coronavirus2

tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Календарь 

Август 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Кыткүл

последние и лучшие новости искусства в мире

35-6Мәчет ачылу һәм авыл көне

Түбән Тәүде районында урнашкан Кыткүл авылында ике күркәм бәйрәм – мәчет ачу тантанасы һәм Сабантуй булып үтте.

Кыткүл авылының күккә ашкан юкәләр ышыгында утырган киң, төп-төзек урамына килеп керүгә күз алдыма Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң Төмәнгә юллама белән килгән, хезмәт юлында беренче адымнарын шушында башлап җибәреп, тора-бара дөньяга танылган журналист Наил Алан килеп баскандай булды. 15-16 еллар элек булды бу хәл. Бер көнне, тирләп-пешеп, Наил йөгереп килеп керде фатирыма, дулкынлануы бөтен кыяфәтеннән бөркелеп тора иде, керә-керешкә:

- Бибинур апа, менә шушы текстны тиз генә рус теленә тәрҗемә итик әле. Үзем дә һич көтмәгәндә–уйламаганда, килеп җиткән радиотапшырулар бәйгесенә сорыйлар, шуны рус теленә тәрҗемә итеп китерергә 20 минут вакыт бирделәр, - диде.

Мин компьютерым алдына утырып, ул янымда аягүрә басып торган хәлдә эшләдек без ул тәрҗемәне. Кыткүл авылына багышлаган шушы тапшыруы белән бәйгедә Гран-При яулады Наил. Ул очеркта тасвирланган гаҗәеп үзенчәлекле Кыткүл, аның тарихында күркәм урын алган шәхесләре, күккә ашкан биек юкәләре тәэсиренең дулкыны гына тибрәлә күңел түрендә, эчтәлеге – томан эчендәге шәүлә кебек кенә.

Бәйрәм тантанасы әле башланмаган, ә мәчет мәйданында җыелган халык инде гөр килә, туганнар, дуслар, авылдашлар очрашулардан бәхет мизгелләре кичерә. Әнә бер төркем яшьләр җырлый-җырлый урам буйлап Сабантуй бирнәсе җыеп йөри. Очына сөлгеләр бәйләнгән озын колга тоткан егет белән баянда милли көйләр сыздырып килүче Әбүзәр Миннебаевны тәрәзәләргә капланып көтәләр, алар якынлашуга йөгереп чыгып, бүләкләрен тапшыралар.  

Менә көтелгән мизгелләр дә якынлашты, мәчетнең киң баскычы башына ак чапанлы, ак чалмалы дин әһеле менеп басты. Кыткүллеләрне, кунакларны сәламләп, мәһабәт мәчетнең ачылу тантанасын игълан итте, мәчет төзүгә бәйле вәгазь сөйләде. Киндерле авылында гаиләсе белән төпләнеп имам булып торган, тирә-юньдәге авылларда югары абруй казанган үзбәк мөселман кардәшебез Сәлимҗан хәзрәт Самадов иде ул. Аның сизелер-сизелмәс йомшак үзбәк акценты белән саф татар телендә сөйләгән чыгышын тын да алмый тыңлады халык:

- Мәчетне төзүчеләр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешерләр, оҗмахка керерләр. Пәйгамбәребез әйтә: “Әгәр берәүнең мәчетләргә йөрүен күрсәгез, аның хакында: “Ул иманлы”, дип шәһадәт бирегез”, – ди.   Аллаһы Тәгалә әйтә: “Аллаһ йортлары - мәчетләрне бары тик Аллаһка вә ахирәт көненә иман китерүчеләр генә торгыза”. Таш өстенә таш, бүрәнә өстенә бүрәнә салып мәчет бинасын торгызу, мәчет чыгымнарын күтәрү, Аллаһ йортында намаз уку, Аллаһының исемен зикер итү, мөбарак китабы Коръән уку, дога кылу, гыйлем алу, гыйлем тарату – бу гамәлләрне иман ияләре генә кыла. Үлеменнән соң кемнәргә савап килеп торыр: кем дә кем кое казу кебек изге гамәлләр кыла, гыйлем ала, тарата, мәчет төзи, мәдрәсәләр ача. Ошбу мәчетне торгызган кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре явар, ахирәттә аларга оҗмах ишекләре ачылыр, - дип сөйләгәннән соң, Сәлимҗан хәзрәт Коръән аятьләре укып ачты мәчет ишеген.  

