрендә бөек шагыйрьләребез - Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Бәйге татар шигъриятенә, туган телебезгә мәхәббәт уятучы...

Подробнее...

Шигърият бәйгесендә җиңүчеләр

Өлкә күләмендә үткәрелгән Халыкара туган тел көненә һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган “Гасырлар буе яңгыра, туган тел” дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесенә йомгак ясалды. Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы оештырган бәйгедә Төмән, Тубыл, Вагай, Исәт, Аромаш, Яркәү, Ялутор районнары мәктәпләреннән 43 укучы татар телендә шигырьләр сөйләделәр.

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча 1-4 сыйныф укучылары арасында 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломына Азалия Айдуллина лаек булды (Тубыл шәһәренең 15 мәктәбе...

Подробнее...

“Чәк-чәк” җырын оста башкаручылар

13-10Рәсемдәге бу кызлар - Ангелина Азеян һәм Маргарита Мелюховага һич тә сокланмыйча карап булмый. Авылларда да туган телебездә сөйләшергә теләмәгән балалар үстереп яткан чорда, ике шәһәр кызының сәхнәгә чыгып, татар җырларын зур горурлык белән башкаруларына ничек сокланмыйсың?! Кызлар “Чәк-чәк” җырын бик оста башкарып, төмәнлеләргә үзләрен таныттылар һәм тамашачылар мәхәббәтен яулап өлгерделәр. Әрмән һәм рус милләтләреннән булган бу кызлар шәһәрнең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сараенда эшләүче татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова җитәкләгән “Бәйрәм” ансамбленә йөриләр.

Икесе дә шәһәрнең 43 мәктәбендә 9 сыйныфта...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836