Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу

21-3Төмән районы татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр. Апрель аенда “Критик фикерләү технологиясен гуманитар циклы дәресләрдә куллану” дигән темага багышланган семинар Шыкча урта мәктәбендә булды. Укытучыларга программа буенча ачык дәрес, класстан тыш чара күрсәтелде. Ачык дәресне Гүзәлия Муллачанова уздырды. Әдәбият дәресе “Б.Сөләймановның “Әни” әсәрендә ана образы” темасына багышланган иде һәм әсәргә анализ ясауның матур үрнәге булды. Дәрес югары дәрәҗәдә үтте.

Укытучы үзенең дәресендә күп төрле эш алымнарын кулланды: мәкальләрнең парларын табу, әсәр эчтәлеге буенча...

Подробнее...

Укытучыбызны котлыйбыз

Сөнгать абый Бекенинның юбилее уңаеннан, аның турында тәэсирләрем белән бүлешәсем килде. Без башлангыч сыйныфларда укый идек. Кичен ата-аналар җыелышы бара. Укучылар концерт әзерләгәннәр иде. Безнең чыгышыбыз беткәч, ата–аналарга, күрәсең, азрак булып калган, алар: “Сөнгать җырласын, Сөнгать җырласын”, - дип сорый башладылар. Һәм ул, озак кыстатмыйча, басып җырлап җибәрде:

“Сикердем читәннәреннән,
Йөгердем -җитәлмәдем шул.

Ни булды икән телләремә? -
Сау бул дип әйтәлмәдем...”

Бу җыр мине моң...

Подробнее...

Туган көн бүләге

30-7Редакциягә бер әби шалтыратып: “Хәммәт бабайга бу көннәрдә 90 яшь тула. Социаль хезмәткәрләр, котларга киләбез, президент Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, бүләкләр тапшырачакбыз, әзерләнеп торыгыз, дип хәбәр бирделәр. Билгеләнгән көнне хәлдән килгәнчә әзерләнеп, теләү ашы үткәрергә уйлыйбыз. Бабай “Яңарыш”ның һәр санын укып бара. Газетада аның турында язсагыз, туган көненә зур бүләк булыр иде”, - дип, үтенечен белдерде. Озак көттермичә, әбинең улы белән килене аларны машинага утыртып безгә кунакка да алып килделәр. Әби әйтмәсә, бабайга һич тә 90 яшь бирмәс идек. Ул әле безнең өстәлдә яткан...

Подробнее...

“Аллаһының биргәненә канәгатьмен”

30-6“Алсуым белән яшим. 3 ел инде яңа өйгә күчүебезгә”, - дип сүз башлады тиздән 80 яшьлеген каршы алачак Алтынбикә апа Төхвәтуллина. Бу нурлы йөзле, киң күңелле әби Төмән районының Боровский поселогында гомер итә. Поселок төзелешендә аның өлеше әйтерлексез. Урманны кисеп, агач төпләреннән чистартуда эшләгән өчен акча түләнмәгән Татарстаннан килгән егет-кызларның тире, көче аз гына кермәгән монда. Күпләр авырлыкларга түзә алмыйча, бераз кулга акча керүгә, кайтып киткәннәр. Ә Алтынбикә апа иң түземнәр исәбендә. Поселок урыны чистартылгач, төзелеш эшенә керешкәннәр.

Көнне, төнне карамыйча...

Подробнее...

Данның төбе – хөрмәт, ә хөрмәтнең – хезмәт

31-8“Социализм идеяләре белән яшәргә тырышам”, - дип сүзен башлады бу көннәрдә үзенең олуг юбилеен каршыларга әзерләнгән Басыйр Девятьяров. “Тормыштан нәрсә теләдем – шуңа ирештем, эшемдә дә, гаиләмдә дә. Ир кешенең казанышлары, һичшиксез, янында акыллы хатын булудан тора. Бу яктан миңа бәхет елмайды.  Ә үземне мин әле дә 30 яшьтәге кебек хис итәм. Лаеклы ялга чыгып, өйдә эшләмичә утырып куюны уема да китермим. Шулай да кече киявемне әкренләп эшемнең асылына төшендерәм. Ул үзе шәһәр егете булуга карамастан, бик тиз отып ала.

...

Подробнее...

Милиционер Мөхит

31-7Юллар, юллар, юллар... Шул юллар мине 1983 ел Яркәү районы, Яңа Кәешкүл (Сала)авылына китерделәр. Төмән өлкәсенең милли мәктәпләре укытучыларының семинары иде. Сала авылы минем исемне алды: авылның зурлыгы, урамнарның киңлеге, халыкның ачык йөзле, кунакчыллыгы белән. Озак та калмый салалылар белән туйда күрештек. Бу туйда мин үзенчәлекле, үзенең биюе белән башкалардан аерылып торган Мөхит абый Ибраһимов белән таныштым. Шуннан бирле без аның белән хәл-әхвәлләр белешеп яшибез. Бу...

Подробнее...

Гади әниебезнең олы язмышы

Әнием Сәрбиҗамал Мөхетдинова (Биктимирова) Түбән Тәүде районы, Саз авылында 1926 елда дөньяга килә, Кырынкүлдә үсә. Авыр ачлык елларда ачысын-төчесен күреп, барлык сеңелләре-энеләре, әтисе үләләр. Әбием Фатыйма белән икесе генә исән калалар. “Шул Сәрбиҗамалны гына булса да коткарып калырга кирәк”, - дип әйтә абыйсы Гайфулла. Саз авылыннан, әбием кечкенә әниемне күтәреп, бер таныш гаиләгә ияреп, вербовкаланып Свердловскийга эш эзләп чыгып китәләр. Анда барган кешеләр, шул исәптә әбием дә, тимер юлы төзи торган җиргә эшкә урнашалар. Кирпеч-ташларны, аркаларына эленгән баулы сумкаларга салып...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836