#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Минем мулла бабаем

Минем бабам - Зөлбохар Әйт улы Хучашев, әбием - Шәрифҗамал. Камалетдин цицибабам, Хәсән абыем, бабам мулла булган. Ике кызы да – Асия, Сабирә апаларым дин дәресләрен укыганнар, ике баласы да сугыштан килмәделәр. Сугыш елларында авылда пәнҗешәмбе көнне кешеләрнең өйләренә барып Коръән, намаз укый иде. Миңа борынгы китаплар Пәйгамбәрләрнең тарихын укыды. Мин дә язып алып догалар ятлый идем. Әбиләр, бабайлар Хәким атага Коръән укытырга җәяү киләләр иде. Мәчет юкта безнең өй мәчет урынына иде. Бабамның энесе Сәгадәтдин дини белем алырга киткән. Аны революция вакытында кулга алып төрмәгә...

Подробнее...

“Догаларын ишетәселәре килә”

18-7Сәрвәр Әхмәди кызы Якупова Аромаш районы, Көсәйкүл авылында яши. Аның балачагы Ватан сугышы елларына туры килә. Күп балалы гаиләдә туып-үскән кыз сугыш башланган көнне яхшы хәтерләмәсә дә, әтисен, әтисенең ике бертуганы - Гыйниятулла, Сәфәргали абыйларын cугышка озаткан көн әле күз алдында. Назыйровлар гаиләсеннән өч бертуган сугышка китә. Әхмәди абыйга сугыш афәтләрен күп күрергә туры килә. Ул яу кырында күп мәртәбә үлем белән күзгә-күз очраша, яралана. 1941 нче елдан 1945 нче елга кадәр дошманны тар-мар итеп, Бөек Җиңүне яулаучылар рәтендә була. Әхмәди абыйның оныгы Ришат: ”Ул әле япон...

Подробнее...

Якташ ветераннар

18-10Кәбир Көзәк улы Кузакбирдиев 1908 елда Кече Уват авылында туа. Кече кечесеннән әтисе белән күлдә балык тотып, ау салып, елым тартып үсә. Ачлык елларда авыл халкы Көзәк картның елымына балык тотарга йөргән, аларга да өлеш чыккан. Шулай итеп бик күпләр үз гаиләләрен ачтан үлүдән коткарып калганнар. “Мулланур Вахитов” исемендәге колхоз илебез халкы өчен балык тотарга бирелгән планны үтәп торган. Авылда - карт-корылар белән хатыннар һәм бала-чага. Балык тарту үсмер балалар һәм хатын-кызлар кулына кала. Хатыннар балыкны каклаганнар, уылдыгын аерганнар, 10-12 яшьлек балалар кырга (Тугыз авылына)...

Подробнее...

Жуковны күргән

18-13Әтиебез Хәтмулла Хәким улы Рамазанов 1923 елда Ялутор районы, Бумаер авылында туып-үкән. Бик авыр еллар туры килә аның бала чагына. 4 яшендә әтисез калып, энесе, абыйсы, сеңлесе белән ачлы-туклы бала чаклары үтә.

Әти кечкенәдән бик тәртипле, тырыш бала була, укып чыгып укытучы булырга уйлый. 1940 елда әти Тубыл педучилищесына укырга килә, укытучылар җитмәү сәбәпле, I курстан соң мәктәпкә укытырга җибәрәләр, училищены читтән торып укып бетерергә туры килә.

Шулай итеп әтиебез 1940-1942 елларда Дубровна районында балалар укыта.

1943 елның февраль аенда фронтка алына. Июльгә...

Подробнее...