Кыткүл мәчетен торгызучыларның берсе Ринат Насыйровның ялкынлы котлау сүзләре тантанада катнашучыларның йөрәгенә үтеп керми калмагандыр:

- Газиз авылдашларым, мөселман кардәшләрем! Манарасы иман нурларын балкытып күккә ашкан ошбу мәһабәт мәчет ишекләре ачылу шатлыгы белән котлыйм үзегезне. Шушы изге минутларда бер-беребезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре ирешүен, иман юлыннан тайпылмый яшәвебезне телик. Авылыбызның онытылмаслык күркәм тарихы бар. Бабайлар торгызган ике катлы мәчет, ике катлы мәктәбебез бар иде, бүген алар юк. Мәчетсез авыл - нәүмиз авыл, нурсыз авыл. Без, Кыткүл егетләре, шул турыда уйладык, уйладык та мәчет салырга булдык. Рәхмәт сезгә, авылдашларым, һәркайсыгыз хәленнән килгән ярдәмне күрсәтте мәчет төзелешенә, башка авыллар да ярдәм итте. Манара аен Каскара мөселманнары бүләк итте, манараны күтәрүдә Кырынкүл дин кардәшләребез булышты. Ул манара авылны иман нурлары белән яктыртып торсын. Туган җиребез куенына кереп яткан әби-бабайларның, әти-әниләребезнең рухлары шат булыр. Мәчетебезгә юллар өзелмәсен, кайтып-китеп йөргән араларда да мәчеттә җыелып киңәш-табыш итәрбез, бер-беребезнең шатлыклары, кайгылары белән уртаклашырбыз, мәчетебездә гыйбадәтләр кылып иман байлыгыбызны арттырырбыз, авылыбызны яшәтербез, Иншалла!

Мәчет төзелешен гамәлгә ашырган кыткүллеләр – Ринат Хөснуллин, Ринат Насыйров, Реваль Кәримов, Касыйм Бикчәнтәевлар – тыйнаклыкның үрнәген күрсәттеләр, нәкъ мөселманнарча тоттылар үзләрен.

Мәчетне өлгертүдә аеруча актив катнашканнарга Ринат Насыйров бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәчеткә 200 мең сумлык садака төшкәнлеге дә билгеле булды.

Мәчет ишеген ачу тантанасыннан соң, җомга намазы укылды, халык өстенә чатыр корылган чәй өстәлләренә чакырылды. Кыткүллеләр салышып әзерләгән чәй өстәлләре төрледән-төрле ризыклар, тәмле бәлешләр белән тулы иде.

Көннең икенче яртысында Сабантуй башланып китте, милли уеннар үткәрелде, Әбүзәр тирәсендә җыелган моңсарлар җырлады, биеде. Бала-чагаларның уеннарда актив катнашуы аеруча бизәде Сабантуйны. Шәһәрләрдән, тирә-юньдәге авыллардан бу авылдан чыкмаган кешеләр дә килгәннәр иде Кыткүл бәйрәменә.

Сабан туе... Борынгы ата-бабаларыбыз язгы чәчү, сабан эшләре тәмамланганнан соң үткәргән Сабан туйлары белән бүгенге Сабантуй арасында аерма зур, әлбәттә, чөнки замана башка, авыл башка, сабан эшләре (язгы чәчүләр) юкка чыкты, ә менә татарлар өчен аның замана җилләре як-якка тараткан авылдашларны бергә җыеп очраштыру, аралаштыру, хәтер яңарту, шатлык-сагышлар белән уртаклаштыру, туган җир белән элемтәләрне ныгыту, милли асылыбызны ныгыту чарасы буларак традиция булып саклануы кадерле.

