Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Түбән Тәүде районы, Киндерледә Новотроицк авыл хакимиятенә кергән авыллар өчен Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Аңа әзерлек бер көн элек башланды. Таякка сөлге-яулыклар бәйләп бала-чага халыктан чиләкләргә йомырка, бүләк җыйды. Алик Сәгъдиев гармунда озатуында “Киндерле кичләре” артистлары җырлап-биеп йолага ямь өстәделәр, күңелләрне күтәрделәр.
Халык бәйрәмгә дип стадион мәйданына җыела башлаганда бөтен нәрсә әзер иде – уртага үзәк сәхнә куелган, кызарып пешкән шашлыкларның тәмле исе әллә кайларга таралган.
Редакциягә милләттәшебез Гөлшат Касыймова килде. Ул дулкынланып тәэсире белән бүлеште.
- Ямьле җәй уртасы да җитте. Җәй бит ул үзе белән матур гөлләр, тәмле җиләкләр генә түгел, ә гөрләп торган Сабантуйлар да алып килә. Июнь аенда миңа Екатеринбург өлкәсе, Тәгән авылында Сабан туенда булырга туры килде. Көн әйбәт, кояшлы иде. Авыл халкы бәйрәмне көтеп алган, ифрат әзерләнгәннәр. Сабан туе мәйданына шарлар элгәннәр, транспарантлар белән бизәлгән. Аркан тарту, капчыклар белән сугышу, гер күтәрү, армреслинг һәм башкасы өчен урыннар әзерләнгән. Бик күп призлар, бүләкләр җиңүчеләрне...
13нче июльдә Тубыл шәһәренең балаларга социаль ярдәм күрсәтү (җитәкчесе Татьяна Левина) үзәгендә милли бәйрәм - Сабантуй үтте. Монда үзәктә вакытлыча яшәүче балалар, Тубыл шәһәре һәм районы, Вагай, Уват, Яркәү районнарыннан опекунлыкка бала алган гаиләләр катнаштылар. Сабантуйга килгән кунакларны милли киемдәге оештыручылар, әкият геройлары каршы алдылар. Бәйрәм башланып китү белән яңгыр ява башлады. Күңелле Сабан туе үзәкнең залына күчте. Алып баручы Гөлназ Авазбакиева белән Азинә Мирязова кунакларны сәламләгәннән соң, балалар Сабан туе әләмен керттеләр, бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар...