#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фидакарь хезмәт ияләре

последние и лучшие новости искусства в мире

47-12Медицина хезмәткәрләренең эше мактаулы. Бөтен кеше шушы тармакта эшли алмый. Аның өчен югары интеллект, интуиция, күзәтүчәнлек, эмоциональ тотрыклылык, җаваплылык, түземлелек, миһербанлылык, оптимистлык, игътибарлылык, әдәплелек һәм башка сыйфатларга ия булу мөһим.

Тубыл районы, Байкалово  участок шифаханәсе авылның нәкъ уртасында, куе агачлар арасында урнашкан. Бер катлы бинага кергәч, безне медицина хезмәткәрләре хуш күреп каршы алдылар. Монда милләттәшләребез дә намуслы хезмәт башкаралар. Без алардан эшләре, үзләре турында сораштык.

Акушерка Рәбига Карым кызы Михеева:

- Гомуми хезмәт стажым - 40 ел. Әнием Уба, әтием Тубылтора авылларыннан. 1976 елны Тубыл медицина училищесын тәмамлаганнан соң, юллама буенча бирегә эшкә килдем. 12 ел рентген кабинетында эшләдем, патронаж шәфкать туташы да булдым. Эшемне бик яратам, бөтен күңелемне бирәм. Хезмәт ветераны исемен бирделәр, Рәхмәт хатларына лаек булдым. Һичкайчан шелтә белдермәделәр. Төннәрен дә бала таптырырга туры килә, бик җаваплы хезмәт, дөньяга яңа кеше аваз сала, зур шатлык!  Авырулар да, йөкле хатын-кызлар  да минем өстә, минем ярдәм белән беренче бала табучы хатын исемдә: 1977 елны Галина Просолина малай тудырды.

Тормыш иптәшем Владимир Александрович белән 4 бала тәрбияләдек, 11 оныгыбыз бар.

47-14Участок шәфкать туташы Оксана Юрьевна Доминова:

- Яркәү районы, Кызылъяр авылында туып-үстем. Төмән медицина училищесын тәмамладым. Яркәүдә шифаханәдә 2 ел эшләдем, 1991 елдан бала белән өйдә утырдым. Шушы шифаханәдә 2010 елдан бирле хезмәт итәм. Нигездә, салкын тию авыруларын дәвалыйбыз. ОРЗ, ОРВИ белән сезон вакытында аеруча 18 яшькәчә балалар авырыйлар. Бер кыз тәрбиялим, әлегә оныкларым юк.

Лаборант Нурдидә Абдубакова:

47-11- Гомуми стажым - 38 ел, шуның 30 елын лаборант булып эшлим. Туган җирем Тубылтора авылы. Тубыл медицина училищесында шәфкать туташы һөнәренә укыдым.  Участок зур, безгә Кутарбитка, Ахманай, Булашово, Күкрәнде, Ләчек, Тахтаир һәм башка авыллар керә. Хезмәтем - анализлар ясау. Тормыш иптәшем Маннур Төхвәтулла улы механизатор булып эшли, аның белән 4 бала тәрбияләп үстердек, 3 оныгыбыз бар. “Яңарыш” газетасын даими яздырам, яратып укыйм. Татар теленнән Тубылтора мәктәбендә башлангыч классларда сабак алдым.

Стоматолог Маргарита Айсәт кызы Неугодникова:

- Мин - Байкалово кызы. Хезмәт стажым – 18 ел. Һөнәремне үзем сайладым, бик яратам. Коллективыбыз яхшы, монда тырыш, миһербанлы, һичкайчан төшенкелеккә бирелми торган хезмәткәрләр эшли. Бер кыз тәрбиялим.

Коридорда кабинетлар каршында чиратта  утыручы ике өлкән хатын-кыз янына килеп таныштык, алардан шифаханә турында фикерләрен сорадык.

 - Табибларыбызга зур рәхмәт. Мәсәлән, шәһәр җирендә аларга эләгүе авыр, ә монда килеп чиратка басабыз, тиз арада ул җитеп тә куя. Юллама кирәк булса, Тубылга хәбәр итәләр. “Ашыгыч ярдәм” машинасы бөтен авылларга вакытында килеп җитә, кирәксә, өйгә фельдшерны чакырабыз. Мин Арткавылдан килдем. Монда аптекадан льготалы дарулар алабыз, ирем Габдулла Төхвәтулла улы шикәр авыруы белән чирли. Ул гомере буе механизатор булып эшләде, мин 35 ел сыер саудым, хезмәт ветераны. Ирем белән 7 бала тәрбияләдек, - дип сөйләде Гөлсара Хатыйп кызы Абдубакова.

-Табибларга зур рәхмәтемне белдерәм. Без, өлкәннәрне, бик карыйлар, ышанычыбыз аларда. Көнен-төнен ял белми эшлиләр, ә бит аларның барысының да гаиләләре бар. Мин Сорокино авылыннан килдем, педагогия хезмәте  ветераны, гомуми стажым – 40 ел. Биктәр авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укучыларын укыттым. Бу авылның бетүенә дә 30 ел. Анда 1978 елга кадәр мәктәп эшләде, гөрләп торган фермасы бар иде. Елга яры җимерелгәч, авыл да таркалды, хәзер зираты утыра. Сорокинода пенсиягә чыккач, ветераннар советын җитәкләдем, парторг булдым. Сорокинода төрле милләт халкы яши. Үзем Бабасан авылында туып-үстем, ул 1960 елларда бетте. Тахтаир ягында иде урыны, анда ике астана бар, кешеләр садака салып узалар. Бу авылда гражданнар сугышында “аклар” белән “кызыллар” сугышканнар, - дип сөйләде Мөслимә Салих кызы Тачетдинова.

Байкалово  участок шифаханәсе хезмәткәрләренә фидакарь эшләрендә түземлелек, сабырлык, уңышлар телисе генә кала.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836