#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Гомер көзе алтын булсын”

последние и лучшие новости искусства в мире

41-15Шул исемдәге өлкәкүләм бәйрәм акциясе 15 сентябрьдә старт алды һәм 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул халыкара Өлкәннәр көненә карата үткәрелә. Бу айлык барышында концертлар, күргәзмәләр, спектакльләр, кинофильмнар карау; авыл хуҗалыгы тауарлары күргәзмәләре үткәрелә; социаль-көнкүреш хезмәт күрсәтү дә түләүсез яки арзанрак бәягә тәкъдим ителә.

1 октябрь көнне миңа Төмән районының Индрәй мәктәбендә шундый чарада катнашырга туры килде. Ишектән керүгә кунакларны “Яраткан әбием” рәсемнәр күргәзмәсе каршы алды. Аннары әби-бабайларны укучылар хөрмәтләп чара буласы залга озаттылар.

Мәктәп директоры бәйрәм белән котлап, чараның программасы белән таныштырды. Төркемнәргә төрле төстәге кәгазьләрдә программалар таратылган иде. Укучылар әзерләгән матур чыгышларны карагач, әби-бабайлар классларга дәресләргә таралыштылар. Алар бик кызыклы оештырылган: берәүләр теннис уйнарга өйрәнгән арада икенчеләр инглиз теленнән белгәннәрен искә төшерделәр, өченчеләре шахмат уйнап алдылар. Тәнәфестә ретро көйләр яңгырады, рәхәтләнеп биеделәр. Коридорда кул эшләре, кышка кайнатмалардан, кабымлыклардан, бакча җимешләреннән бай күргәзмәне тамаша кылдылар. Көн дәвамында фоамираннан, җепләрдән чәчәкләр ясадылар-бәйләделәр, компьютер белән эшләделәр, караоке җырладылар, соңыннан барлык бабайлар да “Ягез әле, бабайлар!” бәйгесендә катнаштылар. Бергәләшеп көлешә-көлешә чәй эчтеләр.

Бу бәйрәм кысасында тагын да коллективның педагогик хезмәт ветераннары белән очрашуы, “Матур чор” фотокүргәзмәсе, “Күңелле матрешка” акциясе, “Әби-бабайларыңны тәбриклә” смс җибәрү яки шалтырату чарасы, “Яхшы эшләр көне” тимурчылык рейды үтте, яраткан әби һәм бабайларына стенд әзерләнде. Өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, алар хезмәтенең кадерен белергә өйрәтү, ярдәм итәргә әзер булырга күнектерү максатыннан бу бәйрәм бик урынлы булды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836