Безнең әти

Безнең әти Сәитшин Гәрәй Сәет улы 1906 елда туган. Алар тормыш иптәше Галиябану белән Яркәү районы, Тәүде авылында яшәделәр. Сугыш башланганда әтигә 35 яшь була, аны 1941 елда сугышка озаталар. Биш бала калалар: Латфуллага – 13, Рәхимуллага 10 яшь була. Алар атлар белән агач эшендә эшләгәннәр. Әнкәй атлар караган, калган балалары гаиләне туйдырыр өчен урманда үлән җыйганнар. Әти Курск дугасын, Украинаны үтеп, Берлинга хәтле җиткән. Әтием: “Сугышта мине Аллаһы Тәгалә саклады. “Һава” дип кычкырсалар, белгән догаларны укый идем”, - дип сөйләде. Безнең авылдан күп кенә ирләр сугышка киткәннәр...

Подробнее...

Үлмәс белән Сәрвәр

18-8Илгә азатлык алып килгән батырлар арасында Үлмәс Рәхимов та бар. Ул 1913 елның салкын кышында дөньяга аваз сала. Ризван белән Сәхипҗамалның ир балалары кыска гомерле булалар. Шуның өчен туган малайга Үлмәс дип исем кушалар. Бу исем улларын озын гомерле итәр дип фаразлыйлар.

1937 нче елда Үлмәс, тракторчылар курсын тәмамлап, кулына таныклык ала. Бөтен дәртен, көчен биреп эшләгәндә, дәһшәтле сугыш башлана. Алда Үлмәсне фронт көтә. 1941 елның 12 июлендә алдынгы тракторчы илне сакларга китә. Башта аны Ерак Көнчыгышка озаталар, чөнки анда японнардан ил чикләрен сакларга кирәк була. Тик 1942 елның...

Подробнее...

Утны-суны үткән ветеран

17-6Бөек Ватан сугышы вакытларында, хәтта аңа хәтле 30 нчы елларда укытучылар, мәгърифәтчеләр, дин турында булган гыйлемнәрен яшереп килгәннәр. Аллаһы сакласын, әгәр үзеңне хак мөселман дип атап, дини кагыйдәләр, намаз тәртипләрен күрсәтсәң, сине халык дошманы дип танулары бик еш күзәтелгән.

Әлбәттә, бик күпләрнең әти-әниләре патша вакытында мәдрәсәләр тәмамлап, үз балаларын дини яктан тәрбияләп өлгергәннәр, аларның күңелләрендә иман нуры, мөселманлык, дөреслек, үз диненә мәхәббәт уятканнар. Шуңа карамастан, аларның балалары, кызлары ошбу дини тәрбияне яшереп сакларга мәҗбүр...

Подробнее...

Батырлыкларын онытмыйлар

17-7Өлкәдәге “Җиңү гасыры 1945-2015” акциясе уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлиулла Гыйниятулла улы Валеев турында язабыз.

Әле революциягә кадәр, патша карары буенча, минем бабай Казаннан Төмәнгә мөфти вазифасын үтәргә җибәрелә. Филармония каршында чиркәү тора (ул хәзерге көнгә кадәр сакланган), шул тирәдә мәдрәсә дә булган. Аны берничә ел элек җимерделәр. Ул өч катлы булган, аның беренче катында бабай гаиләсе белән яшәгән. Өченче катында шәкертләргә гарәп телен, шәригать кануннарын өйрәткән. Менә шул бинада минем әти дүрт яшенә кадәр бәхетле бала чагын уздырган.

1914 нче елда...

Подробнее...

“Кайты идем туган авылыма...”

34-2Узган гасырның 60нчы елларынача авылларда кеше саны күп була. Хөкүмәт тарафыннан шәһәргә күчәргә рөхсәт бирелгәч, авыл халкы, аеруча яшьләр, акрынлап урыннарыннан кузгалалар. Нәтиҗәдә, соңгы берничә дистә ел эчендә илдә авыллар берәрләп түгел, меңәрләп юкка чыга. 2010 елда гына да 3000нән артык авыл яшәүдән туктаган. Гомумән, әгәр 2010 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу нәтиҗәсен карасак, 2002 ел белән 2010 ел аралыгында илдә халык саны 2,3 миллионга кимегән. Авылларда халык саны кимү шәһәр белән чагыштырганда, 3 тапкырга күбрәк. Мәсәлән, 2002 елдан алып 2010 елгача ил картасыннан 8,5...

