#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үлмәс белән Сәрвәр

18-8Илгә азатлык алып килгән батырлар арасында Үлмәс Рәхимов та бар. Ул 1913 елның салкын кышында дөньяга аваз сала. Ризван белән Сәхипҗамалның ир балалары кыска гомерле булалар. Шуның өчен туган малайга Үлмәс дип исем кушалар. Бу исем улларын озын гомерле итәр дип фаразлыйлар.

1937 нче елда Үлмәс, тракторчылар курсын тәмамлап, кулына таныклык ала. Бөтен дәртен, көчен биреп эшләгәндә, дәһшәтле сугыш башлана. Алда Үлмәсне фронт көтә. 1941 елның 12 июлендә алдынгы тракторчы илне сакларга китә. Башта аны Ерак Көнчыгышка озаталар, чөнки анда японнардан ил чикләрен сакларга кирәк була. Тик 1942 елның...

Подробнее...

Утны-суны үткән ветеран

17-6Бөек Ватан сугышы вакытларында, хәтта аңа хәтле 30 нчы елларда укытучылар, мәгърифәтчеләр, дин турында булган гыйлемнәрен яшереп килгәннәр. Аллаһы сакласын, әгәр үзеңне хак мөселман дип атап, дини кагыйдәләр, намаз тәртипләрен күрсәтсәң, сине халык дошманы дип танулары бик еш күзәтелгән.

Әлбәттә, бик күпләрнең әти-әниләре патша вакытында мәдрәсәләр тәмамлап, үз балаларын дини яктан тәрбияләп өлгергәннәр, аларның күңелләрендә иман нуры, мөселманлык, дөреслек, үз диненә мәхәббәт уятканнар. Шуңа карамастан, аларның балалары, кызлары ошбу дини тәрбияне яшереп сакларга мәҗбүр...

Подробнее...

Батырлыкларын онытмыйлар

17-7Өлкәдәге “Җиңү гасыры 1945-2015” акциясе уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлиулла Гыйниятулла улы Валеев турында язабыз.

Әле революциягә кадәр, патша карары буенча, минем бабай Казаннан Төмәнгә мөфти вазифасын үтәргә җибәрелә. Филармония каршында чиркәү тора (ул хәзерге көнгә кадәр сакланган), шул тирәдә мәдрәсә дә булган. Аны берничә ел элек җимерделәр. Ул өч катлы булган, аның беренче катында бабай гаиләсе белән яшәгән. Өченче катында шәкертләргә гарәп телен, шәригать кануннарын өйрәткән. Менә шул бинада минем әти дүрт яшенә кадәр бәхетле бала чагын уздырган.

1914 нче елда...

Подробнее...

“Кайты идем туган авылыма...”

34-2Узган гасырның 60нчы елларынача авылларда кеше саны күп була. Хөкүмәт тарафыннан шәһәргә күчәргә рөхсәт бирелгәч, авыл халкы, аеруча яшьләр, акрынлап урыннарыннан кузгалалар. Нәтиҗәдә, соңгы берничә дистә ел эчендә илдә авыллар берәрләп түгел, меңәрләп юкка чыга. 2010 елда гына да 3000нән артык авыл яшәүдән туктаган. Гомумән, әгәр 2010 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу нәтиҗәсен карасак, 2002 ел белән 2010 ел аралыгында илдә халык саны 2,3 миллионга кимегән. Авылларда халык саны кимү шәһәр белән чагыштырганда, 3 тапкырга күбрәк. Мәсәлән, 2002 елдан алып 2010 елгача ил картасыннан 8,5...

Подробнее...

Яши авылым

Газеталарда Түбән Тәүде районы, Казанлыдан 3 чакрым ераклыкта зур завод төзелүе турында язылган иде. Дөрес, ул Бухталга уза торган газүткәргеч юлында урнашкан. Анда электр уты да, газ да уздырылган. Ә безнең авыл, 3 чакрым читтә булгач, газдан мәхрүм булды. Газ үткәрелә башлаган чорда, моннан биш ел алда, район җитәкчеләре: “Казанлы – перспективалы авыл түгел, ун елдан ул бетәчәк”, - дигән мөһер сугалар.

Менә шул ун елның бишесе үтте, ә авыл яши генә түгел, төзекләнә, бер дә ватык-җимерек йортлар юк. Икенче төрле, “пенсионерлар авылы”, дип тә әйтәләр әле. Кемнәр соң ул пенсионерлар...

Подробнее...

Афәрин, Рафаил!

“Яңарыш”тан Рафаил Исмәгыйль улы Магжановка “Ялутор районының хөрмәтле гражданины” исеменә лаек булуы турында укып чиксез шатландым.

Без аның белән байтактан таныш инде. Хатлар аша Аслана тарихы буенча бер-беребезне тулыландырдык. Бигрәк тә үткән гасырның егерменче елларындагы мәгариф эшләре буенча сөйләштек. Әнием Кайнәт Гомәр кызы Асланада 1924 елда башлангыч классларда 8 ел укыта. Әниемнең сөйләгәннәре буенча белгән Әхмәдулла Исмәгыйлов, Әхмәт Шабиков, Сәгыйдә һәм Зәйни Ташкаловлар, Хәбуш Мусин һәм Гайния, Сәит Гафуров һ.б. Рафаил Магжановның “Школа Асланинская” дигән китабында...

Подробнее...

Үлгәннәрнең каберен онытмыйк!

33-8Безнең зур булмаган Хуҗайлан авылыннан фронтка 113 кеше киткән, өстәлемдә авыл ветераннарының һәм сугышка киткәннәрнең исемлеге ята. Аны укып, аларның кем икәнен һәм язмышларын башымнан кичерәм. Әгәр берәү дә язылмый төшеп калса, авылдашларымның кичерүләрен сорыйм.

Менә Барый Чунаев, Арибулла, Зәйнулла Шәрип уллары. Якуб абый Зәнкиев почеркы белән “братьялар” дип язылган. Барый Абдрахман улы Садыйков һәм Мөхәммәтнияз Барый улы - әтиле-уллы дип язган абый.

Тагын бер Маннан, Ханнан Корманбак уллары Речаповлар - абыйлы-энеле бер гаиләдән китүче солдатлар. Күргәнемчә, бер өйдән икәүләп...

Подробнее...

Гомерләр чиксез түгел шул...

Тубыл шәһәрендә гомер кичергән Хәят апа Сәитова һич тә көтмәгәндә кызлары, улын, оныкларын тирән сагышка салып мәңгелек дөньясына китеп барды. Аңа 15нче августта 80 яшь тулган булыр иде... Хәят апа һәрчак хәрәкәттә, йөзеннән гел нур сибелеп торды. Аның белән соңгы әңгәмәбез хәтердән чыкмый. Хәят апа истәлекләре Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле булды.

Тубыл районы, Хуҗайлан авылында гомер кичергән күп балалы Мөслимовлар гаиләсе дә узган гасырдагы илебездәге үзгәрешләрне күреп, авырлыкларга бирешмичә яшәп көн күрәләр. Катлаулы гомер юлын узган кешеләр яшәүнең ямен, тормышның...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836