Авыл язмышы

Бер караганда, Кыткүлнең язмышы илдәге үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә таркала башлаган авылларның язмышыннан һич аерылмый кебек: күмәк хуҗалык таркалгач, яшьләр эшсез калды, шәһәрләргә эш эзләп чыгып китте, балалар саны кимегәч, мәктәпләр дә ябылды... Бүгенге көндә анда 52 йорт бар, аларның унысында гына кышын учаклар сүнми, өлкәннәр яши. Шушы яклары белән ул күп авылларга охшаш булса да, аның тарихы, гасырларга сузылмаган булса да, үзенчәлекле һәм гыйбрәтле.

Бу җиргә беренчеләрдән булып Казан губернасы, Буа өязенең (бүгенге Татарстан Республикасының Апас районы) Олы Урсак авылыннан гаиләсе белән килгән Нәбиулла Бикчәнтәй улы аяк баскан. Аның артыннан башка гаиләләр дә килеп, бүгенге Кыткүлдән 5 чакрым ераклыкта (Канчәбер авылына таба) аларга бүлеп бирелгән урында үз авылларына нигез салганнар, аңа Болгар исемен биргәннәр. Килгән халык динле булган, ике катлы мәчет торгызганнар, иген игеп, хайван асрап көн күрә башлаганнар. Әмма аларның урман эченнән ачык җиргә күчеп утырасылары килгән, җирле хакимияттән бүгенге Кыткүл урнашкан урынга күчү өчен рөхсәт сораганнар, әмма ул җирләр чуашлар авылы Паченкага караганлыктан, бу мәсьәләне хәл итү берничә елга сузылган. Ниһаять, ике авыл арасында килешүгә ирешелгәннән соң, хакимият рөхсәт биргәч, 68 йорты, ике катлы мәчете булган Болгар авылы кешеләре шушы урынга күчеп утыра башлаганнар, 1937 елда соңгы йорт күчкән. Ә менә мәчет бинасы озак кына еллар торган әле шунда. Мәчетнең манаралары киселгәч, 1956 елда район җитәкчелегенең Болгар мәчете бинасын сүтеп, бүрәнәләрен кайсыдыр авылга алып китү карары билгеле булгач, ир-егетләр бер төн эчендә мәчетне сүтеп, күчереп, Кыткүл уртасында мүккә бастырып куйганнар, шуннан соң аңа беркем дә кагыла алмаган. Төзеп бетерелмәгән хәлендә торганлыктан, вакытлар үтү белән аның бүрәнәләре таралган. Яңа мәчет нәкъ менә шушы урында торгызылган.

Матур монда табигать: якында гына балыклы күле бар, урманнары җиләк-җимешкә бик бай, аның ОГПУ исемендәге колхозы тырыш хезмәтчәннәре белән дан казанган булган. Шушы авылда туып-үскән запастагы полковник Касыйм Бикчәнтәев сөйләвенчә, Себергә Идел буйларыннан килеп бу авылны төзегән кешеләр арасында һөнәрсез кеше булмаган: балта эшләре, йорт, мич салу, күн эшкәртү, киез итек басу, чана ясау осталары көн иткән. Үсеп, формалашып өлгергәч тә, һөнәрсез кешене кабул итмәгәннәр алар авылга, хәтта эш эзләп килеп кергән көтүчегә дә айлык сынау үткәргәннән соң гына яшәп калыр өчен рөхсәт биргәннәр. Киңәш-табыш итеп бал кортлары асрау карарына килгән авыл, һәрбер йорт хуҗалыгында булмаса да, кимендә йорт аша умарта кортлары асраганнар. Бал кортлары йортлары өчен авылның ике ягы буйлап юкә агачлары утыртканнар, күтәрелеп үсеп җиткәч, язларын шау чәчәкләргә күмелеп, авылга гаҗәеп гүзәллек өстәгәннәр, хуш ис таратканнар алар, авылның символына әверелгәннәр. Шул юкәләрнең кайберләре Кыткүлнең шанлы истәлеге рәвешендә бүген дә исән-сау булып, ямь биреп торалар.