Подробнее...

Яши авылым

Газеталарда Түбән Тәүде районы, Казанлыдан 3 чакрым ераклыкта зур завод төзелүе турында язылган иде. Дөрес, ул Бухталга уза торган газүткәргеч юлында урнашкан. Анда электр уты да, газ да уздырылган. Ә безнең авыл, 3 чакрым читтә булгач, газдан мәхрүм булды. Газ үткәрелә башлаган чорда, моннан биш ел алда, район җитәкчеләре: “Казанлы – перспективалы авыл түгел, ун елдан ул бетәчәк”, - дигән мөһер сугалар.

Менә шул ун елның бишесе үтте, ә авыл яши генә түгел, төзекләнә, бер дә ватык-җимерек йортлар юк. Икенче төрле, “пенсионерлар авылы”, дип тә әйтәләр әле. Кемнәр соң ул пенсионерлар...

Подробнее...

Афәрин, Рафаил!

“Яңарыш”тан Рафаил Исмәгыйль улы Магжановка “Ялутор районының хөрмәтле гражданины” исеменә лаек булуы турында укып чиксез шатландым.

Без аның белән байтактан таныш инде. Хатлар аша Аслана тарихы буенча бер-беребезне тулыландырдык. Бигрәк тә үткән гасырның егерменче елларындагы мәгариф эшләре буенча сөйләштек. Әнием Кайнәт Гомәр кызы Асланада 1924 елда башлангыч классларда 8 ел укыта. Әниемнең сөйләгәннәре буенча белгән Әхмәдулла Исмәгыйлов, Әхмәт Шабиков, Сәгыйдә һәм Зәйни Ташкаловлар, Хәбуш Мусин һәм Гайния, Сәит Гафуров һ.б. Рафаил Магжановның “Школа Асланинская” дигән китабында...

Подробнее...

Үлгәннәрнең каберен онытмыйк!

33-8Безнең зур булмаган Хуҗайлан авылыннан фронтка 113 кеше киткән, өстәлемдә авыл ветераннарының һәм сугышка киткәннәрнең исемлеге ята. Аны укып, аларның кем икәнен һәм язмышларын башымнан кичерәм. Әгәр берәү дә язылмый төшеп калса, авылдашларымның кичерүләрен сорыйм.

Менә Барый Чунаев, Арибулла, Зәйнулла Шәрип уллары. Якуб абый Зәнкиев почеркы белән “братьялар” дип язылган. Барый Абдрахман улы Садыйков һәм Мөхәммәтнияз Барый улы - әтиле-уллы дип язган абый.

Тагын бер Маннан, Ханнан Корманбак уллары Речаповлар - абыйлы-энеле бер гаиләдән китүче солдатлар. Күргәнемчә, бер өйдән икәүләп...

Подробнее...

Гомерләр чиксез түгел шул...

Тубыл шәһәрендә гомер кичергән Хәят апа Сәитова һич тә көтмәгәндә кызлары, улын, оныкларын тирән сагышка салып мәңгелек дөньясына китеп барды. Аңа 15нче августта 80 яшь тулган булыр иде... Хәят апа һәрчак хәрәкәттә, йөзеннән гел нур сибелеп торды. Аның белән соңгы әңгәмәбез хәтердән чыкмый. Хәят апа истәлекләре Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле булды.

Тубыл районы, Хуҗайлан авылында гомер кичергән күп балалы Мөслимовлар гаиләсе дә узган гасырдагы илебездәге үзгәрешләрне күреп, авырлыкларга бирешмичә яшәп көн күрәләр. Катлаулы гомер юлын узган кешеләр яшәүнең ямен, тормышның...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836