Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
1990 елның 15 сентябрендә “Яңарыш”ның беренче саны дөнья күрә.
25 ел. Күңелләрдә горурлык уята торган, татар халкының мәдәни тормышында гаять истәлекле вакыйга бу. Сүз – халкыбыз рухи тарихының зур бер дәверен үз эченә алган хәзинә турында бара. “Яңарыш” хәзинәсендә халкыбызның үткәнен һәм бүгенгесен сүрәтләгән, тормыштагы күп кенә сорауларга җавап табардай, кызыксынып укырдай материаллар байтак. Публицистика сәхифәләрендә, әлбәттә, үзгәртеп кору заманының үткен проблемаларын күтәргән очерклар, мәкаләләр, мәдәни мирасыбыз, әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез үсеше, тарихи үткәнебез, туган телебез һәм...