1963 елда татар авылларыннан Киндерле, Кыткүл, Бухарин, Канчәбер, чуашлар авылы Паченка һәм район үзәге Түбән Тәүде күмәк хуҗалыкларын берләштергән “Большевик” колхозы оеша, аның белән җитәкчелек иткән Прокопьев Поликарп Петрович (мәрхүм) Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була, ул кыткүллеләрнең бу хуҗалыкка керткән өлешенә югары бәя бирә, аларны булдыклы халык, дип атый. Шундый бер кызыклы хәлне искә ала Касыйм. Узган гасырның 60 еллар башында Төмәннән төньякка тимер юл салына башлагач, шушы тирәләрдә аны үткәрү юлын билгеләгәндә ике вариантның берсен сайларга кирәк була: берсе – Кыткүл яныннан, икенчесе – Канчәбер яныннан. Кыткүл яныннан булганы юл салу өчен уңайлырак, өстенлеклерәк итеп каралган булса да, абруйлы Поликарп Прокопьев үтенече җиңгән:

- Кыткүл кешеләре үзләренә башка, дәртле, хәрәкәтчән, булдыклы халык. Тимер юл бу авыл яныннан үтеп, анда станция төзелсә, алар шәһәрләргә күчеп китү җаен тиз табарлар, алар китсә, “Большевик” өчен зур югалту була, - дип, юлны Канчәбер яныннан үткәрүне үтенгән.

Сабантуй гына түгел, нәсел бәйрәмнәрен үткәрүне дә традициягә кертеп җибәргәннәр Кыткүл кешеләре. Узган елда Бикчәнтәевләр нәселенең кичәсе зур бәйрәм булып үткән, ул Киндерледә башланган, Кыткүлдә тәмамланган. Бигрәк тә үзләре мәктәп белемен алган Киндерле авылы белән элемтәләре нык кыткүллеләрнең, бүген дә тәрбиячеләре Динара Хәбибуллина игътибар үзәгендә булды бәйрәм мәйданында. Һичшиксез, Кыткүл яшьләренең белемгә омтылулары көчле булуда Киндерле мәктәбенең дә роле зур булгандыр. Авыл, авылдашлары, аларның данлы кешеләре турында запастагы ике полковник - Касыйм Бикчәнтәев белән Вилдан Кәримов китап та язып чыгардылар, авыл тарихына кагылышлы тагын да бик күп мәгълүмат җыйганнар, китапның икенче томын язарга җыеналар. Өлкә фәнни китапханәсендә хезмәт иткән Кыткүл кызы - анда элегрәк булган милли китаплар бүлеген ул ябылганчы җитәкләгән филология фәннәре кандидаты Гөлшат Галәмова татар милли-мәдәни үсешендә күренекле урын тотты. Күренекле эшмәкәрләр Ринат Насыйров, Ринат Гайсин, икътисадчы Фәридә Бикчәнтәева һәм башка бик күп кыткүллеләр белем, һөнәр алып, лаеклы тормыш юлларыннан баралар, балаларын иманлы кешеләр итеп үстерәләр.

Тагын бер күркәм гамәл башлап җибәргәннәр: мәчет яныннан башлап, булачак паркка нигез салганнар. Өлешләп җимеш агачларын аллеялап утыртуны һәр нәсел үз өстенә бурыч итеп алган.

35-7Әнә читтәрәк яңа сарык абзарлары тезелгән, тик сарыклар юк әлегә аларда. Ринат Насыйровның “Сөт” заводы канаты булып сарык фермасының барлыкка килүе дә өмет кенә булып калмас, бәлки, диләр кыткүллеләр. Хайваннар өчен яшел ризык Түбән Тәүдедән Кыткүлгә килгән юлның ике ягы буйлап сузылган кырларда дулкындай чайкалып үсә. Татар иленең Апас, Кайбыч якларыннан килеп Болгар - Кыткүл, Бухарин авылларын булдырган, борынгы себер татарлары авылы Киндерледә төпләнеп урнашкан бабайлар кара урманнарның агачларын төпләп ачкан кырлар, аларны баса башлаган куаклардан яңадан чистартылып, җанландырылганнар.

Мондый авылларның киләчәге өметсез булырга тиеш түгел. Туган телне, милли гореф-гадәтләрне, асыл динебезне саклап яшәсеннәр иде авыллар, яшәтсеннәр иде аларны яшьләр, киләчәк буыннар!

Бибинур САБИРОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836